Дәрес эшкәртмәсе "Аяк астындагы могҗиза".
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) на тему
Окружающий мир - разработка урока о почве на татарском языке.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tufrak_nrs_ul_3_klass_prezentatsiya.pptx | 2.02 МБ |
ayak_astyndagy_mogzhiza.docx | 28.99 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Икмәк
Икмәк
Икмәк кырда үсә
Ипи өстәлгә ничек килә? Җирне сөрергә - > тырмаларга - > ашлыкны чәчәргә - > чүп үләннәреннән арындырырга - > өлгергәнен көтәргә - > җыеп алырга - > ындырда чистартырга - > тегермәндә он тарттырырга - > ипи пешерергә
Сүзлек эше Нәрсә ул җир? Җир – тереклек дөн ь ясы булган планета. Кешеләр яши торган җир йөзе, җир өсте. Җир шарының өске катлавы, үсемлекләр үсә, үсемлек тамырлары азык ала торган катлау, туфрак. Иген басулары, кырлар. Туып – үскән ил. Дәүләт, территория.
Үсемлекләр
Туфракта яшәүчеләр
Сукыр тычкан
Туфракның составы Туфракта һава бар. Туфракта су бар. Туфракта черемә бар. Туфрак ком һәм балчыктан тора. Туфракта минерал ь тозлар бар
ҮСЕМЛЕКЛӘР ТУФРАКТАН НӘРСӘ АЛА?
Ү семлекләр туфрактан нәрсә ала? Һава кислороды Черемә Минерал ь тозлар Эрегән тозлар Су
Туфрак Туфрак-җирнең уңдырышлы өске катламы
Предварительный просмотр:
Дәрес эшкәртмәсен Буа районы Черки Килдураз урта мәктәбе укытучысы Гыйльфанова Дания Ришат кызы төзеде.
Предмет. Әйләнә-тирә дөнья һәм әдәби укудан берләштерелгән дәрес.
Дәреслек авторлары: А. А. Плешаков, М.Ю. Новицкая
Класс: 3
Дәрес тибы. Яңа материалны үзләштерү.
Тема. Аяк астындагы могҗиза.
Дәреснең максаты.
Туфракның составы турында күзаллау булдыру:
гади тәҗрибәләргә нигезләнеп туфракның төп үзлеген-уңдырышлылыгын ачыкларга ярдәм итү; туфракның үсемлекләр, хайваннар һәм кеше тормышында әһәмиятен ачыклау.
Метапредмет.
Танып-белү: туфракның ясалышы турында өстәмә мәгълүмат алу; туфракның составы һәм аның уңдырышлылыгы арасындагы бәйләнешне ачыклау.
Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра белү, төрле схемалар белән эшләү, дөреслеген дәреслек, төрле чыганаклар белән чагыштырып карау.
Коммуникатив: бер-береңне тыңлый, сөйләшү барышында үз фикреңне җиткерә белү.
Шәхсиятле:
укучыларда экологик культура формалаштыру;
икмәккә сак караш, игенче хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.
Җиһазлау:
- компьютерда призентация,
компьтер,
проектор,
экран,
дәреслек,
дәфтәр;
- тәҗрибә үткәрү өчен:
- дәфтәр бите,
- лаборатор ящиклар,
- чынаяк,
- туфрак,
- таякчыклар,
- пыяла стакан,
- воронка,
- колба,
- кәгазь фильтр,
- лупа,
- өстәл,
- штатив,
- пыяла,
- тоткыч;
- аңлатмалы сүзлек.
Методлар: өлешчә эзләнү, парлап эшләү, диалог.
Дәрес барышы:
- Оештыру.
- Хәерле көн, балалар! Дәрестә уңышлар телим.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
- Табышмак әйтү:
- Бер иҗеге эш куша,
Икенчесе-бер чәчәк.
Кушып язсаң икесен,
Мичегездә пешәчәк.
Бу нәрсә?
- Ик – мәк.
- Әйе, бу икмәк. Менә ул ничек кабарып, тәмле булып пешкән. (слайд 1, 2,3)
- Икмәк турында шигырьләр сөйләтү.
- Нинди шигырьләр беләсез?
- “Яшәү чыганагы” Э. Мөэминова (уку китабы).
- “Икмәк” Н.Дәүли (уку китабы)- шигырьләрне укыту, яттан сөйләтү.
- Икмәк кайда үсә?
- Кырда. ( слайд 4)
- “Чылбыр төзү” уены. Парлап эшләү.
- Икмәк өстәлгә ничек килә? Бирелгән сүзләрдән чылбыр төзегез.
- Тикшерү. (слайд 5)
Җирне сөрергә -> тырмаларга -> иген чәчәргә -> чүпләрен утарга -> өлгергәнен көтәргә -> җыеп алырга -> ындырда чистартырга -> тегермәндә он ясарга -> ипи пешерергә.
- Дөрес, балалар, ипи өстәлгә бик озын юл үтеп килә.
- Проблемалы сиуация булдыру.
- Теманы ачыклау.
