"Авырлыкны тою"
методическая разработка (2 класс) по теме
Коррекцион мәктәпнең 2 классында психомоторика һәм сенсор процессларны үстерү шөгыленнән дәрес планы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
avyrlykny_toyu.docx | 15.39 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Авырлыкны тою.
Максат:
1. Авырлыклары буенча предметларны чагыштыру.
2. Капшап карап тою, күрүне координацияләү, вак моториканы үстерү;
3. Ихтыяр көчен ныгыту, түземлелек, тәвәккәллек тәрбияләү.
Материал: Күрү гимнастикасы плакаты, бармак гимнастикасына рәсемнәр, 2 сулы савыт, төрле авырлыктагы предметлар (гер, йозак, кайчы, кулъяулык) һ.б., төсле карандашлар, альбом бите, компьютер, магнитафон.
Дәрес барышы:
I. Психогимнастика.
II. Дәреснең темасы белән таныштыру.
- Бүген без сезнең белән предметларның авырлыгын билгеләрбез һәм рәсемнәрен ясарбыз. Математика дәресләрендә сез билгеле бер предметның авыр, ә икенчеләренең җиңел икәнен белдегез. Ә кайбер очракта без боларны күзаллап та билгелибез, ә кайчакта үлчәп карыйбыз. Үлчәү өчен нинди прибор кулланабыз инде без? (Үлчәү) Безнең чорда үлчәүләр ярдәмендә теләсә нинди предметның авырлыгын үлчәп була: тузан бөртегеннән алып филгә хәтле.
- Сез игътибар иттегезме, мин авырлыкны нинди сүзләр белән белдердем? (авыр һәм җиңел). Бу сүзләр тактада бар һәм сез аларны кирәк чакта куллана аласыз.
III. Бармакларны язу.
- Ә хәзер, безнең алыштыргысыз ярдәмчеләребез - бармакларны язып алыйк.
- Безнең кулда 5 бармак:
Баш бармак бау ишә
Имән бармак имән кисә,
Урта бармак ут эзли,
Атсыз бармак ат җигә,
Чәнти бармак чәй эчә.
IV. Бармак гимнастикасы.
- Элмәк
- Чылбыр
- Фил
- Туп
- Өй
- Чәчәк
V. Күрү гимнастикасы.
- Ә хәзер безне икенче алыштыргысыз ярдәмчеләребез – күзләр көтеп тора.
а) йомып алу;
б) күзне кысып алу, йомып алу;
в) күз белән ату: уңга-сулга, өскә-аска.
г) күз белән рәсем ясау;
д) бармаклар белән күз тирәли массаж ясау.
е) еракка карыйбыз- борын очына;
з) йомып-йомып алабыз.
VI. Төп өлеш
- Предметларның авырлыгын билгелә.
(Өстәлдә 4 предмет: агач шакмак, пластмас помидор, тимер шөреп, балчык шакмак)
- Минем янга килеп, һәрберегез өстәлдә яткан предметларны капшап карагыз.
- Зурлыклары һәм формалары белән бертөрле предметларны атагыз.
- Аларның авырлыклары тигез булырмы? Ә ни өчен? (Чөнки алар төрле материалдан ясалганнар: агачтан, тимердән, балчыктан, пластмассадан).
- Ә хәзер иң авырыннан башлап җиңеләя бару тәртибендә урнаштырыгыз. Уйлап карагыз әле, безнең өстәлдә шөреп иң кечкенәсе булуга карамастан, иң авыры булырмы?
- “Рәсемгә карап предметның авырлыгын билгелә”
- Ни өчен үлчәүнең савытлары төрлечә тора: берсе өстә, берсе аста?
- Ни өчен аю белән шундый очрак булган?
- Ни өчен бу ике кеше икесе ике төрле бара?( чемодан һәм сумка күтәргәннәр)
- Карбыз авырмы, әллә помидормы?
- Нәрсә җиңелрәк: тычканмы, сыермы?
- Нәрсә авыррак: аюмы, әллә куянмы?
- “Батарга тырышма уены”.
Сулы савытка йөзә торган савыт куябыз һәм әкренләп савытка акча салабыз.Ничә тиен акча салгач савыт батуын билгелибез.
- “Нәрсә җиңелрәк, нәрсә авыррак икәнен билгелә”
Компьютерда авырлыклары кимүгә таба тезелгән хайван рәсемнәре.
- Ни өчен фил иң беренче, ә күбәләк иң азакы? (Чөнки фил иң авыры)
- Аларны авырлыклары буенча чагыштырыйк:
- Фил иң авыры;
- Бегемот үрдәктән авыррак, ә филдән җиңелрәк;
- Үрдәк....
- Куян...
- Тычкан...
- Күбәләк иң җиңеле.
- Иң җиңел хайванны яса.
- Сезнең алда хайван рәсемнәре. Ләкин авырлыклары төрлечә: берләре авыр, ә икенчеләре җиңел. Шаблоннар ярдәмендә бу хайваннарның иң җиңелен ясыйбыз.
VII Йомгаклау.
- Рәсемнәргә йомгак ясау.
- “Тылсымлы капчык”тан берешәр әйбер алыгыз һәм түгәрәккә басыгыз. Предметларны кулдан-кулга тапшырабыз һәм иң авыры нәрсә икәнен билгелибез.