«Октябрятлар: кире кайтмас үткәннәрме яки мөмкин булган киләчәкме?»
проект по окружающему миру (3 класс)
Цель:ответить на вопрос «Кто такие октябрята?» Задачи:изучить литературу по этому вопросу;взять интервью у тех, кто сам был октябрёнком (родители, родственники, учителя) и сравнить полученную информацию с той, которая имеется в литературе;обобщить полученную информацию.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
oktyabryatlar.doc | 816.5 КБ |
Предварительный просмотр:
МБГУ “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы
Мичән төп гомум белем бирү мәктәбе “
«БАРЫСЫН ДА БЕЛЕРГӘ ТЕЛИМ”
«Октябрятлар: кире кайтмас үткәннәрме
яки мөмкин булган киләчәкме?»
(әйләнә-тирә дөнья)
Эзләнүче : Мичән төп мәктәбенең 4 нче
сыйныф укучысы Тимербаева Азалия
Рамил кызы.
Җитәкчесе: 1 квалификацион категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Мөбәрәкова Гөлфинә Миннулла кызы
2020
Эчтәлек.
- Эчтәлек……………………………………………………………………
II. Төп өлеш……………………………………………………………………...
III. Йомгаклау………………………………………………………………….........
IV. Кулланылган әдәбият……………………………...........................................
V. Кушымта…………………………………………………………………...........
Кереш.
Беркөнне иске альбомнарны карап утырганда, әнинең з сыйныфта укыганда төшкән карточкасына юлыктым. Әни анда мәктәп формасыннан, ә күкрәгендә ниндидер значок бар иде.
-Әни, бу нинди значок?-дип сорадым мин.
-Бу- октябрят значогы. Ул башта металлдан эшләнә иде, соңрак пластмассадан эшләп чыгара башладылар.
Значокның уртасында кечкенә Володя сурәтләнгән.
-Ә,анысы кем?
-Владимир Ильич Ленин.
Ленинның кечкенә вакытта төшкән рәсемен күргәнем юк иде.Ә зур вакыттагы фоторәсемен элеккеге башлангыч сыйныф китапларыннан күреп беләм. Алар бездә күп.
-Ә нәрсә өчен бирәләр иде ул значокны?- дип сорадым.
-Элекке Советлар Союзы вакытында, барлык башлангыч сыйныф укучылары октябрятлар булалар иде.Алар менә шундый значоклар тагып йөриләр иде. Менә мин дә октябрят булдым.
Шул вакытта әнинең йөзен күрсәгез, ул шундый шат. Бу истәлекләр аңа кадерле иде. Октябрятлар турында мин беренче тапкыр ишеттем. Шул көнне мин үз-үземә сүз бирдем.”Октябрятлар турында күбрәк белергә һәм классташларыма сөйләргә.
Эләнү объекты – 2-4 нче сыйныф укучылары.
Эзләнү предметы – укучыларның октябрятлар турындагы белем дәрәҗәсе.
Эзләнү максаты – мәктәп укучыларының элеккеге октябрятлар хәрәкәте турында нәрсә белүләрен ачыклау.
Бурычлары:
- Мәктәп укучыларының элеккеге октябрятлар хәрәкәте турында нәрсә белүләрен ачыклау.
- Элеккеге елларда октябрят булган кешеләрдән сорашып чыгу;
- 2-8 нче сыйныф укучыларына анкета үткәрү һәм аларның октябрятлар турында нәрсә белүләрен ачыклау.
- Сыйныфташларымны эзләнү эшемнең нәтиҗәләре белән таныштыру;
- Яңадан анкета үткәрү һәм хәзерге мәктәп укучыларының элеккеге октябрятлар хәрәкәтендә катнашырга теләүләрен белү.
Гипотеза 1: Яңадан анкета үткәрү һәм хәзерге мәктәп укучыларының элеккеге октябрятлар хәрәкәтендә катнашырга теләүләрен белү.
Гипотеза 2: Алар барысы да балалар оешмасында торалар һәм тарихын белергә тиешләр.
Эзләнү методлары : -бу тема буенча материаллар табу , музейдагы документлар белән танышу , элекке еллардагы октябрятлар белән очрашып сөйләшү, укучыларга анкета үткәрү, нәтиҗә ясау.
Төп өлеш.
2. Бу тема буенча әдәбият һәм интернет чыганакларын анализлау.
2.1. “Октябрятлар” балалар хәрәкәтенең килеп чыгышы тарихы.
Бик күп еллар элек эшчеләр һәм крестьяннар Владимир Ильич Ленин җитәкчелегендәге коммунистлар партиясе белән берлектә Октябрь рево-люциясе ясыйлар, патшаны бәреп төшерәләр.
Ил белән большевиклар идарә итә башлый.
Беренче октябрят группалары 1923 нче елның җәендә Мәскәүнең пионер отрядлары каршында төзелә. Ул октябрятларның күбесе Бөек Октябрь революциясе яшьтәшләре була, менә шуңа да аларга октябрятлар дигән горур исем бирелә.
