Без.
материал на тему
Яңа Җөлби башлангыч мәктәбе укучылары.
Әгәр “Ничәү” дисәгез
Мәктәбебездә алтау без
Аерылмас дус булып,
Тату булып үсәбез
Сокланырсыз күрсәгез.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bez.doc | 29.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Әтнә муниципаль районы
Комыргуҗа урта мәктәбе
Яңа Җөлби филиалы
Укытучы Гайфуллина Г.М.
Салават Фәтхетдинов башкаруында җыр яңгырый “Җиләкле җәй”. Сәхнәгә шул көйгә 2 кыз биеп чыга. Җыр ахырында сәхнәгә 4 малай чыгып баса.
М. – Исәнмесез!
И. – Исән яшисезме?
Х.А. – Ничек үтә көн вә төнегез?
Т. – Киләчәккә зур уңышлар теләп
Бергә: - Кайнар сәлам кабул итегез!
Ч. – Без кем дисезме? Без
А. – Безне белмисезме?
Т. – Бу без.
Бергә: - Яңа Җөлби башлангыч мәктәбе укучылары.
Х.А. Әгәр “Ничәү” дисәгез
Мәктәбебездә алтау без
Аерылмас дус булып,
Тату булып үсәбез
Сокланырсыз күрсәгез.
Т. Ничек охшап туганбыз
Әйтерсең, 6 туган без.
Кояштагы нурлар кебек
Бергә охшап туганбыз,
Алтыбыз да уңган без.
Ч. Җырларга да оста без,
Биергә дә оста без.
Эшкэ дисәң, тауны да
Күчерербез кушсагыз.
Менә нинди дуслар без.
А. Тып-тын була класста
Сабак укыган чакта.
Шаярмыйбыз, көлмибез,
Чышын-пышын көлмибез.
И. Тәнәфескэ чыккач без
Йөгерәбез, көлэбез
Алты дус бергәләшеп,
Бик шәп уйнап алабыз.
М. Хәзер тизлек заманы,
Ә без заман баласы.
Кемнең инде заманада
Килсен артта каласы.
Т. Шуңа күрә клубта оештырылган
Концертлардан калмыйбыз,
Көчтән килгэн кадәрле
Сәләтне күрсәтәбез.
Х.А. Татарча да, һиндча да,
Урысча да биедек.
Ярышларда катнаштык,
Призлар да алдык.
Ч. Туган көннәр, кичәләрне
Санап бетерерлек түгел,
Әниләр пешергән тәм-томның
Тәмен онытырлык түгел.
А. Без укыгын китаплар,
Кызыклы әкиятләр.
Төшләргә кереп йөдәтте.
Шүрәле, албастылар.
И. Укуда да сынатмаска
Тырышабыз, шулай да
“Икеле”ләр эләгә шул
Ялкауланып алганда.
М. Ләкин болар барсы да
Күңелле бер мизгелләр.
Еллар узгач, сагынып-сагынып
Сөйләрлек хатирәләр
Т. Менә безнен мәктәп нинди –
Күрегез, ишетегез.
Х.А. Ишегебез һәрчак ачык,
Куңелебез киң безнен,
Ә хәзер җыр җырлап,
Саубуллашабыз бүген.
Ч. Кушылыгыз җырга! Әйлән-бәйлән
Әйләник бер дөнья тирәли.
Чырдан-чырга, күчсен бу күмәк җыр.
Дуслар җыры, шатлык хислэре.
Бергәләп “Кояшлы ил” җырын җырлыйбыз.