әдәби уку-2
план-конспект урока (2 класс) на тему

Сулейманова Наиля Талгатовна

әдәби уку фәненнән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_uku-2.docx46.71 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЯҢА ШАШЫ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

 

2 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН  

  ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЕ  

ЭШКӘРТМӘСЕ

Тема. “Аксакал кыш” темасын йомгаклау

Дәрес төре: белемнәрне кабатлау,системалаштыру һәм гомумиләштерү  дәресе

Дәрес тибы : эшлекле уен-дәрес

J0196200

УКЫТУЧЫ: Сөләйманова

                                       Наилә

                                                            Тәлгать кызы

        2011-ел

ТЕМА. “Аксакал кыш” темасын йомгаклау. Р.Корбанның “Суык көндә” шигырен уку

МАКСАТ. 1. Укучыларның сөйләмнәрен баету, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

                    2. Укучыларның сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

                    3. Укучыларда  кышкы табигатькә  соклану хисләре, сакчыл караш    тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ. 1. Мультимедиа проекторы.

                          2. Кыш турында текст.

                          3. Ел фасыллары рәсеме һәм төсле түгәрәкләр (1-слайд)

                          4. Кыш турында табышмаклар, сынамышлар.

                   5. Бари Рәхмәтнең “Кыш” һәм   Җәвад Тәрҗемановның“Һай, Кыш Бабай...” шигырьләреннән сүзләр җыелмасы (аерым конвертларда)

                          6. Әсәрләрнең исемнәре һәм  авторлары язылган таблица (2-слайд)  

                          7. Күзләрне ял иттерү күнегүе өчен таблица  ( такта алдында)

                          8. Җәнлек рәсемнәре (3-слайд)

                          9. Кош рәсемнәре (3-слайд)

                          10. Кош тавышлары (дискта)

МАТЕРИАЛ. 1.  С.Г. Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова, Р.И. Раскулова “Уку китабы”, Дүртъеллык татар мәктәбенең 2- сыйныфы өчен дәреслек. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

                           2. Ф.Җ. Ибраһимова “Табигать бизәкләре”. Табигать белеменнән өстәмә уку китабы., 2002.

                          3. “Әтнә таңы” газетасы, №4,2011.

ДӘРЕС ПЛАНЫ

I. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.

1. Балаларны дәрескә әзерләү, уңай атмосфера халәте булдыру. 

II. “АКСАКАЛ КЫШ” ТЕМАСЫН ЙОМГАКЛАУ, Р.КОРБАННЫҢ  “СУЫК КӨНДӘ” ШИГЫРЕН УКУ.

1. Кышкы табигать турында

- Ел фасыллары рәсемнәре буенча эш, төсле түгәрәкләрне ел фасыллары рәсемнәре  белән тоташтыру . (Слайд 1) 

 - Кыш турында текстны уку күнегүләре.

  • гөжләп уку:
  • пышылдап уку;
  • эчтән уку;

 - Кыш турында табышмаклар әйтү, сынамышларны искә төшерү.

-  Кар һәм буран сүзләренә  синквейн төзү.

 - Бирелгән сүзләрдән шигыръләр   төзү. Шул сүзләрдән шигырь төзү, исемен һәм авторын әйтү.

 - Бирелгән әсәрләрнең авторларын табу күнегүе (слайд2).

 

 2. Р. КОРБАННЫҢ “СУЫК КӨНДӘ” ШИГЫРЕН УКУ.

  •  эчтән уку:
  •  кычкырып уку;
  •  сорауга җавап алу;

 3. ЯЛ ИТҮ КҮНЕГҮЕ( ТЫНЫЧ МУЗЫКА АСТЫНДА ТАКТА АЛДЫНДАГЫ СХЕМА БУЕНЧА КҮЗЛӘРНЕ ЯЛ ИТТЕРҮ). 

 4. КЫШ КӨНЕ ҖӘНЛЕКЛӘР ҺӘМ КОШЛАР ТОРМЫШЫ ТУРЫНДА.

- “Җәнлекләрне ата” уены.

