Дәрес эшкәртмәсе "Байкал күле"
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) на тему
Дәрес планы, презентация.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
deres_plany.docx | 38.75 КБ |
prezentatsiya_microsoft_powerpoint.pptx | 2.04 МБ |
Предварительный просмотр:
«Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Черки Килдураз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
3 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья фәненнән үткәрелгән ачык дәрес планы
Укытучы: Гыйльфанова Дания Ришат кызы
Тема: Байкал күле
Максат: Бөтендөнья табигать мирасы объектларының берсе - Байкал күленең үзенчәлекләрен ачыкларга, Россия картасыннан күлнең урынын күрсәтергә, контурлы карта белән эшләргә өйрәтү, экологик проблемаларны ачыклау.
Метапредмет нәтиҗәләр (универсаль уку гамәлләре формалаштыру)
1. Регулятив: дәрестә эзлекле эшләү гамәлләре булдыру.
2. Коммуникатив: үз фикереңне телдән матур итеп әйтә белү, башкаларны ишетә -тыңлый белү күнекмәләре булдыру.
3. Танып - белү: Байкал күленең флора, фаунасы,аның экологик проблемалары турында белемнәр туплау, үзеңнең белемнәр системасында ориентлаша белү.
Шәхси нәтиҗәләр: Байкал күле турында уку материалы, китап, төрле тапшырулар, Интернет материаллар белән кызыксыну уяту.
Предметара бәйләнешләр: әдәби уку, математика.
Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу.
Үткәрү формасы: сәяхәт дәрес.
Эшне оештыру: индивидуаль, төркемнәрдә, фронталь.
Методлар: өлешчә эзләнү, иҗади, аңлатып күрсәтү (презентация), тәҗрибә үткәрү.
Сингапур структуралары: ТЕЙК ОФ - ТАЧ ДАУН, РАУНД ТЭЙБЛ.
Җиһазлау һәм материал: Дәреслек ”Әйләнә - тирә дөнья” авт. А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая, 3 сыйныф, 2 кисәк; Россиянең физик картасы, корабль макеты, тест биремнәре, контурлы карта, презентация.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше. Мотивация булдыру.
- Хәерле көн балалар, дәресебезне башлыйбыз.
Укучылар бергә:
- Хәерле иртә миңа!
Хәерле иртә сиңа!
Хәерле иртә безгә!
Хәерле иртә сезгә!
- Дәресне үткәрү өчен төркемнәргә бүленергә кирәк. (Укучылар балык фигураларын сайлап алып урыннарына утыралар)
II.Белемнәрне актуальләштерү һәм уку мәсьәләсен кую.
1) Артык сүзне тап: Идел, Зөя, Кама, Байкал, Агыйдел, Ангара, Нил (слайд).
-Байкал.
-Бүген без Байкалга сәяхәт ясарбыз. Әйдәгез, шушы җилкәнле корабка утырып Байкал күле буйлап сәяхәткә кузгалыйк (кораб макеты).
-Иң элек җыр тыңлап китик.
2) -Байкал турында җыр тыңлау. (җыр)
3) -Байкал турында нәрсәләр беләсез? 3-4 сүз белән Байкал турында белгәннәрегезне төсле стикерларга язып парта читенә беркетеп куегыз.
(Укучылар яза: Байкал-күл, ул тирән, табигате матур, суы чиста, төче һ.б.)
-Дәрес ахырында, сезнең дәрескә кадәр нәрсәләр белүегезне һәм дәрестә нәрсәләр үзләштерүегезне чагыштырып карарбыз.
4) Шигырь юлларын укыту: (слайд)
Син исән-сау икән - без сәламәт,
Син авырсаң-без дә авыру.
Мәңге яшь кал, Байкал, бул гүзәл,
Энҗесе син илебезнең - диңгез-күл.
5) -Ник шагыйрь Байкалны энҗе белән чагыштыра? Әллә картада бу күл энҗе формасындамы? Әллә башка сәбәпләре бармы? Дәрестә шуны ачыкларга кирәк.
III. Яңа тема. Уку мәсьәләсен чишү өстендә эш.
1) -Байкал кая урнашкан? (слайд)
-Әйдәгез картадан табыйк (карта белән эш).
2) -Ә хәзер зәңгәр карандаш белән контурлы картадан Байкал күлен буяп күрсәтик (контурлы карта белән эш).
3) -“Байкал” сүзе төрки телләрдән тәрҗемә иткәндә, бай күл дигәнне аңлата икән (слайд). Нәрсәгә бай соң ул Байкал күле?
