О-Ы хәрефләренең сүздә язылышы
план-конспект урока (1 класс) на тему
о-ы хәрефләрен сүзләрдә дөрес язу;
▪иҗек,сүзне юлдан-юлга күчерү турында белемнәрне ныгыту;
▪табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту,табигать белән дус булу турында әңгәмә;
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tema_o-_y_khrefl1_klass.doc | 33 КБ |
Предварительный просмотр:
1нче класс
Тема: О-Ы хәрефләренең сүздә язылышы
Максат:
▪о-ы хәрефләрен сүзләрдә дөрес язу;
▪иҗек,сүзне юлдан-юлга күчерү турында белемнәрне ныгыту;
▪табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту,табигать белән дус булу турында әңгәмә;
Җиһазлау: ике курчак, су буе төшерелгән рәсем,кояш, чәчәк, күбәләк,кош рәсемнәре,физкультминутка өчен “Күбәләкле болында”язмасы ,табышмаклар
Оештыру өлеше.
Укучыларны дәрескә каршы алу.
Кунакларны сәламләү.
Кереш әңгәмә.
Елның кайсы вакыты?
Яздан соң нәрсә килә?
Җәйне яратасызмы? Ни өчен?
Менә без бүген җәйгә сәяхәт итәрбез?
(Экранда җәйге болын төшерелгән рәсем )
-Без бирем,күнегүләр эшләгән саен җәйге болыныбыз матурланыр. Сез әзерме?
Текст буенча эш.
Җәйге матур көн.
Кызлар су буена килгән.
Малайлар су коена.
Дәрестә кунакларыбыз да бар.Әйдәгез, аларга исем кушыйк.
(балалар исем куша)
Текстан 1 иҗекле сүзләрне табарга,астына сызарга.
-Булдырдыгыз! Рәсемгә “кояш чыга”
Тактада
[бороч] [колон]
[ озон ] [онок] сүзләре язылган.
-Әлеге сүзләрне игътибар белән укыйк әле.Аларны нәрсә берләштерә? Ни өчен алар мондый җәя эчендә?
-Чөнки бу сүзнең укылышы.Монда авазлар язылган.
-Әйе,бу авазлар тезмәсе. Безгә сүзләрне хәрефләр белән язарга кирәк.Әлифба дәресләрендә без [о] авазы турында нинди кагыйдә өйрәнгән идек? (җаваплар тыңлана)
Сүзнең беренче иҗегендә генә о хәрефе языла,калган иҗекләрдә [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе языла дип өйрәндек.
(хаталар булса төзәтелә,кагыйдә кабатлана)
-Афәрин. Тырышлыгыбыз нәтиҗәсе
болында “чәчәкләр үсә”
“Зинһар өчен” уены (игътибарны үстерү,ныгытуга)
70 нче күнегү тактага алдан языла .Кайсы сүзләр безнең тема буенча,эзләп табарга,ни өчен?
“чәчәкләргә күбәләкләр куна” Дәфтәрдә эш:
Дата.
Класс эше.
Оо озын онык колын борыч
71нче күнегүне дәфтәргә төшеп калган хәрефләрне өстәп язу,телдән җөмләләр төзү “агачка кошлар куна”
“Күбәләкле болында” җырына ял
Табышмаклар өләшү һәм табышмак әйтешү.
Җавапларын тактага язу.
Үзе тук кебек
Кайгысы юк кебек
Елый башласа,туктамый. (яңгыр)
Лампа түгел-яктырта
Мич түгел- җылыта. (кояш)
Төнлә баксаң –күк тулган,
Иртә баксаң-юк булган. (йолдызлар)
Тотам дисәң-тоттырмый,
Ялык-йолык итә ул.
Болыт белән килә дә
Болыт белән китә ул.( яшен)
Җаваплар тактага языла “чәчәкләр үсә”
Сүзләрне игътибар белән укыйк әле.Кайсы сүзне әлеге сүзләр арасыннан аерып алыр идегез?Ни өчен?
(җаваплар тыңлана)
- Балалар,болын сезгә ошыймы? Болында,су буйларында үзеңне ничек тотарга кирәк? Болыннан күп чәчәк җыеп кайтырга ярыймы? Ни өчен? Әйдәгез, без дә иң матур 1 генә чәчәкне өзеп алыйк.(чәчәкнең артына сүз язылган ,аны иҗеккә бүлеп укырга)
-Дәрестә тырышып эшләдегез.Рәхмәт.
Тема буенча нәтиҗә ясау:
О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла,калган иҗекләрдә [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе языла.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе
Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе...