Мои публикации
учебно-методический материал (2 класс) по теме

Зарипова Файруза Накиевна

Предварительный просмотр:

Билгене белдерүче сүзләр

        (2нче сыйныф)        

                                         Татарстан республикасы        

                                                                 Актаныш районы Яңа Әлем

                                           төп гомуми белем бирү

                                                     мәктәбенең 1нче квалифика-

                                                      цион категорияле башлангыч

                                                       класслар укытучысы Зарипова

                                              Фәйрүзә Нәкый кызының

                                                   иҗади үсеш технологиясенә

                                                     нигезләнеп  үткәрелгән татар

                                                              теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Билгене белдерүче сүзләр.

Максат:I.Предметның билгесен белдерүче сүзләр турында өйрәтү.

              II. Логик эзлеклелектә фикер йөртү күнекмәсен үстерү.

              III.Коллективта эшләргә өйрәтү.

Җиһазлау:схемалар, карточкалар,көзге букет, алмагачлар(2),кәрзиннәр,төсле карандашлар, (юан,нечкә),у,д,з хәрефләре (язма).

Дәрес барышы:

  1. Актуальләштерү.(белемнәрне тигезләү)

    1.Уен. “Кайсы сүз артык?” Букча, уенчык,укучы,уйный,сары, дару,зәңгәр.

- Ә нинди хәреф бу сүзләрдә күбрәк кабатлана?

- У хәрефе. Бу хәрефкә нинди хәрефләр язылышы буенча охшаш?

- Д,з.

2. Матур язу минуты.

                                  _ 

а) д,з,у.    ________

б) сары,букча, укучы,уйный,зәңгәр,дару.

                                         _______________

в) Сары яфрак коела.________________

3. Җөмлә схемасын төзү:

4. Сүзләр җөмлә булсын өчен нәрсә шарт?

    Искә төшерү һәм терәк схема белән чагыштыру:

Җөмлә:

  1. Сүзләр бәйләнә.
  2. Предметы бар.
  3. Предметның хәбәре.
  4. Баш хәреф,нокта.
  5. Интонация.
  6. Тәмамланган уй.                                                                                                                                                                    
  1. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
  • Ә тагын нинди сүзләр була?

Уку мәсьәләсен уен аркылы чишү.

         а). “Яфракны буярга карандаш эзләү”.

        - Илшат, миңа бер карандаш алып бир әле.(Укучы карандашны дөрес итеп бирә алмый).- Уйла әле, бәлки,син берәр сорау бирерсең.

       - Сезгә нинди карандаш кирәк?

       - Ни өчен Илшат сорауны үти алмады?

       - Соравын әйтмәде. Схемасы күрсәтелә:

      б) Төркемнәргә бүленә:

           Төсе: (яфрак буяу).

           Тәме: кызыл миләш белән кара миләш (әче, төче).

           Формасы: карандаш,чагыштыру (юан - нечкә) шома кырлы.

           Размеры, күләме: костюм кию (зур - кечкенә).

III.Рефлекция. (яңа материалны кабатлау).

  1. Дәрестә нәрсә өйрәндек? Нәрсәне белдек?

Предметның билгесен атаучы сүзләр сыйфат дип йөртелә.

Сораулары нинди? кайсы?

  1. “Сыйфатлары буенча исемнәрен тап!” уены.

Ямьле,җылы, кояшлы...                             көн.

Соры,куркак,кылый...                                 куян.

Ак, каты,татлы...                                           шикәр.

Йомшак,яшел,куе...                                     үлән.

IV.Гомуми принципны ныгыту:

  1. Тактага язылган сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.

Көз                            килде

Яфраклар                коелды

Көз килде.Алтын көз килде.

“Көн - төн” уенында үзеңә бәя күрсәтү.

  1. “Алма җыю уены”.

Алмагачтан өч сүз төркеменә аерып алмалар җыю.

Төркем җитәкчеләре җөмлә дә төзеп күрсәтәләр.Алар алма җыйганда калганнар схемага туры китереп сүзләр уйлыйлар:

  • Сез эшләгән эшләр нинди мәкальгә туры килә?
  • (Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш!)

V. Йомгаклау.

-Дәрестә кем ничек эшләде?


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Тема урока : Глаголы на  - СЯ.

Цель урока :       1.      Ознакомить с глаголами на – ся.

                                      2.       Развивать навыки и умения правильного  

                                                использования  в разговоре и в письме  глаголов

                                                на –ся

                            3.      Воспитывать любовь и интерес к русскому языку.

Оборудование :          Учебник « Русский язык» 3 кл. Р.Х. Ягафарова,

                                     М.К. Бакеева, стр. 212.

                              Рисунки : « Король Глагол», «Страна Глаголия»,

                                      карточки с буквами.

                                     На доске : ромашки.

 План урока :     1.       Организация класса к занятию. / 2 мин./

                           2.       Проверка д/з. Минутка чистописания.

                           3.       Новый материал. /  15 мин./

                           4.       Закрепление нового материала. / 20 мин./

                           5.       Итог урока. / 2- 3 мин./

ХОД УРОКА:

  1. Орг. Момент.

У : Здравствуйте, дети!

Д : Здравствуйте, добрый день !

У : Садитесь. Сейчас у нас урок русского языка. Давайте настроимся на работу и улыбнемся друг-другу. Теперь сядьте удобно, закройте глаза. «Ночь».

Ребята, сегодня наш урок будет необычным, сказочным. А вы любите сказки?

Д : Да.

У : Мы отправимся в страну «глаголия». А теперь откройте глаза. Перед вами «Король Глагол». А это есть страна «Глаголия». Весь урок он будет вас наблюдать и знакомить со своей страной.

На доске:                                « Страна Глаголия »

                       

У : Давайте вспомним, на какие вопросы отвечает глагол?

Д : Что делать? Что Сделать?

II. У : Молодцы! Первая остановка, первый замок «Напишика». Глагол хочет проверить, как вы пишете. А теперь минутка чистописания. Он дает вам загадку:

                  Под полом таится

Кошки боится. / Мышка/

А теперь упражнение для разминки пальцев. / исправить плохой почерк/

Игра « Пианино», игра – упражнение «Согреем пальчики».

- Все. Откройте тетради, пишем число, классная работа и загадку. Пишите красиво.

- Мы с Глаголом наблюдали за вами. Вы очень старались. За это Глагол дает вам свое богатство. А его богатство это – буквы. / Дает букву – С/

III. – Следующая остановка « Думайка».

Сегодня у нас новая тема « Глаголы на – ся». Как вы думаете, почему глагол дал нам эту загадку?

Д : таится, боится.

У : Глагол в этом замке подготовил вам упражнение I. Откройте книги.

Упражнение I./письменно/. Подчеркнуть глаголы.

За ваше трудолюбие Глагол дал еще одну букву – П.

У : Следующая остановка «Проверяйка»

В этом замке Глагол нам снова подготовил упражнение. Давайте смотреть.

Упражнение 2. / Читаем вместе, я задаю вопросы, они изменяют глаголы/./упражнение письменно/

- В каких словах пишется  - сь, а в каких – ся?

- Как вы думаете, в каких случаях пишется – сь, в каком – ся?

Д: После гласных пишется – сь, а после согласных – ся.

У : Давайте сейчас перпишем упражнение.

У : Вы очень старались и глагол дает вам следующую букву – А.

                           ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

У : Ну вот и отдохнули. А сейчас мы с вами пойдем на « Запоминайку». Смотрите ребята, здесь нарисовано два мешка. В первом мешке только гласные, а во втором согласные. А после низ нарисовано – сь и – ся. Слушайте правильно.

В ГЛАГОЛАХ ПОСЛЕ ГЛАСНЫХ ПИШЕТСЯ – СЬ, А ПОСЛЕ СОГЛАСНЫХ – СЯ

Запомнили правильно?

Д : / поднимают руки и говорят правило/

У : Давайте вместе еще раз повторим.

У : Молодцы! Надеюсь, все запомнили. Король дает вам еще одну букву – С. А теперь смотрите на доску. Перед вами 2 ромашки. В каждом лепестке которых написаны слова. К этим словам надо правильно подобрать – сь или – ся.  

 

        Почему – ся?                                                   Почему – сь?

А сейчас смотрите Упражнение 4. Вот все слова этого цветка взяты из этого упражнения. Упражнение 4. / читают и пишут в тетради/

- Молодцы! Вот еще вам 2 буквы –Б, -О.

Какое слово получилось?  СПАСИБО!

Вот так! Глагол благодарит вас за ваше старание и трудолюбие. Спасибо, Глагол! Досвидание! Давайте вернемся в класс.

Домашнее задание. Упражнение 6.

У: ИТОГ УРОКА.

У : Как вы думаете, какая была цель нашего урока?

Д : Научиться правильно писать – ся, – сь ? в глаголах.

У : Напомните еще раз, когда пишется – ся, – сь?

Д : После гласных – сь, после согласных – ся.

У : Хорошо! Спасибо вам за работу на уроке.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Проектның темасы: “Мәсьәлә чишү” Эшнең барышы: Балта-пычкы алдык без Нәни йортлар салдык без Йортыбыз нәк ъ уенчык Кунагыбыз ... Сыерчык

Слайд 2

- Сыерчыкларны күрдегезме? - Аларны ничек каршы алдыгыз? - Мин сыерчыкларны күзәттем. Бик матур сайрыйлар. - Ләкин ул кайда йоклар? - Кайда йомырка салыр? - Ничек бала чыгарыр?

Слайд 3

Дим әк, сыерчыклар өчен оя кирәк!

Слайд 5

- Ә сыерчык оясын ничек ясарга дип укытучыдан сораган идек. Ул безгә менә шундый мәсьәләне чишәргә кушты. Бу мәьәләне без төркемнәрдә чишеп килдек. Мәсьәлә : (3 кл.,математика М.И Моро,М.А. Бантова) Безнең максат: Бу мәсьәләне чишәргә кирәк! 5 бертөрле сыерчык оясы ясау өчен, 20 турыпочмаклык һәм 10 квадрат формасындагы такта кирәк. 1 сыерчык оясына ничә такта китә?

Слайд 6

-Уйлагыз, кыскача язылышны кем уңайлырак яза? (Табли ца ) Фигуралар 1 сыерчык оясына киткән такта Сыерчык оясы саны Барлык такта Турыпочмаклык ? 5 оя 20 т. Квадрат ? 5 оя 10 т. ? 5 саны нәрсәне белдерә? -20, 10 саны нәрсәне белдерә? Мәс ь әләдә нәрсәне табарга кирәк?

Слайд 7

I ысул: 20:5=4 (турыпочмаклык) – 1 сыерчык оясы өчен 10:5=2 (квадрат) – 1 сыерчык оясы өчен 4+2=6 (такта) кирәк Җавап: 6 такта кирәк. Чишү: 6

Слайд 8

Фигуралар 1 сыерчык оясына киткән такта Сыерчык оясы саны Барлык такта Турыпочмаклык Квадрат ? 5 оя 20 һәм 10 II ысул: Шарты: Чишү: 1) 20+10=30 (такта) 2) 30:5=6 (такта) кирәк Җавап: 6 такта кирәк.

Слайд 9

Фигуралар 1 сыерчык оясына киткән такта Сыерчык оясы саны Барлык такта Турыпочмаклык Квадрат ? 5 оя 20 һәм 10 III . Аңлатма төзү юлы белән Шарты: Чишү: (20+10) : 5=6 20:5+10:5=6 Җавап : 6 такта кирәк.

Слайд 10

- Кайсы ысул уңайлырак? - Ни өчен? Модельләштереп тә куябыз: ( + ) : Димәк: Мәсьәлә чишү аша гипотеза дөрес дип табылды

Слайд 11

Ә без абый белән “Иң матур сыерчык оясы” бәйгесендә катнашып җинүче булдык. Рефлексия:

Слайд 13

- Әти, синең үзебезнең авылда оештырган яңа фермер хуҗалыгына да бу сыерчык ояларын илтеп куярбыз әле. - Ә нигә бу кирәк сон, улым? - Безнең фермер хуҗалыгын тагын да ямьләндереп, эшкә дәрт биреп көн дә сыерчыклар сайрап торыр. Кошларга ашарга күп булыр. Шулай булгач, бу сыерчыклар, салкыннар башлангач та , безне ташлап китмәсләр дип уйлыйм.



Предварительный просмотр:

“Кояш гомере телим”

Бәйрәм үткәреләчәк зал матур итеп бизәлгән. Шарлар эленгән, чәчәк букетлары куелган. “Кояш гомере телим мин, әнием сиңа...!” дигән исем астында плакат эленгән. Әниләр турында җыр музыкасы яңгырый.

 

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле әниләр! Март – язның беренче ае. Ул җиргә яшәрү, матурлану, яңару алып килә. Гүзәллек арасында һәрвакыт мәхәббәт яши. Ана һәм бала. Бер – берсе өчен яралган бу җаннар иркә язның беренче таңын хәтерләтә. Кадерле әниләребез, бүген сезнең бәйрәм – 8 Март бәйрәме. Сезне барыгызны да чын күңелдән котлыйбыз. Тормыш юлларыгыз сикәлтәсез, тигез, гомер күгегез кояшлы, якты һәм җылы булсын.

Ягымлы, әниләребез. Бүген безнең кичәбез “Кояш гомере телим мин, әнием сиңа...!” исеме астында узачак. Балалар белән укытучылар арасында ярыш-уен үткәреп алабыз

1 укучы: Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Туган ил, Ана, Икмәк –

Бөекләрнең, бөеге.

Әнә шуларга сыенып,

Без яшибез сөенеп.

«Кояш гомере телибез, әниләр сезгә!” җыр

2 укучы: Әни безне тудырган,

Әни безне үстергән.

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

Авырсаң, янда тора ул

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый, саклый.

3 укучы: Җиңеләйткән кебек әнкәй

Безнең һәр бер сулышны,

Өлкән яшькә җиткәндә дә,

Без әнигә бурычлы!

Йөзең синең һәр вакытта

Балкып тора, әнием.

Аш – суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

4 укучы: Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әнием!

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерле әнием!

Яхшылыкта, яманлыкта

Әниемә тиң – илем!

1 нче конкурс

“Әйдәгез танышыйк”

Командаларгага исемнәр бирү.

Һәр уен вакытында әниләр турында җыр яңгыратыла

2 нче конкурс

“Әниләр турында шигырь”

Әниләр турында шигырь сөйләү, һәр командадан берне үзләре иҗат итәләр.

  •  Әниләребезгә багышлап язылган шигырьләрне китапчыкка урныштырырбыз әле.

3 нче конкурс

“Ашыгыч ярдәм”

  1. Сезнең балагыз озак йоклап, мәктәпкә соңга калган. Сезнең нишлисез?
  2. Сез дәрестә икеле алгансыз, әниегезгә ничегрәк аңлатыр идегез.

4 нче конкурс

“Әйберне таны”

Күз бәйләп, алда куелган 4 әйберне таный белергә тиеш.

5 нче конкурс

“ Апельсин”

Кайсы команда беренче ашап бетерә. (алма, мандарин белән дә алыштырырыга мөмкин.

6 нчы конкурс

“Актаныш”

Актаныш сүзендәге хәрефләрдән сүзләр төзергә.

7 конкурс.

 “Урындык уены”.

 музыка туктагач аталган әйберне эзләп табарга тиешсез.

"Сорау-җавап” уены.

Әниләр, акчаларны саный-саный (кәгазь битләрен) укытучының сорауларына җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш.

Сораулар:

         .Сезгә ничә яшь?

  • Балагызның әтисе ни исемле?
  • Балагыз ничәнче сыйныфта укый?
  • Ничәнче размер аяк киеме киясез?
  • Йорт хайваннары асрыйсызмы?
  • Кыз фамилиягез ничек?
  • Яраткан җырчыгыз кем? һ.б. ш.

“Иң тапкыр әни, иң зирәк бала” бәйгесе

I командага сораулар:

  1. Башкортстан Республикасының башкаласы ? (Уфа)
  2. Татарстан Республикасы гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (Барс)
  3. 30 нчы август көне нинди бәйрәм? (Республика көне)
  4. Тукайны Кырлайда тәрбияләгән кешенең исеме ?(Сәгъди)
  5. Сумкалы хайван (көнгерә)
  6. Дәрескә чакыру сигналы? (звонок)
  7. Ак сыртлы кошның исеме? (саескан)
  8. Чуар тавыкның әби белән бабайга биргән вәгъдәсе (Күкәй салам, ди).
  9. Кызыл түшле кош (кызылтүш)
  10. Агачның мунчада тәнгә ябыша торган өлеше (яфрак)

II командага сораулар:

  1. Татарстан Республикасы флагында нинди төсләр бар? (яшел, ак, кызыл)
  2. Кукмара районы гербында нәрсә сурәтләнгән? (итек)
  3. Буратино нәрсәдән эшләнгән? (агачтан)
  4. Әкиятләр гадәттә ничек башлана? (Борын- борын заманда...)
  5. Юллы майка кигән ат (зебра)
  6. Әниеңнең әнисе (әби)
  7. Кипкән виноград (йөзем)
  8. Кайсы агачның кәүсәсеннән мунчала ясыйлар? (юкә)
  9. Г.Тукайның туган авылы? (Кушлавыч)
  10. Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган? (7)

Укытучы. Кадерле әниләр, сезнең алда без баш иябез. Безгә шундый күп шатлык, елмаю бүләк иткән өчен бик зур рәхмәт. Сезгә ничә яшь булса да, күңелегез белән һәрвакыт яшь, чибәр, мөлаем бала булып калыгыз. Барыгызга да зур уңышлар, шатлыклар телибез. Балаларыгызның игелеген күреп озын-озак яшәргә язсын.

Әниләргә балалар бүләкләрен тапшыралар. Котлау сүзләре яңгырый.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.



Предварительный просмотр:

Әйтер сүзем бар

Яңа Әлем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Зарипова Ф.Н.

“Үзең нинди-балаң шундый”

(Ата-аналар җыелышы очен)

Фәйрүзә Нәкый кызы Зарипова

Дөньяда кеше үзенең кылган яхшы гамәлләре өчен мактауга, дәрәҗәгә ия. Хезмәт җимешләре аңа рухи канәгатьләнү китерә. Фәйрүзә Нәкый кызы Зарипова гомеренең дүрт дистәгә якын гомерен гаять авыр, ләкин мактаулы хезмәткә багышлаган. Ул – Актаныш районы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Фәйрүзә Нәкый кызы Россиянең халык  мәгарифе отличнигы, “Үз һөнәрененең остасы” дәрәҗәсенә лаек булган, район укытучылары арасында үткәрелгән һөнәри бәйгеләрдә даими җиңүләр яулаган, яшь укытучыларның остазына әйләнгән, хөрмәткә лаек Укытучы. Үз укучыларының күңеленә укытучы һөнәренә карата мәхәббәт хисе уятып, мәгариф өлкәсенә бик күп яшь мөгаллимнәр тәрбияләгән педагог та ул. Һәрбер укучысы тормышта үз юлын дөрес сайлый алуына беренче укытучысына бурычлы.

Укытучы эзләнүдән туктамый... Педагогик осталыгын камилләштерә, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, иҗади конкурсларда белемен сыный. Тәүлекнең күп өлешен  укучыларын  уйлап  үткәргән  әлеге  олы  җанлы  зат  -  авылдашларыныңһәм  шәкертләренең  тирән  ихтирамын  яулаган  шәхес. Тыйнак  кына  бу  мөгаллимә, мәгънәле  караш  ташлап, яшь  мөгаллимнәрне  үзе  артыннан  әйди сыман. Кече яшьтәге мәктәп балаларына, үз-үзләренең сәләтен, һәвәслеген сынап карау өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыра. Аның укучыларын һәрдаим сәхнәдә, телевидениедә, журналистика өлкәсендә күрергә мөмкин.

         Заман таләпләреннән калышмыйча, инновацион технологияләрне укыту һәм тәрбия бирүдә уңышлы һәм нәтиҗәле кулланып, педагогик эшчәнлек алып баруда  зур уңышлар телибез.

Фәйзрахманова Резеда Наил кызы,

Яңа Әлем мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

“Үзең  нинди-  балаң  шундый”

                                     (ата-аналар  җыелышы  өчен)

Фәйрүзә  Зарипова. Актаныш  районы  Яңа  Әлем  төп  мәктәбенең  башлангыч

класслар  укытучысы - “Әйтер сүзем бар”

“ Ата  вә  ана  өчен  тәрбияле  бала  дәрәҗәсендә  олуг  байлык  һич  булмас.

Тәрбияле  бала  дөньяда  җанга  шатлык  вә  ахирәттә  йөзгә  аклык  китерер.”

                                                                     Р.Фәхреддин

Әгәр  син  1  елга  алдан  уйлыйсың  икән- орлык  утырт.

Әгәр  син   10  елга  алдан  уйлый  беләсең  икән- агач  утырт.

Әгәр  син  1  гасырга  алдан  уйлый  беләсең  икән – кеше  тәрбиялә.

 Менә  безгә  сезнең  белән, хөрмәтле  әти-әниләр, соңгысы-  кеше, бала

тәрбияләү  бурычы  йөкләтелә. Педагог  буларак, мин  шуны  беләм- баланы  шәхес

буларак  формалаштыруда  төп  көч  булып- гаилә, димәк  ата-ана, ә  аннан  соң  гына

мәктәп , дуслар,тирә-юньтора.

Соңгы  20  ел  эчендә  гаилә  зур  үзгәрешләр  кичерде. Хәзерге  гаиләләрдә  әниләр,

әтиләр  белән  беррәттән  эшлиләр,акча  табалар, карьерага  омтылалар. Бу  гаиләнең

экономик  хәленнән  дә  килеп  чыга, чөнки  яшәр  өчен  акча  кирәк, ир  кеше  генә

эшләгән  акча  яшәр  өчен  җитми. Бүгенге  көндә  48%  гаиләләр  балалар  тәрбияләүдә

авырлыклар  белән очрашалар  һәм  иң  күп  очрый  торганнары  алты:

1.Гаиләдә  акча  җитмәү;

2.Бала  тәрбияләү  өчен  вакыт  җитмәү;

3.Педагогик  тәҗрибә  җитмәү;

4.Яшәү  шартларының  начар  булуы;

5.Формаль булмаган  группаларның  балаларга  тәэсир  итүе;

6.Гаиләдә  ир  белән  хатынның  килешеп  яшәмәве.

                Баланы  нинди  юнәлештә, нинди шартларда  тәрбияләсәң, соңгы  нәтиҗәсе

шуның  белән  бәяләнә.Димәк, кешенең  кеше  булып  өлгерүендә  ике  нәрсәнең-

тәрбия  һәм  нәселдәнлекнең  әһәмияте  гаять  зур. Шушы  ике  нәрсә  бер-берсен  кире

какмый  гына  түгел, бәлки  тулыландыра. Шулай  да  тәрбия  беренче  урында  тора.

                Баланы  ничә  яшьтән  тәрбияли  башларга  соң?  “Туганнан  бирле”  дип

җавап  бирәләр.Әйе, бала  туганнан  соң, тиешле  таләп- кагыйдәләрне  үтәргә

күнектерелә  башлый. Кулын  чыгарып  битен, күзен  тырнамасын  өчен  аны  биләүләп

куялар.Нарасый  ризалашмый, елый, киреләнә, кычкыра, әмма  тора-бара  буйсына.

Бала  арбасына утыртып, әнисе  эшкә  керешкәндә, тагын  кычкыра, елый, җиңәргә

тырыша.Әмма  моңа  да  күнегә.Ул  үсеп  җиткәнче, иң  элек  әтисе, әнисе  белән, үсә

төшкәч  тәрбияче, укытучылар белән  үзе  теләгәнне  эшләү, теләгәнне   кылану  өчен

көрәшә: “Салкын  сугыш “ алып  бара.Әгәр  тәрбияче  йомшаклык  күрсәттеме, башка

сәбәп  беләнме чигенсә, юл  куйса- җиңелсә, аннан  бала  йөгәнсезгә  әйләнә, 10-11 яшь-

тән  тыңлаусызга  әверелә, тагын  да  үсә  төшкәч, үзе  таләп  итә, боера башлый.

Магазинда, базарда күргән  бер  уенчыкны, тәм-томны  сорый. Ә  үсә  төшкәч, киемнең

матурын- төрледән-төрлесен  таптыра, кәрәзле  телефон  һ.б  сорый. Ә  әти-әнисенең

юньле  кием-салымы   да  юк, баланың анда  гаме  юк. Әле  тормышны белмәгәнлектән,

яшәеш  тәҗрибәсе  булмаганлыктан  һәм  үзенең  нәфесен  тыярга  күнекмәгәнлектән,

ул  чиксез  хаталар  ясый, аларны  кабатлый  башлый. Тәрбиясез, миһербансыз, үзен

генә   ярата  торган  режимсыз  кеше  булып  үсә. Ә  тормышта  мондыйлар  җитәрлек.

              Әти-әни,әби-бабай , тәрбияче  һәм  укытучылар  бер  генә  мизгелгә  дә, бер  генә

тапкыр  да  тезгенне  ычкындырмаска, балага  юлдан тайпылырга ирек  бирмәскә  тиеш.

Шундый  даими  таләпчәнлек,тәрбиягә  күнектерү- гадәтләндерү, бары  тик  гаиләдә  генә

була  ала.

                Дистәләгән  баланы  каршыңда  утыртып, дәрес  һәм  тәрбия  сәгатьләрендә

аңлатылган   кагыйдә- кануннар  гадәткә  әверелеп  китми. Ә  менә  гаиләдә  биргән

тәрбия  балага  сеңә. Без  үзебез  ничек  балаларыбыз  да  шулай  булып  үсә.

Гаилә  тәрбиясенең  максаты- гаиләдә тыныч  тормыш, тәртип  булдыру, игелекле

хезмәт  итү, кеше  хакына  кермичә  яшәү, булган  әйбер  һәм  ризыкны  бәрәкәтле

тоту, исраф  итмәү, бер-береңне  ихтирам  итү, хөрмәтләү. Алар  түбәндәгеләрне  үз

эченә  ала:

1.Ата  хакы, ана  хакы.

Гаиләнең  терәге  ир-ат, ата  кеше. Әти  кеше  гаиләдә  баш  кеше. Гаиләдә хатын-кыз   0,

ә  ир-ат   1  цифры  булып  торырга  тиеш. Шундый  1- ир, 0-хатын  формуласы  булса,

бу  гаилә  ныклы,ә  0,1  булса- бу  гаилә  бик  йомшак  дигән  сүз.Күп  кенә  гаиләләрдә

хатыннар  баш  булганын күрәбез.Бу  гаиләдә  инде, тулы  тәрбия  беркайчан  да  була

алмый. Ата  сүзе  барлык  гаилә  әгъзалары  өчен  дә  закон  булырга  тиеш.Чөнки  әти

кеше  һәрвакыт  гаиләне  кайгырта: акча  эшли, авыр  эшләрне  ул  башкара, йорт-җирне

төзек  тотарга  тырыша. Шулай  булгач, гаиләдә  әти  кешегә  аерым  игътибар, хөрмәт

булырга  тиеш. Әти  кешегә  хөрмәтне  гаиләдә хатын  кеше  тәрбияли. Әни  кеше

һәрвакыт  балаларына: “ Атагыз  янында  әдәпле  булыгыз, аның  тавышыннан  артык

тавыш  белән  кычкырып  сөйләшмәгез, әтиең  ризыкка  үрелмичә, сез  ашый башламагыз,” дип  әйтеп  торырга  тиеш. Шундый  күркәм  сыйфатларга  тәрбияләнеп

үскән  бала, әти-әнисенә  дә, башкаларга  да  хөрмәт  белән  караячак.

Балалар  тәрбияләгәндә  халык  әйтемнәреннән, мәкальләреннән ,ягъни  халык  педагоги-

касыннан файдалана  белергә  кирәк. Бала  тәрбияләү  өчен  никадәр  мәгънәле

мәкальләр  бар: а) Ата  хакы- тәңре  хакы.

б) Ир  аркасы- кала  аркасы.

в) Җәяүгә тугай яхшы- киңәшкә  атай  яхшы.