- Җәнлекләрнең кышкы тормышлары турында әңгәмә.

- Җәнлекләр тормышы турында укыган әсәрләрне искә төшерү.

- Проект эшен яклау.

- “Кайсы кош артык? “уены

- Өстәмә материал.

“Әтнә таңы” газетасының №4 санында ветеран укытучыбыз Г. Шакировның “Табигать һәм без” рубрикасында чыккан “Кошлар кайда йоклый  мәкаләсе” белән танышу, фикер алышулар

 - Кошларга  ярдәм итү турында сөйләшү.

 

5. ЯЛ ИТҮ КҮНЕГҮЕ(РЕЛАКСАЦИЯ).

 

 6. КЕШЕЛӘР ТОРМЫШЫ, БАЛАЛАРНЫҢ КЫШКЫ УЕННАРЫ ТУРЫНДА

- Кешеләрнең кышкы тормышлары турында  әңгәмә.

- Кышкы уеннар турында укыган әсәрләрне искә төшерү.

- “Җөмлә эчендә” уенын уйнау.

 

III. ӨЙ ЭШЕ.

 

IV. ДӘРЕСНЕ ЙОМГАКЛАУ.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

I. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.

1. Балаларны дәрескә әзерләү, уңай атмосфера халәте булдыру.

  • Хәерле көн,  укучылар. Хәзер безнең әдәби уку дәресе. Барыбыз да дәрескә әзерме?

Уңайлы итеп утырдык.  Бер-беребезгә карап ,матур итеп елмаеп, бер-беребезне сәламләдек.Әйдәгез, дәрестә актив булыйк, биремнәрне бик тырышып үтәргә тырышыйк.  

II. “АКСАКАЛ КЫШ” ТЕМАСЫН ЙОМГАКЛАУ, Р.КОРБАННЫҢ  “СУЫК КӨНДӘ” ШИГЫРЕН УКУ.

1. Кышкы табигать турында

Ел фасыллары рәсемнәре буенча эш, төсле түгәрәкләрне ел фасыллары рәсемнәре  белән тоташтыру . (Слайд 1)

-  Балалар, сезнең алдыгызда 4 рәсем бар. Сез бу рәсемнәр турында нәрсәләр әйтә аласыз?

-  Монда  кыш рәсемен күрәм, көзне күрәм һ.б. Монда ел фасыллары сурәтләнгән.

-  Ә сез елның кайсы фасылын яратасыз? Ни өчен?

-  Мин җәйне бик яратам. Чөнки бөтен дөнья яшел була. Аллы-гөлле чәчәкләр үсә, кошлар сайрый. Каникуллар була, рәхәтләнеп уйныйсың, ял итәсең. ( башка җаваплар)

-  Балалар ,сез табигатьне бик яратасыз икән. Ә табигать тә безне яратсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

- Табигатьне яратырга. Агачлар утыртырга, аларны сындырмаска, гөлләрне өзмәскә, кошларны куркытмаска, һ.б.

- Сезнең алдыгызда төсле түгәрәкләр бар. Алар нинди төстә?

- Сары, ак,  сыек яшел, куе яшел.

 Шул түгәрәкләрне ел фасыллары рәсемнәре белән тоташтырыйк.

(Кыш-ак төсле түгәрәк, яз-сыек яшел төсле түгәрәк, җәй- куе яшел төсле түгәрәк, көз-сары төсле түгәрәк)

  Кыш турында текст ны уку күнегүләре.

Текст

Бөтен тирә-як ап-ак. Ул аклыктан ниндидер яктылык бөркелгән кебек. Сулыклар көзгедәй ялтыраган боз белән капланган. Үсемлекләр тирән йокыга талган. Салкыннар бураннар вакыты, кыска көннәр, озын төннәр вакыты җиткән.

  • гөжләп уку:
  • пышылдап уку;
  • эчтән уку;

Текстка карата сораулар.

