4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән олимпиада материаллары
олимпиадные задания (4 класс) по теме

Даутова Алсу Камиловна

4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән олимпиадага әзерлек өчен ярдәмлек материал.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы)

мәктәп этабы

10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты - 180 минут

                                                                                               Максималь балл – 35

1. Ь билгесе бугаз тартыгын белдергән сүзне күрсәтегез.

         Берьюлы, мәсьәлә, тальян, шәльяулык

2. Морфологик принципка нигезләнеп язылган сүз булган җөмләне билгеләгез.

         1) Башкалабызның тарихы Кремльдән башлана. 2) Ул тарих бик серле. 3) Без, олылар һәм кечеләр, аны белергә тиешбез.4) Әби-бабаларыбыздан сорашып, китаплардан укып, кинофильмнар карап...(Ф.Хуҗин)

3. Сүзләрне дөрес итеп языгыз.

          (Х,һ)икмәт, мәш(х,һ)үр, мө(х,һ)тәрәм, җәе(н,ң)ке, яла(н,ң)гач, ши(н,ң)гән, и(н,ң)глиз.

4. Фразеологик берәмлекләргә синоним сыйфатлар уйлап языгыз.

Күз явын алырлык –

Кабак бәлеше кебек –

Майлы ботка ашау түгел –

Телеңне йотарлык -

5. Һәр бирелгән сүз белән берәр җөмлә уйлап языгыз.

       Генерал, генераль, мемориал, мемориаль, идеал, идеаль.

6. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез. Кысылды сүзенә морфологик анализ ясагыз.

    Күз алларымнан әллә нинди мамык боҗралар очты, тыным кысылды, чөнки миннән дүрт-биш адым ераклыкта гына биек аяклы дүрт торна басып тора иде. (М.Мәһдиев)

7. Татар теленә тәрҗемә итегез.

     Послание, зонтик, рябина, облик, суд.

8. “Нәрсә ул мода?” темасына 12 җөмләдән торган хикәя төзегез.



Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы)

мәктәп этабы

10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты - 180 минут

                                                                                               Максималь балл – 35

1. Ь билгесе бугаз тартыгын белдергән сүзне күрсәтегез.

         Берьюлы, мәсьәлә, тальян, шәльяулык

2. Морфологик принципка нигезләнеп язылган сүз булган җөмләне билгеләгез.

         1) Башкалабызның тарихы Кремльдән башлана. 2) Ул тарих бик серле. 3) Без, олылар һәм кечеләр, аны белергә тиешбез.4) Әби-бабаларыбыздан сорашып, китаплардан укып, кинофильмнар карап...(Ф.Хуҗин)

3. Сүзләрне дөрес итеп языгыз.

          (Х,һ)икмәт, мәш(х,һ)үр, мө(х,һ)тәрәм, җәе(н,ң)ке, яла(н,ң)гач, ши(н,ң)гән, и(н,ң)глиз.

4. Фразеологик берәмлекләргә синоним сыйфатлар уйлап языгыз.

Күз явын алырлык –

Кабак бәлеше кебек –

Майлы ботка ашау түгел –

Телеңне йотарлык -

5. Һәр бирелгән сүз белән берәр җөмлә уйлап языгыз.

       Генерал, генераль, мемориал, мемориаль, идеал, идеаль.

6. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез. Кысылды сүзенә морфологик анализ ясагыз.

    Күз алларымнан әллә нинди мамык боҗралар очты, тыным кысылды, чөнки миннән дүрт-биш адым ераклыкта гына биек аяклы дүрт торна басып тора иде. (М.Мәһдиев)

7. Татар теленә тәрҗемә итегез.

     Послание, зонтик, рябина, облик, суд.

8. “Нәрсә ул мода?” темасына 12 җөмләдән торган хикәя төзегез.



Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы)

мәктәп этабы

4 нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 60 минут

Максималь балл - 24 балл

I. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне языгыз.

Куян күчтәнәче.

       1) – Ләйлә, кызым, куян күчтәнәче ашарга кер! – 2) Әниемнең тәрәзәне ачып эндәшкәнен ишеткәч, тизрәк өйгә йөг..рдем. 3) Абыем чиләк-чиләк гөмбәләр яныннан чүпрәк сумканы, алып, өстәлгә бушатты. 4) Помидор, чәй, тәмле конфетлар, кабартма!

       5) Оз..н колак куянкай җибәргән кабартма гел безнең әни пешергән кабартмага охшаган. 6) Тәмле! 7) Помидоры да безнең бакчаныкы шикелле. 8) Куянныкы тәмлерәк тә кебек әле. 9) Чәй дә телне йотарлык.