г) Алтын-көмешнең  искесе  булмас, ата-ананың  бәрасы  булмас.

                 Әтигә  хөрмәт  булмаган  гаиләләрдә  балалар  тәртипсез  булып  үсәләр.

Кайчакта, хатын-кыз  иренә  ачуы  килеп, балалар  алдында иренә  кычкыра, кимсетә.

Шуның  белән  иреннән  үч  алдым  дип  уйлый. Ләкин, хатын-кыз  ялгыша. Бүген  син

иреңне  хурлап  кычкырасың, күпмедер  вакыт  үткәч, теге  малай  яки  кыз  сиңа  да,

әтисенә  дә  хөрмәт  белән  карамаячак. Шуңа күрә,  бик  ачуың  килсә  дә, балалар

алдында  иреңне  кимсетмә. Ирең  белән  балалар  булмаганда   аңлашырга  кирәк.

                  Ә  гаиләдә  әтисенең  абруйлы  булуы  аның  үзеннән  дә  тора.Бер  укучы

белән   сөйләшкәндә  ул  миңа:  “ Апа  мин  ничек  әтине  яратыйм  инде, ул  эчеп  кайтып,

безне  начар  сүзләр  белән  сүгә, өйнең  тынычлыгын  ала, без  өйдән  чыгып  китәргә

мәҗбүр  булабыз. Үзенең  акчасы, үзенә  дә  җитми” – дип  әйтте. Сүз  дә  юк  бу  гаиләдә

әтинең  абруе  юк. Ә  абруе  булмаган  әти  тәрбия  бирә  алмый.

               Хатын-кыздан  бөтенесе  дә  тора: иренең  язмышы, балаларының  язмышы.

Яхшы  хатын- акыллы  педагог,әйбәт  психолог, иркәләүчән  дус  ул. Гомумән, гаилә

ул  хатын-кыз  патшалыгы. Акыллы хатын  бу  патшалыкны  бәхет  иленә  әйләндерә

ала.

                Ризык  харәме- аракы, тәмәке, наркотиклар  булуын  балаларга кечкенәдән  үк

төшендерергә  кирәк. Яшүсмерләр  арасында  эчү, тартуның  күп  булуы  һәрберебезне

борчый. Тарта  башлау  чоры 12-13  яшькә  туры  килә. Социологик  тикшеренүләр

буенча  14-15 яшьтә  25%  яшүсмер  тәмәке  тарта, 16-17  яшьтә 37%, 18-19  яшьтә  48%

яшүсмер тәмәке  тарта. Егетләр  арасында тарту  52%, ә  кызлар  арасында 34% тәшкил  итә. 9- 11 нче классларда  57-79% малайлар, ә 66-87%  кызлар  исерткеч  эчемлекләр

кулланып  карыйлар. Монда  инде  уйланырга  сәбәп  бар. Мәктәптә  аларга  каршы

чаралар  үткәрелә. Аерым  класс  сәгатьләре, милиция  һәм  наркологның  чыгышлары,

аерым  һәм  группа  белән  консультацияләр  үткәрелә. Ләкин  болар  гнына  аз. Иң  элек

бу  проблемаларны  барлыкка китерүче  шартларны хәл  итәргә  омтылучы гаилә генә

яшүсмерләрнең  аңын  томаландыручы  эчемлекләрдән  саклый  ала.

               Ул  шартлар  нидән  гыйбарәт  соң?

Беренчесе – эчкечелек, зурларның  тәмәке  тартуы, гаиләдәге  ызгыш-талаш. Бу  начар

гадәтләр  бала  күңелендә  бик  тиз  урын  ала.Чөнки  балалар  әти-әнигә, зурларга

охшарга тырышалар. Шуңа да  алар тора-бара  туган  көннәрен, бәйрәмнәрне, кичәләрне

исерткеч  эчемлекләр  белән үткәрергә  өйрәнеп китәләр.Бер  буыннан  икенче  буынга

“ эчүчелек  эстафетасы” шулай  тапшырыла. Исерткеч  матдәнең  кайсы  гына  булмасын,

җитлекмәгән  яшь  организмга  зурларныкына  караганда  берничә  мәртәбә  көчлерәк

тәэсир  итә, яшүсмернең  физик  һәм акыл үсешен  тоткарлый. Шуның  нәтиҗәсендә,

гомуми  кабул  ителгән  әхлакый  этик  нормалар  бу  авыру  яшүсмерләр  өчен  әһәмият-

сезгә  әйләнә, ә  бу  үз  чиратында  тәртип  бозуларга  китерә.

             Кайсы  гына  ата-ана  баласының  таза, сау- сәламәт, һәрьяктан  камил  булып

үсүен  теләми  икән.

             Иҗтимагый  харәм- отышлы  уеннар, исраф  итү, үз-үзеңә  кул  салу. Соңгы  елларда  үз-үзенә  кул  салучылар  күбәйде. Бу  хәтта, балалар, яшүсмерләр арасында да

килеп  чыга. Үзен-үзе үтерүчеләр  күп  очракта  чамасыз  эчү  белән  бәйле, аракы  белән

бәйле булмаганнары  да  бар, кемдер  тормыштан туя, кемдер  әти-әнисенең  низагларын

күтәрә  алмый  һ.б  сәбәпләр. Җайлы  бит: эчеп  исереп  дөньяны  онытасың, берәрсе  белән   ачуланышсаң, яки  бәхетсез  мәхәббәткә  юлыксаң, үләсең  дә  котыласың.

Үзләре  турында  гына  уйлаган  кешеләр  шулай  эшли. Чөнки  исән  калганнарга  бик

авыр. Үзеңне  дөньяга  китергән, тәрбия  биргән, дөресрәге  кеше  иткән   газизләреңне

кара  кайгыга  салуга  хәер-фатиха  биреп  булмый. Ф.Яруллин  әйтмешли: “ Бу  дөньяда

һәркем  дә  бит, кемнеңдер  бердәнбере”. Ә  берәүнең  дә  бердәнберен  югалтасы  килми.

Шуңа  күрә, балаларны  тормышны  яратырга, хезмәтне  сөеп  яшәргә, теләсә  нинди

шартларда  да  исән  калырга, җиңәргә  ихтыяр  көче  табып, көрәшеп  яши  белергә

өйрәтергә  кирәк.

                Спортчыларга  игътибар  итегез  әле: алар  арасында  үз-үзләренә  кул  салучылар

бармы? Юк. Хәрәкәтләнү, эш, максатка  омтылу- күңелсезлек, эч  пошулардан, иң  яхшы

дәва  менә  шул. Балаларны  спортка  тартырга  кирәк. Ә  үзебезгә  аларга  үрнәк  күрсәтергә  кирәк. Ата-ана  үрнәге . Халыкта: “ Анасына  карап  кызын  коч, атасына  карап  улын  сөй”  дигән   әйтем  бар. Моның  мәгънәсе  тирән: кеше  гаиләдә  нинди

тәрбия  алса, тормышта  да  шулай  булачак. Бераз  үзгәрергә  дә  мөмкин. Ләкин, нигезе

шул  ук  кала.

                 Укучылардан  алган  анкеталардан  күренгәнчә, күп  гаиләдә  эчке  тәртип  юк.