Видеоролик карау ”Байкалның табигате”.
4) -Байкал күленә ничә яшь дип уйлыйсыз? Әйдәгез шушы гамәлне эшләп карыйк: 55000*1000. Ничә булды?
-55000 000
5) -Байкал күле бездән ерак микән, ничек уйлыйсыз?
-Язучы М.Мәһдиев “Ачы тәҗрибә” китабында менә болай дип яза: ”Мин шушы якларга бәхет эзләп киткән борынгы бабалардан кайткан җырларны барлап утырам. Без бит Байкалны үзебезнең күрше авыл күле сыман гына сизеп - тоеп үстек.
Байкал күле балыклы -
Бездә кызлар данлыклы, -
дип җырлыйлар иде өлкәннәр мәҗлестә. Ә аңа баксаң,Казаннан чыгып алты - җиде көн поезд белән барасы, чабасы икән” (слайд).
-7көн ул- бер атна.
IV. Беренчел ныгыту.
1) Укучыларның видеоролик һәм дәреслектәге информацияне(100бит) кулланып биремнәрне эшләүләре. Һәр укучы бирем ала.
Байкалның озынлыгы ------ км. Байкал - дөньядагы иң ------ күл. Аның иң зур тирәнлеге ---------- км. Байкалга ---- дән артык елга һәм инеш суларын коя. Монда планетагы барлык төче суның ------ өлеше тупланган. Аннан бер генә елга -------- агып чыга. Ангара башланган урында ----------- поселогы урнашкан (слайд).
2) - Эшләрегезне иптәшегез белән алмашып тикшерегез. Һәр дөрес җавапка бер бал куегыз.
- Байкалның озынлыгы 636км. Байкал - дөньядагы иң тирән күл. Аның иң зур тирәнлеге - 1642м. Байкалга 300 дән артык елга һәм инеш суларын коя. Монда планетагы барлык төче суның 1/5 өлеше тупланган. Аннан бер генә елга - Ангара агып чыга. Ангара башланган урында Листвянка поселогы урнашкан (слайд).
3) Җавапларны чылбыр тәртибендә укыту.
4) Шушы текстка туры китереп слайдлар карау.
5) Физминутка. Уен. ТЕЙК ОФ - ТАЧ ДАУН структурасы.
- Җөмлә дөрес булса, торып басабыз, дөрес булмаса - урында утырабыз.
- Байкал ул-тау.
- Байкал ул-күл.
- Аның суы тозлы.
- Аның суы төче.
- Байкал планетадагы иң тирән күл.
- Идел Байкалга коя.
- Идел Каспий диңгезенә коя.
- Ангара Байкалдан агып чыга.
- Казаннан ерак түгел.
- Байкал күле саклауга мохтаҗ.
- Минем Байкалда булганым бар.
V. Уку мәсьәләсен чишү өстендә эш. Экологик проблемаларны ачыклау.
1) - Укучылар, без сезнең белән ”Мир” тирән су асты аппараты белән Байкал төбенә сәяхәт кылыйк әле (слайд).
- Монда сирәк очрый торган балыклар (омуль, хариус) һәм гаҗәеп тюлень - Байкал нерпасы яши. Сирәк очрый торган үсемлекләрнең 2/3 Байкалда гына очрый. (слайд) Шуңа күрә дә уникаль Байкалны нәрсә белән чагыштыралар?
- Энҗе белән.
- Байкал күленең суы бик чиста, энҗе бөртекләре, чык тамчылары кебек, 30м тирәнлектә дә күл төбендәге балыкларны рәхәтләнеп күреп була.
2) Тәҗрибә ясау.
- Чишмә cуы белән тәҗрибә ясап карыйк, суга болганчык су салсак нәрсә була?
- Су болгана, пычрана, төбендәге ташлар, балыклар күренми, тереклек үлә.
3) - Байкалга нинди куркыныч яный, аның экологиясенә нәрсәләр зыян сала дип уйлыйсыз? Төркемнәрдә фикерләшеп алыгыз һәм конверттагы төсле рәсемнәрне альбом битенә чиратлашып ябыштырыгыз, берегез сорауга басып җавап бирсен. РАУНД ТЭЙБЛ структурасы.
- Промышленность предприятиеләре, целлюлоза-кәгазь комбинаты, браконьерлар, туристлар зыян китерә. (Рәсемнәр буенча сөйләтү)
VI. Белемнәрне тикшерү. Тест биремнәре.
- Байкал-ул
м) күл
н) елга
о) диңгез
- Аның тирәнлеге
м) 1639м
н) 1575м
о) 1642м
- Нерпа-ул
й) балык
к) кош
л) имезүче хайван
- Кайсы балык, уылдык (икра) чәчмичә, тере маймычлар (кечкенә балыклар) тудыра?
н) омуль
о) голомянка
п) осётр
- Байкалга ничә елга, инеш үзенең суын коя?
д) 300
е) 400
ж) 380
- Байкалдан кайсы елга агып чыга?
г) Селенга
д) Идел
е) Ангара
- Байкал белән танышу кайсы җирдән башлана? Шунда ук музей урнашкан.
ш) Иркутск шәһәре
ц) Листвянка поселогы
ч) Казан
- Балалар, сезнең җаваплардан нинди сүз килеп чыкты?
- Молодец! (слайд)
VII. Өй эше. 2016 ел Татарстан Республикасында Сулыкларны саклау елы дип игълан ителде. 1) Дәреслек материалын укырга, рәсем ясарга; 2) безнең авылдагы, авыл тирәсендәге елга-күлләрне ничек сакларга? Без нәрсә эшли алабыз? Чыгыш ясарга.
VIII. Рефлексия .
- Дәрестә нәрсәләр белдегез? Бер җөмлә белән, бер-берегезне кабатламыйча,җөмләләрне тулыландырып әйтегез.
- Бөтендөнья табигать мирасы объектларының берсе – Байкал күле -----------------------( Бөтендөнья табигать мирасы объектларының берсе - Байкал күле сак мөнәсәбәткә һәм саклауга мохтаҗ.)
- Планетада башка мондый күл юк, шуңа да аны ------------------------- чагыштыралар.
( Планетада башка мондый күл юк, шуңа да аны энҗе белән чагыштыралар.)
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге |
I. Оештыру өлеше. Мотивация булдыру. | -Хәерле көн балалар, дәресебезне башлыйбыз. | Укучылар бергә: -Хәерле иртә миңа! -Хәерле иртә сиңа! -Хәерле иртә безгә! -Хәерле иртә сезгә! (төркемнәргә бүленү) |
II.Белемнәрне актуальләштерү һәм уку мәсьәләсен кую. | 1)Артык сүзне тап: Идел, Зөя, Кама, Байкал, Агыйдел, Ангара, Нил. (слайд) 2)-Бүген без Байкалга сәяхәт ясарбыз. Әйдәгез, шушы җилкәнле корабка (макет) утырып Байкал күле буйлап сәяхәткә кузгалыйк. Иң элек җыр тыңлап китик. 3)-Байкал турында нәрсәләр беләсез? 3-4 сүз белән Байкал турында белгәннәрегезне төсле стикерларга язып парта читенә беркетеп куегыз. -Дәрес ахырында, сезнең дәрескә кадәр нәрсәләр белүегезне һәм дәрестә нәрсәләр үзләштерүегезне чагыштырып карарбыз. 4) Шигырь юлларын укыту: (слайд) Син исән-сау икән - без сәламәт, Син авырсаң - без дә авыру. Мәңге яшь кал, Байкал, бул гүзәл, Энҗесе син илебезнең - диңгез-күл. 5) -Ник шагыйрь Байкалны энҗе белән чагыштыра? Әллә картада бу күл энҗе формасындамы? Әллә башка сәбәпләре бармы? Дәрестә шуны ачыкларга кирәк. | 1)-Байкал. 2)-Байкал турында җыр тыңлау. 3)Укучылар яза: Байкал-күл, ул тирән, табигате матур, суы чиста, төче һ.б.(стикерларны беркетү) 4)Укучылар укый. 5)Укучыларның фикерләрен тыңлау. |
III. Яңа тема . Уку мәсьәләсен чишү өстендә эш. | 1) -Байкал кая урнашкан?(слайд) -Әйдәгез картадан табыйк. 2)-Ә хәзер зәңгәр карандаш белән контурлы картадан Байкал күлен буяп күрсәтик . 3) -“Байкал” сүзе төрки телләрдән тәрҗемә иткәндә, бай күл дигәнне аңлата икән. Нәрсәгә бай соң ул Байкал күле? Видеоролик карау ”Байкалның табигате”. 4) -Байкал күленә ничә яшь дип уйлыйсыз? Әйдәгез шушы гамәлне эшләп карыйк: 25000*1000.Ничә булды? Дәфтәрегезгә язып куегыз. 5) -Байкал күле бездән ерак микән,ничек уйлыйсыз? Язучы М.Мәһдиев “Ачы тәҗрибә”китабында менә болай дип яза: ”Мин шушы якларга бәхет эзләп киткән борынгы бабалардан кайткан җырларны барлап утырам. Без бит Байкалны үзебезнең күрше авыл күле сыман гына сизеп-тоеп үстек. Байкал күле балыклы- Бездә кызлар данлыклы, - дип җырлыйлар иде өлкәннәр мәҗлестә. Ә аңа баксаң, Казаннан чыгып алты-җиде көн поезд белән барасы, чабасы икән”. | 1)Россиянең физик картасы белән эш. 2) Контурлы карта белән эш. 3)Видеоролик карау 4) 25000 000 5)Укучыларның фикерләрен тыңлау. Өзек укыту (слайд). -7көн ул- бер атна. |
IV. Беренчел ныгыту. | 1)Видеоролик һәм дәреслектәге информацияне (100бит) кулланып биремне эшләгез. - Байкалның озынлыгы ------км. Байкал-дөньядагы иң ------ күл. Аның иң зур тирәнлеге- ---------км. Байкалга----дән артык елга һәм инеш суларын коя. Монда планетагы барлык төче суның ------өлеше тупланган. Аннан бер генә елга- ------- агып чыга. Ангара башланган урында ----------- поселогы урнашкан (слайд). 2)Тикшерү. 3)Шушы текстка туры китереп слайдлар карау. 4)Физминутка. Уен. ТЕЙК ОФ - ТАЧ ДАУН структурасы. - Җөмлә дөрес булса, торып басабыз, дөрес булмаса - урында утырабыз. - Байкал ул-тау. - Байкал ул-күл. - Аның суы тозлы. - Аның суы төче. - Байкал планетадагы иң тирән күл. - Идел Байкалга коя. - Идел Каспий диңгезенә коя. - Ангара Байкалдан агып чыга. - Казаннан ерак түгел. - Байкал күле саклауга мохтаҗ. - Минем Байкалда булганым бар. | 1)Укучыларның видеоролик һәм дәреслектәге информацияне (100бит) кулланып биремне үтәүләре. Байкалның озынлыгы 636км.Байкал-дөньядагы иң тирән күл. Аның иң зур тирәнлеге-1642м.Байкалга 300дән артык елга һәм инеш суларын коя.Монда планетагы барлык төче суның 1/5 өлеше тупланган.Аннан бер генә елга-Ангара агып чыга.Ангара башланган урында Листвянка поселогы урнашкан. (слайд) 2)Җавапларны чылбыр тәртибендә укыйлар. 4)Физминутка |
V. Уку мәсьәләсен чишү өстендә эш.Экологик проблемаларны ачыклау. | 1) -Укучылар,без сезнең белән”Мир” тирән су асты аппараты белән Байкал төбенә сәяхәт кылыйк әле (слайд). -Монда сирәк очрый торган балыклар(омуль,хариус) һәм гаҗәеп тюлень-Байкал нерпасы яши.Сирәк очрый торган үсемлекләрнең 2/3 Байкалда гына очрый. (слайд) Шуңа күрә дә уникаль Байкалны нәрсә белән чагыштыралар? 2)Тәҗрибә ясау. - Су белән тәҗрибә ясап карыйк, чишмә суына болганчык су салсак нәрсә була?
3) -Байкалга нинди куркыныч яный,аның экологиясенә нәрсәләр зыян сала дип уйлыйсыз? Төркемнәрдә фикерләшеп алыгыз һәм конверттагы төсле рәсемнәрне альбом битенә чиратлашып ябыштырыгыз, һәр төркемнән бер укучы сорауга басып җавап бирсен.
