Мәкаләләр
материал на тему

Әүхәдиева Әлфирә Миннерәфыйк кызы

Күңелдә туган хисләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 20 елдан соң14.68 КБ
Microsoft Office document icon Әтием-алтыным26 КБ
Файл Авыл укытучысы16.26 КБ

Предварительный просмотр:

20 елдан соң

        12 нче июль – һәркем өчен җәйнең гадәти бер шимбәсе. Ә минем өчен ул зур бәйрәм булды, чөнки бу көнне мин “Раил” кафесенең олы кунагы идем. 1984 нче елда кулларына зур чәчәк бәйләмнәре тотып беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән 8 баламның инде мәктәпне бетергәннәренә 20 ел булган. Шул хөрмәттән барлык укыткан укытучыларын очрашуга чакырдылар  алар.

Тантана мәктәптә сәгать 12 дә сыйныф җитәкчеләре белән очрашудан башланды. Алар укыган сыйныф бүлмәсе алышынса да (хәзерге көндә ул китапханә) укучыларым үз парталарын тиз таныды. Шуларга утырып алар магнитофон язмасыннан үзләренең бәйрәм чыгышларын тыңладылар, дәрес вакытларын, күңелле вакыйгаларны  исләренә төшерделәр. Карточкалар карадылар һәм кабат истәлеккә төштеләр. Аннан мәктәпнең 3 нче катына күтәрелделәр. Үзләренең чыгарылыш газетасына язган иншалары белән таныштылар, кулъязмаларын карадылар. Бүгенге көндә инде үзләре әти – әниләр булган укучыларымның йөзләре  элеккечә балкый, күзләре дә элеккечә яна кебек. 20 ел узса да алар бердәм, дус булып калганнар.

  Мәктәптәге үзгәрешләрне, бүлмәләрне карап чыккач очрашу “Раил” кафесендә дәвам итте. Монда мул табын артында алар үзләренең мәктәптән соңгы еллары, гаиләләре, уңышлары турында сөйләде, кадерле укытучыларының чыгышларын тыңлады. Тантана күңелле уеннар белән үрелеп барды. Уеннарны пенсиядәге өлкән укытучы Гөлфия, Гадения, Гөлсем, Флера һәм Нурания апалары өйрәтте.  Күпме еллар үтеп шушы хөрмәтле укытучыларым һәм хезмәттәшләрем  белән сөйләшү минем өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде. 

Безне шулай хөрмәт итеп очрашуга чакырганнары, кирәкле һәм кыйммәтле бүләкләре өчен минем бәйрәмдә катнашкан барлык укытучылар исеменнән аларга кабат чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Безне зурлаган өчен сезне Ходай зурласын. Һәркайсыгызга гаилә бәхете теләп калам.

Әлфирә Әүхәдиева. Смәел авылы.



Предварительный просмотр:

Әтием-алтыным.

              Ап-ак карлары белән кыш килде.  Әтием өчен ул 80 нче кыш!  Әйе, 1932 нче елның 18 нче декабрендә әтием – Фәйзрахманов Миннерәфыйк Фәйзрахман улы колхозчы гаиләсендә үзенең беренче авазын салган. 1940 нчы елда укырга кергән. Ләкин ул мәктәпне тәмамлый алмаган, чөнки аның балачагы бик авыр елларга туры килгән шул. Әтисен сугышка озатканда әнисе 4 бала белән һәм бишенчегә авырлы булып калган. 1941 нче елда авырып энесе, ә 1943 нче елда әтисе үлгән. Гаиләдә бер генә ир-егет булганлыктан, тормыш авырлыгын җигелеп тартырга, әнисенә терәк булырга туры килгән аңа. Гәүдәгә кечкенә булса да, 7 классны тәмамлагач, колхозда ат җиккән ул.

1953-1956 нчы елларда Армия сафларында хезмәт иткән. Туган авылына кайтып үзе кирпечтән тегермән салган һәм озак еллар шунда эшләгән. 1958 нче елда өйләнеп, үз гаиләсен корган.  Бер-бер артлы 4 кызлары туган. Безне кеше итү өчен күп көч куйдылар алар. Барыбызны да югары белемле иттеләр. Ул чорларда мәҗбүри колхоз фермасында 2 ел эшләргә, аннан соң гына укырга китәргә була иде. Шуның өчен әтине эшеннән алдылар, печән һәм ашлыктан мәхрүм иттеләр. Ә ул беркемгә үпкәләмәде, сынмады, сыгылмады. Умарталар тотты, балта эшенә йөрде, мичләр чыгарды, кибет һәм мәктәп салуда да үзеннән зур көч кертте. Бер эштән дә курыкмады. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарды.  Шуның өчен аны һәркем ярата, хөрмәт итә, киңәшләр сорый. Бүгенге көндә ул әнием белән бәхетле картлык кичерә, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп яши.

