Татар теленең синтаксик омонимнары
материал на тему
Эчтәлек
Кереш………………………………………………..................................3
Беренче бүлек. Татар тел белемендә синтаксик омоним
күренеше һәм аны өйрәнү тарихы...........................................................8
Икенче бүлек. Матур әдәбият телендә уңай омонимнарның
кулланылыш үзенчәлекләре……………………………………………...15
Өченче бүлек. Матур әдәбият телендә стиль омонимнары..................33
Йомгак…………………………………………………………………….50
Файдаланылган әдәбият…………....…………………………………54
Кушымта..................................................................................................58
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sintaksik_omonimnar.doc | 294 КБ |
Предварительный просмотр:
Эчтәлек
Кереш………………………………………………..................................3
Беренче бүлек. Татар тел белемендә синтаксик омоним
күренеше һәм аны өйрәнү тарихы...........................................................8
Икенче бүлек. Матур әдәбият телендә уңай омонимнарның
кулланылыш үзенчәлекләре……………………………………………...15
Өченче бүлек. Матур әдәбият телендә стиль омонимнары..................33
Йомгак…………………………………………………………………….50
Файдаланылган әдәбият…………....…………………………………54
Кушымта..................................................................................................58
Кереш
Тел — кешелек җәмгыятендәге үзенчәлекле, әһәмиятле һәм катлаулы күренеш. Татар тел белемендә берничә тармак, өлкә бар. Аның кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, анды кызыклы, мөһим фактларны күрәсең, үзең өчен бик күп яңалыклар ачасың. Бу өлкәләр үз чиратында ваграк тармакларга бүленәләр. Аларның һәммәсе татар теле үсеше һәм яшәеше өчен әһәмиятле һәм кирәкле. Тел шулай ук стильләрне өйрәнүче фән стилистика белән тыгыз элемтәдә тора.
Стиль термины (грекча stylos – “язу таякчыгы”) тел белемендә дә кулланыла – монда аның эчтәлеге таррак. Биредә ул фикерне әйтеп бирү рәвеше дигән мәгънәне белдерә. Стилистика, тел белеменең бер тармагы буларак, менә шул әйтеп бирүне билгеле бер максатка ярашлы итеп, урынына һәм вакытына карап, уңышлы оештыру юлларын өйрәнә.[1]
Стилистика, мөстәкыйль фән буларак, тел белән сөйләмне бер-берсеннән аерып караган көннән башланып китә. Телнең күп үзенчәлекләре сөйләмгә кергәч кенә бөтен тулылыгы белән ачыла. Тел чаралары сөйләм эчендә тагы да зур көчкә әверелә һәм төрле мәгънә төсмерләре белдерә башлый. Шул рәвешчә, сөйләм байый, тулылана, аның махсус төрләре барлыкка килә. Алар телдә аерым стильләр булып үсеп китәләр. Нәтиҗәдә шуларны өйрәнә торган стилистика фәне туган. Ул – тел гыйлеменең әһәмиятле бер тармагы.[2]
Стилистика фәне берничә бүлектән тора: функциональ стилистика, лексик, грамматик (морфологик, синтаксик) һәм фонетик стилистика.
Билгеле булганча, татар теле берничә зур бүлекне үз эченә ала: лексикология, фонетика, морфология һәм синтаксисны. Синтаксис бүлеге синтаксик стилистиканы, гомуми стилистиканы аерым тармагы буларак, хәзерге татар әдәби сөйләменең кулланылышын төп өйрәнү объекты итеп ала. Төп предметы булып телдәге синтаксик берәмлекләрне сөйләмдә стилистик куллану санала.
Синтаксик стилистика — синтаксик синонимнарны, синтаксик омонимнарны, сүзтезмәләрнең синонимлыгын, бер составлы җөмләләрнең синонимлыгын. Оештыручы үзәге төшем юнәлешендәге фигыль белән бирелгән төзелмәләрнең синонимнарын, чагыштырулы төзелмәләр һәм аларның синонимнарын өйрәнүне үз эченә ала.
Аваз составлары белән бердәй булып, берничә мәгънә аңлата торган сүзләрне лексик омонимнар дип йөрткән кебек, синтаксик төзелешләре белән бердәй булып, берничә мәгънә аңлата торган сүзтезмә, әйләнмә һәм җөмләләрне синтаксик омоним, дип билгеләү дөрес булыр. Хәзерге татар әдәби телендә синтаксик омонимнар еш кулланыла. Хезмәтебездә әлеге теманы алу әлбәттә, очраклы түгел. Синтаксик омоним күренешен фәнни яктан өйрәнү, күзәтү кызыклы, һәм әлеге күренешне яңа яктан ачу, фикерләр, мисаллар белән баету бик куанычлы күренеш. Шулай итеп, диплом эшебезнең актуальлеге шунда, матур әдәбият теле, әсәрләре синтаксик синонимнарга бай.
Әлеге темага карата татар язучыларының, тел белгечләренең бик күп кызыклы фикерләре бирелде. Шулай ук теманы өйрәнү, үстерү өстендә эшләгән урыс галимнәренең дә карашлары алынды. Алда әйтелеп үткәнчә, әлеге тема актуаль, өйрәнелә, киләчәктә яңа фактлар, материаллар, ачышлар ясалыр дигән ышанычта калабыз.
Әлеге проблема тел белеме өчен кызыклы һәм әһәмиятле булса да, бу өлкә тикшерүчеләр игътибарыннан читтә кала килде. Безнең эшебез исә синтаксик омонимнарның кулланылыш функцияләрен, гомуми үзенчәлекләрен барлау ноктасыннан актуаль.
Диплом эшебезнең темасы – “Матур әдәбият телендә синтаксик омоним”.
Хезмәтнең максаты – матур әдәбият телендәге синтаксик омонимның кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү.
Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдек:
- Темага кагылышлы теоретик әдәбият белән танышу;
- Матур әдәбият әсәрләрендә фактик материал җыю һәм системалаштыру;
- Синтаксик омонимнарның төрләрен ачыклау;
- Синтаксик омонимнарның кулланылыш үзенчәлекләрен билгеләү.
Диплом эшебезнең тикшерү предметы – синтаксик омоним күренеше. Тикшерү объекты – матур әдәбият теле. Төп чыганак итеп А.Расих, Р.Төхвәтуллин, Ф.Хөсни, Г.Әпсәләмов, Ә.Еники, Ф.Шәфигуллин, Ш.Галиев, Г.Афзал, Н.Арсланов һәм башка күренекле язучы-шагыйрьләрнең әсәрләре алынды. Диплом эшен язу барышында темага карата зур күләмдә күрсәтелгән авторларның әсәрләреннән зур картотека тупланды. Тулаем алганда, хезмәтебездә мисаллар белән 200 карточка җыелды. Әлеге мисалларның күпчелеге диплом эшенең кушымта өлешендә бергә туплап тәкъдим ителде.
Диплом эшенең методологик нигезен В.Хаков[3], С.Ибраһимов[4], Х.Курбатов[5] һәм башка күренекле галимнәрнең хезмәтләре тәшкил итә. Әлеге галимнәрнең хезмәтләрнең куелган проблема төрле яссылыкта өйрәнелә.
Гомумән, татар әдәби теленең функциональ стильләре турында бик күп галимнәрнең фикер билгеле. В.Х.Хаков матур әдәбият, публицистика, канцелярия, эпистоляр һәм фәнни стильләрне үзенең тикшеренүләрендә нигез итеп ала.
Х.Курбатов татар әдәби телендә түбәндәге стильләрне (ягъни, функциональ стильләр) аерып чыгара: иҗтимагый – публицистика тел стиле, фәнни яки фәнни популяр әдәби тел стиле, рәсми – канцелярия яки эш кәгазьләре стиле, хатлар (эпистоляр) стиле. Кайбер тел белгечләре матур әдәбият әсәрләрендәге тел үзенчәлекләрен дә функциональ стильләр рәтендә карыйлар. Әмма матур әдәбият әсәрләренең телен башка стильләр белән бер рәткә куеп булмый. Ул – функциональ сөйләм стильләренә караганда бик киң һәм үзендә телдәге барлык стильләрнең үзенчәлекләрен чагылдыра. Моннан тыш, анда укучыга эстетик тәэсир итү көчле була, художестволы сурәтләү чараларына зур урын бирелә һәм язучының индивидуаль стиль үзенчәлекләре киң чагылыш табалар.
Бу өлкәдә эшләгән күренекле галим С.М.Ибраһимовның фикерләре дә үзенчәлекле. Ул функциональ стильләргә түбәндәге билгеләмә бирә: язганда яки сөйләгәндә, алга куйган максатка яраклы рәвештә тел-сурәтләү чараларыннан файдалану үзенчәлекләренә сөйләм стиле диләр. Кемгә һәм нәрсә турында сөйләүгә, кем өчен язуга карап, кулланышта булган тел-сурәтләү чараларыннан төрлечә файдаланырга мөмкин. Урынына, максатына карап, фикерне төрлечәрәк әйтеп бирү зарурилыгы стильләрне барлыкка китергән. Мондый стильләрнең һәркайсы сөйләмдә, үзенә хас билгеләргә ия булган хәлдә, аерым бер фукнцияне үти, шуңа күрә аларны фукнциональ стильләр, дип йөртәләр.[6]
С.М.Ибраһимов үзенең хезмәтендә, функциональ стильләрнең төрләрен билгеләүдә башка галимнәрнең фикерләрен бирә. Галим, татар сөйләм стильләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән Х.Р.Курбатовның бүленешен тәкъдим итә.
“Хәзерге татар әдәби телендә функциональ сөйләм стильләре иң элек ике төргә бүленә: язма сөйләм стиле һәм сөйләшү стиле. Язма сөйләм үзе берничә төрле була: эш кәгазьләре стиле, фәнни иншалау стиле һәм публицистика стиле”.
С.М.Ибраһимовның фикерләрен гомумиләштерсәк, мондый фикергә киләбез. Матур әдәбият стиле башка функциональ стильләр кебек үк бер рәткә куеп каралырга тиеш. Шулай ук функциональ стильләр белән беррәттән каралып киленә торган матур әдәбият стиле төшенчәсен әдәбият белемендәге билгеләмә белән тиңләргә ярамый.
Галим функциональ стильләрне билгеләгәндә, тагын бер нәрсәне искәртә: аерым әдәбиятләрдә матур әдәбият стилен, башка төрләрдән бик нык аерып, үзенә бер яссылыкта карарга тырышу яисә барлык бүтән стильләрне үз эченә алган төр итеп күзалларга омтылу дөреслеккә туры килми.
Хезмәтебездә, билгеле булганча, матур әдәбият телендәге синтаксик омоним күренешен тикшерәбез. Матур әдәбият стилендә һәр сүз образ тудыруга, вакыйга-күренешләрне тасвирлап күрсәтүгә юнәлдерелгән була. Шуңа күрә бу стильдә һәртөрле сурәтләү чараларын (эпитет, метафора, чагыштыру, гипербола һ.б.) калкурак куллануны очратабыз. Җөмлә төзегәндә, тойгы-кичерешләрне белдерә торган сүзләр ешрак телгә алына, тирә-юньне тасвирлау белән бергә, персонажларның кара-каршы сөйләшүләре чиратлашып бара. Матур әдәбиятта халык авыз иҗатының күп кенә төрләрен – җыр, мәкаль һәм әйтем, легенда, бәетләрне әсәр тукымасына кертеп җибәрү күзгә ташлана. Матур әдәбият стилендә сүзтезмәләрне кулланудагы үзенчәлекләрнең дә һәркайсы әсәрнең идея-эстетик эчтәлеген ачуга, тәэсир көчен арттыруга, сурәт ясауга юнәлдерелгән була.
Билгеле булганча, телебездә стиль хаталары еш очрый. Шулай ук синтаксик омонимнарның аерым төрләренә тиешенчә игътибар итмәү, аларны матур әдәбият телендә иркен файдаланылуы стиль хаталарын китереп чыгара. Алар телне боза, берничә төрле фикер йөртергә урын калдыра. Стиль хаталарыннан арыну өчен нишләргә кирәк дигән сорауга җавап табуы кыен. Чөнки әлеге хаталар барлык язучыларда очрамый, ә аерым язучы аларны бик күп куллана. Әлбәттә, матур әдәбият әсәрләрендә тәрҗемәләр аз булуы зарур. Стиль хаталары нәкъ менә шул тәрҗемә әсәрләр аша барлыкка килә. Әлбәттә моңа гына сылтап калдырырга ярамый, һәр язучының теле, үз фикере бар. Без дә бу мәсьәләгә битараф кала алмадык.
Татар әдәбияты елдан-ел байый бара. Берсеннән-берсе күләмле роман, повесть, парчалар уңышлы гына укучыны кызыксындыра. Әлбәттә, монда язучы иң мөһим роль уйный, чөнки хәзерге заман укучысын кызыксындыру бик үк җайлы эш түгел. Язучы барысын да истә тотарга тиеш, әсәрнең теле, жанры, стиле нинди булырга тиеш, бу бик мөһим мәсьәлә. Бүгенге көндә татар әдәбиятендә иң уңышлы кулланылып килгән стиль, ул әлбәттә матур әдәбият стиле. Автор гаять актуаль, җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан, хәзерге көндәге бик мөһим мәсьәлә - күренешләрне сурәтли. Әлеге стиль үзенең камиллеге, гадилеге белән башка стиль төрләреннән аерылып тора. Шуңа да хәзерге татар әдәбиятында, зур уңышка ирешкән, матур әдәбияты стиле мөһим урын алып тора.
Диплом эшебез структур яктан кереш, өч бүлек, йомгак, кушымта, файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора. Беренче бүлектә синтаксик омонимнарга аңлатма бирелә, әлеге төшенчәнең мәгънәсе ачыклана, синтаксик омонимнарның төрләре күрсәтелә һәм синтаксик омонимнарның өйрәнелү тарихы бирелә. Икенче бүлектә матур әдәбият телендә урын алган уңай омонимнар тикшерелә. Өченче бүлектә матур әдәбият телендәге стиль омонимнарына урын бирелә.
Беренче бүлек.