| 1)-Энҗе белән. -Байкал күленең суы бик чиста,энҗе бөртекләре,чык тамчылары кебек,30м тирәнлектә дә күл төбендәге балыкларны рәхәтләнеп күреп була. 2)-Су болгана, пычрана,төбендәге ташлар,балыклар күренми,тереклек үлә. 3)-Промышленность предприятиеләре, целлюлоза-кәгазь комбинаты, браконьерлар, туристлар зыян китерә. (Рәсемнәр буенча сөйләтү) |
VI. Белемнәрне тикшерү. | Тест биремнәре: -Байкал-ул м) күл н) елга о) диңгез -Аның тирәнлеге м) 1639м н) 1575м о) 1642м -Нерпа-ул й) балык к) кош л)имезүче хайван -Кайсы балык, уылдык(икра) чәчмичә, тере маймычлар(кечкенә балыклар) тудыра? н) омуль о) голомянка п) осётр -Байкалга ничә елга, инеш үзенең суын коя? д) 300дән күбрәк е) 400ләп ж)380 тирәсе -Байкалдан кайсы елга агып чыга? г) Селенга д) Идел е) Ангара -Байкал белән танышу кайсы җирдән башлана?Шунда ук музей урнашкан. ш) Иркутск шәһәре ц) Листвянка поселогы ч) Казан -Балалар,сезнең җаваплардан нинди сүз килеп чыкты? -Билгеләр кую. | Укучылар тест биремнәрен эшли. Җавапта МОЛОДЕЦ! сүзе чыгарга тиеш. |
VII.Өй эше. | 2016 ел Татарстан Республикасында Сулыкларны саклау елы дип игълан ителде. 1)Дәреслек материалын укырга, Байкал турында рәсем ясарга;2)безнең авылдагы, авыл тирәсендәге елга-күлләрне ничек сакларга?Без нәрсә эшли алабыз?Чыгыш ясарга. | Өй эшен язалар. |
VIII. Рефлексия |
-Дәрестә нәрсәләр белдегез? Бер җөмлә белән, бер-берегезне кабатламыйча, истә калганнарны әйтегез. | -Бөтендөнья табигать мирасы объектларының берсе-Байкал күле сак мөнәсәбәткә һәм саклауга мохтаҗ. -Планетада башка мондый күл юк,шуңа да аны энҗе белән чагыштыралар |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Байкал к үле - Бөтендөнья табигать мирасы объекты Син исән - сау икән- без сәламәт, Син авырсаң - без дә авыру. Мәңге яш ь кал , Байкал, бул гүзәл, Энҗесе син илебезнең – диңгез - күл .
Байкалның яше - 25000 000 ел
« Ачы т әҗрибә » дән Язучы М . Мәһдиев “Ачы тәҗрибә ” китабында менә болай дип яза : ” Мин шушы якларга бәхет эзләп киткән борынгы бабалардан кайткан җырларны барлап утырам . Без бит Байкалны үзебезнең күрше авыл күле сыман гына сизеп - тоеп үстек. Байкал күле балыклы - Бездә кызлар данлыклы , - дип җырлыйлар иде өлкәннәр мәҗлестә . Ә аңа баксаң , Казаннан чыгып алты - җиде көн поезд белән барасы , чабасы икән ”.
Биремнәрне үтә: Байкалның озынлыгы ---- км. Байкал - дөньядагы иң ------- күл . Аның иң зур тирәнлеге ------ км. Байкалга ----- дән артык елга һәм инеш суларын коя . Монда планетагы барлык төче суның ---- өлеше тупланган . Аннан бер генә елга ---------- агып чыга . Ангара башланган урында ----------- посёлогы урнашкан.
Тикшер Байкалның озынлыгы 636км . Байкал -дөньядагы иң тирән күл. Аның иң зур тирәнлеге – 1642 км. Байкалга 300 дән артык елга һәм инеш суларын коя . Монда планетагы барлык төче суның 1/5 өлеше тупланган . Аннан бер генә елга - Ангара агып чыга . Ангара башланган урында Листвянка посёлогы урнашкан .
«Мир» тир ән су асты аппараты
Байкал суы чиста
Байкал нерпасы ( тюлень) - имезүче хайван
Тест биремнәре -Байкал-ул м)күл н)елга о)диңгез -Аның тирәнлеге м)1639м н)1575м о)1642м -Нерпа-ул й)балык к)кош л)имезүче хайван -Кайсы балык, уылдык(икра) чәчмичә ,тере маймычлар(кечкенә балыклар)тудыра? н) омуль о) голомянка п) о сётр - Б айкалга нич ә елга, инеш үзенең суын коя? д)300дән артык е)400ләп ж) 380тирәсе -Байкалдан кайсы елга агып чыга? г)Селенга д)Идел е)Ангара -Байкал белән танышу кайсы җирдән башлана?Шунда ук музей урнашкан. ш)Иркутск шәһәре ц)Листвянка поселогы ч) Казан
Молодец! 2016 ел Татарстан Республикасында Сулыкларны саклау елы дип игълан ителде. Өй эше. 1 ) Дәреслек материалын укырга; 2) безнең авылдагы , авыл тирәсендәге елга - күлләрне ничек сакларга ? Без нәрсә эшли алабыз ? Чыгыш ясарга.