Октябрят группалары 1 сыйныф укучыларыннан оештырыла һәм аңа өч ел буе берәр пионер отряды җитәкчелек итә.
Балалар өлкәннәр белән беррәттән илебезне яңача төзүдә катнашалар.
9-10 яшьлек укучылар өчен пионер отрядлары төзелә..
Өлкән сыйныф укучылары комсомолга керәләр.
Пионер отряды, октябрятларның коллектив вожатые буларак, аларны пионер сафына әзерләү өчен группада күп төрле эш алып бара. Октябрятларны тәрбияләү - Ленин комсомолының пионерларга тапшырган бик мөһим поручениесы.Пионерлар октябрятларга укуда, йөкләмәләр үтәүдә булышалар, үзләренең кечкенә иптәшләрен дус яшәргә һәм җәмәгать эше алып барырга, Октябрятлар кагыйдәләрен үтәргә өйрәтәләр, аларны пионер оешмасына керергә әзерлиләр.
1 сыйныф укучылары барысы да октябрят булырга хыялланалар һәм традиция буенча, 7 ноябрь алдыннан ук теләкләренә ирешәләр дә.
22 апрель көнне өченче сыйныфның иң тырыш,иң уңган октябрятларын пионерлар сафына кабул иткәннәр.
- Символика
Октябрят группасының үз октябрят флажогы була. Аны группага пионер отряды советы – октябрятларның коллектив вожатые тапшыра.
Кызыл флажок - 45X60 см зурлыгындагы турыпочмаклы тукыма. Аның уң ягында октябрят значогы рәсеме төшерелгән. Октябрят флажогы пионер бүлмәсендә саклана. Флажокны сборларга, бәйрәмнәргә, парадларга йолдызчыкларның флаг йөртүчеләре алып чыгалар.Пионерга кергәндә, октябрятлар флажогы дружина советына тапшырыла.
Октябрят йолдызчыгы октябрят икәнлекне белдерә.
Йолдызчык 1нче классның һәр укучысына тантаналы шартларда тапшырыла.Ул күкрәкнең сул ягына тагып йөртелә.
Беренче класс балалары үзләре өчен яңа булган укучылык вазифаларын үзләштереп бетергәч , пионерлар аларга октябрят группаларының төзелү тарихы турында, октябрят йолдызчыклары, Октябрят кагыйдәләре турында сөйлиләр.
Менә ул, октябрят кагыйдәләре:
- Октябрятлар – булачак пионерлар.
- Октябрятлар —тырыш балалар, мәктәпне яраталар, олыларны ихтирам итәләр.
- Октябрятлар — дөресен сөйлиләр, кыю, җитез, эшкә оста булалар.
- . Эш сөйгәннәрне генә октябрят диләр.
- Октябрятлар — тату балалар, китап укыйлар, рәсем ясыйлар, уйныйлар, җырлыйлар, күңелле яшиләр.
2.3. Структурасы.
Октябрятлар группалары йолдызчыкларга бүленә – һәрберсендә 5 бала (бишпочмаклы йолдызның символы ). Кагыйдә буенча, “йолдызчыктагы” һәр октябрятның үз вазифасы бар — командир, чәчәк үстерүче, санитар, китапханәче һ.б..
2.4 Бәйрәмнәре.
- Октябрятка кабул итү
- Бөтенсоюз октябрятлар атналыгы (апрель аенда)
- Уен – сәяхәт «Октябрятлар Октябрь иле буйлап»
- Октябрятларны пионерга кабул итү.
- Җырлары.
Куллар тотыштык,
Йолдыз-йолдызчык.
Һәммәбез тату –
Бездә чын дуслык.
Безнең йолдызчык
Каян төс алган?
Анда октябрь
Нурлары калган...
- Архивтагы документлар белән эш.
Бүген мәктәптә һәм районда октябрятларның тормышы, нәрсәләр эшләүләрен, шөгыльләнүен тагын да тирәнрәк белер өчен укытучы апам мине Саба гимназиясенең музее белән читтән торып кына таныштырды. Музейларда булганнан соң , шуны белдем: пионерлар тарихы күп, октябрятлар турында мәгълумат бик аз, яки бөтенләй юк. Үзебезнең мәктәп музеенда пионерларга һәм октябрятларга багышланган почмак юк. Сакланып калганы да берничә барабан һәм быргы .
Саба гимназиясенең музеенда октябрятлар һәм пионерлар тарихына багышланган материаллар .
3.2. Укытучым Мөбәрәкова Гөлфинә Миннулловна сөйләгәннәрдән.
(1972-1975 нче елларда Керәнне сигезьеллык мәктәбендә октябрят булган)
“Мин нигәдер бик еш йолдызчык таккан елтыр күзле малай-кызларны, бер йодрыкка бәйләгән, бер теләк, бер уй белән яшәткән пионер оешмасын, укучыларның чын дусты булган вожатыйларны, кызыл галстук бәйләгән пионерларны, дөрләп янган учакларны сагынып искә алам...
