Су-гаҗәеп матдә
методическая разработка по окружающему миру (3 класс) на тему

Мухаметзянова Татьяна Анатольевна

3 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән дәрес эшкәртмәсе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл su-gazhep_matd.docx36.3 КБ

Предварительный просмотр:

Мөхәмәтҗанова Татьяна Анатольевна

башлангыч класслар укытучысы

ТР Азнакай районы Муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе

Кәкре Елга гомуми белем бирү мәктәбе

Су – гаҗәеп матдә.

 Максат:

1)Суның иң кирәкле гаҗәеп  матдә икәнен исбатлау.

2) Су турында алган белемнәрне гомумиләштерү, суның өч төрле халәттә булуын ныгыту.

3) Табигатькә сакчыл караш тәрбиялә.

ТБУУГ: суның төп үзлекләрен; тере организмнарның     яшәве өчен төп шартларын,   алган белемнәрен һәм күнекмәләрен көндәлек тормышта куллана белергә;

КУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү;        

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

Җиһазлау: 1) Әйләнә-тирә дөнья. 3 класс. Дәреслек һәм хрестоматиянең 1 кисәге. О. Н. Федотова, Г. В. Трафимова, С. А. Трафимов, Л. А. Царева. 2) Чиста банка, боз кисәкләре, стаканнар, чәй калагы,төсле кәгазь,тоз. 3) Тест, компьютер, презентация.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

-Әйләнә-тирәбезгә, табигатькә һәм табигать дусларына матур теләкләр белән дәресебезне башлыйбыз.

Хәерле иртә, агачлар!

Хәерле иртә, кошлар!

Хәерле иртә, табигать,

Хәерле иртә, дуслар!

  1. Макстаны ачыклау.

-Әйләнә-тирә дөньяның кызыклы якларын күреп алып, яңа ачышлар ясарбыз. Сез шуңа әзерме?

  1. Актуализация.

а) Схема буенча эш. 1 нче слайд

 -Әйләнә- тирәбезне бик күп әйбердәр уратып алган. Шул әйберләрне фәнни телдә ничек атый алабыз? Шул җисемнәрнең барсын да кешеләр кул белән ясаганмы? Җисемнәр төркеме схемасын ничек төзеп була?

- Ясалма җисемнәргә мисал китер.

-Табигатьтә терек булган табигый җисемнәр күпме?

-Терек булмаган табигый җисем ул- ...

б) Уен “Яшел,кызыл”

-Мин сезнең җаваплар белән риза, ә сез минем белән килешерсезме?

Кеше ул табигый җисем (әйе), робот – ясалма җисем (әйе).

Кырмыска – терек табигать җисеме (әйе), каен – терек булмаган табигать җисеме (юк), йолдызлар – терек булмаган табигать җисеме (әйе), кояш – терек булмаган табигать җисеме(әйе), пластилин – табигый җисем (юк), тоз – ясалма җисем (юк); һәрбер җисем күзгә күренми торган кисәкчекләрдән тора (әйе).

в)  Карточка белән эш.

1. Җисемнәрне билгелә:

а) шикәр;

б) конфет;

в) шоколад.

2. Матдәләрне билгелә:

а) кәстрүл;

б) алюмин;

в) тимер.

3. Матдәләрнең кисәкчекләре рәсемен яса:

                                                                                                                                                                 

     а) каты;                                     б) сыек;                              в) газсыман.

Балалар күмәкләшеп “ кисәкчекләр” булып карыйлар.

4.Тема өстендә эш. Су – гаҗәеп матдә.

а)   -Табигать безне үзенең могҗизалы, серле яклары белән сокландырып тора. Мин сезгә бүген “Дөньядагы иң гаҗәеп нәрсә” дигән әкият сөйләрмен. Аңа кадәр сүзлек эше алып барырбыз һәм бу сүзләрнең мәгънәсен ачыклап китәрбез.    

2 нче слайд

Гаҗәеп-искиткеч (яхшы, матур),сокланырлык, кызыклы, сәер.

Могҗиза-гаҗәпләнерлек, искитәрлек нәрсә, гадәти булмаган күренеш. (Әкият сөйләү)

-Борын-борын заманда яшәгән ди бер патша.Көннәрдән бер көнне ул үзенең янына улларын чакырып алган да әйткән ди: “Кайсыгыз мине дөньядагы иң гаҗәеп нәрсә белән шатландыра ала. Ягез әле, эзләп карагыз”,-дигән.Уллары өчесе өч якка чыгып киткән, һәм, бик озак эзләгәч, бүләкләр белән кайтып кергәннәр.

-Балалар, ничек уйлыйсыз, уллары әтиләренә нинди бүләкләр белән кайттылар микән?      

- Әкиятемне дәвам итәм.Беренче улы сандык тулы акча, икенче улы сандык тулы алтын-көмеш алып кайткан. Кече улы “Дөнядагы иң гаҗәеп нәрсә-су” дип уйлаган һәм әтисенә су алып кайтып биргән.

- Сез ничек уйлыйсыз, кайсы бүләк әтиләрен ныграк сөендергән?  Ни өчен?  Ни өчен су “гаҗәеп” әйбер булды?