Татар тел белемендә синтаксик омоним күренеше
һәм аны өйрәнү тарихы
Синтаксик стилистика, гомумән стилистиканың аерым тармагы буларак, хәзерге татар әдәби сөйләмен үзенең төп өйрәнү объекты итеп ала. Билгеле булганча, шушы телдә сөйләшүче, билгеле бер дәрәҗәдә хәзерлеге булган кешеләрнең барысына да фикерне аңлаешлы итеп һәм гасырлар буена урнашып килгән нормаларны бозмыйча, төгәл әйтеп бирүгә әдәби сөйләм диләр. Мондый сөйләм нигезендә әдәби тел нормалары ята. Аларны исә барлык кешеләр яшьтән үк үзләштерә.
Авазларның төгәл әйтелешенә, сүзне куллану һәм төрләндерүгә, бәйләүче чараларны файдалану һәм җөмлә төзүгә, аларны бер-берсе белән дөрес бәйләүгә карата булган кагыйдәләр бу телдә сөйләшүчеләр өчен норма итеп санала. Сөйләгәндә һәм язганда, без шул кагыйдәләргә таянабыз. Әдәби телдә дөрес сөйләшү һәм язу өчен, беренче чиратта, фонетиканы, телдәге сүз байлыгын, грамматиканы яхшы үзләштерергә кирәк.
Әдәби сөйләм үз эченә төрле стильләрне ала. Стиль сүзе шулай ук тел белемендә киң кулланыла.
Стилистика фәне өчен тел белән сөйләмне аерып карау, аларның төп үзенчәлекләрен дөрес күзаллау мөһим бер мәсьәлә булса, синтаксик стилистика өчен ул тагын да калкурак төс ала.
Синтаксик стилистиканың махсус өйрәнә торган предметы нәрсәдән гыйбарәт соң?
Телдәге синтаксик берәмлекләрне сөйләмдә стилистик куллану бу фәннең төп предметы булып санала. Синтаксик стилистика шул берәмлекләрне сөйләмдә ничек куллану юлларын өйрәнүне үзенең максаты итеп куя. Бу – аның теоретик ягы. Шул ук вакытта синтаксик стилистика практик бурычларны да күз уңында тота. Студентлар һәм мәктәп укучылары үзләре дә бу синтаксик берәмлекләрне сөйләмдә максатка ярашлы рәвештә куллана белергә, кирәкле очрак өчен иң кулай төрне сайлап алу осталыгына да төшенергә тиешләр.
Шул рәвешле синтаксик берәмлекләрне (сүзтезмә, җөмлә, синтагма һәм синтаксик, бөтенне) стилистик куллану алымнары, шуларны истә тотып, сөйләмдә иң кирәкле төрне сайлап алу мөмкинлекләре бу фәннең үзәгендә ята.
Синтаксик омонимия мәсьәләләрен шулай ук бу фән читләтеп үтә алмый: бер үк төзелештәге сүзтезмә, гади һәм кушма җөмлә төрле-төрле мәгънәләрне аңлата икән, укучыда аптырау китереп чыгара икән, мондый язманы камиллеккә җиткән дип, һич тә исәпли алмыйбыз. Сүз тәртибе, синтагма мәсьәләләре нәкъ менә синтаксик омонимия белән турыдан-туры үрелеп бара.
Синтаксик омонимнарны өйрәнүгә багышланган хезмәтләр күп түгел. Рус теле белемендә Н.П.Колесников “Порядок слов в русском предложении и синтаксическая омонимия”, шул ук авторның “Культура письменной речи”, “Синтаксическая омонимия в простом предложении” дигән хезмәтләре зур урын ала. Кыскача стилистик омонимнарга А.А.Гасалов “Омонимия в азербайжанском языке”[7] дигән авторефератында әзербайджан теле омонимнарына тукталып китә. Әлеге хезмәтләрдә синтаксик омонимнарга билгеләмә бирелә һәм төрләре аерылып чыгарыла. Татар телендә тирән өйрәнүчеләрдән С.М.Ибраһимов “Татар телендә синтаксик стилистика” дигән хезмәте турында әйтеп китәргә кирәк. Бу хезмәттә С.М.Ибраһимов синтаксик омонимнарны аерым бүлектә бирә. Синтаксик омонимнарның төшенчәсен аңлата һәм аларны ике төргә бүлеп өйрәнә.
Омонимнар (грек. Homos – бертөрле, опута – исем) – бертөрле аваз составына ия булган төрле мәгънәле сүзләр. Омонимнарны аваздаш сүзләр дип тә атарга мөмкин. Алар барлык телләрдә дә шактый күп очрый: Без бирәбез аңа без. (Ш.Галиев) Ә юлда җилләр исә, иртәләр җитте исә. (Х. Туфан)
Омонимнарны күп мәгънәле сүзләр белән бутарга ярамый. Күп мәгънәле сүзнең мәгънәләре үзара бәйләнгән була: кәгазь – акча, документ, чимал, чүп-чар. Омонимик сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш булмый: кара (төс) – кара (игътибар ит), яр (елга яры) – яр (сөйгән кеше) – яр (утын яр), йөз (акча берәмлеге) – йөз (фигыль) – йөз (бит, чырай).
Әйтелешкә һәм язылышка бәйле рәвештә, омонимнарның берничә төрен аерып күрсәтәләр:
1. Саф лексик омонимнар (тамыр омонимнар) теләсә нинди фонетик, грамматик шартларда аваз составы ягыннан да, тамыр хәлендә дә бер-берсенә охшаш калалар: ат (исем) – ат (хайван исеме); корт (бөҗәк) – корт (киптерелгән кызыл эремчек).
2. Омофоннар (грек. Homos – охшаш, бертөрле, phone – аваз) язылышлары төрле, әмма әйтелешләре бер төрле булган сүзләр: карт аю – картаю, оста бикә – остабикә һ.б.
3. Омографлар (грек. Homos – охшаш, grafos - язу) – язылышлары бер булып та, әйтелешләрендә бераз аерма булган сүзләр: [б°ал] (ашамлык) – [бал] (бию кичәсе).
4. Омоформалар – билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сүзләр: үпкәләр (күңеле калыр) – үпкәләр (исем, күплектә).
Омонимнарның барлыкка килү юллары:
1. Телнең үз сүзләре һәм алынма сүзләр аваздашлыгы нәтиҗәсендә: сабак (уку) – гарәп теленнән, сабак (үсемлектә).
2. Очраклы рәвештә сүз ясалу процессында, сүз төрләнгәндә: көзге – көзге, алма – алма, туй – туй.
3. Полисемия, ягъни сүзнең күпмәгънәлелеге таркалу җирлегендә: ай (күктә) – ай (утыз көн), күч (фигыль) – күч (умартада).
4. Әдәби телдәге сүзләр һәм диалекталь сүзләр арасында: калак – калак (борчак кузагы), мал – мал (җиләк).
5. Сүз бер сүз төркеменнән икенчесенә күчкәндә: тегүче – тегүче (исем – сыйфат фигыль).
6. Телнең тарихи үсеш нәтиҗәсе буларак та барлыкка килергә мөмкин.[8]
Аваз составлары белән бердәй булып, берничә мәгънә аңлата торган сүзләрне лексик омонимнар дип йөрткән кебек, синтаксик төзелешләре белән бердәй булып, берничә мәгънә аңлата торган сүзтезмә, әйләнмә һәм җөмләләрне синтаксик омоним, дип билгеләү дөрес булыр.[9] Моны ачыклау өчен, бер-ике җөмләгә тукталып үтик:
1. Шуннан соң Сәйфуллага бардым,ул шул көнне генә эшләгән чүлмәкләрен сатып кайткан иде дигән җөмләдә автор (Х.Садрый) ике төрле фикер йөртергә урын калдырган: 1) Сәйфулла шул көнне генә суккан чүлмәкләрен базарга алып чыгып саткан, 2) Сәйфулла чүлмәкләрне электән эшләп куйган һәм билгеле бер көнне базарга алып чыгып саткан. Контексттан аңлашылганча, автор җөмләне нәкъ менә шул соңгы фикер төгәл аңлашылсын дип төзергә тиеш иде.
2. Фәттах мулла булып китте (Ә.Фәйзи). Җөмләнең үзе генә алганда, ул ике мәгънәне аңлата: 1) Фәттах исемле шәкерт бер авылга мулла булып киткән, 2) Фәттах исемле мулла бу тирәдә булып киткән. Бер үк төзелештәге җөмлә шундый ике мәгънәгә ия булганлыктан, монда синтаксик омонимлык бар дип карыйбыз.
Кайвакыт бер үк җөмлә икедән артык мәгънәне дә аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, менә бу җөмлә шундый берничә мәгънәгә ия. Капитан Гатин өстәле белән янәшә торган кәнәфигә утырды (А.Расих) 1) Ниндидер бер капитан икенче бер Гатин дигән кешенең өстәле белән янәшә торган кәнәфигә утырган. Әсәрдә бу җөмлә нәкъ менә шушы мәгънәне аңлату өчен төзелгән; 2) Капитан Гатин үзенең өстәле белән янәшә торган кәнәфигә утырган; 3) Берәү капитан Гатин өстәле белән янәшә торган кәнәфигә утырган.
Бер үк җөмлә шул рәвешчә берничә мәгънәне бирә ала икән.
Омонимлык күренеше сөйләм телендә, шулай ук әдәби жанрларның барысында да шактый еш очрый.
Ибраһимов С.М. “Татар телендә синтаксик стилистика” дигән хезмәтендә синтаксик омонимнарны уңай омонимнарга һәм стиль омонимнарына бүлеп өйрәнә.
Уңай омонимнарны, сөйләмдә кулланышларына карап, өчкә бүлеп йөртәләр.
1. Әдәби әсәрнең нигезендә яткан омонимнар.
2. Халык авыз иҗатында кулланылып килә торган уңай омонимнар.
3. Гадәти һәм фразеологик әйләнмәгә нигезләнгән омонимнар.[10]
Ибраһимов С.М. “Сандугач теле кирәк” дигән хезмәтендә стиль яки кире омонимнарының түбәндәге төрләрен аерып чыгара:
1. Җөмләдә сүз тәртибе белән бәйле синтаксик омонимнар.
2. Хәл фигыльнең урыны белән бәйле синтаксик омонимнар.
3. Белгечлек белән бәйле синтаксик омонимнар.
4. Исем һәм фамилия белән бәйле синтаксик омонимнар.
5.Тартымлы сүз белән бәйле синтаксик омонимнар.
6. Күрсәтү алмашлыклары белән бәйле синтаксик омонимнар.
7. Үтәүче һәм объектка бәйле синтаксик омонимнар.
8. Чикләүче сүзләр белән бәйле синтаксик омонимнар.
9. Раслау һәм инкар мәгънәләре белән бәйле синтаксик омонимнар.[11]
Синтаксик омонимнарны өйрәнгән галим С.М.Ибраһимов фикерләре белән тулысынча килешәбез. Бу хезмәтебездә С.М.Ибраһимов тәкъдим иткән барлык синтаксик омоним төрләренә дә мисаллар китерәбез. Һәм шуларга өстәп үзебездән уңай һәм кире омонимнарның тагын берничә төрен тәкъдим итәбез.
Уңай омонимнар:
Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге төзелмәләргә нигезләнгән синтаксик омонимнар.
Кире омонимнар:
- Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге синтаксик омонимнар.
- Пунктуацион хаталар нигезендә барлыкка килгән синтаксик омонимнар.
А.Н.Гвоздев “Основы русской орфографии” дигән хезмәтендә синтаксик омонимнарны тел дефекты итеп карый.
Кайбер тел белгечләре омонимнарны хуплыйлар, алар фикеренчә, төрле сөйләм ситуацияләрендә омонимнар ике төрле аңлауга урын калдыралар.
Рус тел белемендә дә синтаксик омонимнарны өйрәнүгә багышланган фәнни хезмәтләр еш очрый. Әлеге хезмәтләрдә синтаксик омонимнарның төрләре башкачарак бирелә. Алар шулай ук берничә төркемгә бүленәләр. Мәсәлән, түбәндәгечә:
- ия;
- тәмамлык;
- аергыч;
- хәл;
- интонация һәм тыныш билгеләре белән бәйле синтаксик омонимнар аерып чыгарыла.[12]
Синтаксик омонимнар матур әдәбият телендә актив кулланылып киләләр. Шулай ук синтаксик омонимнарны сәнгатьле укуга, өйрәтү барышында да әледән-әле искә төшереп тору зарури, чөнки теге яки бу өзекне укырга керешер алдыннан, аны синтагмаларга дөрес итеп бүлеп чыгарга, пауза, сүз һәм фраза басымнарын билгеләп куярга кирәк. Синтаксик омонимнарның төрләрен белү, кайсы урында аның сагалап тору ихтималын күзаллау нәшрият директорлары өчен генә түгел, артистлар һәм дикторларга да бик мөһим.
Синтаксик омонимнар турында сүзне йомгаклап, омонимлык күренешенең сүз ясауга, сүзлек составын баета төшүгә этәргеч ясавын да әйтеп үтәргә кирәк. Синтаксик омонимнар телне баета, телгә яңалык алып килә һәм бик күп галимнәр тарафыннан өйрәнелә.
Икенче бүлек.
Матур әдәбият телендә уңай омонимнарның кулланылыш үзенчәлекләре
Бу төр омонимнар телдә еш очрый, аларны уңай яктан билгеләргә кирәк, чөнки мондый әйләнмәләр, бер очракта, сөйләмне бизәү, җанландыру өчен, киная белән кулланылалар; билгеле бер күләмдә генә, үз үлчәве белән сөйләмгә кертеләләр икән, алар стильне матурлыйлар. Икенче очракта, туры мәгънәдә алынганда да, фикерне аңлауга комачаулык итмиләр. Киресенчә, сөйләмгә сурәт өстиләр, телнең мөмкинлекләрен арттыралар, телебезне баетуга таба алып баралар.[13]
Синтаксик омонимнарны өйрәнгән галим С.М.Ибраһимов фикерләре белән тулысынча килешәбез. Бу хезмәтебездә С.М.Ибраһимов тәкъдим иткән барлык синтаксик омоним төрләренә дә мисаллар китерәбез. Һәм шуларга өстәп үзебездән матур әдәбият телендә урын алган уңай омонимнарның тагын бер төрен тәкъдим итәбез.