  • Бу текстта сүз нәрсә турында бара?
  • Бу текстта сүз кыш турында бара.
  • Аны каян белдегез?
  • Тирә-як ап-ак. Елгалар боз белән капланган. Үсемлекләр йоклый. Салкын. Бураннар була.
  • Менә без дә бүгенге дәресебезне кыш –ел фасылына багышларбыз, “Аксакал кыш” темасын йомгакларбыз.

 Кыш турында табышмаклар әйтү, сынамышларны искә төшерү.

      - Ә хәзер кыш турында табышмакларны һәм сынамышларны искә төшереп үтик . (Укучылар табышмаклар һәм сынамышларны искә төшерәләр)

Кар һәм буран сүзләренә  синквейн.

     - Кышка нинди табигать күренешләре хас?

     - Кар,  буран, җил, салкын һ.б.

     - Ә хәзер кар һәм буран сүзләренә синквейн төзибез. (Укучылар сүзләрне сайлап алалар)

Кар

Кар нинди? (йомшак, җепшек һ.б.)

Кар нишли? (ява, оча, төшә,   һ.б.)

            Җөмләләр төзү (Бүген төнлә кар яуды. Җир өсте  кар белән капланган.һ.б.)

            Бер сүз белән атау (явым-төшем)

Буран

Буран нинди?   көчле, карлы һ.б.)

Буран нишли? (дулый, котыра, башлана һ.б.)

Җөмләләр төзү( Кинәт кенә буран башланды. Бүген көн буе буран котыра һ.б.)

Бер сүз белән атау(табигать күренеше)

 Бирелгән сүзләрдән  шигырь төзү, исемен һәм авторын әйтү.

- Сезгә шигырь  юлларыннан сүзләр бирелер, Сез шул сүзләрдән шигырьләрнең берәр куплетын төзерсез. Ахырдан шул шигырьнең исемен һәм авторын әйтерсез.

1-укучыга                                                2-укучыга

Килеп җитте кыш та,                       Чаңгы-чанада шуарга

Ай-яй салкын тышта...                    Булды шома тавыбыз.

Өч ай торыр торса,-                          Кем безгә аны ясаган,

Аның гомере кыска...                       Кем икән ул табыгыз.

     Бари Рәхмәт “Кыш”                          Җәвад Тәрҗеманов “Һай, Кыш Бабай...”

Килеп

җитте

кыш

та,

Ай-яй

салкын

тышта...  

Өч

ай

торыр

торса,-                          

Аның

гомере

кыска...                      

Чаңгы-чанада

шуарга

Булды

шома

тавыбыз.

Кем

безгә

аны

ясаган,

Кем

икән

ул

табыгыз.

(Һәр шигырь сүзләре аерым конвертларда бирелә)

 Бирелгән әсәрләрнең авторларын табу күнегүе (слайд2)

- Сезнең алдыгызда  беренче баганада без укыган әсәрләрнең исемнәре һәм икенче баганада авторлары бирелгән. Әсәрләрнең авторлары белән тоташтырырга кирәк.

“ПЕСИ БАЛАСЫ ҺӘМ  КАР БӨРТЕГЕ”                         ЗӘЕТ МОТАЛЛАПОВ

“КЫШ БАБАЙ БҮЛӘК ӨЛӘШӘ”                                    ГОМӘР БӘШИРОВ

“КЫШ АЧУЛАНДЫ”                                                           АЯЗ ХӘСӘН

“ЧАНА ШУУ”                                                                         МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ

“БЕЗ БӘЛӘКӘЙ ЧАКЛАРДА”                                           КОНСТАНТИН УШИНСКИЙ

 2. КОРБАННЫҢ “СУЫК КӨНДӘ” ШИГЫРЕН УКУ.

- Без инде сезнең белән кыш турында күп әсәрләр укыдык,  әдәби уку дәресендә дә, башка фәннәрдән дә ул турыда күп сөйләштек. Менә бүген сезнең белән Р. Корбанның “Суык көндә” шигырен укырбыз. Башта шигырьне эчтән укырбыз. Шигырьне укыганда игьтибар итегез әле: көннең суык икәнлеге кайсы юлларда күрсәтелә?

