урок татарского языка в 1 классе русской группы " Вопросительные предложения"
план-конспект урока (1 класс) по теме
В данной работе предоставлена презентация и разработка урока татарского языка в русскоязычной группе 1го класса.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dresk_uzanaliz.docx | 17.35 КБ |
dresnen_tekhnologik_kartasy.docx | 28.6 КБ |
my_me.pptx | 1.75 МБ |
Предварительный просмотр:
Дәрескә үзанализ.
Укытучы: Харисова Ләйлә Хамидулловна.
Эш стажы 17 ел.
“ -мы? /- ме сорау кисәкчәләрен куллану” дәресе 1нче сыйныф рус төркемендә үтте. Бу сыйныфны мин ел башыннан ук укыта башладым. Төркемдә татар телен өйрәнергә теләге булмаган бала юк. Дәресләргә әзерләнеп йөриләр. Араларында сәләтле укучылар да, уртача үзләштерүче укучылар да бар. Төркемдә барысы 14 укучы. Шуларның берсе-12 рус, икесе -катнаш гаиләдән. Үзләштерүдәрәҗәләре югары, класс , гомумән алганда , көчле. Башка дәресләрдә дә бик актив.
Бу сыйныфта әдәбият дәресе Хәйдәрова Р.З. Малафеева Р.Л тарафыннан төзелгән “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча программасына нигезләнеп, Хәйдарова Р.З дәреслеге буенча коммуникатив методикага нигезләнеп төзелде.
Дәреснең темасы: -мы? /- ме сорау кисәкчәләрен куллану. Дәрес темасы программада “Кунакта” бүлегендә бирелгән. Кунакта темасына 6 сәгать бирелгән, сорау кисәкчәләренә 2 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында өченче дәрес итеп өйрәнелә.
Дәреснең максатлары:
- Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә ныгыту.
- Үзләштергән сорау – җавап репликаларын –мы?/ -ме? кисәкчәләре ярдәмендә сөйләмдә куллана белүгә ирешү.
- Укучыларның коммуникатив күнекмәләрен активлаштыру.
Дәреснең тибы : диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. Белем һәм осталыкларны системалаштыру дәресе.
Дәреснең эчтәлеге программага һәм максатларына туры килә.Дәрес максатларына ирештем, чөнки дәрес барышында укучылар терәк җөмләләргә таянып та, мөстәкыйль рәвештә дә бирелгән күнегүләрне эшли алдылар. Хаталар булса да, аларны шул ук вакытта төзәтә алдылар. Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексиканы беләләр һәм аны грамматик структура белән бәйләп, бәйләнешле сөйләмдә куллана беләләр. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы түгел, ә танып белү процессында актив катнашучылар булды.
Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан бөтен этапларда кызыклы, тормыш белән бәйле ситуатив күнегүләр керттем. Дәрес барышында проблемалы метод кулландым.дәрестә һәрбер укучыны тыңларга тырыштым. Бу аларга үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә.дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен , осталыкларын мөстәкыйлькуллана белүләре тәэмин ителде.
Дәрес эчтәлегенә килгәндә һәр этап укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүгә ярдәм итә.
Һәр этабында укчылар алдына проблемалы, сөйләмгә чыгуга этәрә торган биремнәр сайларга тырыштым.
Оештыру моментында укытучы түгел, укучылар үзләре һава торышы турында бер – берсенә сораулар бирделәр. Дәреснең темасына мөстәкыйль чыга алдылар, үзләре максат куя белделәр. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру этабында укучылар проблемалы биремнәр өстендә эшләделәр. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану этабында ситутив биремнәр өстендә, чит кеше сөйләме өстендә эш алып барылды. Үзләштерү дәрәҗәләрен этабында укучылар диалог төзеп, бәйләнешле сөйләмгә чыга белделәр.
Киләсе дәресләрдә дә бу грамматик структура өстендә эшебезне дәвам итәбез һәм камилләштерәбез.
Предварительный просмотр:
Татар теле дәресенә технологик карта
1нче сыйныф
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре
МБГБУ “53нче урта гомуми белем мәктәбе”
Укытучы: Л. Х. Харисова.
Дәрес этаплары | Дәрес этабының максаты | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру. | Укытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү |
СЛАЙД №2-6 |
| КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую, үз фикерен дәллили белү. КУУГ: бере- берсен тыңлый белү. |
Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру | Укытучы өчен максат: Сорау кисәкчәләре турында элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: сорау кисәкчәләрен билгели белү, аларның ялгану очракларын аңлата алу |
Ни-ни-ни Бу минем әни ти-ти-ти Бу минем әти бай-бай-бай Бу минем бабай ңел-ңел-ңел Бу минем сеңел нем-нем-нем Бу минем энем ам-ам-ам Бу минем апам бый-бый-бый Бу минем абый
|
| ТБУУГ: сорау кисәкчәләренең дөрес ялгану кагыйдәсен формалаштыру РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
Уку мәсьәләсен кую | Укытучы өчен максат: Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне кабатлауны оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү |
|
| ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
Белемнәрне гомумиләштерү һәм счистемалаштыру | Укытучы өчен максат: Сорау кисәкчәләренең нинди кагыйдәгә нигезләнеп ялгануын искә төшергә ярдәм итү. белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: Сорау кисәкчәләреннең теге яки бу сүзгә ни өчен ялгануын раслый белү Белемнәрне камилләштерү |
Әти, бәлеш, әни, ботка, эне, чәкчәк, апа, сеңел,аш.