1. Халык авыз иҗатында кулланылып килә торган уңай омонимнар
Халык авыз иҗатының төрле жанрында бер үк сүзтезмәнең, җөмләнең ике мәгънә аңлатуы укучыны җәлеп итү өчен кулланылып килә. Мәзәкләргә килгәндә исә, синтаксик омоним аның нигезен үк тәшкил итә ала. Бер җөмләне ике төрле аңлау булмаса, мондый мәзәк халык арасында тарала да алмас иде.[14]
Билгеле булганча, мәзәкләр халык авыз иҗатының аерым бер жанры булып саналалар. Алар әдәби әсәр теленә герой һәм персонажлар сөйләме аша килеп керәләр. Менә берничә мәзәк:
Җилгә очкан.
Бер шәкерт мәдрәсәдә 15 ел гыйлем алып өенә кайтып килә икән, бик каты җил чыгып, моның арбадагы кәгазьләрен җилгә очырган. Шәкерт кычкырып елый башлаган.
- Ник елыйсын, җүләр? – дип сораган әтисе.
- Гомер буе укыганым җилгә очты, - дигән шәкерт. (Татар халык мәзәге.)
Җилгә очкан сүзтезмәсен шәкерт әтисенә бөтен укыганым бушка китте, дигән мәгънәдә әйтә. Ә бит аның кәгазьләрен генә җилгә очты, ләбаса. Шулай итеп, әлеге мисал ике төрле фикер йөртергә урын калдыра.
Кеше семьясы.
Профессор: Тюльпаннар семьясы турында сөйләгез.
Студент: Гафу итегез, кеше семьясы турында гайбәт сатарга минем намусым җитми. (Татар халык мәзәге.)
Мисалда тюльпан сүзе ике төрле мәгънәдә аңларга мөмкин. Тюльпан, бакчада үсүче чәчәк мәгънәсендә килә. Тюльпан, кеше исемен аңлатырга мөмкин. Автор бу мисалында кеше исемен һәм чәчәк исемен аера.
Кайчан ничек бит.
Ике агай-эненең берсеннән: “Кайсыгыз оста?” – дип сораганнар. Бу әйткән:
-Кеше алдында – мин оста, икәү генә калсак – ул оста, - дигән. (Татар халык мәзәге.)
Бирелгән мәзәктә оста сүзе бирелгән, без аны ике төрле мәгънәдә аңларга мөмкин. Оста, балта остасы ягъни үз эшен яхшы белә, башкара торган кеше. Оста, күп сөйләшүче һәм мактанырга яратучы кешегә карата кулланыла торган сүз, дип карарга мөмкин.
Юмарт күрше.
Колхозга килгән бер вәкил председательдән сорый:
- Нигә басуда карны бик аз тотасыз?
Председатель:
- Барысын да без тотсак, күрше колхозга калмый бит, чөнки җил һәрвакыт безнең яктан исә... (Татар халык мәзәге.)
Карны бик аз тоту сүзтезмәсен әлеге мәзәктә вакыт һәм күләм ягыннан аңларга мөмкин.
Авыз ачылуның хикмәте.
- Фәлән кешене бик галим дип сөйлиләр иде. Түгел икән. Мәҗлес беткәнче бер тапкыр да авызын ачмады.
- Нигә ачмасын? Син сөйләгәндә әллә ничә тапкыр авызын ачып иснәде. (Татар халык мәзәге.)
Мәзәктә авыз ачу сүзтезмәсе бирелгән. Авыз ачу сүзтезмәсен ике төрле аңларга мөмкин. Авыз ачу, кешенең йокысы килгәндә була торган процесс (хәрәкәт). Авыз ачу, ураза аенда һәр мөселман, ураза тотарга, ягъни иртэдэн кичкэ кадәр ашаудан тыелырга тиеш. Кичке ризыкны кабул итү “авыз ачу” мәгънәсендә карарга мөмкин.
Тансык.
Татар кешесенең бик якын бер чуваш дусты булган, ди. Ул аларга бик еш кунакка бара икән. Беркөнне дусты килгәч, чуваш дусты үзенең хатынына бик тәмле итеп сөткә генә ботка пешерергә кушкан.
Татар ботканы бик яратып ашаган.
- Бик рәхмәт инде, тансыкка бик тәмле булды, - дигән. Чувашның Тансык исемле буйга җиткән кызы бар икән. Аның бик ачуы килгән:
- Тансыкка гына түгел, татарга да бик ошап куйды әле ботка, - дигән. (Татар халык мәзәге.)
Биредә шулай ук Тансык сүзен ике төрле мәгънәдә аңларга мөмкин. Чуваш милләтеннән булган кешенең кызын Тансык, дип атаганнар. Ә аның дусты тансык сүзен икенче төрле мәгънәдә аңлаган, ризыкның ят, тәмле булуын “тансык” сүзе белән әйтәләр. Шул рәвешчә ике дус арасында аңлашылмаучылык килеп чыккан.
* * *
Укытучы “Хәл” темасына диктант яздыра. Бер укучы яза алмый азаплана икән. Укытучы аның янына килгән дә:
- Әллә авырыйсыңмы? Хәлең ничек соң? – дигән.
- Үземнең хәлләр әйбәт, тик менә диктанттагы “хәлләр”нең хәле яман. (Татар халык мәзәге.)
Хәл сүзен әлеге мәзәктә ике төрле аңларга мөмкин. Хәл, кешенең аерым бер ситуациядә кичерә торган мизгеле (момент). Хәл, җөмлә кисәге булып килә торган сүз.
* * *
Укытучы укучыдан сорый:
- Рашат, чебеннәр кайсы класска керәләр?
Рашат, класста чебен очканын күреп:
- Җиденче класска, әлбәттә, - ди. (Татар халык мәзәге.)
Биредә класс сүзен, шулай ук ике төрле мәгънәдә аңларга мөмкин. Класс, укучыларның мәктәптә укый, дәрес тыңлый торган билгеле бер урыны, җире. Аерым бер төркемгә бүленгән бөҗәк, хайваннар була, бу төркемне икенче төрле класс, дип атыйлар.
* * *
Укытучы укучыдан сорый:
- Марат, өй эшләрен эшләдеңме?
- Эшләдем.
- Кайсысын эшләдең?
- Утын ярып өйдем. (Татар халык мәзәге.)
Өй эше сүзтезмәсен Марат өйдәге гадәти эш мәгънәсендә аңлый. Ә Маратка укытучысы мәктәптән өйгә бирелгән эшләр турында сорый. Шулай итеп, өй эше сүзе, гадәти өйдә эшләнә торган эш дип һәм һәр укучыга мөстәкыйль эшләр өчен бирелгән бирем дип, аңларга мөмкин.
* * *
Укытучы:
- Бу мәсәләне сиңа кем чыгарышты?
Бала:
- Берәү дә түгел.
Укытучы:
- Алдыйсың. Дәү абыең чыгарышкандыр әле, мөгаен.
Бала:
- Юк... Ул аны үзе генә чыгарды. (Татар халык мәзәге.)
Нәрсәнедер чыгарышу, сүзтезмәсен әлеге мәзәктә ике төрле мәгънәдә аңлап була. Чыгарышу, гадәти әйберне чыгарышу, күтәреп бару. Яки мәктәптә бирелгән өй эше мәсьәләсен чыгарышу, эшләргә ярдәм итү мәгънәсендә аңларга мөмкин.
***
Сукыр шагыйрь, думбрасын алып, Болгарның данлы батырлары, байлыклары турында җырлаган. Аксак Тимер аның исемен сораган. – Минем исемем Дәүләт, - дигән. Аксак Тимер көлгән дә: - Шулай итеп, Дәүләр сукыр булдымыни? – дигән икән, сукыр шагыйрь аңа шунда ук җавап кайтарган: - Әгәр дәүләт сукыр булмаса, аксак кулына кермәс иде, - дигән. (Татар халык мәзәге.)
Дәүләт сүзе әлеге мәзәктә ике төрле мәгънәдә кулланылган: кеше исеме һәм зур байлык, шәһәр, республика.
Бер абзый базарда сыер сата икән, тик алучы табылмый да, табылмый ди. Кич җиткәндә генә, моның янына берәү килеп:
- Абзый, сыерың күпме тора? – дип сораган.
- Тора инде, иртәдән бирле тора, - дип җавап биргән теге абзый. (Татар халык мәзәге.)
Күпме тора? Сүзтезмәсе әлеге мәзәктә ике төрле фикер йөртергә урын калдыра. Күпме тора сүзтезмәсен абзый, күпме вакыт үтү уңае белән аңлаган, сораган. Ә сатып алучы күпме тора, дип сыерның бәясен сораган.
Мәзәкләр әдәби әсәр теленә дә үтеп керәләр. Авторлар персонажларның җор теллелеген күрсәтү максатыннан аларны оста файдаланалар:
Рәфис: Өр-яңа мәзәк, җәмәгать. Бер хатын идән юа икән, ире диванда газета укып утыра, ди. Зинһар, аякларыңны күтәреп тор әле, дигән хатыны. Тәмам җелеккә үттең, идәнне дә үзең генә юа алмыйсың, дип мыгырданган ди ире. (Т.Миңнуллин)
Матур әдәбияттан тагыфн бер мисал:
Егетләр бүген миннән мәзәк: Берәү ат җигәргә бик ашыккан вакытта камыт бөяте өзелеп чыккан. Бик чабаланып, бөят эзләп таба алмагач күршесенә: “Әй, Тимеркәй, карале, бөят башында абзар-фәләнең юкмы?”, -дип сораган. (М.Мәһдиев).
Синтаксик омонимнар мәзәкләрдән тыш, татар халык мәкальләрендә дә еш очрый. Мәкальләрдә дә бер сүзне ике төрле аңлау күзәтелә. Менә берничә мәкаль:
Ата арткасы – кала аркасы. (Татар халык мәкале)
Әти кешенең аркасы һәм шәһәрнең тотрыклы кулда булу мәгънәләрендә аңларга мөмкин.
Баланы яшьтән бөк,
Агачны баштан бөк. (Татар халык мәкале)
Баланы кечкенә вакытыннан ук карау турында һәм агачны башыннан ук бөгәргә кирәклеге әйтелә.
Акыллы сүзгә кул куй,
Акылсызга юл куй. (Татар халык мәкале).
Әлеге мәкальне ике төрле: гадәти кәгазьгә кую һәм акылсыз кешегә юл бирү, юл кую мәгънәсендә аңларга мөмкин. Шулай итеп автор безне зирәклектә сыный.
Мәкальләр персонаж һәм геройлар сөйләме аша әсәби әсәр теленә үтеп керәләр. Алар образ-сурәт тудыру алымы булып хезмәт итәләр. Мәкальләрне куллану авторга геройларны тулырак ачарга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, әдәби әсәрдән бер мисал:
Үзе шаярткалап алды: “Безнең бабай әйтә торган булган: уңган хатын арыш онын кәбаб итәр, ялкау хатын бодай онын харап итәр”, дип. (М.Мәһдиев).
Тагын берничә мисал: “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын”; дип уйлап алды ул. (Г.Әпсәләмов). “Ятып калганчы, атып кал”,- дип уйлады Хәйбулла. (Г.Әпсәләмов). “Бәхетеңне сыер сөзсә - көтү көткән акчаңны да ала алмассың”, диләр. (М.Мәһдиев). Cабир бабай әйтмешли: “Туксан атның туксан төрле эше бар”. (Г.Әпсәләмов).
Шулай итеп, мәзәкләр һәм мәкаль-әйтемнәр халык авыз иҗаты җирлегендә барлыкка килгән синтаксик омонимнарга мисал булып торалар һәм алар әдәби әсәр телендә дә актив кулланылалар. Авторлар, гадәттә, үзләре тасвирлаган геройларның рухи дөньясын сурәтләгәндә мәзәк һәм әйтемнәрне оста файдаланалар.
2. Әдәби әсәрнең нигезендә яткан омонимнар
Язучы, синтаксик омонимнарның төп үзенчәлегендә – бер үк төзелмәнең ике яки берничә мәгънәгә ия булуына таянып, әдәби әсәр иҗат итә. Мондый әсәр күләмле булмый, билгеле. Шигырь, көлкеле кечкенә хикәя менә шул ике төрле аңлауны үз эченә ала.[15] Бу алымны поэзиядә Ш.Галиев, Н.Арсланов, З.Нури, Г.Афзал, прозада В.Монасыйпов бик яратып кулланалар. Ш.Галиевның “Безнең безләр”, “Әни кушканча”, “Бер балл”, кебек шигырьләре, Г.Афзалның юмористик шигырьләре һәм З.Нуриның дүртьюллыклары синтаксик омонимнарга хас үзенчәлеккә нигезләнеп язылганнар.
Өлкәнәя кеше –
Сызлый карт буыннар.
Ни кызганыч, бүген
Яшь буын өчен дә
Сызланыр урын бар. (Ш.Галиев. Буыннар)
Әлеге шигырьдә буын сүзен автор ике төрле мәгънәдә аңлата: кече яшьтә булган кешегә яшь кеше яки яшь буын, диләр. Һәр кешенең аягы бар, аякта буын бар, буын кешенең әгъзәсе, мәгънәсендә бирелә.
Ә-ә, бар икән юлаучы,
Юлаучымы? Юк аучы!
Аучы куа куянны
Куян тоя куганны. (Ш.Галиев. Физзарядка ясый куян).
Юлаучы сүзен юлда йөргән кеше һәм юл аучысы дигән мәгънәләрдә аңларга мөмкин. Алдагы мисалдан күренгәнчә, әдәби әсәрнең нигезендә яткан омонимнар балалар әдәбиятында иркен кулланыла. Балалар өчен язылган шигырьләрдә уңай омонимнарның әлеге төрен куллану образ-сурәт тудыру алымы булып тора һәм стилистик чара вазифасын башкара. Мисал итеп алынган Г.Авзалның шигырендә дә уңай омонимнар шул ук функция башкара:
Бер эш белән юлга чыксаң, алга кара:
Юлын кисеп, тәвәккәлләп үтеп бара.
Яшел күзле, үзе кара, йөзе кара...
Бу песигә күрү кирәк берәр чара. (Г.Афзал).
