Онытма син!
проект по окружающему миру (4 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Сезнең игътибарга Актаныш башлангыч мәктәбе укучылары “ Онытма син !” дип аталган проект эшен тәкъдим итә . Проектыбыз үткән белән бүгенгене берләштерә
Проектыбызның максаты Элекке һәм хәзерге авылда архитектура, аларның төзелеш үзенчәлекләре белән танышу ; Халкыбызның үткәне , тарихы белән горурлану хисләре тәрбияләү . .
Гипотеза Һәркайсыбызның матур киенәсе , затлы йортларда яшисе килә . Моңа ирешү өчен сәнгать , сәнгати зәвыклелек , белем кир ә к. Архитектура һәм дизайнның нигезендә менә шулар ята да инде .
Бурычларыбыз Халкыбызда « Үзенең тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк » дигән әйтем бар, димәк , без үзебезнең тарихыбызны өйрәнәчәкбез , киләчәгебез турында да кайгыртачакбыз .
Теманың актуальлелеге : К ечкенә ватаның – авылыңның тарихын өйрәнмичә торып , халыкның үткәнен , бигрәк тә аның борынгы чорын нигезле итеп белеп булмый . Ә тарихын белмәгән халык туган төбәген саклау , яшәтү , үстерү юлларын билгели алмый . Тарихны буыннан-буынга җиткерүче , саклаучы төп көч халык үзе булса да, аны билгеле бер нормаларга салып камилләштерү эшен галимнәр башкара . Авыллар тарихын өйрәнүче галимнәр булса да, авылда яшәүче буларак , без туган як тарихын өйрәнүне үзебезне ң бурычыбыз итеп саныйбыз .
Ә хәзер без сезне элеккеге авылда архитектура, аларның төзелеш үзенчәлекләре белән таныштырабыз .
Йорт Элек-электән торак йортлар , нигезд ə, бүрәнәдән төзелгән , бура бурап эшләнгән . Агач һавасы ук икенче булган . Кешеләр табигатькә якын булган . Экологик проблема дигән төшенчәне белмәгәннәр .
Кое Кое элек-электән үзенчәлекле төзелеш . Осталар аның өстенә ике кыеклы түбә ясаган . Кое өйләре аның суын тузаннан , чүп -чар төшүдән саклаган.Шулай ук авыл байларының ишегалдын бизәп тә Бүгенге көндә кое су чыганагы булудан тыш , ландшафт дизайна элементы да булып тора.
Үрелгән читән койма Элек бишекләр дә , каз оялары да талдан үрелеп эшләнгән . Тимер койма дигән нәрсәне белүче дә булмаган , йорт тирәләрен читәннәр бизәгән . Үрелгән читән койма , кое, келәт бу йортка җанлылык өсти . Акрынлап аларны пластик материаллар алыштырды . Читәннәрне этнографик музейларда гына күреп була иде . Ә хәзер халык яңадан экологик чиста продукциягә тартыла башлады . Йорт ишегалларын да талдан үрелгән клумбалар белән бизиләр , читәннәр торгызалар . Бу бигрәк тә үз йортлары белән яшәүче шәһәр халкы арасында популяр .
Тегермән Җил тегермәне белән ашлык тартканнар . Бөртекле ашлыкларны ярма яки он итеп тарттыру өчен корылган җайланма (машина) – төп өлеше бер-берсенә ышкылып әйләнә торган ике таштан тора. Тегермәнне җил хәрәкәткә китергән .
Без сезне элеккеге авылда архитектура, аларның төзелеш үзенчәлекләре белән таныштырдык . Проектның арткы планында хәзерге көн төзелеше . Бу үткән белән бүгенгенең бәйләнешен чагылдыра .
Йомгаклау Адәми зат , әгәр үз халкы белән горурланырдай тарихы барын белмәсә , туган туфрагын , милләтен дә танымый башлый . Аның ныклыгын тою өчен төпле терәк кирәк . Тарих , үз халкыңның тарихы - шундый терәк ул . / М.Хәбибуллин /
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
БАШКАЛАР ТУРЫНДА ОНЫТМА
Кече яшьтәге мәктәп балаларында игътибарлы, төгәл, ярдәмчел булу, өлкәннәрне ихтирам итү сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, «Башкалар турында онытма» дигән занятие үткәрелә. Аны уздыруга әзерлек чоры...