        10) – Иң зур күчтәнәч бу сумкада икән бит, - дип, абыем миңа бер уч чиклә..ек сузды. (Айгөл Әхмәтгалиева буенча)

II. Текст буенча биремнәргә җаваплар языгыз.

1. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне күрсәтегез.

1) куян

2) тәмле

3) помидор

4) йотарлык

2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез.

1) абыем

2) охшаган

3) ачып

4) миңа

3. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзне табыгыз.

1) күчтәнәч-е

2) ә-ни-ем-нең

3) бакча-ны-кы

4) гөмбә-ләр

4. Зур сүзенә антоним булган берәмлекне билгеләгез.

1) дәү

2) тәбәнәк

3) кечкенә

4) олы

5. Бирелгән схемага туры килгән сүзне күрсәтегез: тамыр + ясагыч кушымча

1) тизрәк

2) куянкай

3) сумкада

4) тәмле

6. 2 нче җөмләдә төшем килешендәге исемне күрсәтегез.

7. 10 нчы җөмләдән сыйфат белән сыйфатланмышны табыгыз.

8. 3 нче җөмләдән баш кисәкләрне язып алыгыз.

III. Составына җиде саны кергән 3 мәкаль яки табышмак языгыз.

IV. “Табигать кочагында” дигән темага 7 җөмләдән артмаган хикәя төзеп языгыз.



Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы)

4 нче сыйныф 

Үткәрү вакыты  180 минут

                                                                                     Максималь балл – 25

I. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзләр рәтен билгеләгез.(1 балл)

1) тау, вакыт, савыт;

2) маэмай, мәсьәлә, тәэсир;

3) ямьле, юньле, көньяк;

4) ялкын, егет, юлдаш,

II. Яңгырау тартыклардан гына торган сүзләр рәтен күрсәтегез.(1 балл)

1) түшәм, өтер, малай;

2) маңгай, ирен, багана;

3) йөрәк, тоткыч, хәреф;

4) болыт, рәвеш, калын.

III. Басымы беренче иҗеккә төшкән сүзләр рәтен билгеләгез.(1 балл)

1) күрмә, барма, кайтма;

 2) әйттеләр, сөйләделәр, укыганнар;

 3) зәңгәр, сары, кызыл;

 4) аларны, безнең, синдә.

IV. Синоним булган сүзләр рәтен билгеләгез.(1 балл)

1) ерак – якын;

2) биек – тәбәнәк;

3) киң – тар;

4) татлы – баллы.

V. Тамырдаш сүзләр генә булган рәтне табыгыз.(1 балл)

1) кошларга, кошчык, кошны;

2) кайта, кайтты, кайткан;

3) эшче, эшчән, эшлекле;

4) бозау, бозлавык, бозылган.

VI. Юнәлеш килешендәге исем булган җөмләне билгеләгез.(1 балл)

1) Мылтык тавышыннан бүренең колаклары тонды. (З.Мәхмүди)

2) Көннәр җылыта башлады. (Л.Ихсанова)

3) Зәңгәр күктә йолдызлар җемелди. (М.Насыйбуллин)

4) Ул класска килеп керүгә, безнең күзләр елтырый башлады. (Р.Бәшәр)

VII. Сорау алмашлыгы булган җөмләне табыгыз.(1 балл)

1) Алар икесе дә бер шәһәрнекеләр. (М.Насыйбуллин)

2) Мин быел дүртенче класста укыйм. (Р.Бәшәр)

3) Әйдә, дустым, бер сөйләшик әле. (Р.Шәрипов)

4) Кызлар нәрсә турында пышылдашалар? (Р.Сибат)

VIII. Җәенке, инкарь җөмләне күрсәтегез.(1 балл)

1) Гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата шул безнең әниебез.

2) Яңгыр яумый.

3) Урамда көчле җил исә.

4) Бакчада чәчәкләр күп түгел.

IX. Татарчага тәрҗемә итегез. (10 балл)

У Миши есть друг. Его зовут Дружок. Дружок – большая черная собака. Он очень любит гулять. Дружок всегда идет рядом с Мишей.

X. “Безнең гаилә” дигән темага 7 җөмләдән торган хикәя языгыз.(7 балл)



Предварительный просмотр:

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

4 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

(2015/2016 нчы уку елы)

Үткәрү вакыты - 3 сәгать                                                                      Максималь балл - 48

     

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

  1. 4 нче сыйныф дәреслегенең 3 нче битендәге (2 балл)

Исәнмесез, минем шаян дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын,

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

          дип башланган шигырьнең авторы –

а) Абдулла Алиш;

ә) Габдулла Тукай;

б) Шәйхи Маннур;

в) Муса Җәлил.