Кара сүзен автор берничә мәгънәдә куллана. Кара, алга карап барырга кушу, атлау. Кара, песинең пычранган булуын карау, хәрәкәт. Кара, песи ниндидер ярамаган эш эшләсә аңа “йөз кара”, дип әйтәләр, орышалар.
* * *
Минем эчтә ике “мин” бар: берсе усал, берсе юаш,
Шул икенең берсенә дә баш булалмый гаҗиз бу баш. (Г.Афзал).
Шигырьдә баш сүзе ике төрле мәгънәдә килә ала. Баш, кешенең башы, кешенең фикерли торган органы, әгъзәсе. Баш, баш булалмау сүзтезмәсе әлеге очракта кешенең нәфесен җиңә алмавы, мәгънәсендә бирелә.
* * *
- Ничек инде
Түрә башым белән
Вакланырга?! – дидең.
Ә бит түрә
Синең башың түгел,
Утыра торган җирең. (Н.Арсланов)
Баш сүзе әлеге мәкальдә ике төрле мәгънәдә килгән. Баш, кешенең үз башы, һәм зур кешене олылап түрә башлыгы, дигән мәгънәдә килә ала.
* * *
Борын күтәрә кемнәр? –
Мактанчык – һавалылар,
Төшерә - боек күңелләр,
Җаннары яралылар...
Уңган чаклар да булды, -
Күтәрмәдек борынны!
Сулган чаклар да булды,-
Төшермәдек борынны!
Борынны йөз күрке диләр,
Бик дөрес, бик урынлы!
Борын-борыннан калган,
Шуңа борын аталган.
Уйламыйча орынма
Борын хәтле борынга! (Н.Арсланов).
Борын сүзе түбәндәге мәгънәләрдә килгән. Борын, кеше үзенең борыны белән мактануы әйтелә. Борын, кешенең борыны, әгъзасы булуы. Борын, элек-электән килгән вакыйга, хәлне әйтү, эшләү, мәгънәсендә килә ала.
* * *
Ачык авыз да була,
Тишек авыз да була:
Ачык авыз – эш кырмас,
Тишек авы – тик тормас.
Авызда чүп-чар иләп
Абруеңны төшермә,
Кирәкмәгәнне сөйләп
Авызыңны пешермә. (Н.Арсланов).
Ачык авыз, тишек авыз, авыз пешерү сүзтезмәләре бирелгән. Алар төрле мәгънәдә килгән. Бөтен эштән, вакыйгадан хәбәрдар булмаган кешегә ачык авыз, диләр. Һәр сүзне башкаларга әйтә торган кешегә тишек авыз, диләр. Ялган сөйли торган, ялган, кирәкмәгән сүз сөйләгән кешегә авызыңны пешемә, диләр.
Сөмсере коелып кайтты кыз:
Шешенгән күзе,
Башын түбән иеп тора,
Әйталмый сүзен...
Институтка әтисе
Шунда ук чапты,
Барды, сорашты, тиешле
Кешесен тапты:
-Авыл кызы дипме, аны
Нигә алмадың?
-Андыйлар бар, бер ул гына
Читтә калмады.
Күп киләләр монда миңа,
Имеш: ал да ал.
Синең кыз да үтәр иде –
Җитмәде бер балл.
- Һай, рәхмәт төшкере, нигә
Әйтмәдең алдан,
Эш шуңар терәлгән икән,
Тормабыз балдан! –
Нургали институттан
Чыкты да чапты,
Бер тәпән бал алып килде,
Тегене тапты...
Ишеткән идем лә, ди ул,
Була дип җайлап,
Тик белми идем, бал белән
Була дип майлап... (Ш.Галиев. Бер балл)
Әлеге шигырьдә бал һәм балл сүзләре бирелгән. Бал ашау ризыгы булып килә. Балл, имтиханда җыела торган балл, мәгънәсендә бирелә.
Озатканда кызын ана
Үгет – киңәш бирә аңа:
- Инсаф белән генә йөр,
Тәүфыйк белән генә йөр!
Хатларга да язып сала,
Кайткачтын да әйтеп кала:
- Инсаф белән генә йөр,
Тәүфыйк белән генә йөр!
...Ана сүзен тота кызы,
Йөрми кичен һич ялгызы:
Беркөнне ул –
Инсаф белән,
Иртәгесен –
Тәүфыйк белән! (Ш.Галиев. Әни кушканча...).
Шигырьдә автор Тәүфыйк һәм Инсаф сүзләрен ике төрле мәгънәдә күрсәтә. Беренче очракта алар кеше исемнәре булып, икенче очракта кешегә әйтелә торган сыйфатлар булып карала.
Без безсез яшәмибез,
Безсез без эшләмибез,-
Итекче без өчебез.
Өчебезгә - ике без.
Бүлешмибез безне без,
Безсез калгач беребез
Без бирәбез аңа без;
Икебез без эшлибез,
Без көтә өченчебез –
Юк безнең өченче без.
Киләбез без сезгә без,
Сез бирегез безгә без! (Ш.Галиев. Безнең безләр).
Шигырьдә без сүзе бирелгән. Без, эш коралы мәгънәсендә. Без, күп кешеләрне гомуми рәвештә без сүзе белән әйтәләр.
Яфрак арасында
Бар бит үз алмаларың –
Иң кирәкле алмалар
Алар – күз алмаларың!
Әле ике битеңдә
Ике алмаң бар янә.
Йөреп кергәч чаңгыда
Янып торалар, әнә!
Әгәр кызып эшләсәң,
Китмәс ул төс битеңнән.
Тик аңарда бүтәнчә
Син кызыллык китермә... (Ш.Галиев. Алмалар).
Алма сүзе шигырьдә: яшелчә, ашый торган алма һәм кешенең бит алмалары дигән мәгънәләрдә килә.
Яшел түгел үзләре,
Кайберәүләрнең кара;
Оялганда – кызара,
Юдың исә - агара!
Кайда дисәң аларны –
Сул якта да уң якта.
Җаваптан колак какма –
Ул яфраклар... колакта! (Ш.Галиев. Яфраклар).
Әлеге шигырьдә яфрак сүзе бирелгән. Ул түбәндәге мәгънәләргә ия: кешенең колак яфраклары һәм агачның яфраклары, мәгънәсен аңлата.
* * *
Кара әле, кара:
Каен яфрак яра.
Каюм утын яра,
Кулларында – яра.
Кыям, бара-бара,
Гел көнбагыш яра.
Бабай, шаулап кара,
Чыбык белән яра.
Менә әйбәт чара –
Шәрәф шәрран яра. (Ш.Галиев).
Яра сүзен шулай ук бик күп төрле аңларга мөмкин. Яра, яз җиткәч агачның яфрак яру вакытында була торган хәл. Яра, кешенең эшләве, утын яруын мәгънәсендә. Яра, кулның җәрәхәтләнүе, яралы булуын аңлата. Яра, кеше көнбагыш ашарга, ярырга мөмкин. Яра, җәза булалак кешене кыйнау, яру. Яра, кычкырып сөйләү, көлү,орышу мәгънәләрендә килә ала.
* * *
Бураннар басылды,
Басылды, күк ачылды, -
Бигрәк зәңгәр икән күк,
Зәңгәр синең күзләр күк. (Ш.Галиев).
Күк сүзе, күк йөзен һәм күк, кебек, сыман чагыштыру мәгънәсендә килә ала.
* * *
Безнең Галим бигрәк “галим”,
Белгәннәре күп кенә...
Тискәре якка дигәндә
Зур галим безнең Галим. (З.Нури)
Галим сүзе шигырьдә ике төрле мәгънә белдерә. Галим, кеше исеме. Галим, куп ачышлар ясаган кешегә “галим” кеше, диләр.
* * *
Аз гына сабыр ит әле, и карием! Хәзер язам;
Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам. (Г.Тукай).
Язам сүзен автор ике мәгънәдә куллана. Беренче очракта, язу мәгънәсендә. Икенче очракта, акылдан язу, тилерү мәгънәсендә карала.
Шулай итеп, әдәби әсәрнең нигезендә яткан синтаксик омонимнар, башлыча, балалар әдәбияты теленә хас. Мисал итеп алынган Г.Тукай, Ш.Галиев, Г.Авзал, Н.Арсланов шигырьләрендә синтаксик омонимнарның әлеге төрләре стилистик чара вазифасында кулланылып, әдәби әсәрне җыеп торган үзәк буларак килә.
3. Гадәти һәм фразеологик әйләнмәгә нигезләнгән омонимнар
Бу төр синтаксик омонимнарның барлыкка килүе берничә юл белән барган.
Беренчеләрдән, гадәти сүзтезмә, җөмлә, еш кына кулланылып, фразеологик әйләнмәгә әверелеп китә һәм алар аерым очракларда ике функциядә йөри бирәләр. Мәсәлән, менә бу ике җөмләдә бер үк сүзтезмә, ике мәгънәдә кулланылып, ике функцияне үти: Шуннан, бу ни соң дип, чынлабрак карасам, ул тау түгел икән, ә тирән бер чокыр икән; Ул үзе белән егет арасында никадәр тирән чокыр ятканлыгын, егетнең бер ягы белән дә үзенә лаек булмагалыгын ничек күрмәде икән? (Ә.Еники). Бу ике сүзтезмәне янәшә куйганда, алар синтаксик омоним хасил итәләр.
Икенчедән, автор, омонимнарның шундый үзенчәлеген күздә тотып, аларны бер-бер артлы куллана. Шул ике әйләнмәнең капма-каршы куелуыннан яңа сурәт барлыкка килә һәм ул укучыны елмаерга мәҗбүр итә.
1) Машина кузгалып киткәндә, әтисе Фәргатькә әйтә башлаган, ләкин әйтеп өлгерә алмаган сүз, искә төшеп, җанны бимазалый, эчне тырный, башны әйләндерә (Ф.Шәфигуллин).
Керләр чайкалып бетте. Кулларымны учак утына тотып җылыткан арада, Сәвия кайсыдыр бер әрҗәдән футбол тубы кадәр йомгак тартып чыгарды (Ф.Шәфигуллин)
2) Кыскасы шул, Тәзилә сеңелем: ташла син алай берьюлы әллә ничә егетнең башын әйләндереп йөрүеңне (Р.Төхвәтуллин).
Туздырылган оясын кайтып күрәсе килмәдеме яки кинәт туган бушлык аркасында дөньясына кул селтәдеме, белмим нәрсәдер, әмма яшь хатын күләгә төсле безнең арада һаман йөри бирде (Ә.Еники).
Шулай итеп, гадәти һәм фразеологик әйләнмәгә нигезләнгән синтаксик омонимнар бер-бер артлы кабатланып килеп, ике төрле фикер йөртүгә урын калдыралар. Алар ярдәмендә авторлар образ-сурәт тудыралар, фразеологик әйтелмәләр әсәр теленә үтеп кереп аны яңгырашлы итә һәм геройлар сөйләме (теле) аша аларның рухи дөньясын укучыга яхшырак ачып бирәләр.
4. Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге төзелмәләргә нигезләнгән синтаксик омонимнар
Югарыда билгеләп узганча, С.М.Ибраһимовның “Синтаксик стилистика” һәм “Сандугач теле кирәк” хезмәтләрендә синтаксик омонимнарның алдагы 3 төре билгеләнә. Без матур әдәбият әсәрләре теленнән җыелган мисаллар нигезендә синтаксик омонимнарның тагын бер төрен аерып чыгарабыз – туры һәм күчерелмә мәгънәдәге төзелмәләргә нигезләнгән синтаксик омонимнар.
Туры һәм күчерелмә мәгънәдә килгән синтаксик омонимнар шактый күп. Һәм аларны иң актив кулланучы язучы – А.Расих. Әлеге төрне аерып чыгару кыен булмады, чөнки җөмләдә бер сүз бирелә һәм ул сүз берничә мәгънә аңлата, ул сүзне табарга гына кирәк. Җөмләне бер кат укып чыкканнан соң, барысы да аңлашыла.
Хәзер колакларга гына ышанырга туры килә иде. (А.Расих).
Биредә җөмләне ике төрле аңлау мөмкинлеге бар: 1) Кешенең үз колагына ышанырга туры килә; 2) Шымчы колагына ышанырга туры килә.
Үтерсәгез дә берни аңламыйм. (А.Расих).
Әлеге җөмләне туры һәм күчерелмә мәгънәдә аңларга мөмкин: 1) Ни эшләтсәгез дә берни аңламыйм; 2) Үтерсәгез дә берни аңламыйм.
Шуңа күрә аны төшергән булалар. (А.Расих).
Бу мисалны шулай ук ике төрле аңлауга нигез бар: 1) Аны кемдер, каяндыр этеп төшергәнлеге билгеле; 2) Шулай ук ул кешене фотога төшергәннәр, дип уйларга мөмкин.
Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге төзелмәләргә нигезләнгән синтаксик омонимнарны башка язучылар иҗатында да очратырга мөмкин:
Әллә ниләр кубарып йөрүе икән. (Р.Төхвәтуллин).
Алдагы мисал ике төрле фикер йөртүгә юл калдыра: 1) Әллә ниләр эшләп йөрүе икән; 2) Әллә ниләр кубарып (такта, агач) йөрүе икән.
Бик сагынып килдем мин аларны. Җиләкле икәнен дә белә идем ул төшләрнең. Бер белән бергә бутала-бутала, әшәке төш күреп уянып китәсең. Каты төш булды әле ул. Төш җитте. (Р. Төхвәтуллин).
Әлеге җөмләләрдә төш сүзе берничә төрле мәгънәдә килә: 1) төш – йокы вакытындагы кичерешләр, төш күрү; 2) көн уртасы; 3) җимештәге каты кабыклы орлык.
Хәзер шул яучыларның башы кулымызга төшкәч, без ничек аның теләген тутырыйк, аңа йортымызда яшәргә урын бирик? (Г.Исхакый). Ил бар – җир бар, дигәндәй, яучы аркылы эшләнә мондый эшләр. (Ә. Еники).
Әлеге җөмләләрдәге яучы сүзе бер очракта яуда катнашучы сугышчы мәгънәсендә кулланылса, икенче очракта ул кияүгә кыз димләп йөрүчене белдерә.
Зур заводлар, яңа элеваторлар, Яңартылган зур-зур калалар. Алар шактый артта калалар. (М. Гафури).
Бу мисалларда калалар сүзе беренче очракта предметны, икенче очракта эш-хәрәкәтне белдерә.