-Без бүген нәрсә турында сөйләшербез? (Теманы язу)    

-Күзегезне йомыгыз әле, ”су” дигәч нәрсә күз алдына килеп баса?  (җавапны дәфтәргә язу)

-Хәзер үзегезнең җавапларыгызны чагыштырып карагыз. (экрандагы рәсемнәрне күзәтү)     3 нче слайд

-Димәк, глобуска карасак зәңгәргә буялган урыннары көрәннәренә караганда күп икәнен күрәбез. Глобусны тиз-тиз әйләндерсәк глобус нинди төстә булып күренә? Бу нәрсә дигән сүз? Түгәрәк сызабыз һәм дүрткә бүләбез. Бер өлешен көрәнгә, калганын зәңгәргә буйыйбыз. Әгәр без яши торган Җир өслеге биеклекләрдән тормаса, җир үзе дә судан гына торыр иде.

б) Укытучының су турындагы гомуми сүзе.  4 нче слайд

-Безнең илебез гүзәл почмакларга бик бай. Яшел урманнарны, чәчәкле болыннарны зәңгәр диңгезләр, түгәрәк күлләр, челтерәп аккан чишмәләр матурлап тора.Алар табигатьне генә түгел, кешеләр тормышын да матурлыйлар.  Димәк, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе-су.  Су ул иген игәргә дә, терлек, кош-корт, җиләк-җимеш үстерергә дә ярдәм итә. Ризык әзерләү, юыну, кер юу өчен дә кирәкле әйбер ул су. Судан башка тормыш юк. (Дәфтәргә язып кую: Тормышта иң кирәк әйберләнең берсе-су.)

5. Белемнәрне беренчел тикшерү.

а)-Тормышта су белән көн дә очрашып торабыз.  Суга нинди билгәләр хас?(җаваплар) Физкультминутка

б) Тәҗрибә ясау.(стакан белән су таратыла)      

-иснәп карау (иссез)

-бер савыттан икенчесенә агызып карау (сыек, ага)

-калак тыгып карау (үтәкүренмәле)

- төсле кәгазь тыгып карау  төссез.

Нәтиҗә:  Исе юк, төсе юк.                        

Аннан башка тормыш юк.

Булмаган җире сирәк.

Үзе һәрвакыт кирәк.

в)дәреслекнең 53 нче бите өстендә эш

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Кар,боз-ул су дип әйтү дөрес булырмы?       5 нче слайд

Нәтиҗәгә килү:  яңгыр, агым су, чык -суның сыек хәле.   Пар, болыт, томан-газ сыман хәле. Кар, бәс, боз-каты хәле. Су бер вакытта  сыек, каты, газсыман хәлдә була ала. (Дәфтәргә язу)

г) практик эш (сулы банкага боз салына). Айсберглар турында сөйләү.   6 нчы слайд       д)  проблемалы хикәят (су-яхшы эретүче)

-Минем хикәятемне тыңлагач, сез суның тагын бер үзлеген эзләп табарсыз.Юл  буйлап  капчык асып 2 ишәк баралар, ди. Беренче ишәкнең капчыгында тоз икән. Тоз бик авыр булгач, ишәк арыган, туктап-туктап та алган. Икенче ишәкнең капчыгында мамык, ди. Мамыкның җиңел икәнен беләбез инде. Бу ишәк бер дә арымаган, җырлап та җибәргән. Менә аларга бер елганы кичәргә туры килгән. Беренче ишәк суга керүе булган, капчыгы җиңеләеп тә киткән, һәм ул бик тиз икенче ярга чыгып җиткән. Моны күреп икенче ишәк тә суга кергән.Ләкин суга күбрәк кергән саен капчыгы ныграк та авырайган. Ярга көчкә генә чыгып җиткән. -Ни өчен беренче ишәкнең капчыгы җиңеләйгән?

 -Суның эретүче икәнен исбатлап карыйбызмы? (Тәҗрибә ясала)      

6.   Йомгаклау.

  -Хрестоматияның   39 бите, “Суга мәдхия” не уку. Нәтиҗә ясау.

   -Дәреслекнең 56 битендәге 13 сорауга җавап әзерләү .

 7. Үзләре ясаган рәсемнәр буенча әңгәмә.            

-Сезнең рәсемнәрне нәрсә берләштерә? (Һәр рәсемдә суның өч төрле халәттә була алуы сурәтләнгән: сыек, каты, газсыман)

8.   Өй эше: карточкаларда .

“Суның үзлекләре” темасына хикәя төзергә һәм сөйләргә.

 “Су - тормышта иң кирәк әйбер” темасына хикәя төзергә һәм сөйләргә.

 Өйдә көненә ничә тапкыр су куллануыңны санап бар һәм язып куй.

“Әгәр җирдә су булмаса” темасына рәсем яса һәм сөйләп бир.

9. Рефлексия. Су тамчыларына смайлик ясау.

Сетевое издание Интернет-портал учителей РТ (teacher-rt.ru)

свидетельство о регистрации СМИ Эл №ФC 77-58057 выдан 8 мая 2014 года Федеральной службой

по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор)

« Су – гаҗәеп матдә »

эшен «Татарстан Республикасы укытучыларының

методик эшкәртмәләре җыентыгы»ның 9нчы

чыгарылышында бастырган өчен

башлангыч класслар укытучысы

Мөхәмәтҗанова Татьяна

Анатольевна

бүләкләнә

ТР Азнакай районы Муниципаль гомуми белем

бирү учреждениясе

Кәкре Елга гомуми белем бирү мәктәбе

Январь, 2015

Проектның җитәкчесе: Риз А.М.Риза