2. Күл төбендә, төпсез тирәнлектә, алтын урак ялтырап ята (Г. Сабитов) җөмләсендәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең күчерелмә мәгънәсе нәрсәгә нигезләнгән? (2 балл)

а) күренешнең төсенә;

ә) күренешнең формасына;

б) күренешнең башкарган эшенә;

в) күренешнең урынына.

  1. Табышмакның дөрес җавабын билгеләгез. (2 балл)

Күренми дә, тоттырмый да.

Үзе – хәнҗәр, үзе – ук.

Аннан ачы, аннан татлы,

Аннан хәтәр нәрсә юк.

а) акыл;

ә) җил;

б) сүз;

в) күз карашы.

4. Кайда су һәм дымлык булса, анда яшеллек, күңеллелек, хәят (Г. Тукай) җөмләсендә билгеләнгән сүзнең мәгънәсе – (2 балл)

а) тормыш;

ә) кеше;

б) тараф;

в) болын.

5. Сал сүзенең мәгънәсе – (2 балл)

а) саламнан ясалган җәймә;

ә) су буйлап агызу өчен бер-берсенә беркетелгән бүрәнәләр;

б) кечкенә пароход;

в) җилкәнле көймә.

6. Татар алфавитында ике авазга билге булып йөри торган хәрефләр ничә? (2 балл)

а) 2;

ә) 3;

б) 4;

в) 5.

7. Тамырдаш сүзләр арасындагы артык сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) көйли;

ә) көйче;

б) көймә;

в) көйле.

8. Кайсы сүз сүзлекләрдә теркәлми? (2 балл)

а) бакча;

ә) бакчачы;

б) гөлбакча;

в) бакчабыз.

9. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) га-дел-сез-лек-не;

ә) бала-лар-ыбыз-га;

б) кош-чык-ла-ры-быз;

в) ти-мер-че-лек-тәге.

10. Күплек санда -нар/-нәр кушымчасы ялгана торган исемнәрне билгеләгез. (4 балл)

а) көн;

ә) иртә;

б) дус;

в) ел;

г) шәһәр;

д) таң;

е) белем;

ж) туган.

11. Хаталы сүзтезмәне билгеләгез. (2 балл)

а) унсигез малай;

ә) ике йөз укучы;

б) уналты балалар;

в) сигез урын.

12. Җөмләдә кулланылырга тиешле бәйләүче сүзне билгеләгез. (2 балл)

             Миңа милли ризыклар ... китап кирәк.

а) белән;

ә) өчен;

б) өстендә;

в) турында.

13.  “Татар әдәбияты” темасына караган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Татар халкының тарихы зур һәм катлаулы.

ә) Мин сынлы сәнгать белән кызыксынам.

б) Рудольф Нуриев күренекле биюче булган.

в) Ел саен 26 нчы апрельдә шигырь бәйрәме була.

14. Юкәләр, ак каеннар алтыннан киенде (Г. Хәсәнов) җөмләсендәге билгеләнгән сүз – (2 балл)

а) баш килештә;

ә) чыгыш килешендә;

б) урын-вакыт килешендә;

в) төшем килешендә.

15. Әлбәттә, барачак алар, әлбәттә очрашачак (А. Гыйләҗев) җөмләсендәге фигыльләр – (2 балл)

а) үткән заманда;

ә) хәзерге заманда;

б) билгеле киләчәк заманда;

в) билгесез киләчәк заманда.

16. Җиргә төрле төстәге чәчәкләр белән чуарланган яшел палас җәелгән               (Ш. Усманов) җөмләсендә ия булып килгән сүз – (2 балл)

а) чәчәкләр;

ә) палас;

б) җиргә;

в) төрле.

II Теоретик бирем.

Татар алфавитындагы парлы һәм парсыз тартык авазларны яңгырау һәм саңгырауларга бүлеп языгыз. (4 балл)

       Яңгырау тартыклар:

                 Саңгырау тартыклар:

III Иҗади бирем.

 Фатих Әмирханның “Ай өстендәге Зөһрә кыз” хикәясенә нигезләнеп, Зөһрә кыз турында 8-10 җөмләдән торган әкият (хикәя) языгыз. (10 балл)



Предварительный просмотр:

   

Татар теленнән олимпиада сораулары ( 2кл.)

  1. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп яз.

Мәк . ль,  . өрәк,  шагы . рь, я . гыр,  яш . тәш,  ал . япкыч,  . әйкәл,

 сәг . ть,  шә . әр,  рә . әт,  ша . ит,   г . дәт,  бол . т,  сөл г. ,  г . ләм.

2.  Транскрипциядә бирелгән сүзләрне хәрефләр белән билгләп язарга.

[йәшен] , [гъәҗәп] , [ йүэш] , [йыракъ]

______________________________________________________________

3.  Бирелгән сүзләргә синонимнар уйлап яз.

