Эйләнә тирә дөнья дәресенә технологик карта 1 сыйныф өчен
учебно-методический материал по окружающему миру (1 класс) на тему

Галимова Резеда Закировна

ТЕМА:Кыргый һәм йорт хайваннары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres.docx108.4 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес: Әйләнә-тирә дөнья

1 нче сыйныф

Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары

Максат:

- хайваннарның кеше тормышындагы  әһәмиятен  аңларга ярдәм итү;

- кыргый һәм йорт хайваннары турында күзаллау булдыру;

- аларның ошаш һәм аермалы яклары белән таныштыру;

- йорт хайваннарының күптөрлелеген ачыклау;

Планлаштырылган нәтиҗә:

предмет буенча: укучылар йорт  хайваннарын кыргый хайваннардан аера белергә өйрәнерләр;  йорт хайваннарының  нинди файда китерүен ачыкларлар;  нәтиҗә  чыгарырлар; алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәнерләр;

Предметара нәтиҗә:

танып -белү: кыргый һәм йорт хайваннарының исемнәрен белергә; аларны чагыштыра һәм аера белергә;

регулятив:  укыту этабында куелган  уку мәсьәләсен аңларга һәм истә калдырырга;  укытучы һәм иптәшләре белән бергә   башкарган эшнең  нәтиҗәсен бәяли белергә; бирелгән эшне башкарганда  укытучы биргән яки китаптагы инструкцияне дөрес үтәргә өйрәнерләр;

коммуникатив: үз фикерләрен яклый, исбатлый, аңлата белергә; группада яки парларда эшли белергә; парларда яки төркемдә бер-берсен  аңларга, иптәшенең фикерен  тыңлый белергә,  үз фикерен аңлатырга, нәкъ шуларны үз эшчәнлеген оештырганда, күмәк эшләгәндә куллана белергә;

шәхси нәтиҗә:  дәрес  ахырында  сорауларга   җавап бирә белергә; үзе ирешкән нәтиҗәне бәяли белергә; максатка ирешүдә активлыгын аңларга ;

Дәресне үткәрү өчен  кирәкле уңайлыклар:

- Таратылыр өчен материал;

- Дәреслек "Әйләнә-тирә дөнья" 1 кисәк, 1 класс, А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая.

- Компьютер, экран,   презентация;

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУД

Оештыру өлеше

-Кыңгырау чылтырады-

Дәрес башланды

Бер-беребезгә карашыйк

Һәм елмаеп алыйк

- Кәефләрегез яхшымы?  Мин сезгә уңышлы эш телим, һәм нәрсә өйрәнәбез шуны шатланып кабул итегез, ә мин сезгә бар нәрсәдә дә  булышырмын.

Укучылар дәресне сәламлиләр  һәм дәрестә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр.

Бу сыйныфта бар да дусмы?(Укытучы сорый)

Бу сыйныфта бар да дус(Укучылар җавабы)

Мин,ул -һәммәбез дә(Ишарә белән күрсәтәләр)

Менә сул күршемнең кулы(күршесенең сул кулын тота)

Менә уң күршем кулы(Уң күршесенең кулын тота)

Бу сыйныфта бар да дус! (Хор белән җавап бирәләр)

Укучыларны рухи, психологик хәзерләү, дәрескә уңай тәэсир белән керү.

Актуальләштерү өлеше.

Мотивлаштыру.

- Димәк, яңа белемнәр үзләштерергә әзер булсагыз,әйләнә-тирә  дәресен башлыйбыз.Без бүген дәрестә нинди дә булса яңалык белербез һәм кирәк булса бер-беребезгә булышырбыз.

Ә хәзер"Яңага керешкәнче-үткәнне кабатла!"уенын үткәреп алабыз. Мин сезгә  карточка  таратам, шуны эшләп алыгыз әле.(Карточка №1)

-Балалар,мин беренче рәтләргә "Сөтләч", ә икенче рәтләргә "Бәрәнем", ә өченче рәтләргә "Күбәләгем" темасына телдән хикәя әзерләргә кушкан идем. Шуларны тыңлап үтик.

-Бик матур хикәяләр әзерләп килгәнсез, рәхмәт сезгә.

Укучылар укытучы әзерләгән тестны эшлиләр.

Укучылар үзләре әзерләгән хикәяләрен сөйлиләр.

Алда үтелгән белемнәрне куллану.

Укучылар алдагы дәрестә  этләр турында алган белемнәрен кулланалар.

Сөйләм телен үстерү, үзләштергән белемнәрен куллана белү

Эшчәнлекне ачыклау.

1) Практик эш (проблемалы ситуация)

2) Теманы китереп чыгару.

Яңа белем өстендә эш.

Физминутка

Яңа белемнәрне ныгыту.

-Балалар, без хайваннар турында өйрәнүне дәвам итәрбез. Үзегез сөйләгән хикәяләрдән чыгып, уйлап карагыз әле, без бүгенге дәрестә нинди хайваннар турында сөйләшербез  икән?