Күзләренә аның яшь килә, шундый гүзәл үзе, яшь кенә. (Х.Камалов).
Бер үк җөмлә составында яшь сүзе ике тапкыр кабатланып килүе мәгънә үзгәрешенә китерә һәм әлеге сүз ике төрле аңлашыла: 1) күз яше мәгънәсендә; 2) балачак – кечкенә булу вакытын белдерә.
Шулай итеп уңай омонимнар телдә еш очрый, аларны уңай яктан билгеләргә кирәк, чөнки мондый әйләнмәләр, бер очракта сөйләмне бизәү, җанландыру өчен, киная белән кулланылалар: билгеле бер күләмдә генә, үз үлчәве белән сөйләмгә кертеләләр икән, алар стильне матурлыйлар. Икенче очракта, туры мәгънәдә алынганда да, фикерне аңлауга комачаулык итмиләр. Киресенчә, сөйләмдә сурәт өстиләр, телнең мөмкинлекләрен арттыралар, телебезне баетуга таба алып баралар.
Уңай омонимнарның аерым төрләре кулланылышы даирәсе барлык язучы-шагыйрьләрдә дә бертөсле түгел. Халык авыз иҗатына кулланылып килә торган синтаксик омонимнар геройлар сөйләмендәге мәзәк һәм мәкальләр аша әдәби әсәр теленә үтеп керәләр. Шуңа күрә аларны җор телле геройлар сурәтләнгән әдәби әсәрләрдә генә очратырга мөмкин. Бу төр омонимнар юмор алымнарын кулланып иҗат ителгән әсәрләрдә еш кабатланалар. Уңай омонимнарның поэзиядә актив кулланылган төре – әдәби әсәрнең нигезендә яткан уңай омонимнар. Алар Г.Тукай, Ш.Галиев, Г.Афзал, Н.арслановларның балалар өчен иҗат ителгән әсәрләрендә еш кабатланалар. Аеруча Шәүкәт Галиевның юмористик шигырьләрендә уңай омонимнар еш очрый, чөнки язучы балаларны бик ярата һәм әлеге алымы белән барлык укучыларны кызыксындыра. Ш.Галиевның теле дә аңлаешлы, гади, аның шигырьләрендә синтаксик омонимнарны бер карауда табып була. Гадәти һәм фразеологик әйләнмәләргә нигезләнгән унай омонимнар һәм безнең тарафтан тәкъдим ителгән туры һәм күчерелмә мәгънәдәге төзелмәләргә нигезләнгән синтаксик омонимнар әдәбиятның проза һәм драма төрләрендә актив. Бу төр уңай омонимнарның кабатланып килүе образ-сурәт тудыралар һәм аларны авторлар геройлар рухи халәтен тасвирлаганда файдаланалар.
Өченче бүлек.
Матур әдәбият телендә стиль омонимнары
Әлеге төр омонимнар стильне матурламыйлар, бәлки фикерне төгәл, ачык, анык һәм дөрес итеп әйтеп бирергә комачаулык ясыйлар, укучыга җөмлә тиз генә барып җитми, берничә төрле хөкем йөртергә урын кала, шуңа күрә дә синтаксик омонимнарның бу төрен кире омоним дигән исем белән атарга мөмкин. Мондый омонимнардан качу, аларны булдырмау укучыларның язма эшләрендә, гомумән, инша, хикәяләрдә, газет-журнал мәкаләләрендә, әдәби әсәрләрдә фикерне төгәл бирергә мөмкинлек ача. Стиль омонимнарына юл калдырмау өчен, аларның төрләрен белергә һәм аннан котылу чараларын күзалларга кирәк.
Матур әдәбият телендә стиль омонимнарының С.М.Ибраһимов билгеләгән барлык төрләре дә актив кулланыла. Бу хезмәтебездә С.М.Ибраһимов тәкъдим иткән синтаксик омонимнарның 9 төрләренә дә мисаллар китерәбез һәм аларның әдәби әсәр телендә кулланылыш үзенчәлекләрен ачыкларга тырышабыз. Матур әдәбият телен өйрәнү барышында стиль омонимнарның тагын ике төре барлыгы ачыкланды, аларга мисаллар табылды. Матур әдәбият телендә стиль омноимнарының түбәндәге төрләрен аерып чыгарырга мөмкин:
1. Җөмләдә сүз тәртибе белән бәйле синтаксик омонимнар
Бу төр омонимик җөмләләрдә нинди дә булса бер сүз ияртүче сүздән читләштерелгән була һәм автор әйтергә теләгән мәгънәгә караганда бөтенләй башка бер мәгънәне аңларлык урын кала. Мәсәлән:
Ишан хәзрәт акылына зыян килгән авыруларны да дәвалаган. (А. Расих).
Мисалны укыгач шундый фикер аңлашыла: Ишан хәзрәтнең акылына зыян килгәнлеге. Һәм ишан хәзрәтнең акылына зыян килгән авыруларны дәвалаучы икәнлеге билгеле.
Тагын бер мисалны тикшерик:
Беренче булып даны бөтен республикага таралган бозау караучы кыз чыкты. (А. Расих).
Җөмләнең төзелешенә карап, шундый фикер аңлашыла: Бозау караучы кызның даны бөтен республикага беренче булып таралган һәм ул сөйләргә чыга. Билгеле, автор алай дияргә теләмәгән һәи биредә: бозау караучы кызның трибунага беренче булып чыгуы турында сүз алып барыла. Мондый ике төрле аңлауны булдырмауның чарасы бик гади, моның өчен иярүче сүзне ияртүче сүз белән янәшә куеп язарга гына кирәк һәм җөмләне түбәндәгечә үзгәртергә мөмкин: Даны бөтен республикага таралган бозау караучы кыз трибунага беренче булып чыкты.
Түбәндәге җөмләләр шулай ук синтаксик омоним итеп карала: Заһри сиздермичә генә исерә башлаган Фазылҗановны күзәтте (Ф.Хөсни).
Әлеге мисалны укыгач та ике төрле фикер йөртүгә урын кала: Фазылҗанов сиздермичә генә исерә башлаганмы, әллә Заһри аңа сиздермичә генә Фазылҗановны күзәткәнме?
Аның яныннан танцевать итеп үтеп баручы парлар арасында ул, иртә якта табышына ташланган бөркет кебек бушлат итәкләрен җилфердәтеп, асфальт җәюче егет Абрарны күреп алды. (М.Хәсәнов)
Җөмләдә иртә якта табышына ташланган бөркет түгел, ә иртә якта очынып-очынып килгән егет.
Бабам турындагы мин укыган икенче язма – Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашның “Яшьлек эзләре буйлап” дигән Татарстан китап нәшриятында 1964 елны басылган автобиографик әсәре. (А.Расих).
Җөмләдә сүз тәртибе белән бәйле стиль омонимын куллану ике фикер төрлелегенә китерә һәм автор әйтергә теләгән мәгънә югала. Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашның “Яшьлек эзләре буйлап” дигән Татарстан китап нәшриятында 1964 елны басылган автобиографик әсәре билгеле. Ә автор аның бабасының икенче язмасын табуы турында хәбәр итәргә тели. Әлеге җөмләдә дә сүз тәртибе алышынуы күзәтелә.
Кайвакыт сүзләрнең үзара бәйләнешенә җитәрлек игътибар итмәү бөтенләй көтелмәгән сүзтезмәләрне китереп чыгара.[16] Мондый аңлашылмаучанлыкланы китереп чыгармау һәм стиль хаталарыннан котылу өчен берничә алымнан файдаланырга мөмкин:
1) Сүз тәртибен үзгәртеп иярүче сүзне ияртүче сүз янына куярга мөмкин. Мәсәлән:
Шул ишан аркасында Троицк шәһәре дини реакция үзәгенә әйләнгән “... Кечкенә гәүдәле Зәйнулла ишан Рәсүлевнең зур күләгәсе казакъ, башкорт далаларына чын гыйлем-мәгърифәт чәчәргә һәм гомумән прогрессив хәрәкәткә бик комачаулаган”. (А.Расих).
Ниндидер ишан аркасында Троицк шәһәре дини реакция үзәгенә әйләнгән. Шулай ук, каяндыр килгән Зәйнулла ишан Рәсүлевнең зур күләгәсе казакъ, башкорт далаларына чын гыйлем-мәгърифәт чәчәргә һәм, гомумән, прогрессив хәрәкәткә комачаулаган. Мондый ике төрле аңлауны булдырмауның чарасы бик гади, моның өчен иярүче сүзне ияртүче сүз белән янәшә куеп язарга гына кирәк.
Дөрес, торган урын әллә ни мактанырлык түгел. (А.Расих).
Хәзерге вакытта яшәгән урын мактанырлык түгел. Элек яшәгән урын мактанырлык түгел. Дөрес, элек торган урын әллә ни мактанырлык түгел иде дип җөмләне үзгәртсәк бу уңышлы булыр иде. Әлеге җөмләдә дә без ике төрле фикер күрәбез.
Көтмәгәндә тудыру бүлегендәге бер хатын үлеп китте. (М.Маликова)
Җөмлә иярүче сүзне ияртүче сүз белән янәшә куеп, менә болай үзгәртсәк, ике төрле аңлау ихтималыннан котылып булыр иде: Тудыру бүлегендәге бер хатын көтмәгәндә үлеп китте.
Драманың төп герое Солтан Хафизов колхозчыларны оештырып, теләсә нинди һава шартларында өлгергән игеннәрне җыеп ала алырга тиеш. (М.Вәлиев)
Драманың төп герое Солтан Хафизов, колхозчыларны оештырып, өлгергән игеннәрне теләсә нинди һава шартларында җыеп ала алырга тиеш, дип үзгәртсәк җөмлә хатасыз булыр иде.
Барысы да берничә минут эчендә җимерелеп төште. (А.Расих).
Барлык әйбер җимерелеп төшә ала. Шулай ук хыял, теләкләр җимерелә ала. Җөмләдә барысы сүзен берничә мәгънәдә аңларга мөмкин. Мондый ике төрле аңлауны булдырмауның чарасы бик гади, моның өчен ияртүче сүзне җөмләгә өстәп язарга гына кирәк. Җөмлә менә болай төзелсә, уңышлы булыр иде: “Барлык хыяллар да берничә минут эчендә җимерелеп төште”.
Алдан килүче теге төркемгә җитү белән атыннан җитез генә төште дә, яңа килеп туктаган атлыларга:
- Рәхмәт инде сезгә, егетләр! – диде. (А.Расих).
Түбәндәге мисалда ияртүче сүз җөмләдә барелми, шул рәвешле стиль хатасы килеп чыга. Җөмләгә ияртүче сүзне куеп язу ике төрле фикер йөртүне бетерә:
Алдан килүче теге кеше төркемгә җитү белән атыннан җитез генә төште дә, яңа килеп туктаган атлыларга:
-Рәхмәт инде сезгә, егетләр! – диде.
Әлеге җөмләне укыганнан соң ике төрле фикер туа: алдан килүче теге төркеме, әллә алдан килүче билгесез кешенең төркемгә килеп җитүе турында сүз барамы. Шуңа күрә биредә алдан килүче сүзтезмәсен алдан килүче кеше дип үзгәртү сорала:
Алдан килүче кеше икенче төркемгә җитү белән атыннан җитез генә төште дә, яңа килеп туктаган атлыларга:
-Рәхмәт инде сезгә, егетләр! – диде.
Хәзер миңа борылып, атаклы шагыйрьгә тишек оек үкчәсен күрсәтеп, чыгып китәргә туры килә. (А.Расих).
Биредә дә ике төрле фикер туа: Миңа чыгып китәргә туры килә. Шагыйрьгә чыгып китәргә туры килә. Әлеге җөмләдә автор шулай ук ике төрле фикер йөртергә урын калдыра. Җөмләне менә болайрак үзгәртсәк ничек булыр икән: Хәзер миңа, атаклы шагыйрь артыннан тишек оек үкчәсен күрсәтеп, борылып чыгып китәргә туры килә.
Алдагы мисалны карыйк:
Бу күңел биздергеч, салкын яңгырлы ике тәүлек эчендә кайбер нервлары, йомшаграк кешеләр берәр кило кимеп тә куйдылар. (И.Гази).
Әлеге җөмләдә: кайбер нервлары йомшаграк кешеләр турындамы яки нервлары йомшаграк кайбер кешеләр турындамы сүз бара? Соңгы фикерне әйтергә теләгәндә, җөмләдәге сүз тәртибе дә шуңа карап бирелергә тиеш.
2) Иялек килеше кушымчасын өстәү юлы белән стиль омонимнарыннан котылырга мөмкин:
Кайберләре өйдә хатынына булыша торган булса да, кунаклар килү белән алыштырып куйгандай була, янәсе, “хатын-кыз эше” белән шөгыльләнми. Сирәк булса да ялган ирләр горурлыгы да очраштыргалый. (И.Гази)
Әлеге мисалны түбәндәгечә үзгәртергә мөмкин: Кайберләре өйдә хатынына булыша торган булса да, кунаклар килү белән алыштырып куйгандай була, янәсе, “хатын-кыз эше” белән ул шөгыльләнми. Сирәк булса да, ирләрнең ялган горурлыгы да очраштыргалый.
3) Бәйлек яки бәйлек сүзне теркәгечләр белән алмаштыру:
Тирмәдә хуҗа хатын белән ерактан килгән кодагый утыра. (Г.Ибраһимов).
Алдагы җөмләдә ике төрле фикер туа: ерактан килгән кодагый тирмәдә үзе генә утырамы, әллә хуҗа хатын һәм ерактан килгән кодагый утырамы? Әдәби әсәрдә автор соңгы очракны күздә тота, шуңа күрә түбәндәгечә үзгәртергә кирәк: Тирмәдә хуҗа хатын һәм ерактан килгән кодагый утыра.
Тагын бер мисал:
Сукыр карт белән Антон сүз башларга җыенды. (А.Расих).
Сукыр карт белән Антон сүз башларга җыена. Антон сукыр карт белән белән генә сөйләшергә җыена. Җөмлә шулай ук ике төрле фикер йөртергә урын калдыра. Сукыр карт һәм Антон бергәләп, сүз башларга җыена иде, дип җөмләне үзгәртсәк аңлаешлырак булыр иде.