       Кечкенә - _________ , зур - _________ , таза - ___________ ,

дус - __________ , көлә - _____________ , шатлана - _____________ .

4.  Җәяләрне ачып языгыз.

(Ы,ы)к   (Е,е)лгасы   (О,о)ренбург   (Ө,ө)лкәсендә   башланып                        

(Р,р)еспубликабызның  (Б,б)аулы, (А,а)знакай, (М,м)инзәлә  (Р,р)а-

йоннарын  кисеп үтә  һәм  (Ч,ч)улман  (Е,е)лгасына килеп кушыла.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

  1.  Бирелгән сүзләргә антонимнар уйлап яз.

Зур - ___________ , ачы - __________ , якты - _____________ ,  

керә - _________ , ял - __________ , дус - _____________ .

  1. Исем, сыйфат, фигыльгә икешәр сүз  уйлап  язарга һәм шул

сүзләрдән  3 җөмлә төзеп  язарга.

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Татар теленнән олимпиада сораулары ( 4 кл.)

  1. Бирелгән сүзләргә фонетик анализ яса.

Юньле-

Шагыйрь-

  1. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга аерып яз.

         Эшлекленең кулы алтын, акыллының сүзе алтын. Бүлмәдән шатлыклы авазлар ишетелә. Кар балаларның алсу битләренә куна.

  1. Бирелгән фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлат.

Борын төбендә-

Түбәсе күккә тигән-

Ут  уйнату-

  1. Быел 125 еллык юбилее булган шагыйрь исемен яз. Аның нинди шигырьләрен санап үтә аласың?
  2. Мәкальнең төшеп калган сүзләрен яз.
    Ашаганда ... селкенсен,
    эшләгәндә ... җилкенсен.
  3. Туры мәгънәсендә килгән сүзләрне билгеләргә.
    а) тирән йокы, җылы караш, кайнар йөрәк;
    б) җеп чуалу, җитен сакал, алтын куллы;
    в) тәмле телле, аттан төшү, күз тию;
    г) тирән күл, көмеш йөзек, бауны өзү.
  4.  Билгеләр буенча предмет исемен бел һәм яз.

Кояшлы, кызу, җилсез ... .
Көзге, салкын, эре ... .
Яшел. яфраклы, биек ... .

  1. Сыйфатларны тиешле дәрәҗәгә куй.

а) яшел-                артыклык дәрәҗәсе

б) күк-                    кимлек дәрәҗәсе

в) озын-                 чагыштыру дәрәҗәсе

  1. Болар кемнәр.

Фәнис Яруллин-
Салих Сәйдәшев-
Илһам Шакиров-
Бакый Урманче-

  1. Татарча нинди газета һәм журналлар беләсең?
  2. Татарстандагы елгаларны яз.
  3. Бирелгән сүзләргә капма-каршы сүзләр уйлап яз.

Матур- .... , салкын-... ,  дус- ... , йоклау- ...,  биек- ... .



Предварительный просмотр:

2009-10 нчы уку елы.

4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән район олимпиадасы  биремнәре (җаваплары белән)

 

  1. Бу фразеологик әйтемнәрне аңлатып яз:

Бармакка бармак сукмый. ( Эшсез яту, ялкаулык)

Чүп өстенә чүмәлә. ( Бер мәшәкать өстенә икенчесе)

Ни калага, на салага. (Бер якка да файдасы юк, берни дә булдыра алмый)

Кирәкле кишер яфрагы. ( Артык, кирәксез булу; көтмәгәндә килү)

Cукыр бер тиен. ( Файдасыз, яраксыз)

Тәгәрмәчкә таяк тыгу.( Комачаулау, эштә аяк чалу)

(6 очко)

2. Түбәндәге сузләрне дөресләп яз. Алар нинди сүз төркеменә карый?

Вакыт вакыт ( вакыт - вакыт), яңа баштан (яңабаштан), бер тавыштан ( бертавыштан), берсе көн (берсекөн), сүнәр сүнмәс(сүнәр - сүнмәс), бу ел(быел), бер юлы (берьюлы), кич кырын(кичкырын), тегеләй болай (тегеләй-болай), бу көн(бүген), ялан аяк (яланаяк).

(11 очко) + (1 очко – болар рәвешләр )

3.  “Дустыңның да бардыр үз гадәте” дигән темага 6 җөмләдән торган  инша яз.  

(5 очко)

4.  Түбәндәге сүзләрнең синонимнарын тап:  

кырыс – җитди, усал                  һәвәскәр-мактаулы, билгеле

гамьсез  - ваемсыз                       ихлас – чын күңелдән

 ирексез – мәҗбүри                     чара – юл, җай

сыйрак -  балтыр                        ишәя – күбәя, үрчи, арта

бәя - хак                                        шелтәләү – орышу, ачулану

(10 очко)

  1. Составына “өч” сүзе кергән канатлы сүзләр, әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар язарга. (Ничә җавап, шул кадәр очко)

(Канатлы сүзләр, әйтемнәр: 

Өч көн үтте – чия чәчәге шиңде.