-Нинди хайваннар турында сөйләшүебезне  чираттагы эштән белерсез.Мин сезгә ике хайван рәсеме күрсәтәм. Сез алар турында парыгыз белән табышмак уйлап чыгарыгыз.

-Безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?(Слайд 2)

1.Әңгәмә.

-Нинди хайваннарны кыргый, ә ниндиләрен йортныкы диләр?

-Менә бу слайдны карагыз әле.

(Слайд 3 һәм 4)

-Бу хайваннар кайда яши?

-Ни өчен аларны кыргый дип атаганнар?

- Ә менә  өйдә яши торган хайван рәсемнәрен карагыз әле.. Димәк, болар барысы да йорт хайваннарымы?

(Слайд №5)

- Сез өйдә яши торган хайваннар йорт хайваннары дидегез бит. Таракан белән чебен дә өйдә яши бит. Без нәрсәнедер белеп бетермибез ахры. Нинди хайваннар гына йорт хайваннарына керә?(Җавап эзләү) Ни өчен калган хайваннарны йорт хайваннары дип әйтеп була, ә таракан белән чебенне юк?Бу сорауга җавап бирү өчен дәреслеккә күз салыйк әле.

2.Дәреслек белән эш.

-Китапларның 80-81 нче битен ачыгыз.

- Бу биттә нәрсәләр күрәбез?

-Димәк, хайваннар кешеләргә файда китерә. Ә тычкан нишли?

-Ул йорт хайванымы?

-Дөрес, укучылар, тычкан да, таракан  һәм чебен дә йорт хайваннарына кермиләр.(Слайдтан алып ташлау)

-Укучылар, бөтен хайваннар да өйдә яшиләрме?

-Абзарда тагын нинди хайваннар яши?

-Ә ат нәрсә эшли соң?

-Дөрес, кешегә  йорт эшләрендә булыша торган хайваннар да йорт хайваннары дип атала. (Нәтиҗә ясау. Дәреслектән кагыйдәне уку)(Слайд 6,7)

(Татар бию көе куела)

Торып,урындыкларны этеп куябыз.

Музыка астында түгәрәктә биибез.Музыка туктауга басып  калабыз.

Рәхмәт, укучылар, утырыгыз.

-Сез ничек уйлыйсыз,йорт хайваннары каян килеп чыккан?Менә бу турыда укымышлы кешеләр нәрсә язган, шуны тыңлап үтегез әле.

Бик  борынгы заманнарда кешеләр тау куышларында яшәгәннәр. Алар ерткыч хайваннардан бик курыкканнар. Ләкин бервакыт, бер акыллы кеше якын тирәдә йөри торган бүреләрне ашаткалый  башлаган. Әкренләп бүреләр йомшара барганнар, ә аларның балалары кешеләргә  ияләшә төшкән  һәм алар белән янәшә яши башлаганнар. Болар инде кыргый булудан туктап, йортныкына әйләнгәннәр. Менә шулай этләр барлыкка килгән.Алар кешеләрне дошманнардан сакларга өйрәнгәннәр, азык табарга булышканнар.Вакытлар үтү белән, хайваннар арасында кешеләрнең дуслары күбәя барган. Хәзер инде кеше үзенең дуслары, булышчылары булган хайваннардан башка яши алмый.

Укучылар уйлап,хайваннар турында сөйләшербез   дигән нәтиҗәгә килергә тиешләр.

Укытучы кәҗә һәм төлке  рәсеме күрсәтә. Укучылар үзләренчә табышмак төзи.(Мәсәлән:

Мөгезе бар, үгез түгел

Сөт бирә, сыер түгел.

Күрше бакчасына кереп, кәбестәне кимерер.)

Кәҗә һәм төлке турында белгәннәрен  ачыклау.

Кәҗә-  берүзе яши алмый, ә төлке урманда яши.

Укучылар: Безнең дәресебезнең темасы:"Кыргый һәм йорт хайваннары"

(Кыргый хайваннар табигатьтә яшиләр, ашарларына үзләре табалар, оя корып бала чыгарып үстерәләр. Ә йорт хайваннарын кеше үзе карый)

Укучыларның фикерләре тыңлана.

Укучылар: Юк. Чебен, таракан йорт хайваннары түгел.

Укучылар китапларны ачалар.

Укучылар: рәсемдә күрсәтелгән азык-төлек һәм әйберләрнең каян алынганын әйтәләр.

Укучылар: Тычкан ашамлыкларны ашый, әйберләрне кимерә.

Укучылар: Юк. Ул зыян гына китерә.

Укучылар: Юк. Алар абзарларда яшиләр.

Укучылар:Ат,...

Укучылар: Йөк ташый.

Мин күрсәткән рәсемгә карыйлар, анда ничә йорт хайваны  сурәтләнгән, шулкадәр сан исәбеннән группаларга берләшәләр.Уен шулай дәвам итә.