  •  Эчтән уку:
  •  Кычкырып уку;
  •  Сорауга җавап алу;

 3. ЯЛ ИТҮ КҮНЕГҮЕ( ТЫНЫЧ МУЗЫКА АСТЫНДА ТАКТА АЛДЫНДАГЫ СХЕМА БУЕНЧА КҮЗЛӘРНЕ ЯЛ ИТТЕРҮ  )

         

MCNA02458_0000[1]MCNA02458_0000[1]MCNA02458_0000[1]MCNA02458_0000[1]MCNA02458_0000[1]

MCNA02458_0000[1]

 4. КЫШ КӨНЕ ҖӘНЛЕКЛӘР ҺӘМ КОШЛАР ТОРМЫШЫ ТУРЫНДА.

“Җәнлекләрне ата” уены.

-  Кышкы табигатьтурында күп сөйләштек. Сез бирелгән биремнәрне бик тырышып үтәдегез. Алга таба эшебезне дәвам итәбез. Бу өлешендә без сезнең белән җәнлекләрнең һәм кошларның кышны ничек үткәрүе турында сөйләшербез.Кайсы җәнлекләр турында сөйләшәчәгебез турында сез үзегез әйтерсез. Мин сезгә билгеләрен әйтермен, ә сез шул билгеләр буенча җәнлекләрне атарсыз ( слайд3)

 Җитез, ярдәмчел ( тиен)

Авыр, акрын хәрәкәтләнүче (аю)

Куркак, йөгрек (куян)

Хәйләкәр, матур койрыклы  (төлке)

Усал, соры (бүре)

Җәнлекләрнең кышкы тормышлары турында әңгәмә

- Бу җәнлеләр кышны ничек үткәрәләр?

- Аюлар кышны йоклап уздыралар.

- Кыш көне куяннар  кешеләргә якынрак күчәләр. Һ.б (укытучы өстәмәләр дә кертә)

Җәнлекләр тормышы турында укыган әсәрләрне искә төшерү.

-  Җәнлеләр тормышы турында без кайсы әсәрләрне укыдык?

-  Без алар турында Аяз Хәсәннең “Кыш бабай бүләк өләшә” һәм  Константин Ушинскийның “Кыш ачуланды “   хикәяләрен укыдык. ( Бер укучы Аяз Хәсәннең “Кыш бабай бүләк өләшә”  әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйли, ә икенче укучы Константин Ушинскийның “Кыш ачуланды “   хикәясенннән җәнлекләр турында язылган урынны табып укып күрсәтә (сайлап уку күнегүе)).

Проект эшен яклау

- Бу бүлектә сезгә җәнлекләрнең кышкы тормышлары турында бик аз бирелә. Шуңа күрә мин сезгә проект эше әзерләргә тәкъдим иткән идем. Мин күзәттем:сез бу эшкә бик җаваплы карап, тырышып хәзерләндегез. Әти - әниләрегез дә ярдәмгә килде.Китапханәче апалар да сезгә эзләнергә булыштылыр. Инде шул эшне яклар вакыт җитте. Рәхим итегез! (Укучыларның проект эшен  яклаулары-2укучы)

“Кайсы кош артык? уены

- Ә безнең якта кышлаучы кошлар турында сез нәрсәләр беләсез?

- Экранда кош рәсемнәре. Укучылар, сез шул рәсемнәрдән артык кошны табып алырга тиешсез.( Экранда кош рәсемнәре күрсәтелә . Укучылар, шул рәсемнәрдән аерып алалар)

- Сыерчык артык . Чөнки ул көз көне җылы якларга очып китә. Калганнары безнең якларда кышлаучы кошлар.

 - Безнең якта кышлаучы кошлар кышны ничек итеп үткәрәләр? (укучыларның җаваплары)

Өстәмә материал.

“Әтнә таңы” газетасының №4 санында ветеран укытучыбыз Г. Шакировның “Табигать һәм без” рубрикасында чыккан “Кошлар кайда йоклый  мәкаләсе” белән танышу.

Кошларга  ярдәм итү турында сөйләшү.

-Ә без кошларга кышын ничек ярдәм итә алабыз?