Дөньяда өч нәрсә бик кирәк: акыл, белем һәм хезмәт.

Өч, өчтән соң көч.

Өчкә киткәч, көчкә китә.

Өчкә тулмый көч булмый.

Читегедер өч тәңкә, чигешедер биш тәңкә.

Өчаякның өч аягы да уттан китмәс.

Кунакның көне өч, аннан соң өй иясенә күч.

Өч тиенлек тә файдасы юк

Табышмаклар:

Бер түгәрәк өй эчендә

Өч түгәрәк шар йөзә (Күк, кояш, ай, җир)

 Бер үгезгә өч мөгез (Сәнәк)

Безнең өч дустыбыз бар:

Берсе ашата,

Икенчесе эчертә,

Өченчесе ат саклый (Ат, cыер, эт)

Бер таякта- биш бармак,

Һәр тармакта - өч буын (Кул, бармаклар)

Иртән дүрт аяк,

Төштә ике аяк,

Кич өч аяк,

Өстендә була маяк (Кеше гомере)

Ике эти, ике бала - үзләре өчәү генә (Бабай, ата, ул)

Очырмада өч кошым бар: берсе “Җәйне яратам” ди,  берсе “Кышны  яратам” ди, берсенә җәй дә бер, кыш та бер. (Арба, чана, ат)  

  1. Е,  Ю, Я авазларының нинди аваз кушылмаларына билге булып йөрүен языгыз, мисаллар уйлагыз, уйлаган сүздә ничә хәреф, ничә аваз булуын билгеләгез ( мәсәлән: яр – 2 хәреф, 3 аваз, [я - йа] )  ( үрнәктәгечә һәр тулы җавап өчен 1 әр очко, тулы булмаса, очко юк)

 

  1. Алма – алма, тиен – тиен, басма – басма, яз – яз сүзләре нинди сүзләр?

(Язылышлары бер, мәгънәләре төрле; яки омоним сүзләр)

(2 очко)

  1. Хаталы сүзләрне тап:  кара-бодай (карабодай), кул яулык (кулъяулык), озынборон (озынборын), Идель (Идел), яшел, хәрчак (һәрчак), җиңгел (җиңел), шигерь (шигырь), көняк (көньяк), иксез-чиксез.

(Монда 7 хата,  2 сүз дөрес – 9 очко)

  1. Исемнәрнең тамырын күрсәт, нинди сүз төркеменнән ясалуын билгелә. 

Умартачы (исем), якташ (исем), җиләклек (исем), яшеллек (сыйфат), кисәк (фигыль), ачкыч (фигыль),  карлыгач ( тамыр сүз, исем).

(7 очко)

  1. Җибәрелгән хаталарны тап, дөрес кушымчаларны яз:

Б.к.   ул      ( ул)                 алар      (алар)

И.к.  аңга (аның)              аларны  (аларның)

Ю.к. аның (аңа)               аларга

Т.к.   аны                           аларда  (аларны)

Ч.к.   анда (аннан)           аларның  (алардан)

У-в.к андан (анда)           алардан (аларда)

(Монда 10 хата, шуларны төзәтсә, 10 очко)

  1. Татар алфавитындагы 2 хәрефнең берсе – татар телендә, икенчесе – рус телендә - сүз башында килә алмый. Болар нинди хәрефләр?

(ы, ң)   ( 2  очко)

  1. Боерык фигыльнең юклык формасы белән туры килә торган  Татарстандагы шәһәр исеме.

(Бөгелмә) ( 1 очко)

  1. Бу сүзләрне саф татарча   яңгырашлы сүзләр белән алыштырырга:

Зонтик, послание, суд              (кулчатыр, юллама, хөкем)

(3 очко)

  1. Бу әсәрләрне кемнәр язган?

“Өч кыз”,  “Суык бабай”, “Светофорның өч күзе”, “Алмачуар”

(халык, М.Җәлил, Ш.Галиев, Г.Ибраһимов)

(4 очко)

  1. Бу сүзләргә тулы аваз анализы  ясагыз:

төнге,  хикәя

(төнге  – төн-ге, 2 иҗек; [төңгэ];

[т]-   саңгырау йомшак тартык;  [ө]- йомшак сузык; [ң]- яңгырау сонор йомшак тартык; [г]- яңгырау  йомшак тартык [э]- йомшак басымлы сузык.

5 хәреф, 5 аваз. ( 8 очко).