4) Җөмлә кисәген аерымлау юлы белән:
Ашыкмыйча гына дежур торучы өстәлендәге телефон янына килдем. (М.Юныс)
Җөмләдә ашыкмыйча гына сүзен аерымлау авторның әйтергә теләгән фикерен төгәлрәк аңлауга китерер иде. Җөмләне шул килеш калдырганда ашыкмыйча гына сүзе дежур торучы сүзенә ияреп килеп, стиль хатасы барлыкка килә. Әлеге җөмләне түбәндәгечә үзгәртергә кирәк: Дежур торучы өстәлендәге телефон янына ашыкмыйча гына килдем.
- Берничә төр чараны берьюлы куллану белән.
Сүз тәртибенә бәйле синтаксик омонимны булдырмау чаралары, билгеле, болар белән генә чикләнми, контексттан чыгып, төрле алымнарны кулланырга мөмкин.
2. Хәл фигыльнең урыны белән бәйле синтаксик омонимнар
Хәл фигыль белән төп фигыль, җөмләдә янәшә килеп, күпвакыт кушма бер кисәк (хәл кисәк), бигрәк тә кушма фигыль хәбәр фигыль барлыкка китергәнлектән, башка функцияне истә тотып кулланылган сүз синтаксик омоним хасыйл итә.[17] Мәсәлән:
Карт җан-фәрманга өреп сөйләшергә комачаулаган этне куып җибәрде (М.Хәсәнов). Мондый синтаксик омонимнан котылу өчен, ике юл бар: 1) ул кисәкне аерымларга кирәк:
Карт җан-фәрманга өргән һәм сөйләшергә комачаулаган этне куып җибәрде.
2) ул да җитәрлек нәтиҗә бирми икән, җөмләне башкача төземи мөмкин түгел. Менә бу рәвешле төзегәндә, җөмлә отышлырак чыгар кебек:
Эте дә тагын җан-фәрманга өреп тора. Сөйләшергә комачаулагач, карт аны куып җибәрде.
Кычкырып туп уйнаган кызга эндәште. (Р.Төхвәтуллин).
Автор үзенең фикерен кемдер кызга кычкырып эндәште дип әйтергә теләгән, ә җөмләдә хәл фигыльнең урынын дөрес билгеләмәү стиль хатасы барлыкка китергән һәм кычкырып сүз туп уйнаучы кызга бәйләнгән. Кыз туп уйнаганда шатлыгыннан кычкыра. Җөмләне менә бу рәвешле төзесәк, ике төрле фикер йөртергә урын калмаска тиеш. Әлеге җөмләдә кемнең кызга кычкырып эндәшүе, ачык язылмаган: Кычкырып туп уйнаган кызга әнисе эндәште.
Шулай итеп, хәл фигыльнең урыны белән бәйле стиль омонимнары, күпчелек очракта, чәчмә текстларда еш очрый. Җөмләдә сүз тәртибенә тиешенчә игътибар җитмәү әлеге хатага китерә. Сүз тәртибен үзгәртү юлы белән бу стиль хатасын бетерү мөмкинлеге бар.
3. Белгечлек белән бәйле синтаксик омонимнар
Белгечлекне белдергән сүзләр белән кеше исеме яки фамилиясе янәшә килә икән, алар икесе бергә аерым шәхес итеп каралырга тиеш була, чөнки сөйләмдә без һәрвакыт шулай кулланып киләбез. Белгечлекне аңлаткан сүз башка фукнциядә килсә, үзеннән соңгы сүз белән бергә синтаксик омоним хасыйл итә.[18] Мәсәлән, белгечлекне белдергән сүз бу шәхескә карый икән дип фикер йөртергә урын кала.
Менә бу мисалда шундый ике төрле аңлауга китерә торган сүз тәртибе алынган: Агроном Иван Ивановичны ишетеп кенә белә иде. (А.Расих). Бу җөмләдән аңлашылган ике төрле мәгънә түбәндәгечә: 1) Агроном Иван Ивановичны ул ишетеп кенә белә иде. 2) Иван Ивановичны агроном ишетеп кенә белә иде. Автор үзенең әсәрендә соңгы очракны күздә тоткан булса да, ия булып килгән сүз (агроном) тәмамлыкның аергычы булып та аңлашыла.
Укытучы Валентина Петровнаны бер генә тапкыр күргән иде. (Г.Әпсәләмов).
Әлеге җөмләдә дә ике төрле мәгънә күрәбез: Укытучы Валентина Петровнаны бер генә тапкыр күргән иде. Валентина Петровнаны укытучы бер генә тапкыр күргән иде. Шуңа күрә җөмләне түбәндәгечә үзгәрсәк, отышлырак була: Валентина Петровнаның үзенең укытучысын бер генә тапкыр күргәне бар иде. Әлеге җөмлә кулайрак була, чөнки монда барысы да ачык күренә.
Шул ук көнне прокурор Зарипова Камиләне кулга алу турындагы карарны да карады. (М.Насыйбуллин)
Үзгәртергә кирәк: Прокурор шул ук көнне прокурор Зарипова Камиләне кулга алу турындагы карарны да карады.
Тигәнәлегә кергәч, көтүче Локман малае Закирдан шундый сүз ишетте: - Сезнекеләр кайчан күчәләр абзый? (К.Нәҗми)
Үзгәртергә кирәк: Көтүче, Тигәнәлегә кергәч, Локман малае Закирдан шундый сүз ишетте: - Сезнекеләр кайчан күчәләр абзый?
Туганлык терминнары белән эш иткәндә дә, шушы ук закончалыкларны истә тотарга кирәк, чөнки сөйләмдә бу сүзләр, ялгызлык исеме белән бергә килеп, бер шәхесне белдерәләр. Моннан читкә тайпылу стильгә зарар итә. Бер мисалны тикшереп карыйк:
Казанга кайткач, Вәли картның киңәшен онытмады. (Г.Әпсәләмов)
Биредәге карт сүзе Вәли белән бернинди бәйләнештә тормый, бу ике сүз ике кешене аңлата. Вәли әле япь-яшь кеше һәм ул икенче бер шәхеснең (картның) киңәшен онытмый. Монда да сүз тәртибен үзгәртеп язу омонимлыктан коткара: Картның киңәшен Вәли Казанга кайткач онытмады.
Шулай итеп, белгечлек һәм туганлык терминнары белән янәшә кулланылган сүзләр ике янәшә килеп стиль хатасы барлыкка китерә, алардан котылу өчен аларны аерырга мөмкин.
4. Исем һәм фамилия белән бәйле синтаксик омонимнар
Бер исем белән икенче кешенең фамилиясен янәшә кую синтаксик омоним барлыкка китерә, исем, фамилия гадәттә бергә кулланылганлыктан, укучы да аларны бер шәхескә карыйдыр дип уйларга мәҗбүр була. Шуңа карата мисал:
Вова Киселев эшеннән бик кәнәгать иде (А.Расих)
Бу җөмләдә Киселевның исеме Вова дип аңлашылырга мөмкин, чынлыкта ул алай түгел. Җөмләне башкача төзегәч аныклык керә: Киселев эшеннән Вова бик кәнәгать иде. Ике төрле кеше турында сүз бара.
Әлеге фикерне икенче төрле итеп әйтергә дә мөмкин: Вова Киселевның эшеннән бик кәнәгать иде. Бу вакытта фамилияне белдергән сүз иялек килеше аффиксы ала һәм җөмләдә аергыч функциясен башкара.
Әгәрдә язучы Киселевның исеме Вова дигән икенче төрле фикердә икән, җөмләне бу рәвешле төзү дөреслеккә якын булыр: Вова Киселев үз эшеннән бик кәнәгать иде. Әлеге җөмләдә исем һәм фамилия бер кешегә карый.
Сүз уңаенда тагын шуны да әйтеп үтик: гомумән, ялгызлык исемнәрен, фамилияләрне бер җөмлә эченә шыплап тутыру стиль өчен һич кенә дә кулай хәл түгел. Мисалга алынган бу җөмлә җиңел укыла, тиз аңлашыла дип әйтүе кыен: Рәхимҗан Атнабаев үз эшеннән канәгать иде. (А.Расих).
Рәхимҗан дигән кеше Атнабаев эшеннән канәгать булган. Рәхимҗан Атнабаев үз эшеннән канәгать булган. Җөмлә ике төрле фикер йөртергә урын калдыра.
Вакыйганың күңелле ягы тагы шунда: мин ул мәрхәмәтле, миңа үзенең яхшылыгын күрсәткән Хәдичә апаның соңыннан татар арасында Мәскәү комиссары дип йөртелгән Мулланур Вахитовның иң якын көрәштәшләреннән берсе булган мәрхүм Минһаҗ Хөсәен улы Әхтәмевнең хатыны икәнлеген белдем. (А.Расих).
Мулланур Вахитовның дусты мәрхүм Минһаҗ Хөсәен улы Әхтәмев. Минһаҗ Хөсәен улы Әхтәмевнең хатыны Хәдичә. Әлеге җөмләдә ике төрле хәбәр әйтелә: бер кешенең дусты була, шул дусның хатынын әлеге кеше белгән була. Бу җөмләне бер укып кына аңлап булмый, монда ниндидер буталчыклык килеп чыга.
5. Тартымлы сүз белән бәйле синтаксик омонимнар
Бу очракта, тартымлы сүз алдагы сүз белән бәйләнештә каралып, синтаксик омоним ясала:
Көн кичкә авыша башлаганда, Вәли абзый кодасы Җәгъфәр белән кайтып керде (Ә.Фәйзи). Тартымлы сүз кодасы һәм Вәли абзый дигән сүзләр белән берлектә аңлашылганлыктан, бу җөмлә ким җөмлә кебек тоела, кемдер Вәли абзыйның кодасы Җәгъфәр белән кайтып кергән булып күренә, ә чынлыкта исә биредә Вәли абзый – бу җөмләнең иясе. Мондый очракларда тартымлы сүз алдыннан килгән кисәкне аннан аеру өчен, алмашлыклардан иркен файдаланырга мөмкин: Вәли абзый үзенең кодасы Җәгъфәр белән кайтып керде.
Хәсән шымчының күкрәгеннән эләктерде. (А.Расих).
Хәсән дигән кеше шымчының күкрәгеннән эләктергән. Кемдер Хәсән исемле шымчыны эләктергән. Җөмләне менә болайрак үзгәртсәк уңышлырак булыр иде: Хәсән үзенең өенә кергән шымчының күкрәгеннән эләктерде.
Кем белә, бәлки, хәзер үк серен чишмәве аның Григорийга карата булган ниндидер шик аркасындадыр. (А.Расих).
Ниндидер кешенең сер чишмәве була ала. Григорийның сер чишмәве, булырга мөмкин. Бу җөмләдә дә шулай ук ике төрле фикер бар.
Түбәндәге җөмләләр шул җирлектә синтаксик омонимнарны үз эчләренә алганнар.
Күзләре каршысындагы креслога урнашкан Мәрьямнең йөзендә. (М.Маликова)
Таранны дирекция һәм партоешма эшеннән алырга кирәк тапты (Н.Фәттах)
Бу мисалда да партоешма сүзе тартым кушымчасы алып килгән эшеннән сүзенең аергычы буларак төсмерләнергә мөмкин. Биредә сүз тәртибен бераз үзгәртү мондый күренештән ансат кына котылдыра:
Дирекция һәм партоешма Таранны эшеннән алырга кирәк тапты.
6. Күрсәтү алмашлыклары белән бәйле синтаксик омонимнар
Алмашлык белән белдерелгән кисәк мондый җөмләләрдә берничә функцияне үтәү мөмкинлеген ала: Алиш бу көннең бер килеп җитәсен ачык белгәнгә күрә, ул хатны күптән язып куйган иде инде (Ш.Маннур). Бу мисалда ул алмашлыгы хат сүзенең аергычы буларак кулланылса да, икенче мәгънә куеп та фикер йөртергә була: ул сүзе зат алмашлыгы белән белдерелгән ия функциясендә дә килергә мөмкин.
Берничә минуттан соң ул взвод командиры Гаяз янында иде инде. (А.Расих).
Взвод командиры – Гаяз. Ул – взвод командиры. Җөмләне укыганнан соң, взвод командиры Гаяз яки ниндидер кеше, булырга мөмкин икәнлеге күренә. Әлеге җөмләдә шулай ук ул күрсәтү алмашлыгы бирелгән.
Шулай курка торганрак кеше иде инде ул. (А.Расих).
Ул – куркак кеше. Ул кешедән куркалар. Ул шулай курка торганрак иде дип җөмләне үзгәртсәң аңлаешлырак булыр иде.
Ул чокырга җитәрәк тирә - ягында кемнәрнеңдер шаулашуын ишетте. (А.Расих).
Ул чокыр янына җиткәндә кемнәрнеңдер, кайдадыр сөйләшүен ишетә. Ул Чокыр янында сөйләшкән кешеләрне ишетә.
Ул нарат урманының саф һавасын күкрәк тутырып сулады. (А. Расих).
Ике төрле фикер туа: Ул шушы нарат урманының саф һавасын күкрәк тутырып сулады. Кемдер нарат урманының саф һавасын күкрәк тутырып сулады.
Шулай итеп, күрсәтү алмашлыклары белән бәйле стиль омонимнарыннан котылу өчен күрсәтү адмашлыгын синонимы белән алмаштырырга мөмкин яки тыныш билгеләреннән файдаланып була.
7. Үтәүче һәм объектка бәйле синтаксик омонимнар
Бер үк формада (мәсәлән, юнәлеш килеше кушымчасы белән) килгән сүзне бер составлы җөмләнең билгеле үтәүчесе дип тә һәм аның объекты дип тә аңларга мөмкин.
Халисәнең канына байтак тоз салган, аны төрле авыр кичерешләр утында янарга мәҗбүр иткән, кайчандыр күңеленә якын булып та, инде суынган Вәли һаман аннан ераклаша бара иде, әмма Халисәгә председатель буларак аңа мөрәҗәгать итмичә һич мөмкин түгел иде.
Җөмләне менә болай үзгәртсәк, уңышлы булыр иде: Халисәнең канына байтак тоз салган, аны төрле авыр кичерешләр утында янарга мәҗбүр иткән, кайчандыр күңеленә якын булып та, инде суынган Вәли һаман аннан ераклаша бара иде, әмма Халисәгә председателе Вәлигә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иде.