Без Ленин бабай оныклары идек. Әти-әни, дәү әти -әни,әби-бабай кебек үк якын, кадерле Ленин бабабыз бар иде безнең...
Үзен очратканыбыз булмаса да, һәр иртәдә сыйныф стенасындагы портретыннан матур елмаеп безгә карый ул. Портрет янәшәсендә зур, кызыл хәрефләр белән «Укырга, укырга һәм укырга!» дигән ялкынлы сүзләр эленеп тора. Уңга-сулга каранып, дәрестә тәртипсезләнеп утырсаң, өй эшен эшләп килмәсәң, бабайның кашлары җыерылыбрак, йөзе кырысланыбрак китә кебек. Һәрхәлдә безгә шулай тоела. Тәнәфес вакытларында да артык каты тузынмаска тырышабыз. Ленин бабайны ачуландырсаң,октябрят булу турында уйлама да! Дәрестән соң калып шигырьләр, җырлар кабатлыйбыз, октябрят булырга әзерләнәбез. Инде үзебезнең шигырьне генә түгел, бер-беребезнекен дә яттан өйрәнеп бетердек!
«Без туганбыз октябрьда,
Без – октябрь баласы.
Октябрьда туганнарның
Лилин була бабасы!» –дип башлый көр тавышлы берәү. Укытучы апабыз: «Ленин, Ленин!» - дип төзәтмә кертә. Теге укучы тырышып -тырышып
тагын «Лилин була бабасы!» дип кабатлый.
Ул сөйләп бетерүгә:
«Куллар тотыштык,
Йолдыз-йолдызчык.
Һәммәбез тату –
Бездә чын дуслык.
Безнең йолдызчык
Каян төс алган?
Анда октябрь
Нурлары калган...» – дип, бар тавышка җыр сузабыз.
Әйе, шигырьне дә, җырны да бар тавышка, бик тырышып башкарабыз. җибәрәбез әле.
Менә ул көн... Бу көнне без түземсезлек белән көттек. Ниһаять, бүген безнең ак алъяпк ы ч л а р ы б ы з д а , костюмнарыбызда биш почмаклы кызыл йолдыз балкыячак.
«Октябрятлар – булачак пионерлар. Октябрятлар – тату балалар, мәктәпне яраталар, өлкәннәрне хөрмәт итәләр»,– дип тә кычкырдык. Сөйләдек тә, җырладык та, биедек тә. Соңрак кызыл галстук таккан абый-апалар түшләребезгә йолдызчык кададылар, хәтта бүләк итеп китап та бирделәр әле. Шулай итеп октябрят тормышы башланып китте...”
3.3.Укучылардан сораштыру үткәрү
Укучыларның октябрятлар хәрәкәте турында белем дәрәҗәсен тикшерү өчен анкета үткәрелде:
Катнашты: 22 укучы.
Алар арасыннан:
октябрятларның кем булуын класс җитәкчеләре сөйләвеннән чыгып белә: 4 укучы,
белмиләр: 18 укучы.
Октябрятлар хәрәкәте турында үзем өйрәнгәннәрне сөйләгәннән соң без кабат анкета үткәрдек.
Яңадан 22 укучы катнашты.
« Сез элеккеге октябрятлар хәрәкәте белән танышмы?»- дигән сорауга 19 укучы - уңай, ә 3 укучы - тискәре җавап бирде.
«Сез октябрятлар булыр идегезме ?» дигән сорауга 17 укучы- « әйе» дип, 3 укучы- «юк» дип җавап бирде.
«Октябрят булсагыз нинди эшләр башкарыр идегез?» соравына иң популяр җаваплар « өлкәннәргә ярдәм итәр идем» - 14 укучы , « агачлар утыртыр идем» - 7укучы,
« авылларны чиста тотар идем» - 1 укучы.
Нәтиҗә.
Шулай итеп, минем фикеремчә, эзләнү - проект эшенең максатына ирешелде. Мәктәп укучыларының элеккеге октябрятлар хәрәкәте турында нәрсә белүләре ачыкланды.
Гипотезалар расланды. Дөрестән дә , укучылар октябрятлар, аларның символлары, бәйрәмнәре турында бик аз беләләр.
Минем фикеремчә, бу октябрятлар хәрәкәтенең, пионер һәм комсомол оешмаларының икенче төрле йөртелә башлавы белән бәйледер. Бүгенге көндә октябрятлар эзтабарлар дип аталалар. Аларның да үз кагыйдәләре, символлары, җыеннары бар.
Октябрятлар хәрәкәтенең тарихы белән танышканнан соң, күпчелек укучылар октябрятлар булып карыйсы килүләрен әйттеләр.
Информация чыганаклары.
1. Әдәбият: «Вожатый китабы». Казан. Татарстан китап нәшрияты.1985 ел
2. Интернет-ресурслар:
http://www.urokiistorii.ru;
http://ru.wikipedia.org;
http://vmireveschey.ru/veshhi-sssr/pionery-oktyabryata-e-to-luchshie-rebyata.html;
http://www.murzilka.org/izba-chitalnya/archive/2011/vypusk-4/pismo-chitatelju-murzilk