Нәрсә  соң  ул  эчке  тәртип? Музыкада  да,шигърияттә  дә  “ритм”  дигән  термин  бар.

Безнең  гаиләбездә  дә  ритм  сакланырга  тиеш, югыйсә  тормышның  көе  югала.

Мәгънәсез  ыгы-зыгы, шау-шулы  бәйрәмнәр, дус-ишләр  белән  очрашып, табын  артында

озаклап  утырулар, кунакка  еш  йөрүләр, ахирәтләр  белән  3-4 әр  сәгать  гайбәт

сатулар, әтиләрнең  дуслары  белән  ярты  төнгә  кадәр  салыштырып  йөрүләре  гаиләнең

яшәү  ритмын  бозып  кына  калмый, ә  игътибар  үзәгендә  булырга  тиешле  баланы

ирексездән   арткы  планга  күчерә. Ә  сабыйны  яки  яшүсмерне  “мин  ялгыз”,ягъни

артык  дигән  куркыныч  уйга  этәрә. Ә  урам   андый  “ялгызларга” кочагын  җәеп  кенә

тора. “ Безнеке, урамнан  кайтып  керми”,- дип зарланучы  ата-аналарның  яшәү  рәвешенә

күз  салсаң, баланың  кыргыйлануында, өйдән  бизүендә  ата-ана  үзе  гаепле  икәнен

аңлыйсың.

                    Гаилә- баланың  оясы. Без, бәлки, оябызның көчен  аңлап  та  бетермибездер:

аның  бит  кодрәте  киң, я  ул  имгәтә, я  тәрбияли. Әнә  кошлар  да, канатлары  ныгыгач

кына, баласын  оясыннан  очыра. Безгә  дә  кошлардан  үрнәк  аласы  иде. Балалык  чоры

мәңге  дәвам  итми, аның  гомере  кыска. Сабырлык  һәм  түземлек, игътибар һәм  ярату

тәрбия  җыелмасының  нигезенә  салынса, без  Ходай  амәнәт  итеп  тапшырган  бала-

ларыбызны  Кеше исеменә  лаек  булырлык  дәрәҗәдә  тәрбияли  алырбыз.



Предварительный просмотр:

                           Белемле  укытучы - замана  тоткасы.

( Яшь  укытучыларга)

Фәйрүзә  Зарипова. Актаныш  районы  Яңа  Әлем  төп  мәктәбенең  башлангыч

класслар  укытучысы.

“ Җирнең нуры – кояш, кеше  нуры – гыйлем “ дигән  гыйбарә  белән  сүземне

башлап  китәсем  килә. Җәмгыять  нинди  генә  булмасын, укытучы – тәрбияче –

бу  җәмгыятьне  әйдәүче – алга  алып  баручы  төп  көч  булып  калачак.Димәк, бу

изге  һөнәр – мәңгелек!

                 Кадерле  яшь  укытучылар! Кулыгызга  дипломнар  алып, хезмәт  юлыгызны

башлап  китәр көннәрегез  алдыннан, бөтен  хезмәт  юлларын  балаларга  белем  һәм

тәрбия  бирүгә  багышлап, инде  эстафетаны сезнең кулларга тапшырыр  вакыт  җиткәндә

сезгә  әйтер  сүз- теләкләребез бар:

1. Диплом  нинди  генә  булмасын, ул  үзе  эшләми. Бар  белемегезне, сәләтегезне,көче-

гезне куеп  армый-талмый  эшләгез. Дан  артыннан  кумагыз. Үз  эшегезне  югары

җаваплылык тоеп, намус  белән  башкарсагыз, дан  үзе  сезне эзләп  табар. Безнең  хезмәт

вакыт  белән  үлчәнми, ахыргы  нәтиҗә белән  бәяләнә.

2.Күп  укыгыз, һәрвакыт  үз  белемегезне  күтәрү  өстендә  эшләгез, инновацион укыту

алымнарын  өйрәнеп, эшегездә нәтиҗәле итеп  куллана  белегез.

3.Укыту  эшчәнлегендә төп  фигура – дәрес. Дәресләргә ныклап  әзерләнеп  йөрегез.

Укытучы- укучы- уку  материалы- үзләштерү-нәтиҗә дигән  төп  төшенчәләрне

һәрвакыт   күз   уңаеннан  җибәрмәгез. Кайсы  укытучы , үз  фәненә  кызыксыну  уятып,

белем  алу  шатлыгы  тудырып, дәрестә  укучыны  күп  уйлатып, фикерләтеп нәтиҗә

ясата  алса, шул  укытучының дәресе  отышлы  була .Педагогик  уку  йортларында

алган  теоретик  белемнәрне  нигезле  итеп  практика  белән  бәйләгез. Белем  бирү –

укытучының  төп  вазифасы  булса  да, без  югары  әхлакый, әдәпле, киләчәктә  үз

тормышын  корырга  сәләтле  шәхесләр  тәрбияләүне  бер  мизгелгә  дә  истән  чыгармаска

тиеш.

4.Таләпчән  булыгыз, ләкин  чама  хисен югалтмагыз, укучы  үзләштерергә  мөмкин

булганны  гына  таләп  итегез.

5.Һәр  сүзегез  үтемле  булсын! Сүз  кешене  терелтә дә, юкка  чыгара  да  ала. Сүз  белән

сак  эш  итәргә  кирәк. “ Йөрәктән  чыккан  сүз  генә  йөрәккә  барып  җитә”  диләр.

Сүз  белән  беррәттән  тавыш, интонация  турында  искә  алу  урынлы  булыр.

6.Укучыны  җаныгыз  белән  аңларга  һәм  тоемларга  өйрәнегез.Балаларны  башкалар

алдында  хурлап  түбәнсетмәгез.Чөнки  балаларның  ата- аналары  үзләренең  иң

кадерлеләрен  Сезгә  ышанып  тапшыралар.

7.Мәктәптә  укыту – тәрбия  эшләренең  куелышы  ничаклы  гына  яхшы  булса  да,

әгәр  дә  ул  гаиләдә  ата-ана  бирә торган  тәрбия  белән  нык  бәйләнештә булмаса,

мондый  тәрбия  берьяклы  гына  була  һәм  тиешле  нәтиҗәне  бирми. Шуңа  күрә,

ата-аналар  белән  аңлашып  һәрдаим  тыгыз  элемтәдә  торыгыз. Аларның  ихтирамын

һәм  ышанычын яуларга  омтылыгыз.

8.Характерның  иң  көнчел  сыйфатлары – көнчел, усал, кансыз, каты  күңелле, шәфкать-

сез, икейөзле  булудан  ерак  торыгыз.

9.Укучылар  һөнәре  күп  булган  укытучыга  күбрәк  тартылалар.( биегез, җырлагыз,

музыка  уен  коралларында уйнагыз)

Яшь укытучы! Җәмәгатьчелек, мәдәни  чаралардан  читтә  кала  күрмәгез!

Яшьлегегезнең  ямен, тәмен  тоя  алмый  калырсыз.

10.Хәзер  мәктәпләрдә  инновацион эшчәнлек  конкурслары  һ.б  күп  төрле  чаралар,

бәйгеләр   укыту  эшчәнлегенең  сыйфатын  үстерү  максатыннан  күп  үткәрелә.