8. Чикләүче сүзләр белән бәйле синтаксик омонимнар
Бу очракта, исем яки алмашлыклар белән рәттән чикләүче кисәкчәләр, кайбер саннар килеп, берничә мәгънә аңлашыла. Бер карлыгач кына яз җиткерми дигән мәкальне алыйк. Беренче мәгънәсе – бер карлыгач килү белән генә түгел, башка карлыгачларның да килүләре кирәк. Икенче мәгънәсе – карлыгач килү белән генә түгел, башка кошларның да килүләре кирәк.[19]
Ул ары таба да язудан туктамасын һәм үзенең тематикасын бе хатын-кыз дөньясы белән генә чикләмәсен иде. (М.Госманов)
Беренчедән, хатын – кызлар турында гына язмасын, ир – ат турында да каләм тибрәтсен иде дигән теләк аңлашыла. Икенчедән, хатын – кызларның да бары тик берсе турында гына язмасын иде, башкаларын да истә тотсын иде дигән фикер әйтелә. Автор нәкъ менә бер шагыйрә турында ике тапкыр мәкалә язган тәнкыйтьчегә мөрәҗәгать итә.
Халык авыз иҗатыннан алынган мәгълүм бер тәгъбир шулай ук чикләүне белдерүче синтаксик омонимга нигезләнгән: Баш астында да, өстә дә бер шинель. Җөмләне үзгәртмәсәк ике шинель турында сүз бара. Ләкин бер шинель гына дип әйтергән теләгән. Шуңа күрә мисалны баш астында да, өстә дә бер үк шинель дип үзгәртсәк уңай булыр иде.
Омонимлык күренеше кайвакыт башка грамматик чаралар ярдәмендә нейтральләшергә дә мөмкин. Мәсәлән, өчебезнең беребез дигән сүзтезмәдә ике мәгънә бар: 1) өч кешенең берсе, 2) һәр өч кеше. Соңгы мәгънәне генә аңлату өчен, шагыйрь Ш.Галиев хәбәрне күплектә алган һәм омонимлыктан котылган:
Өчебезнең беребез
Кызлар сөя белмибез.
Ничегрәк сүз кушасы,
Ничегрәк танышасы?
Тагын бер мисал:
Ул бер телдә генә аралашмый иде. (Ф.Хөсни)
Ике төрле фикер туа: 1) Ул күп телләрдә аралаша иде. 2) Ул шушы телдә генә аралашмый иде.
Шулай итеп, чикләүче сүзләрне дөрес кулланмау стиль хатасына китерә.
9. Раслау һәм инкар мәгънәләре белән бәйле синтаксик омонимнар
Язуда бер төсле булып та, төрле интонация белән укуга карап, бер җөмләдән берничә мәгънә аңлап була:
Куандырды улы телеграмма белән! (А.Гыйләҗев). Контексттан аңлашылганча, һәр тыныш билгесенә карап, бу җөмлә, инкяр күрсәткече булмаса да, инкяр итүне белдерә. Шул ук вакытта, аны бөтенләй башка интонация белән укыйбыз икән, раслауны да бирергә мөмкин.
Инде миңа юллар ябык, ябык! (А.Расих).
Ремонт сәбәпле юллар ябылган. Кеше ниндидер уңышсызлыкка очраган.
Кара аны!... (Р.Төхвәтуллин).
Кешегә карарга куша. Орышу, кисәтү мәгънәсен аңлата.
Матур әдәбият теленнән тупланган мисалларны анализлаганнан соң, синтаксик омонимнарның әле генә карап үтелгән төрләреннән тыш тагын берничә төре ачыкланды:
1. Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге синтаксик омонимнар
Туры һәм күчерелмә мәгънәдә килгән синтаксик омонимнар шактый күп. Һәм аларны иң актив кулланучы язучы – А.Расих. Әлеге төрне аерып чыгару кыен булмады, чөнки җөмләдә бер сүз бирелә һәм ул сүз берничә мәгънә аңлата, ул сүзне табарга гына кирәк. Җөмләне бер кат укып чыкканнан соң, барысы да аңлашыла.
Күзкәйләрем исән булса, үзем дә барыр идем. (А.Расих).
Контекстка бәйле рәвештә ике төрле фикер туа: Аның күзләре күрсә, ул үзе барыр иде. Балалары исән булса, ул үзе барыр иде.
Хәсән аптырап аска, эзләргә таба иелде. (А.Расих).
Шулай ук берничә мәгънә бирелә: 1) Хәсән нәрсәдер эзли. 2) Хәсән эзләрне карый.
Ул шунда каршыдагы кара урманга якынлашып барган кешене күреп алды. (А.Расих).
Ул шул вакытта каршыдагы кара урманга якынлашып барган кешене күреп алды. Ул шул урында каршыдагы кара урманга якынлашып барган кешене күреп алды.
Дошман ул арада чокырга урнашып та өлгерде. (А.Расих).
Дошман ул вакыт эчендә чокырга урнашып та өлгергән. Дошман тиз генә чокырга урнашып та өлгергән.
Аңа председатель үзенең урынын бирде. (А.Расих).
Председательгә кемдер җыелышта урын бирде. Аңа председатель үзенең урынын бирде, ягъни аны эшендә зур урынга куйганнар, дип аңлап була.
Үсү никадәр авыр иде. (А.Расих).
Кечкенә вакытта үсү аңа бик авыр иде. Аңа эшендә үсү авыр иде.
Сиңа кайтырга юл юк инде. (А.Расих).
Аңа анда кайтырга, ремонт сәбәпле юл ябылган. Аңа ул кеше белән булырга мөмкинлек юк, алар бергә була алмыйлар.
Мин аны юк иттем. (А.Расих).
Мин аны бөлгенлеккә төшердем. Мин аны юк иттем, ягъни ул бу дөньяда бүтән юк.
Әле яңа гына кибеп килә торган койрыгы белән ялы, әз генә кыска гына булсалар да, ефәк бәйләме кебек, үзеннән-үзе дулкынланып торалар. (Г.Ибраһимов).
Бирелгән җөмләдә ял сүзен: ат ялы һәм эштән бушаган вакыт, хәл җыю, дип аңлап була.
Шулай итеп, сүз яки сүзтезмәләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләренә тиешенчә игътибар итмәү стиль хатасы барлыкка ясап, фикер буталчыгына китерә. Җөмлә төзегәндә игътибарлы булу сорала.
2. Пунктуацион хаталар нигезендә барлыкка килгән
синтаксик омонимнар
Аерым очракларда тиешле урында тыныш билгесен куймау яки аны мөһим булмаган урында кую җөмләне ике төрле интонация белән укуга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә автор әйтергә теләгән фикер югалып икенче көтелмәгән мәгънә аңлашылрга мөмкин:
Менә мин зур, ят шәһәрнең урамнарында япа-ялгыз калган кеше. (А.Расих).
Беренче очракта, ул зур кеше. Икенче очракта, зур урам.
Тамбурда үтәли туңган, агарган, арган бичаралар, посттан бушау белән, нашатырь кыстыргандай, тизрәк вагонга чабалар. (Ә.Еники)
Җөмләне укыганнан соң ике төрле фикер туа: Бичара содатлар вагонга чабалар. Тамбурдагы билгесез юлаучылар вагонга таба чабалар.
Шулай итеп, стиль омонимнарының сүз тәртибе белән, күрсәтү алмашлыклары белән, хәл фигыльнең урыны белән, белгечлек белән, исем һәм фамилия белән, тартымлы сүз белән, күрсәтү алмашлыклары белән, чикләүче сүзләр белән һәм объектка бәйле, раслау һәм инкяр мәгънәләре белән бәйле синтаксик омонимнар теркәлгән. Матур әдәбият теленнән тупланган мисалларны анализлаганнан соң, синтаксик омонимнарның әле генә карап үтелгән төрләреннән тыш тагын берничә төре ачыкланды: туры һәм күчерелмә мәгънәдәге синтаксик омонимнар, пунктуацион хаталар нигезендә барлыкка килгән синтаксик омонимнар.
Стиль омонимнары аеруча еш кулланучы авторлардан А.Расих, Г.Әпсәләмов, Р.Төхвәтуллин, Ф.Хөсни, Ә.Еники, Ш.Маннур, Ә.Фәйзи, М.Хәсәновны санарга мөмкин. Кире омонимнарны әсәрләрендә иң еш кулланучы язучы – А.Расих.
Ул тормыштагы аерым кире күренешләрне сәнгатьчә фаш итәргә омтыла. Автор реаль чынбарлыктан шактый гыйбрәтле фактларны һәм хәлләрне тотып ала һәм аларны тәэсирле генә итеп укучы каршына бастыра белә. Бу мәсьәләгә игьтибар итү бик әһәмиятле. Хәзерге вакытта берникадәр сүз иреге тыелмаганлыктан әсәрләр язу, аларны бастыру мөмкинлеге чикле булмаганда язучылар үз стильләрендә, үзләре теләгән лексикада, төрле стиль әйләнмәләрен кулланып әсәрләр язалар. Бу, үз чиратында, укучы өчен әсәрләрне аңлау ягыннан берникадәр авырлыклар тудыра.
Йомгак
1. Синтаксик омоним күренеше татар һәм рус галимнәре тарафыннан тирәнтен өйрәнелгән. Рус тел галиме А.Н.Гвоздевның синтаксик омоним турында кызыклы фикерләре бирелде. Татар тел белемендә синтаксик омонимнарны тирәнтен өйрәнгән галим – С.М.Ибраһимов. Хезмәттә С.М.Ибраһимов тарафыннан тәкъдим ителгән синтаксик омоним төрләре бирелде. Әлеге күренешкә бәйле, гадәти омонимнарның барлыкка килү юллары, төрләре күрсәтелеп, күпмәгънәле сүзләрдән аермалы яклары язылды. Синтаксик омонимнарның төрләре, уңай һәм кире омонимнарның тагын ике төре тәкъдим ителде.
Синтаксик омонимнар матур әдәбият телендә актив кулланылып киләләр. Шулай ук синтаксик омонимнарны сәнгатьле укуга, өйрәтү барышында да әледән-әле искә төшереп тору зарури, чөнки теге яки бу өзекне укырга керешер алдыннан, аны синтагмаларга дөрес итеп бүлеп чыгарга, пауза, сүз һәм фраза басымнарын билгеләп куярга кирәк. Синтаксик омонимнарның төрләрен белү, кай урында аның сагалап тору ихтималын күзаллау нәшрият директорлары өчен генә түгел, артистлар һәм дикторларга да кирәк.
Синтаксик омонимнар турында сүзне йомгаклап, омонимлык күренешенең сүз ясауга, сүзлек составын баета төшүгә этәргеч ясавын да әйтеп үтәргә кирәк. Синтаксик омонимнар телне баета, телгә яңалык алып килә һәм бик күп галимнәр тарафыннан өйрәнелә.
2. Матур әдәбият телендә уңай омонимнарның түбәндәге төрләре кулланыла: халык авыз иҗатына кулланылып килә торган синтаксик омонимнар, әдәби әсәрнең нигезендә яткан уңай омонимнар, гадәти һәм фразеологик әйләнмәләргә нигезләнгән унай омонимнар, туры һәм күчерелмә мәгънәдәге төзелмәләргә нигезләнгән синтаксик омонимнар.
3. Уңай омонимнарның аерым төрләре кулланылышы даирәсе барлык язучы-шагыйрьләрдә дә бертөсле түгел. Халык авыз иҗатына кулланылып килә торган синтаксик омонимнар геройлар сөйләмендәге мәзәк һәм мәкальләр аша әдәби әсәр теленә үтеп керәләр. Шуңа күрә аларны җор телле геройлар сурәтләнгән әдәби әсәрләрдә генә очратырга мөмкин. Бу төр омонимнар юмор алымнарын кулланып иҗат ителгән әсәрләрдә еш кабатланалар.
4. Уңай омонимнарның поэзиядә актив кулланылган төре – әдәби әсәрнең нигезендә яткан уңай омонимнар. Алар Г.Тукай, Ш.Галиев, Г.Афзал, Н.Арслановларның балалар өчен иҗат ителгән әсәрләрендә еш кабатланалар. Аеруча Шәүкәт Галиевның юмористик шигырьләрендә уңай омонимнар еш очрый, чөнки язучы балаларны бик ярата һәм әлеге алымы белән барлык укучыларны кызыксындыра. Ш.Галиевның теле дә аңлаешлы, гади, аның шигырьләрендә синтаксик омонимнарны бер карауда табып була. Әдәби әсәрнең нигезендә яткан синтаксик омонимнар стилистик чара вазифасында кулланылып, әдәби әсәрне җыеп торган үзәк буларак килә.
5. Гадәти һәм фразеологик әйләнмәләргә нигезләнгән унай омонимнар һәм безнең тарафтан тәкъдим ителгән туры һәм күчерелмә мәгънәдәге төзелмәләргә нигезләнгән синтаксик омонимнар әдәбиятның проза һәм драма төрләрендә актив. Бу төр уңай омонимнарның кабатланып килүе образ-сурәт тудыралар һәм аларны авторлар геройлар рухи халәтен тасвирлаганда файдаланалар.
6. Гадәти һәм фразеологик әйләнмәгә нигезләнгән синтаксик омонимнар бер-бер артлы кабатланып килеп, ике төрле фикер йөртүгә урын калдыралар. Алар ярдәмендә авторлар образ-сурәт тудыралар, фразеологик әйтелмәләр әсәр теленә үтеп кереп аны яңгырашлы итә һәм геройлар сөйләме (теле) аша аларның рухи дөньясын укучыга яхшырак ачып бирәләр.
7. Матур әдәбият телендә стиль омонимнарының сүз тәртибе белән, күрсәтү алмашлыклары белән, хәл фигыльнең урыны белән, белгечлек белән, исем һәм фамилия белән, тартымлы сүз белән, күрсәтү алмашлыклары белән, чикләүче сүзләр белән һәм объектка бәйле, раслау һәм инкяр мәгънәләре белән бәйле синтаксик омонимнар теркәлгән. Матур әдәбият теленнән тупланган мисалларны анализлаганнан соң, синтаксик омонимнарның әле генә карап үтелгән төрләреннән тыш тагын берничә ике төре туры һәм күчерелмә мәгънәдәге синтаксик омонимнар, пунктуацион хаталар нигезендә барлыкка килгән синтаксик омонимнар аерып чыгарылды.