-Мин сезгә “Тылсымлы сандык” дигән бер хикәя укырмын. Игътибар белән тыңлагыз әле. Нәрсә турында сүз бара икән?
-Дөньяда бер тылсымлы сандык бар. Аңа 1 капчык бөртек салсаң, көзен 1 капчык 20 була. 1 чиләк бәрәңге, бу хәзинә сандыгында, 20 чиләккә әйләнә. Бер уч орлык өем-өем кыяр, редиска, помидор, кишер була. Нәрсә турында сүз бара соң? (җаваплар тыңлау)
- Әкиятме бу, балалар, әллә юкмы?
- Юк.
- -Инде табышмак тыңлагыз.
Табышмак.
Аяк белән таптыйлар,
Көрәк белән казыйлар,
Һәркем таптап та йөри,
Ә ул ачуланмый,
Бүләген дә кызганмый.
Бу нәрсә?
-Җир.
IV. Яңа тема.
1) Сүзлек эше. Җир сүзенең мәгънәсе .
-Нәрсә соң ул җир?(слайд 6)
2)-Без туфрак турында сөйләшербез.
-Менә аны галимнәр ничек төшереп алганнар. (слайд 7,8,9,10,11 ) Туфракта үсемлек тамырлары, бөҗәкләр һ.б. күренә.
-Бүген миңа бер электрон хат килде. 3 сыйныф укучыларына туфракның составын ачыкларга кушылган ул хатта. Бездәге туфрак мул уңыш бирә аламы? Уңдырышлымы ул, әллә юкмы?
-Димәк, без ,туфрак белән тәҗрибәләр ясап карарбыз.
3)Туфракның составын ачыклау өчен тәҗрибәләр үткәрү.
-Лупа белән карасак, нәрсәләр күрәбез?
-Ком бөртекләре, үсемлек тамырлары, ташлар һ.б.
-Туфракны суга салып карыйк. Нәрсә булды?
-Һава куыклары өскә күтәрелде. (1 тәҗрибә)
-Туфракны алып җылытып карыйк, өстенә пыяла куйыйк. Пыяла нишли? (2тәҗрибә)
-Дымлана.Туфракта су бар.
-Туфракны җылытабыз. Төтен чыга, ис килә.
-Туфракта черемә бар. (3 тәҗрибә)
-Туфракта черемә күп булган саен, туфрак кара була.
-Янган туфракны суга салып болгатабыз. Нәрсә күрерсез?
(4 тәҗрибә)
-Туфракта ком һәм балчык бар.
-Суны фильтр аша үткәрәбез. Бер тамчысын пыялага тамызып. Ут өстендә тотабыз. Ак тап күренә. (5 тәҗрибә)
-Бу нәрсә?
-Минераль тозлар.
4)Нәтиҗә ясау.
-Безнең туфракта нәрсәләр бар икән?
-Һава, су, черемә, ком, балчык, минераль тозлар.
-Үсемлекләр үсәр өчен туфракны уңдырышлы дип әйтеп буламы?
-Әйе.
5)Физминутка.
-Безнең уңдырышлы туфракта нәрсәләр үсә? Үссә, торып басабыз, үсмәсә, урыннарда утырабыз.
-Бодай, апельсин, лимон, арыш, киви, банан, кукуруз, имән, бамбук, карлыган, кыяр, ананас, бәрәңге, арахис.
V.Ныгыту.
1) - Туфрак составында нәрсәләр бар? Биремне үтәгез (дәфтәрдә эш).
-Туфракта ------бар.
-Туфракта ------ бар.
-Туфрак ---- һәм ----тан тора.
-Туфракта ------- бар.
-Туфракта ------- бар.
2)Тикшерү. (слайд 12)
-Үсемлекләр үсәр өчен кирәкле матдәләрне кайдан ала инде?
-Туфрактан (Схема тутыру).
3)– Сезгә менә шушы схеманы тутырырга кирәк. Дәреслек белән эшли аласыз. (слайд 13)
4)Тикшерү. (слайд 14)
5)“Ачыклагыч-атлас”тан туфракта яшәуче хайваннар-сукыр тычкан һәм аючикерткә турында мәгълүмат табу.
VI.Йомгак ясау.Рефлексия.
-Мул уңыш алыр өчен туфрак нинди булырга тиеш?
-Уңдырышлы. (слайд 15)
-Дәреслектән шул юлларны табыгыз.
VII.Билгеләр кую. Өй эше.
-Укучылар, дәрестә бик тырышып эшләдегез, булдырдыгыз. Безнең уңдырышлы туфракта күп төрле чәчәкләр үсеп чыккан. Алар сезгә.
- Кем «5»гә эшләде, кызыл, ал чәчәк өзә, «4» легә эшләүчеләр зәңгәр, ак чәчәк ала.
Өй эше. Дәреслек битләрен укырга.
1.Белемнәрне тикшерик, 77бит;
2.Яңгыр суалчаны турында ”Уважайте жизнь дождевого червя» хикәясен укырга.