Cүзләрне фонетик яктан тикшерү.
Бу бәлеш. Бу бәлеш зур.Бу зур бәлеш тәмле. Бу чәкчәк. Бу чәкчәк матур. Бу матур чәкчәк баллы. Бу май. Бу май ак. Бу май тәмлеме. Бу ипиме. Бу ипи тәмлеме. Бу ботка. Бу ботка җылымы. Бу җылы ботка тәмле. ФИЗКУЛЬТМИНУТКА. ХӘРӘКӘТЛӘРНЕ КАБАТЛАУ.
|
ФИЗКУЛЬТМИНУТКА. ХӘРӘКӘТЛӘРНЕ КАБАТЛАУ.
| ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү. Башкаларның сөйләмен тыңлый белү. РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
Белем һәм осталыкларны чяңа ситуациядә куллану. | Укытучы өчен максат: белемнәрне мөстәкыйль,иҗади куллану мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: кушымчаларны, сорауларны практик куллана белү | 1.карточкалар ярдәмендә сүзтезмәләр төзетү Чәй лимон белән. Чәй шикәр белән Чәй кыстыбый белән Чәй өчпочмак белән Чәй кош теле белән Аш ипи белән Ботка ипи белән Ботка май белән. 2.җөмләләрне татар теленнән рус теленә тәрҗемә иттерү. Мин _______ашыйм . Мин _______эчәм. Син ________ашыйсың . Син ________эчәсең.
| 1. укытучыны рус телендә әйткән сүзтезмәләрне карточкалр ярдәмендә җыю. 2.татар теленнән рус теленә җөмләләрне тәрҗемә итү.
| ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү |
Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү. | Укытучы өчен максат: белемнәрне мөстәкыйль,иҗади куллану мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: кушымчаларны, сорауларны практик куллана белү | 1.ситуатив күнегүләр: - Син чәй ипи белән эчәсеңме? -Син чәй шикәр белән эчәсеңме? - Син чәй лимон белән эчәсеңме? - Син аш ипи белән ашыйсыңмы? - Син ботка ипи белән ашыйсыңмы? - Син ботка май белән ашыйсыңмы? 2. Рәсем буенча фразалар уйлату. СЛАЙД № 10 3. диалогик сөйләм оештыру. | 1. ситуатив күнегүләр буенча фразалар әйтү.
2. слайдтагы рәсем буенча фразалар уйлап чыгару. 3. диалогик сөйләм оештыру. | ШУУГ: үз фикереңне әйтә белү. РУУГ: барлыкка килгән ситуа-дә ориентлаша белү. КУУГ: башкаларга аңлаешлы итеп сөйләм оештыру. |
Рефлексия. | Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү | Укучыларның дәрестә нинди уңышларга ирешкәннәре турында кире информа-я кабул итү. Максатка нинди юл белән ирешкәннәре турында кире информа-я алу. | Дәрестә нинди уңышларга ирешкәннәре турында укытучыга җиткерү. Максатка нинди юл белән ирешкәннәре турында укытучыга җиткерү. | ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Кояш көлми.
Җил салкын.
Кошлар китәләр.
Тамчылар юк.
Кар ява.
- мы? / - ме?
Подбери слова к окончаниям. - МЫ ? - МЕ ?
Белән
Рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок татарского языка, 2 класс
План урока татарского языка . 2 класс. УМК "Перспективная начальная школа". Тема: Билгене белдерә торган сүзләр. Текст белән эш....
конспект урока татарского языка 1 класс
Разработка урока татарского языка, тема "Звук и буква н"...
Урок татарского языка 4а класс
Урокого татарского языка 4 а класс...
Урок татарского языка 4а класс
Урок татарского языка 4 а класс...
Урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"
Видео урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"Урок 1.1 https://yadi.sk/i/6gP-z-j8kXLtTУрок 1.2 https://yadi.sk/i/auuvdsIHkXNEqУрок 1.3 https://yadi.sk/i/ZmQNz5mNkX...
рабочая программа для домашнего обучения, татарский язык 3 класс, русская группа.
Рабочая программа для домашнего обучения по татарскому языку русской группы, 3 класс. Данная программа рассчитана на 0,5 часов, т.е. 17 часов в год....
Конспект урока по английскому языку (4 класс). Тема: Интонация вопросительных предложений. УМК "Brilliant English"
Цели деятельности учителя: - формирование слухопроизносительных навыков по теме «Интонация вопросительныхпредложений»; формирование произносительного навыка [lk][lf][lm][st][mn][wr][wh]; с...