8. Матур әдәбият телендә стиль омонимнарның иң киң таралган төре – җөмләдә сүз тәртибе белән бәйле синтаксик омонимнар. Мондый стиль хаталарыннан котылу өчен берничә алымнан файдаланырга мөмкин: сүз тәртибен үзгәртеп иярүче сүзне ияртүче сүз янына куярга, иялек килеше кушымчасын өстәү юлы, бәйлек яки бәйлек сүзне теркәгечләр белән алмаштыру, җөмлә кисәген аерымлау юлы һәм берничә төр чараны берьюлы куллану. Сүз тәртибенә бәйле синтаксик омонимны булдырмау чаралары, билгеле, болар белән генә чикләнми, контексттан чыгып, төрле алымнарны кулланырга мөмкин.
9. Синтаксик омонимнарның калган төрләре, гадәттә, чәчмә әсәрләрнең текстларында очрый. Күпчелек очракта сүз тәртибенә тишенчә игътибар җитмәү әлеге хатага китерә. Сүз тәртибен үзгәртү юлы белән бу стиль хатасын бетерү мөмкинлеге бар. Аерым очракларда билгелелек алмашлыгын (үз) яки махсус кушымчалар куллану стиль омонимнарыннан котулуга китерә. Күрсәтү алмашлыклары белән бәйле стиль омонимнарыннан котылу өчен күрсәтү алмашлыгын синонимы белән алмаштырырга мөмкин яки тыныш билгеләреннән файдаланып була.
10. Стиль омонимнары аеруча еш кулланучы авторлардан А.Расих, Г.Әпсәләмов, Р.Төхвәтуллин, Ф.Хөсни, Ә.Еники, Ш.Маннур, Ә.Фәйзи, М.Хәсәновны санарга мөмкин. Кире омонимнарны әсәрләрендә иң еш кулланучы язучы – А.Расих. Шулай итеп, сүз яки сүзтезмәләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләренә игътибарсызлык стиль хатасы ясап, фикер буталчыгына китерә.
Шулай итеп, уңай омонимнар телдә еш очрый, аларны уңай яктан билгеләргә кирәк, чөнки мондый әйләнмәләр, бер очракта сөйләмне бизәү, җанландыру өчен, киная белән кулланылалар: билгеле бер күләмдә генә, үз үлчәве белән сөйләмгә кертеләләр икән, алар стильне матурлыйлар. Икенче очракта, туры мәгънәдә алынганда да, фикерне аңлауга комачаулык итмиләр. Киресенчә, сөйләмдә сурәт өстиләр, телнең мөмкинлекләрен арттыралар, телебезне баетуга таба алып баралар.
Стиль яки кире омонимнарны куллану, киресенчә, әдәби телне бозуга китерә. Алар фикерне берничә төрле аңлауга юл калдыралар һәм фикер буталчыкларына алып киләләр. Шуңа күрә әдәби тел мөмкин кадәр стиль омонимнарыннан чиста булырга тиеш.
Файдаланылган әдәбият
I. Чыганаклар
1. Расих А. Сайланма әсәрләр / А.Расих. - Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр, 2003. - 479 б.
2. Төхвәтуллин Р. Сайланма әсәрләр / Р.Төхвәтуллин. — Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр, 2003. - 463 б.
3. Хөсни Ф. Сайланма әсәрләр / Ф.Хөсни. — Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр, 2002. - 447 б.
4. Әпсәләмов Г. Сайланма әсәрләр / Г.Әпсәләмов. — Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр, 2008. - 463 б.
5. Еники Ә. Сайланма әсәрләр / Ә.Еники. — Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр, 2002. - 416 б.
6. Шигырьләр һәм пьесалар. — Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр, 2003. - 463 б.
7. Балалар фольклоры. — Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр, 2009. - 479 б.
8. Сайланма әсәрләр. — Казан: Тат. кит. нәшр., 2004. – 383 б.
9. Арсланов Н. Иделем – илем / Н.Арсланов. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1982. – 383 б.
10. Афзал Г. Айлы кичләр / Г.Афзал. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. – 336 б.
11. Галиев Ш. Шигырьләр, поэмалар / Ш.Галиев. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1978. – 560 б.
12. Татар шигърияте. – Казан: Мәгариф., 2003. – 525 б.
13. Шәфигуллин Ф. Кешелек тавы / Ф.Шәфигуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – 255 б.
14. Нури З. Күңел яктысы / З.Нури. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1980. – 464 б.
15. Гази И. Сайланма әсәрләр / И.Гази. — Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр, 2006. - 447 б.
16. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе — Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр, 2005. - 462 б.
17. Татар халык иҗаты — Казан: Тат. кит. нәшр., 1993. – 335 б.
II. Фәнни-теоретик әдәбият
Татар телендә:
1. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре Р.С.Абдуллина. – Яр Чаллы: “КамАЗ” кит. нәшр., 1997. – 128 б.
2. Бәширова И.Б. Сүз белән сурәт ясау / И.Б.Бәширова. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974. – 175 б.
3. Курбатов Х.Р. Татар теленең синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре / Х.Р.Курбатов. – Казан: Таткнигоиздат., 1956. – 176 б.
4. Курбатов Х.Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы / Х.Р.Курбатов. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1971. – 192 б.
5. Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар / С.М.Ибраһимов. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1976. – 168 б.
6. Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика. Студентлар өчен кулланма / С.М.Ибраһимов. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1989. – 150 б.
7. Ибраһимов С.М. Сандугач теле кирәк: Синтаксик стилистика: Уку-укыту ярдәмлеге / С.М.Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2008. – 159 б.
8. Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге / Н.Исәнбәт. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1989. – 495 б.
9. Сафиуллина Ф.С. Татар телендә сүз тәртибе / Ф.С.Сафиуллина. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974. – 152 б.
10. Сафиуллина Ф.С. Сүз тел белән йөри / Ф.С.Сафиуллина. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – 166 б.
11. Сафиуллина Ф.С.Текст төзелеше. Югары уку йортлары өчен дәреслек-кулланма / Ф.С.Сафиуллина. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1993. – 264 б.
12. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле / Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. – Казан: Мәгариф, 1994. – 320 б.
13. Cафиуллина Ф. С. Татарча-русча фразеологик сүзлек / Ф.С.Сафиуллина. — Казан: Мәгариф, 2001. – 335 б.
14. Cафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле / Ф.С.Сафиуллина. — Казан: Мәгариф, 2006. – 407 б.
15. Синтаксик стилистика һәм сөйләм культурасы. Программа / Төз. Шәкүрова М. М. — Казан, 2004.- 9 б.
16. Хаков В.Х. Татар теле стилистикасына кереш / В.Х.Хаков. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1963. – 168 б.
17. Хаков В.Х. Мәктәптә татар язучыларының тел үзенчәлекләрен өйрәнү / В.Х.Хаков. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. – 44 б.
18. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы / В.Х.Хаков. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1993. – 327 б.
19. Хаков В.Х. Татар әдәби теле (стилистика) / В.Х.Хаков. – Казан: Тат. кит. нәшр., – 1999. – 304 б.
Рус телендә:
20. Гасанов А.А. Омонимия в азербайджанском языке: автореф. дис. докт. филол. наук. – Баку,1980. – 40 с.
21. Колесников Н.П. Культура письменной речи / Н.П.Колесников. – Ростов на Дону: Изд. Ростов. университета., 1987. – 100 с.
22. Колесников Н.П. Порядок слов в русском предложении и синтаксическая омонимия / Н.П. Колесников. – Ростов-на-Дону: Изд. Ростов. университета., 1984. – 46 с.
23. Колесников Н.П. Синтаксическая омонимия в простом предложении / Н.П.Колесников. – Росто-на-Дону: Изд. Ростов. университета., 1981. – 144 с.
Кушымта
Уңай омонимнар
1. Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге синтаксик омонимнар.
Шымчы гырлап тыпырчына иде. (А.Расих).
Хәзер колакларга гына ышанырга туры килә иде. (А.Расих).
Үтерсәгез дә берни аңламыйм. (А.Расих).
Федоров барлык көченә кабаланып утарга китте. (А.Расих).
Шуңа күрә аны төшергән булалар. (А.Расих).
Ул аны болай гына кычкыртса икән, юк, ул бит аны кәгазьгә карап кычкырта. (Ф.Хөсни)
Әллә ниләр кубарып йөрүе икән. (Р.Төхвәтуллин).
Яз көне җир кипкәч, малайлар сабактан туктадылар. (Ә.Еники).
Түтәй әллә кайчаннан бирле сабакка йөри. (Ш.Маннур).
Бик сагынып килдем мин аларны. Җиләкле икәнен дә белә идем ул төшләрнең. Бер белән бергә бутала-бутала, әшәке төш күреп уянып китәсең. Каты төш булды әле ул. Төш җиттте. (Р. Төхвәтуллин).
Хәзер шул яучыларның башы кулымызга төшкәч, без ничек аның теләген тутырыйк, аңа йортымызда яшәргә урын бирик? (Г.Исхакый).
Ил бар – җир бар, дигәндәй, яучы аркылы эшләнә мондый эшләр. (Ә. Еники).
Зур заводлар, яңа элеваторлар, Яңартылган зур-зур калалар. Алар шактый артта калалар. (М. Гафури).
Күзләренә аның яшь килә, шундый гүзәл үзе, яшь кенә. (Х.Камалов).
Кире яки стиль омонимнары
1. Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге синтаксик омонимнар
Күзкәйләрем исән булса, үзем дә барыр идем. (А.Расих).
Хәсән аптырап аска, эзләргә таба иелде. (А.Расих).
Ул шунда каршыдагы кара урманга якынлашып барган кешене күреп алды. (А.Расих).
Дошман ул арада чокырга урнашып та өлгерде. (А.Расих).
Аңа председатель үзенең урынын бирде. (А.Расих).
Үсү никадәр авыр иде. (А.Расих).
Сиңа кайтырга юл юк инде. (А.Расих).
Мин аны юк иттем. (А.Расих).
Әле яңа гына кибеп килә торган койрыгы белән ялы, әз генә кыска гына булсалар да, ефәк бәйләме кебек, үзеннән-үзе дулкынланып торалар. (Г.Ибраһимов).
2. Пунктуацион хаталар нигезендә барлыкка килгән
синтаксик омонимнар
Менә мин зур, ят шәһәрнең урамнарында япа-ялгыз калган кеше. (А.Расих).
Тамбурда үтәли туңган, агарган, арган бичаралар, посттан бушау белән, нашатырь кыстыргандай, тизрәк вагонга чабалар. (Ә.Еники)
[1] Курбатов Х.Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы / Х.Р.Курбатов. – Казан: Татар китап нәшрияты, 1971. – 192 б.
[2] Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик стилистика / С.М.Ибраһимов. – Казан: КДУ нәшр, 1989. – 150 б.
[3] Хаков В.Х. Татар стилистикасына кереш / В.Х.Хаков. – Казан: ун-ты нәшр., 1963. – 167 б.; Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате: Укытучыларга ярдәмлек / В.Х.Хаков. – Казан: Тат.кит. нәшр., 1979. – 158 б.; Хаков В.Х. Татар әдәби теле: (Стилистика) / В.Х.Хаков –Казан: Тат.кит. нәшр., 1999.-302 б.
[4] Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика / С.М.Ибраһимов. – Казан: КДУ нәшр, 1989. – 150 б.; Ибраһимов С.М. Сандугач теле кирәк: Синтаксик стилистика: Уку-укыту ярдәмлеге / С.М.Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2008. – 159 б.
[5] Курбанов Х.Р. Татар теленең синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре / Х.Р.Курбатов. – Казан: Тат. книгоиздат., 1956. – 175 б.; Курбанов Х.Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы / Х.Р.Курбатов. – Казан: Тат. кит. нәшр.; 1971. – 192 б.
[6] Ибраһимов С.М. Сандугач теле кирәк: Синтаксик стилистика: Уку-укыту ярдәмлеге / С.М.Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2008. – 7 б.
[7] Гасалов А.А. Омонимия в азербайжанском языке. Автореф. дис. … докт. филол. наук / А.А.Гасалов. – Баку, 1980. – 40 с.
[8] Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле / Ф.С.Сафиуллина. – Казан: Мәгариф, 2006. – 407 б.
[9] Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик стилистика / С.М.Ибраһимов. – Казан: КДУ нәшр, 1989.
[10] Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик стилистика / С.М.Ибраһимов. – Казан: КДУ нәшр, 1989.
[11] Ибраһимов С.М. Сандугач теле кирәк: Синтаксик стилистика: Уку-укыту ярдәмлеге / С.М.Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2008. – Б. 107.
[12] Гвоздев А. Н. Основы русской орфографии / А.Н.Гвоздев. – Москва: Наука, 1951. – 24 с.
[13] Ибраһимов С.М. Сандугач теле кирәк: Синтаксик стилистика: Уку-укыту ярдәмлеге / С.М.Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2008. – Б. 108.
[14] Шунда ук. – Б. 111.
[15] Ибраһимов С.М. Сандугач теле кирәк: Синтаксик стилистика: Уку-укыту ярдәмлеге / С.М.Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2008. – Б. 109.
[16] Ибраһимов С.М. Сандугач теле кирәк: Синтаксик стилистика: Уку-укыту ярдәмлеге / С.М.Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2008. – Б. 115.
[17] Ибраһимов С.М. Сандугач теле кирәк: Синтаксик стилистика: Уку-укыту ярдәмлеге / С.М.Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2008. – Б. 117.
[18] Ибраһимов С.М. Сандугач теле кирәк: Синтаксик стилистика: Уку-укыту ярдәмлеге / С.М.Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2008. – Б. 118.
[19] Ибраһимов С.М. Сандугач теле кирәк: Синтаксик стилистика: Уку-укыту ярдәмлеге / С.М.Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2008. – Б. 122.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)
Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...
Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)
Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....
Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.
Тема: Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...
Татар теленнән тестлар 3-4 класс.
Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....
4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)
Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...
Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"
Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару отышлы. Хәзерге вакытта, минем фикерем...
3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары
3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....