     

        Кадерле Әтием!

Декабрьдә синең туган көнең-

80 яшьлек гомер бәйрәмең.

Син булганда гына бары, әти,

Без тоябыз өебез ямен.

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Шатлык белән үтсен көннәрең.

Тигезлектә, тулы бәхет белән

Узсын синең алгы көннәрең.

Гадел дә син, мәрхәмәтле дә син,

Үрнәк әти һәрбер  кешегә.

Оныкларың өчен яхшы бабай,

Бик газиз син безнең әнигә.

Сиңа һәрчак бәхет, шатлык телим,

Нур сүнмәсен якты йөзеңнән.

Кайгы-хәсрәт, газап күрми яшә,

Аермасын Ходай үзеңнән.

                          Cине яратучы кызың Әлфирә Әүхәдиева.

                                                                    Смәел авылы.



Предварительный просмотр:

 Авыл укытучысы

Сызылып таң ата. Бер-бер артлы  авыл  әтәчләре  кычкыра башлый. Каз мамыгыннан ясалган  йомшак  мендәргә  яңа гына башы тигән  сөйкемле апаның  кабат  хезмәт иртәсе башлана. Менә ул чәйнеген газ  плитәсенә  утыртып сыерларын  саварга  чыгып китә. Кош – кортларына ашарга бирә дә  иртәнге аш өстәлен  әзерләп  балаларын уята. Дәүләткә сөтен  тапшырып кайта, хайваннарын көтүгә чыгара, казларын болынга куа... Санап китсәң тавык чүпләп бетермәслек  эшләр. Шулай булса да зарланмый ул. Мин – укытучы дип тормый, һәр авыр  эшне  башкара. Чөнки ул  колхозчы  гаиләсендә  “килен”  бурычын үти. Аның  тормыш итәсе, гаилә  тотасы бар. Авыл халкы алдында да сынатасы килми.

Шулай  кояшта  каралып, хезмәт белән  чыныгып,  яңа уку  елына  аяк баса ул. Ә  мәктәптә  инде  аңа  яңа эшләр  өстәлә: эш программалары  төзү, көнлек  дәрес  планнары язу, авыр  балалар белән  өстәмә эшләү, журнал тутыру һәм башкалар.

Уйлап карасаң бер кеше җилкәсенә  күпме  эш  йөкләнә. Ни өчен шулай? Җавап гади:  авыл җирендә   балалар  саны бик аз, укытучыларның ставкасы кечкенә,  ФГОС  гел  яңа эш алымнарын таләп итә. Ә  укытучының  башкалардан калышмыйча, үрнәк  булып  тормыш итәсе, көн күрәсе бар. Ул – татар  хатыны. Зарлануны  белми торган  күндәм, сабыр зат. Ул туган җирендә  үзе теләгән биеклеккә күтәрелә алуына ышана, чөнки аның һавасы да, суы да, туфрагы да тәңгә һәм җаңга көч – куәт бирә. Шуның өчен ул һәрчак  ягымлы, ярдәмчел, ару – талуны белми. Аның хезмәте авыр, әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Бәхетле педагогның укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши. Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бире-гез», — дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Шуңа күрә, укытучы, кояш кебек, күбрәк елмаерга тиеш. Ул мөгаллимлек юлында ниндидер биеклекләргә ирешим дисә, үз эшеңә мәхәббәт, иҗади күтәренкелек,  компетентлык һәм алдан күрүчәнлекне кыйбла итеп тотарга тиеш. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Хәзерге чорда нинди генә технологияләр куллансак та, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүгә игътибарны көчәйтмичә, уңышка ирешә алмаячакбыз.

Бала тәрбияләү, аңа белем бирү – гомер буе бәхәсле мәсьәлә булып торган. Тәрбия һәм белем бирүнең мәңге тутыкмас, мәңге күгәрмәс үз нигезләре бар. Алар - халык педагогикасы нигезләре. Югары әхлакка корылган шушы белемне нигез итеп алсак, камиллеккә ирешүдә зур адымнар ясар идек, тәрбия һәм белем бирү үз-үзен аклар иде дип уйлыйм мин. Замана укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар — минемчә, түбәндәгеләр: үз һөнәренең остасы булу, түземле,  намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау  һәм иң мөһиме балаларны, үз эшеңне ярату.

Яратам мин сабыйларның

Шаян, шук булуларын.

Берсен – берсе бүлә – бүлә

Төрле гапь коруларын.

Ярыштырам, чагыштырам

Белем күнекмәләрен.

Таныштырам хатлар язып

Хезмәт күрсәткечләрен.

Көчем барда сынатмыйча

Намус белән эшләрмен.

Укыткан балаларымны

Кешелекле итәрмен.