Бу  конкурс- бәйгеләрдә  актив  катнашыгыз, үз белемнәрегезне чарлагыз.

11.Адәм  баласының  таяначак нәрсәсе  үзенең  акылыдыр. Акыл – кешегә табигатьтән

бирелгән  иң   олы  хәзинә! Әлеге  хәзинәне кем  ничек  үстерә- тәрбияли, нинди

максатларда  файдалана, бу кешенең үзеннән  тора.

Акыллы   булыгыз! Акыллы   кешеләр  тәрбияләгез!

Укытучылыкның   бөек  бәхетенә ирешергә  насыйп  булсын  сезгә.

“ Алай  да  Сездә  укыганмын”,  “ Их, безнең  балаларыбызны  да  Сез  укытсагыз  иде”,

“ Алай  да  безнең  мәктәптә Сездәй  укытучылар  укыта!” дигән  сүзләрне  ишетеп,

канатланып   эшләргә, куанып  яшәргә  язсын  сезгә, кадерле  яшь  укытучыларыбыз!

Хәерле,  хезмәт   юллары  Сезгә! 



Предварительный просмотр:

Актаныш муниципаль районы

Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе

Гамил Афзал-мәктәптә

(эзләнү – тикшеренү проекты)

Актаныш районы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү

                мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы

                         Зарипова Фәйрүзә Нәкый кызы

2013 ел

Эчтәлек:

  1. Кереш.                                                                          3 нче бит
  2. Төп өлеш.

 Гамил Афзал  - мәктәптә.

   §1. Гамил Афзал иҗатын  башлангыч сыйныфларда

өйрәнү.                                                                                 4-7 битләр

 §2. Гамил Афзал иҗатын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда өйрәнү.                                                             8 нче бит

  1. Йомгаклау.                                                                9 нчы бит
  2. Кулланылган әдәбият.                                           10 нчы бит

I.Кереш.

Без Гамил Афзалның күпкырлы иҗатында эзләнү-тикшеренү эшләре алып бардык. Үзебезнең алдыбызга түбәндәге максатларны куйдык:

  1. Шагыйрь иҗатына төпле күзәтү ясау, аның әдәбиятка килү шартларын ачыклау, иҗат үзенчәлекләрен билгеләү.
  2. Г.Афзал иҗатын мәктәптә өйрәнүнең методик аспектын һәм мөмкинлекләрен ачыклау.

Максатыбызга ирешү өчен без түбәндәгеләрне башкардык:

  1. Г.Афзалның балалар һәм өлкәннәр өчен язылган әдәби җыентыкларын җентекләп карап чыктык.
  2. Шагыйрь иҗатына багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен өйрәндек.
  3. Мәктәп дәреслекләренә күзәтү ясадык.
  4. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар әдәбиятын укыту программаларын өйрәндек.

II.Төп өлеш.

Гамил Афзал мәктәптә.

§1. Гамил Афзал иҗатын башлангыч сыйныфларда өйрәнү.

Хәзерге татар шигъриятенең күренекле вәкиле булган Гамил Афзал поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килде.

 50 нче еллар уртасында әдәбият бусагасын үзенчәлекле лирик буларак атлап кергән Г. Афзал үзен бер үк вакытта юмор, сатира жанрында да таныта. "Философ шагыйрь михнәт дөньясын юмористик һәм сатирик яктан сурәтләү юлына баса".

    Башлангыч сыйныф әдәбият дәреслекләренең авторы  А. Яхин бик хаклы рәвештә: "Мин Гамил Афзал иҗатын, "сатирасы" һәм "лирикасы" дип, икегә бүлеп карамас идем. Аның лирикасы да, сатирасы да ил фаҗигасе тудырган үз фаҗигасенең сәбәбе һәм нәтиҗәсе дияр идем", - дип яза.

 Мәктәптә Гамил Афзал кебек оста, үткен каләм иясенең шәхесен һәм иҗатын өйрәнү башлангыч сыйныфлар укытучысыннан, бер яктан, зур җаваплылык таләп итә. Ә икенче яктан, үз алдына укытучы укучыга төрле яклы тәрбия бирә ала.

   Башлангыч классларда программага Гамил Афзалның түбәндәге шигырьләре кертелгән:

Сыйныф

Әсәр исеме

2 класс

“Үзе зәңгәр күзле”

“Таң”

“Язгы яңгыр”

3 класс

“Көзләр җитә”

4 класс

“Яшь оста”

1.“Үзе зәңгәр күзле” шигыре.

Карлар китмәс димә,

Язлар җитмәс димә.

Арыш кырларыннан

Арып, апрель килә.

Үзе зәңгәр күзле,

Үзе җитен чәчле.

Хәтфә болыннарга

Гөл-чәчәкләр чәчте.

  Бу шигырь укучыларга ятлау өчен бирелә.Монда язның килүе турында бәян ителә.Үзе зәңгәр күзле, үзе җитен чәчле, дип язны тасвирлый.

2.“Таң”

Ай сүрелде, ай күмелде

Ак томаннар тибрәтеп.

Чык түгелде.Нур сибелде-

Таң сызылды ут чәчеп.

Таңга кошлар канат какты,

Аваз салды һәр бөҗәк.

Һай, гомеркәй, нинди якты,

Нинди ачык һәр бизәк!

   Автор ни өчен шатлана? Укучылар шул сорауга җавап эзлиләр.Таң ату матурлыгын күреп шатлана.Гомерләр якты, ачык, ди.

3.”Язгы яңгыр”

Яшел язда дымлы иртә

Тәрәзәмә яңгыр чиртә.

Тонык күкрәү соры күккә

Еракларга яңгырап китә.

Җылы яңгыр, язгы яңгыр

Рәхәт бирә уҗымнарга.

Күңелләргә өмет сала,

Гөлләр сибә болыннарга.

-Үзегез нинди яз билгеләрен беләсез?

-Язгы табигать күренешләре турында сөйләгез.Укучыларның фикерләрен тыңлаганнан соң, Гамил Афзалның “Язгы яңгыр” шигыре укып өйрәнелә.Шигырьне укыганнан соң, рәсем ясарга һәм өйдә ятларга бирелә.

4. “Көзләр җитә”.(3 нче сыйныф)

Сары төскә кергән як- якларым

Җилгә сибелә алтын яфракларым.

Җылы якка тезелеп кошлар китә,

Көзләр җитә,ахры, көзләр җитә.

5.“Яшь оста”(4 нче сыйныф)

Уңган да соң бу Якуб,

Булган да соң бу Якуб,

Йомыш кушып торасы юк,

Йокысыннан уятып.

Үзе тора таң белән,

Битен юа кар белән.

“Эшләмәгән эше юк”,-дип

Сөйләмәгән кеше юк.

Самолет та ясады,

Пароход та ясады,

Хәзер инде ракетага

Таяк юна башлады.

Ышкы ала-

               ышкып ала,

Чүкеч ала-

                чүкеп ала,

Бәрә-суга-

              килә-чыга

Сыерчыклар оясы,-

Карап кына торасы!

Сап ясый ул балтасына,

Тамга сыза тактасына,

Бәрә-суга-

              килә-чыга

Менә дигән урындык,-

Карап кына торырлык.

