Башлангыч мәктәптә уку гамәлләре
учебно-методический материал (1 класс) по теме
Башлангыч класс
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bashlangych_mktpt_universal_uku_gamllre_formalashtyru.docx | 27.33 КБ |
Предварительный просмотр:
Башлангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләре формалаштыру
Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелә.
Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.
Ә хәзер башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы белән танышып узыйк. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.
Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела.
Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән:
1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә;
2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә;
3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр;
Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр — һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының танып-белү, универсаль белем туплау (операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә (республика, төбәк, аерым мәгариф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль бәяләүдән гыйбарәт.
Нәтиҗәләргә таләпләр — гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.
Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсаль уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.
Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсаль блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсаль уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
Шәхескә кагылышлы гамәлләр баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүенә, гамәлләрне кабул ителгән тәртип нормалары белән бергә чагыштыруына, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуына, шәхесара мөнәсәбәтләрдә ориентлаша белүенә юнәлтелгән.
Уку эшчәнлегендә шәхескә кагылышлыгамәлләрнең 3 төрен аерып күрсәтергә мөмкин:
а) шәхси, һөнәри һәм тормышта үзбилгеләнү (үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать учреждениеләрендә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү,аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру);
б) мәгънә барлыкка китерү- уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру, ягъни укучы үз-үзенә: ”Минем өчен укуның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?”- дигән сорау куя һәм аңа җавап таба;
в) кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек- күптөрле мәдәният, милләт, дин шартларында дөньяны бербөтен итеп кабул итү,толерантлыкны үстерү, әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру;
Регулятив универсаль уку гамәлләре
Регулятив гамәлләр план буенча эшләргә юнәлеш бирә,эшчәнлекне оештыру мөмкинлеге бирә, танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша.Башлангыч классларда түбәндәге регулятив гамәлләрне аерып күрсәтергә мөмкин:
а) уку максаты кую (максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру);
б) планлаштыру (план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау);
в) фаразлау (ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү);
г) тикшерү (проблеманы чишүдә берничә вариант табу,аларны кулланып карау,нәтиҗәләрне тәкъдим итү, гипотезалар чыгару);
д) коррекцияләү (үрнәк эштән читкә тайпылышлар булган очракта башкарылган эшкә,планга һәм эш ысулларына тиешле өстәмәләр, төзәтмәләр, үзгәрешләр кертү);
е) бәяләү (үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү);
ж) үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) (кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу);
Танып-белү универсаль уку гамәлләре
Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.
а) гомумукумуниверсаль гамәлләре:
-танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру;
-кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу;
-белемнәрне структуралау- конкрет шартлардан чыгып, максатка ирешүдә нәтиҗәле ысуллар сайлау;
-рефлексия – гамәлләр ысулларына һәм шартларына анализ ясау, эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;
б) тамга-символик гамәлләр;
-модельләштерү, модельгә (сызым, схема, график, таблица, шартлы рәсем, план, диаграмма, формула...) күчерү;
-модельне үзгәртү;
в) логик гамәлләр:
-охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру;
-анализ - бербөтенне өлешләргә бүлү;
-синтез - аерым кисәкләрдән бербөтен төзү;
-гипотеза әйтә һәм аны дәлилли;
-серияли- аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу;
-классификацияли- предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау;
-исбатлый - фикерләүдә логика булдыру;
-нәтиҗә чыгару;
-охшашлыклар урнаштыру;
г) проблема кую һәм аны чишү:
-проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;
-проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу;
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
Коммуникатив гамәлләр хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул укучыны, партнерны, башкаларны тыңлый һәм аңлый белү, алар белән диалогка керү,мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итү һәм тапшыру, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белү, башкалар белән хезмәттәшлек итү осталыгын үз эченә ала.
Коммуникатив гамәлләргә түбәндәгеләр керә:
а) укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру – катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;
б) сораулар кую – мәгълүмат эзләү һәм туплауда инициатива күрсәтү, дискуссиядә катнашу, итнтервью алу,сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;
в) конфликтларны чишү, проблеманы ачу,конфликтны чишүнең альтернатив юлларын эзләү һәм бәяләү, карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;
г) партнер гамәлләре белән идарә итү – эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;
д) үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Башлангыч сыйныфта проект методы.
Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Проект эшчәнле...
Сау бул,башлангыч!
Внеклассное мероприятие для 4 класса....
"Ашаганда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре", башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән презентация
Бу презентация әдәплелек темасын үткәндә кулланыла....
Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.
Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....
Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.
Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә о...
Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!"
Сценарий выпускного вечера на татарском языке "Сау бул, башлангыч"...
Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!"
Сценарий выпускного вечера на татарском языке "Сау бул, башлангыч"...