-Без аларга җимлекләр  куябыз. Көн саен җимлекләргә җимнәр салып торабыз. Аларның җимлекләргә килеп кунуы, шатланып чыркылдаулары безне дә куандыра( һ.б. җаваплар)

5. ЯЛ ИТҮ КҮНЕГҮЕ(РЕЛАКСАЦИЯ).

Кошлар тавышларын  тыңлый-тыңлый И. Туктар”Җем-җем!.. Чвик!..”хикәясен  уку .

 6. КЕШЕЛӘР ТОРМЫШЫ, БАЛАЛАРНЫҢ КЫШКЫ УЕННАРЫ ТУРЫНДА.

Кешеләрнең кышкы тормышлары турында  әңгәмә.

- Ә кешеләр кышны ничек уздыра?

- Кешеләр җылы кимнәрен кияләр.Кар көриләр. Кырларда кар  тоталар.Фермаларда тырышып эшлиләр. Кышкы спорт уеннары уйныйлар. Яңа ел бәйрәмен каршылыйлар. Һ.б. җаваплар.

-Ә,сез, балалар кыш көне нинди уеннар уйныйсыз?

-Чана-чаңгы, тимераякта шуабыз . Хоккей уйныйбыз. Җепшек көннәрдә кар бабай тәгәрәтәбез.

Кышкы уеннар турында укыган әсәрләрне искә төшерү.

-Балаларның кышкы уеннары турында без нинди әсәр укыдык?

-Г.Бәшировның “Чана шуу” хикәясен һәм Җ. Дәрзаманның “Яңа чана яңа шул” шигырен.

“Җөмлә эчендә” уенын уйнау.

-Без дә сезнең белән уйнап алырбыз.Ул уен “Җөмлә  эчендә” дип атала. Мин “Чана шуу” хикәясеннән бер җөмләнең башын укыйм. Сез тиз генә миңа шул җөмләне табып ахырын укып бетерәсез. Укыган укучы үзе теләгән җөмләнең башын укый, тиз генә тапкан укучы аны дәвам итеп укып бетерә. Уен шулай дәвам итә. Башладык.

III. ӨЙ ЭШЕ.

-“Кышкы уеннар” темасына рәсем ясарга

 -“Кышкы уеннар” темасына хикәя язарга

-“Кышкы уеннар” темасына шигырь язарга”

-“Кышкы уеннар” темасына берәр шигырь табып ятлап килергә (укучылар үзләре сайлыйлар)

IV. ДӘРЕСНЕ ЙОМГАКЛАУ.

-Бүгенге дәрес сезгә охшадымы?  Аның турында нәрсәләр әйтә аласыз?  Бу дәрестә сез бик актив булдыгыз. Барыгыз да бик тырыштыгыз. Зур рәхмәт сезгә! (билгеләр куела). Табигатьул- могҗиза. Аңа карап сокланыйк. Аны яратыйк. Аны саклыйк, матурлыйк.

Килеп

җитте

кыш

та,

Ай-яй

салкын

тышта...  

Өч

ай

торыр

торса,-                          

Аның

гомере

кыска...                      

Чаңгы-чанада

шуарга

Булды

шома

тавыбыз.

Кем

безгә

аны

ясаган,

Кем

икән

ул

табыгыз.

        

Бари Рәхмәт “Кыш”  

                       

Җәвад Тәрҗеманов “Һай, Кыш Бабай...”

Текст

Бөтен тирә-як ап-ак. Ул аклыктан ниндидер яктылык бөркелгән кебек. Сулыклар көзгедәй ялтыраган боз белән капланган. Үсемлекләр тирән йокыга талган. Салкыннар бураннар вакыты, кыска көннәр, озын төннәр вакыты җиткән.

Текст

Бөтен тирә-як ап-ак. Ул аклыктан ниндидер яктылык бөркелгән кебек. Сулыклар көзгедәй ялтыраган боз белән капланган. Үсемлекләр тирән йокыга талган. Салкыннар бураннар вакыты, кыска көннәр, озын төннәр вакыты җиткән.