Зурлар төркемендә табигать почмагы
статья по окружающему миру на тему

Гумерова Зульфия Альбертовна

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zurlar_torkemende_tabigat_pochmagy.docx21.39 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә табигать почмагы.

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, җитештерү эшчәнлегенең тизлеге арткан саен, экологик проблемалар кубәя бара. Экология проблемасынын глобаль проблема булып, аның узебез яши торган урында да чагылуы тәрбиячедә борчылу тудыра hэм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне кузәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

Бакчада балаларны табигать белән таныштыру, аңа мәхәббәт тәрбияләүдэ табигать почмагы ярдәм итә. Монын өчен без төркемдә шартлар тудырырга, экологик почмак булдырдык. Табигать почмагына яшь узенчәлегенә туры килерлек гөлләр утырттык.

Балалар hәр көнне гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын кузәтә, төпләрен йомшарталар, су сибәләр, тузанын сөртәләр. Шау чәчәктә утырган усемлекләрнең матурлыгын күреп сокланалар. Әгәр даими тәрбияләмәсәң, аларнын шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең дә тере табигать икэнен, аларнын үсешенэ яктылык, су сибеп тору, төпләрен йомшарту кирәк икәнен үз күзләре белән күреп торалар. Гөлләрнең төренә, нинди табигать шартларына яраклашып үсүенә карап, тәрбияләү ысуллары да төрле икәнен үзләштерәләр, бу максаттан махсус шөгыльләр үткәрелэ.

Табигать почмагында  эшләү нәтиҗәсендә балаларда зиһенгә алу, фикерләү, хыяллану, игътибарлылык, хәтер кебек тынып белү процесслары арта, хезмәт күнекмәләре: эш сөючәнлек, табигатькә сак караш һәм җаваплылык тәрбияли.

Табигать почмагында яшәүчеләрне икегә бүлергә мөмкин даими һәм вакытлыча яшәүчеләргә. Беренчеләре (бүлмә гөлләре, балыклар, ташбака) почмакта ел әйләнәсендә яшәсә, икенчеләре вакытлыча гына яшәп ала.

Балалар бакчасынның табигать почмагында даими яшәүчеләр – бүлмә гөлләре. Алар электән үк кешеләрнен яшәү урыннарынарын бизәгәннәр. Бүлмә гөлләрене күпчелеге чыгышы белән тропик һәм субтропик  илләрдән. Чыгышына карап төрле караш (туфрак, су сибү, яктылык) тәлап итәләр.

                Зурлар төркемендә  күзәтү, предметларны чагыштыру, гомумиләштереп билгеләренә карап төрләргә бүлү күнекмәләре арта. Үсемлекнең үсүен, ел фасылына карап үзгәрүен күзәтү эшнен төп эчтәлеге булып тора. Бүлмә гөлләре өчен яктылык, дым, җылылык, туфракның тукландырылган булуы төп шарт, кайбер үсемлекләр өчен яктылык һәм дымның бик аз микъдарда җитүен балалар белеп торырга тиеш.

Гөлләрнең орлыктан, сабактан, бәрәнгедән үрчүен балалар тәҗрибәләр ярдәмендә күзәттек. Почмакта кактусларның формасы, чәчәге, яфрак төзелеше белән аерылып торган берничә төре үсә.

Тәрбияләнүчеләр тарафыннан дежур тору, хезмәткә төгәл, җаваплы караш, эш күнекмәләре тәрбияли.

Дежур билгеләгәндә иң беренче әңгәмә үткәреп: эш коралларынын кайда урнашуын, алъяпкычнын кайда эленеп торуын һәм эш беткәч коралларнын чистартып, почмакнын яхшы кыяфәттә калырга тиешлеген аңлатабыз.

Табигать почмагында атнага бер бөтен балалар белән  җыештыру үткәрәбез. Бу үз чиратында бик күңелле һәм тыныч үтә. Ахырдан һәр баланын ничек катнашуын билгеләп, күмәк эшнең нәтиҗәлелеген аңлатабыз.

Эшне җиңеләйтү максатыннан шөгыльләр өчен төрле “Табигать күренешләре”, “Агачлар”, “Йорт хайваннары”, “Бөҗәкләр”, “Чәчәкләр”, “Кошлар”, “Гөмбәләр”, “Кыргый хайваннар”, “Җиләк-җимешләр”, “Яшелчәләр” темасына табышмаклар, ел фасыллары, айлар, тәүлек өлешләре турында табышмалар, кечкенә шигырьләр, хикәяләр тупладык.

Тәрәзэ төбендә кечкенә яшелчә бакчасы утыртабыз. Укроп, петрушка  яшел суган кыякларын балалар кондезге аш вакытында бик теләп ашыйлар.

Зурлар төркеменең табигать почмагында яфракның формасы һәм характеры, сабагы, карау үзенчәлекләре белән аерылып торган түбәндәге  үсемлекләр булырга тиеш:

  • Традесканциянең 2-3 төре
  • Бүлмә винограды
  • Үрмә гөлләр
  • Кактусның бер ике төре
  • Цикламен
  • Примула
  • Амаралис
  • Кливия

5 – 6 яшьтәге балалар 6-7 бүлмә гөленең исемен, өлешләрен: тамыр, сабак, яфрак, чәчәк һ.б. белергә тиеш. Мәсәлән: яфрак шома яки төкле, кырыйлары тигез яки тешле.

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, унай нәтиҗәләргэ ирешеп булмас иде. Экология буенча эшләу дәверендэ ата-аналар белэн уткәрелгән әнгәмәләр, биремнэр, ачык шөгыльлэр, табигатькә чыгулар, табигатьтә файдалы хезмәттә катнашулар, балалар hэм ата-аналар белән бергәләп табыйгый байлыклардан, гамәлгэ яраксыз нәрсәләрдән әйберләр ясау h.б. – болар барысы да бала белән ата-ананы, ата-ана белэн тәрбиячене якынайтып, узара анлашып эшләудә зур роль уйный. Ата-аналар белән системалы рәвештә эшләгәндә генэ уңай нәтиҗәләргә ирешергә  мөмкин. Март-апрель айларында усемлек усеше буенча тәҗрибәләр уткәрәбез. Һэр бала узе утырткан усемлекнең усешен нәтиҗә ясап, кузәтеп бара.

Балалар белэн эшләунен нәтижәлелеге диагностикадан, тестлардан куренә. Ел башында hәм ел азагында уткәрелгэн диагностика балаларнын экологик белемнәре, фикерләу дәрәжәләре, экологик кузаллаулары усешен hәм гади генә булса да, нәтиҗә чыгара белуләренең дәрәжәсен курсәтә.

Кече яшьтән табигатьне аңлап, аны яратып усу бик мөhим. Киләчәктә балаларнын табигать сакчылары булуына ышанабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Табигатьнен гузэл почмагы

Внеклассное мероприятие о лесе...

класс почмагы

1 сыйныфта класс почмагы...

Класстан тыш уку почмагы

Класстан тыш уку почмагы өчен материаллар куям....

Класс почмагы

"Кояшкай" исемендәге сыйныф почмагы...

Тема: “Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” Зурлар төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле.

Тема: “Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт”Максат:10 га хәтле санауларын ныгыту. Геометрик фигуралардан мәсәлә төзергә өйрәтү,тәртип буенча санауны ныгыту.Тәрбия бурычы:Иптәшләре белән дус, тат...

Сыйныфтан тыш чара “Табигатьнең гүзәл почмагы”

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләүне үстерү....