Хикәя – хи-кә-я, 3 иҗек; [хикәйә];

[х]-   саңгырау йомшак тартык;  [и]- йомшак сузык; [к]- саңгырау   йомшак тартык; [ә]- йомшак   сузык,

 [й]- яңгырау сонор  йомшак тартык, [ә]- йомшак басымлы сузык.

5 хәреф, 6  аваз. ( 9 очко).

  1. Бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен тагын нинди юл белән күрсәтергә һәм аңлатырга була?

Әйе – башны өстән аска таба селкеп,

  юк – башны уңнан сулга хәрәкәтләндереп,

 бик яхшы – баш бармакны күрсәтеп.

(3  очко)

Татар теленнән олимпиада биремнәре

2010-2011 нче уку елы

  1. Сүзләрне кирәкле формада кулланып, бер җөмлә төзе. Җөмләнең грамматик нигезен билгелә.  

Чык,   җылы, йөрәк, бер, өч, буе, кыш, җылыт, сүз.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________

                                                                   

  1. Бу текстта ничә җөмлә? Тыныш билгеләрен куеп  чык. Җөмләләр  санын яз.

Идел тамагы тирәләрендә әллә никадәр вак-вак утраулар бар аларның һәрберсендә куе камыш үсә камышның буе дүрт-биш метрга җитә элек аны берәү дә кирәксенмәгән һичкемнең күзе төшмәгән ул шунда череп әрәм булган хәзер аны һәркайда диярлек төзү материалы һәм химик чимал итеп файдаланалар аннан картон кәгазь  ефәк ясыйлар сумала һәм уксус кислотасы чыгаралар  

___   җөмлә.

                 

  1.  Кайсы сүзләрдә авазлар һәм хәрефләр саны тигез? Сүзләрне тап, астына сыз.

Йолдыз, пьеса, милли, шагыйрь, сөекле,                                                                                                                          хыяллар, ефәк, боерык.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      

  1. Төшеп калган хәрефләрне куеп чык:

К_дрәт,   нәк_,  в_с_ят_,  г_ йлем, дә_ләт, м_тди, _дәм.

  1. Cүзләрнең синонимнарын яз.

Файда –                                      Дикъкать –

Көч –                                         Тараф –

Укытучы –                               Былбыл -

Дәрес -                                      Буын сикертә-

  1. Сүзләргә тулы фонетик анализ яса.

ГАМӘЛ-______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

АЕРЫМ –________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

  1. Аваз белән бирелгән сүзләрне хәреф белән тамгала.

[БӨЙӨК]  -            

     [ШӘЛ’ЙАУЛЫК ] -

     [ ИК ТЫЙСАТ ] -

      [МӘК ӘЛ’ ] -

     [  АЛЫГӨЛЕ ] -

  1. Фразеологизмнарны аңлатып яз.

ҖИР ТИШЕГЕНӘ КЕРЕРЛЕК БУЛУ - ___________________________________________________

ОЧЫН ОЧКА ЯЛГАУ - __________________________________

КИЛӘП САРУ - _______________________________________

КЫЛ ӨСТЕНДӘ ТОРУ - ________________________________

СУДАГЫ БАЛЫК КЕБЕК - ______________________________

САЙ ЙӨЗҮ - ___________________________________________

КОЛАК ИТЕН АШАУ - __________________________________

ҮГЕЗНЕ МӨГЕЗЕННӘН ЭЛӘКТЕРҮ - _____________________

_______________________________________________________

  1. Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшер.

ЯШЬЛЕКНЕ                       КӨНЬЯККА

БИШЬЕЛЛЫКТА              КАЗАНЛЫЛАР

  1. 7 җөмләдән торган кечкенә инша яз.

“Мин тылсымчы булсам...” ( хикәяләү тексты булсын);

“Хәйләкәр төлке” (тасвирлау тексты булсын);

“Мода нәрсә ул?” (фикер йөртү тексты булсын).

Татар теленнән олимпиада биремнәре

2010-2011 нче уку

(Җаваплар)

  1. Сүзләрне кирәкле формада кулланып, бер җөмлә төзе. Җөмләнең грамматик нигезен билгелә.  

Чык,   җылы, йөрәк, бер, өч, буе, кыш, җылыт, сүз.

(Җавап:  Йөрәктән чыккан бер җылы сүз өч ел буе җылытыр (җылыта).

  1. Бу текстта ничә җөмлә? Тыныш билгеләрен куеп  чык. Җөмләләр  санын яз.

