Җыр дөньясына сәяхәт.
план-конспект урока (2 класс) на тему
Дәрес-сәяхәт. Укучыларның музыкадан белемнәрен ныгыту өчен.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
muzyka.doc | 34.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Актаныш районы Түбән Гәрәй башлангыч белем бирү мәктәбе
Җыр дөньясына сәяхәт.
Хабирова Лилия Рифовна
Тема: Җыр дөньясына сәяхәт.
Максат:1.Укучыларны җыр дөньясы ,аның үзенчәлеге белән таныштыру.
2.Укучыларның музыкаль белемнәрен үстерү.
3.Төрле жанрдагы музыкаль әсәрләргә карата кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер,музыкаль диск,музыка уен кораллары(агач кашыклар,бубен,кыңгырау,гармун),композитор портретлары,җырчыларның фотосурәтләре,тест биремнәре,плакатлар.
Дәрес тибы: гомумиләштерү.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
1.,,Исәнме музыка”-сәламләү җыры.
2.Кереш әңгәмә.
-Балалар,сез музыка яратасызмы?
-Музыка безгә ни өчен кирәк?
-Әйе,музыканы яратмаска мөмкин түгел,кеше шатланса да ,моңсуланып күңеле тулса да , аңа һәрвакыт ярдәмгә музыка килә.Ул кешенең күңелен күтәрә.
-Без бүген җыр дөньясына сәяхәт итәрбез.Сәяхәтебез тукталышлардан торыр.
II .Төп өлеш.
1.Ноталар тукталышы.
а) ноталар яңгырый.
-Нәрсә яңгырады?
-Димәк,1нче тукталышыбыз –ноталар.
-Нәрсә соң ул нота?
-Нинди ачкыч белән ишек ачып булмый?
-Нәрсә соң ул скрипка ачкычы?
б)Индивидуаль эш(музыкаль ребус чишү).
Нәтиҗә ясау.
2.Композиторлар тукталышы.
-Киләсе тукталышны белү өчен минем сорауга җавап бирергә кирәк .
-Музыка әсәрен иҗат итүче кем ул?
-Әйе,композитор.
-Кемнәрне беләсез?(портретлар күрсәтелә).
,,Нәрсә?Кайда?Кайчан?” уены.
-Бу кем?(С.Сәйдәшев портреты)
-С.Сәйдәшев кем булган?
-Ул кайда туган?
-Кемдә тәрбияләнгән?
-Нинди ансамбельдә уйнаган?
-Ничә спектакльгә музыка язган?
1 укучы С.Сәйдәшев турында сөйли.
Нәтиҗә ясау.
3.Музыка уен кораллары тукталышы.
-Киләсе тукталышны белү өчен табышмакларга җавап бирергә кирәк.
1)Сырлы-сырлы ул,безнең белән җырлый ул.(гармун)
2)Җанлы җансызны кыйный,җансыз үкереп елый.(барабан).
3)Кылларыма кыллар белән сызсаң,бик күп җырлар беләм.(скрипка)
-Болар нәрсәләр?(музыка уен кораллары рәсеме күрсәтелә)
Тукталышның исемен ачыклау.
-Гармун турында нәрсә әйтә аласыз?
-Курай турында?
-Скрипка турында?
Нәтиҗә ясау.
4.Ял минуты.
Мин сезгә музыкаль әсәр куям,ә сез нинди музыкаль уен кораллары катнашуын әйтерсез.
(муз.дискта ,,Шүрәле”җыры)
5.Җырлау күнегүләре тукталышы.
-Җыр күнегүләре ни өчен кирәк?
Дискка кушылып җыр күнегүләрен башкару.
6.Җыр тукталышы.
-Нәрсә ул җыр?
-Нинди җырлар беләсез?
,,Бииләр итек-читекләр” җыры башкарыла(М.Минһаҗев көе,Ш.Галиев сүзләре).
Нәтиҗә ясау.
7.Җырчылар тукталышы.
-Шигъри әсәрләргә композиторлар көйләр яза ,ә аларны кемнәр башкара?
-Бүгенге көн эстрада җырчыларыннан кемнәрне беләсез?(фотокарточкалары күрсәтелә)
-Безнең районнан чыккан нинди җырчыларны беләсез?
Ә.Авзалова турында сөйләү.
Нәтиҗә чыгару.
III .Йомгаклау.
-Димәк,җыр дөньясына нәрсәләр керде?(тукталыш карточкаларын карап чыгу).
Билгеләр кую.
,,Сау бул,музыка”җырын җырлау.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Предметлар дөньясын сурәтләү- натюрморт. 3 сыйныф өчен сынлы сәнгатьтән дәрес эшкәртмәсе
3 сыйныф өчен сынлы сәнгатьтән дәрес эшкәртмәсе....