Тексты контрольных диктантов по татарскому языку
учебно-методический материал на тему
Тексты контрольных диктантов по татарскому языку (УМК "Школа России")предназначены для проведения в начальных классах в конце учебного года
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kontrolnye_raboty.doc | 36.5 КБ |
Предварительный просмотр:
“Россия мәктәбе” программасы буенча татар теленнән ел ахырына контроль диктантлар
Д ( 1 )
Җәй.
Менә җәй җитте. Укулар тәмамланды. Каникулда мин авылга кайтам. Авылда минем дусларым күп. Мин алар белән урманга барам. Урманда җиләк җыябыз.
Бирем. Юлдан – юлга күчерү өчен иҗекләгә бүлеп языгыз:
1 в. – минем,урманга, авылда.
2 в. – җитте, урманга, укулар.
Д. ( 2)
Тагын бер ел узды.
Бу уку елында без тырышып укыдык. Төрле файдалы эшләр эшләдек. Колхозга һәм өйдә әти - әниләргә ярдәм иттек. Күп укучылар спортта алга китте. Мәктәптәге музыка түгәрәгенә йөрдек.
Хәзер мәктәп бакчасына төрле яшелчәләр һәм чәчәкләр утыртабыз.
Тиздән җәге ял башлана. Без өченче класска күчәбез.
Бирем. Н,Ң хәрефләренең тиешлесен куеп языгыз.
1 в. – Сү...гән, ко...гыз, җи...гән, я...гыр.
2 в. - Ә...гәмә, сы...ган, зә...гәр, ши...гән.
Д. ( 3 )
Абдулла Алиш.
Абдулла Алиш - балалар язучысы. Ул балалар өчен бик күп әсәр язган. Аның әкиятләрен нәниләр яратып укый.
Абдулла Алиш Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм әсирлеккә эләккән. Ул әсирлектә Муса Җәлил белән бергә булган. Алар дошманнарга каршы бергәләп көрәшкәннәр. Фашистлар аларны җәзалап үтергәннәр.
Абдулла Алиш халкыбызның курку белмәс батыр улы булган. Ул безнең күңелләребездә мәңге сакланыр.
Искәрмә: сызык искәртелә.
Бирем. Тамыр сүзләрне сайлап алып языгыз:
1 в. – җиләк, балык, сызгыч, сандугач, карлыган, очкыч, көчле.
2 в. – башлык, җилкән, салкын, балан, ярлы,карлыгач, тупчы.
Д. ( 4 )
Авылларда бәйрәм.
Кояш елмаеп карады да бар табигатьне йокысыннан уятты. Өй кыегындагы бозлардан тамчылар тама башлады. Җирдән җырлый – җырлый шаян гөрләвекләр акты. Язгы җылы җил агачтагы яшел бөреләрне уятты. Димәк, тиздән авылларда язгы кыр эшләре башланачак.Басуларда карлар эреп, җирләр кипкәч, тракторлар сукага чыгалар. Ә аннары ашлык чәчәләр.
Авыл кешеләре, эштән бушаган арада, күңелле итеп ял да итә белә. Мин Карга боткасы дигән бәйрәм үткәрүләрен күрдем. Бу бәйрәмдә өлкәннәр ботка пешерә. Балалар җырлыйлар, бииләр, такмаклар әйтәләр. Соңыннан ботка ашыйлар, яхшы теләкләр телиләр.
Язгы кыр эшләре беткәч, авылларда Сабан туйлары гөрләр.
Бирем. 1 в. - Юнәлеш һәм чыгыш килешләренә куеп языгыз:
Йорт,ком,әкият,алтын,уен.
2 в. – Чыгыш һәм урын – вакыт килешләренә куеп языгыз:
Канат, мәйдан, хат, җим,исем.
Математикадан контроль эшләр
1 в.
1. Кибеттән 5 кг бәрәңге, 2кг чөгендер, ә кәбестәне бәрәңге белән кишер авырлыгыннан сатып алдылар. Барысы күпме яшелчә алганнар?
2. Исәпләгез:
6 + 6 11 - 7 + 4
9 + 5 5 + 9 - 6
8 + 7
15 – 8
12 – 4
11 - 4
3.Чагыштырыгыз:
15 см * 1 дм 1 см
1 дм * 9 см
18 см * 1 дм 8 см
4. 7 см озынлыгында кисемтә сызыгыз.
5. Саннарны үсә бару тәртибендә языгыз:
12, 20, 16, 11.
2в.
1. Бер әрҗәдә 4 кг виноград, икенчесендә 6 кг груша, ә өченчесендә виноград һәм грушаның гомуми авырлыгы кадәр алма бар. 3 әрҗәдә барысы күпме җиләк – җимеш булган?
2. Исәпләгез:
5 + 6 12 – 4 12 – 4 + 5
8 +3 16 – 8 6 + 8 - 7
9+8 13 - 6
3. Чагыштырыгыз:
1 дм * 17 см
13 см * 1 дм
1 дм 6 см * 16 см
4. Озынлыгы 1 дм дан кимрәк кисемтә сызыгыз.
5. Саннарны кими бару тәртибендә языгыз: 13,19,17,20.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Диктанты по татарскому языку для 1 - 4 классов
Можно использовать на уроках татарского языка...
Контрольный диктант по татарскому языку 2 класс с анализом
Контрольный диктант по татарскому языку 2 класс с анализом...
Диктанты по татарскому языку
Төрле – төрле диктантлар. 1 – 4 сыйныфлар өчен татар теленнән диктантлар һәм күнегүләр җыентыгы....
Тексты контрольных диктантов для 3 класса за I полугодие
Демоверсия для учащихся...
тексты контрольных диктантов 2 класс
тексты контрольных диктантов 2 класс...
итоговый диктант по татарскому языку 1 класс
Текст диктанта с грамматическими заданиямси для учащихся первого класса....
Тексты контрольных диктантов по русскому языку 3 класс
Тексты контрольных диктантов по русскому языку 3 класс...