(Җавап:  Идел тамагы тирәләрендә әллә никадәр вак-вак утраулар бар. Аларның һәрберсендә куе камыш үсә. Камышның буе дүрт-биш метрга җитә. Элек аны берәү дә кирәксенмәгән, һичкемнең күзе төшмәгән. Ул шунда череп әрәм булган.  Хәзер аны һәркайда диярлек төзү материалы һәм химик чимал итеп файдаланалар. Аннан картон, кәгазь,  ефәк ясыйлар,  сумала һәм уксус кислотасы чыгаралар.       7 җөмлә, 4 өтер)                  

  1. Кайсы сүзләрдә авазлар һәм хәрефләр саны тигез? Сүзләрне тап, астына сыз.

Җавап:  Йолдыз,   пьеса,  милли, шагыйрь, сөекле,                                                                                                                          хыяллар,  ефәк,  боерык.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      

  1. Төшеп калган хәрефләрне куеп чык:

Кодрәт,   нәкъ,  васыять,  гыйлем, дәүләт, матди, адәм.

  1. Cүзләрнең синонимнарын яз.

Файда – шифа.                              Дикъкать – игътибар.

Көч –куәт.                                     Тараф –як, юнәлеш.

Укытучы – мөгаллим, остаз.      Былбыл – сандугач.

Дәрес – сабак.                               Буын сикертә- үсә.

  1. Сүзләргә тулы фонетик анализ яса.

ГАМӘЛ- га-мәл, 2 иҗек,

 

АЕРЫМ –

  1. Аваз белән бирелгән сүзләрне хәреф белән тамгала.

[БӨЙӨК]  -  бөек           

     [ШӘЛ’ЙАУЛЫК ] – шәльяулык

     [ ИК ТЫЙСАТ ] - икътисад

      [МӘК ӘЛ’] – мәкаль

     [  АЛЫГӨЛЕ ] – аллы-гөлле

  1. аңлатып яз.

ҖИР ТИШЕГЕНӘ КЕРЕРЛЕК БУЛУ – оятка калу;

ОЧЫН ОЧКА ЯЛГАУ – авыр яшәү, көннекен-көнгә җиткерү;

КИЛӘП САРУ -   бушка вакыт уздыру;

КЫЛ ӨСТЕНДӘ ТОРУ -  куркыныч, үлем куркынычы астында булу;

СУДАГЫ БАЛЫК КЕБЕК – үзен иркен тоту, курыкмау, кыю булу;

САЙ ЙӨЗҮ -  ниндидер  эшкә сәләте, белеме, көче җитмәү, булдыра алмау;

КОЛАК ИТЕН АШАУ -  туйдыру.

ҮГЕЗНЕ МӨГЕЗЕННӘН ЭЛӘКТЕРҮ – икеләнмичә, курыкмыйча , тиз генә  эшкә тотыну.

  1. Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшер.

ЯШЬЛЕКНЕ                       КӨНЬЯККА

БИШЬЕЛЛЫКТА              КАЗАНЛЫЛАР

  1. 7 җөмләдән торган кечкенә инша яз.

“Мин тылсымчы булсам...” ( хикәяләү тексты булсын);

“Хәйләкәр төлке” (тасвирлау тексты булсын);

“Мода нәрсә ул?” (фикер йөртү тексты булсын).

 

 

Рус сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән олимпиада биремнәре

Укучының фамилиясе, исеме

 Мәктәп

Укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

1.   Яттан өйрәнгән бер шигырьнең 4 юлын яз һәм фигыль сүз төркемен билгелә.

2. Мәкальләрне дәвам ит.
Күп сөйләшкән кеше -
Иле барның -        

Телләр белгән-
Эш беткәч,        

3.   Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, сүзләрне алфавит тәртибендә язарга.

Кул.яулык, к.дерле, б.лем, т.рле, рө.сәт. шаг.рь, оз.н, я.гыр, та.ык, сәг.т., бер.яклы, шә.әр.

4.   Бирелгән сүзләргә синоним  һәм антоним табып язарга.

кечкенә -        ,        ; пычрак -        

ямьсез -        ,        ; кайнар -        

5.   Аваз-хәреф анализы ясарга.
Яуган        

Шагыйрь

  1. Агач исемнәрен татарчага тәрҗемә итәргә.

Липа, береза, дуб, черемуха, яблоня, клен, рябина, тополь,осина, сосна, ель,ива, вяз.

7.   Татарча чыга торган журнал, газеталарны санарга, берсе турында язарга.

8.   201.. нче ел Татарстанда нинди ел  ? Шул   турыда  берничә җөмлә язарга.



Предварительный просмотр:

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

4 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

(2015/2016 нчы уку елы)

Үткәрү вакыты - 3 сәгать                                                                      Максималь балл - 48    

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

  1. 4 нче сыйныф дәреслегенең 3 нче битендәге (2 балл)

Исәнмесез, минем шаян дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын,

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

          дип башланган шигырьнең авторы –

а) Абдулла Алиш;

ә) Габдулла Тукай;

б) Шәйхи Маннур;

в) Муса Җәлил.