Максатны ачыкларга тырышу, белгәнгә нигезләнеп, бүген нәрсә эшләячәгебезне ачыклау.

Куиз-Куиз-Трэйд структурасы .

Парларда эш. Алган белемнәрне куллана  белү

Дәреслек белән эшләргә өйрәнү- информацияне таба белү.

Микс-Фриз -Груп структурасы

Укучылар ял итәргә өйрәнәләр.

Яңа белемнәрне ныгытуны дәвам итү.

Мин сезгә карточкалар таратам. Анда   йорт хайваннары үзләренең балаларын югалтканнар. Сез аларга  бер-берсен табарга ярдәм итәрсез.(Карточка №2)

Укучыларга  группалап карточкалар таратыла.

Куиз-Куиз-Трэйд структурасы

Хайваннарның нинди төргә керүен белү тормышта безгә нәрсәгә кирәк-информация.

-Балалар, әйтегез әле миңа, хайваннарның кайсысы кыргый, кайсысы йортныкы икәнен белү тормышта безгә кирәкме?

(Укытучы һәр кешенең  дә хайваннарны аера белергә тиеш икәнлегенә басым ясый.Бу  тормышта бик кирәк. Кайсы хайваннан куркырга, кайсысын асрарга кирәклеген белү зарур.)

(Укучыларның җаваплары. Бөтен әйтелгәннәр дә кабул ителә).

Тормышта алган тәҗрибәне куллану, мисаллар китерү.

Рефлексия.

- Сез бүген нәрсәләр белдегез?

-Хайваннарны нинди ике төркемгә бүләргә мөмкин?

- Ни өчен алар шулай атала?

- Дәрестә нәрсәгә өйрәндегез?

- Нәрсә ошады? Нәрсә ошамады? Ни өчен?( Слайд 8)

-Үзегезнең кәефегезне күрсәтегез әле(смайлик алалар)

Балалар җаваплар бирә.

Үзләрен контрольләргә өйрәнәләр.

Үзбәя куярга өйрәнәләр.

Йомгаклау.

-Балалар, сез бүген молодцы!

Дәрестә яхшы эшләдегез: күп нәрсәләрне ныгыттыгыз. Мин дә үземә шундый смайлик алам.(Үзенекен күрсәтә). Рәхмәт эшегез өчен.

Дәрес тәмам.

Укытучының мактавын тыңлыйлар.

Укытучының смайлигына шатланалар.

Укытучының рухи бәясе.

Карточка №1. Артыгын сыз:

1 нче вариант

http://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=b5be0dbc82223ec5404b35f917cb22f3-66-144&n=21                                              http://im1-tub-ru.yandex.net/i?id=ffbc23e973e8a2e750dfae72f5509bdf-127-144&n=21                                        http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=d2b5631452188a36c962900cf3e560bd-82-144&n=21

2 нче вариант

http://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=16fae78697998c2746c339f354eecde2-87-144&n=21                                                      http://im1-tub-ru.yandex.net/i?id=67cc510a79dba98fed9fde4107f0d98d-121-144&n=21                                                            http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=6d2e6c575a3529cde9ee58d5b8d80603-109-144&n=21

                                                                                                                       

3 нче вариант

                      http://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=35836a55e150ebe2f8bf572e3a649e20-117-144&n=21                                            http://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=192670248efcef1004698694828e73f9-06-144&n=21                                                    http://im1-tub-ru.yandex.net/i?id=4cf71e2cd99fdf7641962b3e203dfea9-76-144&n=21           

Карточка №2. "Баласын әнисенә кайтар"- сызык белән тоташтыр.

                                   Картинки животных - Свинья                                                                                                                Картинки животных - Ягнёнок 

                                     Картинки животных - Овца                                                                                                                      Картинки животных - Телёнок 

                                Картинки животных - Курица                                                                                                                        Картинки животных - Цыплёнок 

                                    Картинки животных - Корова                                                                                                                        Картинки животных - Гусёнок

                                Картинки животных - Гусь                                                                                                                        Картинки животных - Поросёнок

Кулланылган әдәбият:

«Поурочные разработки по курсу окружающий мир 1 класс» Т.Н.Максимова Москва «ВАКО» 2013 год.

Энциклопедия «Всё обо всём», Москва, 1997 год.

Энциклопедия для детей от 3 до 5 лет. Москва,2002 год.

                                                                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")...

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

Татар теле дәресенә технологик карта

2 класс татар теле дәресенә технологик карта. Татар теле дәреслеге, автор  З.И. Җамалетдинова . Антонимнар турында төшенчә  бирү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади а...

1 нче сыйныф өчен татар теле дәресенә технологик карта

1 сыйныф.Рус төркеме. Татар теле. "Мәктәптә" темасы....

Әдәби уку дәресенә технологик карта Тема: [ш] авазы, Ш, ш хәрефләре 1 нче сыйныф

1. [ш] авазы  һәм Ш, ш хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм  дөрес әйтергә өйрәтү;  2. Укучыларның сөйләмен, логик фикерләв...