Абыйлар да мактыйлар,

Апалар да мактыйлар,

Якуб сүзе хак, диләр,

Һөнәр белер чак, диләр.

     -Укучылар Якуб кебек булырга телиләрме?-дигән сорауга җавап бирү өчен, Якубның нинди бала булуын белергә кирәк.Якубның ике сыйфаты табыла:

1)ул оста;

2)эшчән;

    Уятмасалар да, Якуб иртүк үзе уяна.Шунда ук эшкә тотына.

    Автор Якубны оста дип мактый.Үзе генә дә мактап калмый, абыйларга, апаларга да мактата.

   Монда автор Гамил Афзалның  көлүен табарга кирәк.

Көлү алымын искә төшерәбез.Автор, мактаган булып, героеның кире сыйфатларыннан көлә.Якубны автор үзе дә, башкалар да мактый.Якуб таяктан ракета ясарга утыргач, ни өчендер сыерчык оясы килеп чыкса да, автор бер таяктан ясалган ояны, карап кына торырлык сыерчык оясы, дип мактый.Якуб балта сабы ясый башласа- урындык килеп чыга.Менә дигән урындык, дип мактый автор балта сабыннан ясалган “урындык”ны.

   -Дәрес ахырында, “Ул оста” ( таныш- белешләре, туганнары арасыннан бер кеше турында языла) дигән инша язып килергә тәкъдим ителә.

    - Иншаларга сыйныфта бәя бирик.Иң уңышлыларын авторларына кычкырып укытыйк.

     -Тагын бер эш башкара алабыз.Иң яхшы  инша укылгач, балалардан аның ни өчен иң яхшы булуын әйттерик.

     - Укытучы үз вариантын сөйләп йомгак ясаса, тагын да яхшырак булыр.

     - Шигырьне өйдә ятларга да биреп була.

    Татарстанның халык шагыйре Г. Афзалның иҗатын барлаганда, шул хакта уйландык. Нинди олы, бәрәкәтле иҗат! Бер шигырен укыганда әдипнең үткен фикеренә,икенчесендә аның тормышчан акылына,сәяси тоемлавына, ә инде өченчесендә сабый балаларга елмаюга, самими шаяруга юлыгасың.

    Шагыйрь,шулай да, ил язмышы, халык турында күбрәк борчылган. Бөек  шагыйрь Г. Тукайның бөек иҗатының дәвамчысы да булып тоелды ул безгә.      Мәсәлән,  Г. Тукайның “Көзге җилләр” шигырендә дә ил, халык язмышы турында борчылу булса, Г. Афзалның  “Заман” шигырендә дә ил, халык өчен

 борчылу чагыла.

Хәзер укучылар бу шигырьләрне 2 шагыйрьне чагыштыру өчен сөйләп китәрләр.

2. Гамил Афзал иҗатын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда өйрәнү.

   Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә язучының иҗатын тирәнрәк итеп, системалы итеп өйрәнергә була.

Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә нинди эш төрләре алырга икәнен мөгаллим үзе сайлый. Чөнки бу һәр укытучының методик яктан әзерлек дәрәҗәсеннән, эш тәҗрибәсеннән, интеллектуаль үзенчәлекләреннән, осталыгыннан тора. Заман укытучысы яңа төрле дәрес формалары: дәрес-конференция, шигъри бәйрәм, әдәби журнал чыгару  дәресе, дәрес – КВН, “Иң күп әдәби китап укучысы ” бенефисы.(китапханәче белән )

Мәктәптә татар әдәбиятыннан олимпиада үткәргәндә дә Г.Афзалның тормышы һәм иҗаты буенча сорау һәм биремнәр кертергә кирәк, олимпиадада әдипнең шигырьләрен дә бик яратып яттан сөйлиләр балалар. Бу эшләр барысы да Г.Афзал шәхесенә карата ихтирам һәм хөрмәт хисләре тәрбияли.

III.Йомгаклау.

    Шулай итеп, Гамил Афзал- татар әдәбиятында иң күп һәм уңышлы иҗат итүче әдипләребезнең берсе.Аның иҗаты күпкырлы.

    Гамил Афзалның шигырьләрен укып, татар баласы үз туган теленең матурлыгын, тел бизәкләрен тоярга өйрәнә, үз иленең патриоты булып үсәргә омтыла, туры фикерле, юмор хисен аңлаучы булып тәрбияләнә.

    Шушы максатны күздә тотып,мин башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак,укучыны беренче сыйныфтан алып 4 нче сыйныфка кадәр әдәбият дәресләрендә белемне үзең эзләп табып, нәтиҗә ясарга өйрәтеп киләм. Әдәбият дәресләрендә Гамил Афзалның әсәрләрен өйрәнү укучыны иҗади һәм бер үк вакытта логик фикерләүгә күнектерү мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта безнең төбәктән чыккан Гамил Афзал кебек шагыйрьләр белән горурлану хисе туса, ә икенче яктан бу әдипнең иҗатын тирәнрәк өйрәнүгә этәрсә тагын да яхшырак булачак. 

    Безнең максат – укучыларны Гамил Афзал иҗатындагы үткен фикерне аңларга өйрәтү бит. Шагыйрьгә ияреп үзләре дә иҗат итә башласалар, бигрәк тә күркәм булачак.

    Әдәбият дәресләрен һәрвакыт сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп үткәргәндә генә, күпкырлы шәхес формалаша ала. Ә һәрьяктан үсеш алган шәхес тормышта үз урынын җиңел таба.

    Без 4 нче сыйныф укучылары белән бик күп россиякүләм, республика, район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып күп кенә мактаулы урыннар алганбыз икән бу нәтиҗәле хезмәттә әдәбият дәресләренең роле һичшиксез зур.

     

IV.Кулланылган әдәбият:

1.Гилаева И. Гамил Афзал иҗаты мәктәптә : Шагыйрь. «Фән һәм мәктәп». 2003.-№ 9-10

2. Миргазиян Юныс. " Үзе китте, җыры калды". Татарстан яшьләре.- 2003.- 25 сентябрь

3.Ленар Шәех . Күңелдә моң - сагыш тирбәлә :Юксыну ( Шагыйрь Гамил Афзал). Шәһри Казан. 2004.-12 июнь

4. Шаехов Л. Шагыйрь белән соңгы сөйләшү.: Гамил Афзал турында. Ялкын.- 2001 №5

5.Татар мәктәпләре өчен программалар, дәреслекләр:А.Г.Яхин.Әдәбият-2011,

2-4 кл.өчен.Татарстан китап нәшрияты.

6.С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова.Уку китабы-2 класс өчен.Татарстан китап нәшрияты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мои публикации

Уведомление о публикации материала...

Свидетельство о публикации

Данное свидетелство подтверждает размещение доклада "Не должность, но призвание" на конкурсе 11-го Всероссийского интернет-педсовета....

свидетельство о публикации

Данное свидетельтво подтверждает размещение доклада "Не должность, но призвание" на конкурсе 11-го Всероссийского интернет - педсовета....

Публикации

Публикации разных лет...

Свидетельства о публикациях в сети Интернет

Электронные свидетельства о публикациях материалов в сети интернет...