2. Күл төбендә, төпсез тирәнлектә, алтын урак ялтырап ята (Г. Сабитов) җөмләсендәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең күчерелмә мәгънәсе нәрсәгә нигезләнгән? (2 балл)

а) күренешнең төсенә;

ә) күренешнең формасына;

б) күренешнең башкарган эшенә;

в) күренешнең урынына.

  1. Табышмакның дөрес җавабын билгеләгез. (2 балл)

Күренми дә, тоттырмый да.

Үзе – хәнҗәр, үзе – ук.

Аннан ачы, аннан татлы,

Аннан хәтәр нәрсә юк.

а) акыл;

ә) җил;

б) сүз;

в) күз карашы.

4. Кайда су һәм дымлык булса, анда яшеллек, күңеллелек, хәят (Г. Тукай) җөмләсендә билгеләнгән сүзнең мәгънәсе – (2 балл)

а) тормыш;

ә) кеше;

б) тараф;

в) болын.

5. Сал сүзенең мәгънәсе – (2 балл)

а) саламнан ясалган җәймә;

ә) су буйлап агызу өчен бер-берсенә беркетелгән бүрәнәләр;

б) кечкенә пароход;

в) җилкәнле көймә.

6. Татар алфавитында ике авазга билге булып йөри торган хәрефләр ничә? (2 балл)

а) 2;

ә) 3;

б) 4;

в) 5.

7. Тамырдаш сүзләр арасындагы артык сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) көйли;

ә) көйче;

б) көймә;

в) көйле.

8. Кайсы сүз сүзлекләрдә теркәлми? (2 балл)

а) бакча;

ә) бакчачы;

б) гөлбакча;

в) бакчабыз.

9. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) га-дел-сез-лек-не;

ә) бала-лар-ыбыз-га;

б) кош-чык-ла-ры-быз;

в) ти-мер-че-лек-тәге.

10. Күплек санда -нар/-нәр кушымчасы ялгана торган исемнәрне билгеләгез. (4 балл)

а) көн;

ә) иртә;

б) дус;

в) ел;

г) шәһәр;

д) таң;

е) белем;

ж) туган.

11. Хаталы сүзтезмәне билгеләгез. (2 балл)

а) унсигез малай;

ә) ике йөз укучы;

б) уналты балалар;

в) сигез урын.

12. Җөмләдә кулланылырга тиешле бәйләүче сүзне билгеләгез. (2 балл)

             Миңа милли ризыклар ... китап кирәк.

а) белән;

ә) өчен;

б) өстендә;

в) турында.

13.  “Татар әдәбияты” темасына караган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Татар халкының тарихы зур һәм катлаулы.

ә) Мин сынлы сәнгать белән кызыксынам.

б) Рудольф Нуриев күренекле биюче булган.

в) Ел саен 26 нчы апрельдә шигырь бәйрәме була.

14. Юкәләр, ак каеннар алтыннан киенде (Г. Хәсәнов) җөмләсендәге билгеләнгән сүз – (2 балл)

а) баш килештә;

ә) чыгыш килешендә;

б) урын-вакыт килешендә;

в) төшем килешендә.

15. Әлбәттә, барачак алар, әлбәттә очрашачак (А. Гыйләҗев) җөмләсендәге фигыльләр – (2 балл)

а) үткән заманда;

ә) хәзерге заманда;

б) билгеле киләчәк заманда;

в) билгесез киләчәк заманда.

16. Җиргә төрле төстәге чәчәкләр белән чуарланган яшел палас җәелгән               (Ш. Усманов) җөмләсендә ия булып килгән сүз – (2 балл)

а) чәчәкләр;

ә) палас;

б) җиргә;

в) төрле.

II Теоретик бирем.

Татар алфавитындагы парлы һәм парсыз тартык авазларны яңгырау һәм саңгырауларга бүлеп языгыз. (4 балл)

       Яңгырау тартыклар:

                 Саңгырау тартыклар:

III Иҗади бирем.

 Фатих Әмирханның “Ай өстендәге Зөһрә кыз” хикәясенә нигезләнеп, Зөһрә кыз турында 8-10 җөмләдән торган әкият (хикәя) языгыз. (10 балл)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

2 нче сыйныф 3 чирек Татар теленнән иҗади диктант

2 нче сыйныф 3 чирек Татар теленнән иҗади диктант...

Татар теленнән дидактик материаллар. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

4 нче сыйныфта кабатлау  һәм  гомумиләштерү дәресләре өчен....

Татар теленнән дидактик материаллар.

Кабатлау - гомумиләштерү дәресләре өчен (4 нче сыйныф)...

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....

Татар теленнән олимпиада сораулары

Башлангыч сыйныф укучыларына татар теленнән олимпиада сораулары...