Презентация "Лекарственные растения".
проект по окружающему миру (3 класс) по теме

Тикшерү максаты:

  • Кычытканның  файдалы ягын ачыклау.

Бурычлары:

- Кычытканның төрләрен ачыклау.

-  Кычыткан ни өчен чага?

- Кычытканның файдасы турында материалларны барлау, туплау, системалаштыру.

- Кешеләр кычытканны нинди максатларда куллануын ачыклау.

-  Классташларымны үземнең ачышларым белән таныштыру.

- Ачышларны хуплау яки кире кагу.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt-tabigatnen_gazhp_ber_mogzhizasy.docx81.32 КБ

Предварительный просмотр:

Урта  Әлки  башлангым  мәктәбе

Кычыткан – табигый  могҗиза

Башкарды: 3 нче сыйныф  укучысы  

                                                Яруллина  Алинә

                           Җитәкчесе: Хәлилова  Ләйсән  Хәмит  кызы

Урта  Әлки  башлангыч  мәктәбе  укытучысы

2013 ел

Эчтәлек.

  1. Кереш.
  2. Төп өлеше.

2.1.Нәрсә ул кычыткан. Кычыткан төрләре.

2.2.Ни өчен кычыткан чага?

2.3. Кычытканның файдасы.

2.4. Кычытканны көн-күрештә файдалану.

3. Йомгаклау.

4. Кулланылган әдәбият.

5. Кушымта.

Проектның темасы: “Кычыткан табигый  могҗиза”

Безнең тирәдә үсүче үсемлекләр безгә кечкенәдән таныш һәм бик гади кебек тоелалар. Алар инде кешеләр тарафыннан күптән өйрәнелгән, бернинди дә сере калмаган кебек.Шуңа күрә тикшерүне өчен материал сайлау миңа кыенлык тудырды.

Укытучым белән үземнең уйларымны бүлештем. “Безне чолгап алган үләннәр,куаклар, агачлар беренче карашка гына шулай бик гади кебек тоелалар, әгәр дә игътибар белән һәръяклап башласаң, теләсә нинди үсемлекләрнең дә башка табигать объектлары өчен кирәкле якларын ачыкларга мөмкин”-диде укытучым. Мин бик гаҗәпләндем.

Тикшеренү эшемне гап-гади кычытканга багышларга булдым. Койма буйларында, теләсә нинди ташландык урыннарда иртә яздан кара көзгә кадәр үсүче бу әрсез үсемлекне без өнәп бетермибез. Кулларны,аякларны кычыткан һөҗүменнән ышыклап, мөмкинлек булганда аны ерактан урап узарга тырышабыз. Чөнки Шәүкәт Галиев шигырендәге кебек ул үзен башка үлән белән бутап, аның янында саксыз йөргәнне яратмый. Кычыткан чаккан урыннар озак вакыт әрнеп, авыртып йөри. Минем кычыткан турында тирәнрәк беләсем килде. Үземнең тикшерүне темамны да мин “Табигатьнең гаҗәп бер могҗизасы” дип атадым.

Тикшерү максаты:

  • Кычытканның  файдалы ягын ачыклау.

Бурычлары:

- Кычытканның төрләрен ачыклау.

-  Кычыткан ни өчен чага?

- Кычытканның файдасы турында материалларны барлау, туплау, системалаштыру.

- Кешеләр кычытканны нинди максатларда куллануын ачыклау.

-  Классташларымны үземнең ачышларым белән таныштыру.

- Ачышларны хуплау яки кире кагу.

Тикшерү объекты: кычыткан

Фаразлау (гипотеза): чүп үләне булуга карамастан, кычыткан кешегә бик күп файда китерергә мөмкин.

Тикшерү ысуллары:

  • Энциклопедия, белешмәләр белән эшләү.
  • Кешеләрдән сорашу.
  • Кинофильм карау.
  • Интернеттагы материаллар белән танышу.
  • Тәҗрибәләр үткәрү.
  • Күзәтүләр үткәрү.
  • Гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау.

Тикшерү нәтиҗәләре.

Нәрсә ул кычыткан? Кычытканның төрләре.

                                                               

     

   

   Кычыткан -ул кычыткансыманнар семьялыгына  керә торган чәчәк  атучы үсемлек. Латинчадан тәрҗемә иткәндә ул “яндырам”, “чагам” дигән мәгънәне аңлата. Исеме дә чаккан урыны бик нык кычытканга күрә “кычыткан” дип атала икән. Кычытканның 40-45 төре билгеле. Безнең якларда “икеөйле” һәм “агулы төкле кычыткан” дигән төрләре еш очрый. Кычыткансыманнарның 60 лап туганы бар. Күбесенчә алар җылы якларда үсәләр. Безнең якларда 10 лап төре күзәтелә.

Кычыткан ни өчен чага?

   Моны ачыклау өчен кычыткан сабагын һәм яфрагын микроскопка куеп карадым.Микроскоп аша караганда кычытканның сабагын һәм яфрагын каплап алган бик күп үткен төкләр күренде. Менә ни өчен кычытканга кагылган тән авырта икән. Димәк, бу энәләр безенең тәнебезне тишеп керәләр. Ә ни өчен кычыткан чаккач тән кычыта соң? Мин кычытканны чеметеп алдым да кулымда издем. Яңадан микроскопка куйдым. Кычытканның кайбер энәләре сынган һәм  сынган энәләрдән сыеклык саркып тора иде. Укытучым миңа: “Бу кырмыска кислотасы. Кычыткан энәләре аша бу кислота тәнгә эләгә. Ә кислоталар барысы да яндыра, тирене ярсыта”-диде. Менә ни өчен кычыткан чаккан урыннар кызара, кабара, суланып куыкланып чыга икән!

Кычытканның файдалы үзлекләре.

   Дару өчен кычытканны май аенда җыярга кирәк. Анда тимер һәм бакыр кәбестәгә караганда 10 тапкыр, С витамины карлыгандагыдан 2 тапкыр, лимондагыдан 4 тапкыр, каротин- кишердәгедән, К  витамины шпинаттагыдан күбрәк. Ә аксым, органик кислоталар, дублаучы матдәләр, эфир майлары, шикәр һәм башка  биологик  актив  матдәләр санап бетергесез икән. Кычытканны “үсемлектән алынган ит” дип йөриләр. Туклылыгы ягыннан ул  кузаклылардан калышмый. Кычытканның “икеөйле” дигәне файдалы үзлекләрнең амбары кебек. Дару өчен аның берьеллыгын түгел, күпъеллыгын җыялар.   Берьеллыгы кыска, вак яфраклы, җирдән тиз йолкына, ә күпъеллыгы киресенчә, биек, эре яфраклы һәм җирдән тартып чыгару авыр.

Кычытканның кешеләр тарафыннан кулланылышы.

   Безнең борынгы әби-бабаларыбыз кычытканны төрле явыз рухларны куркытучы дип исәпләгәннәр. Тыңламаган балага кычыткан белән сугу аның тәне авыртсын өчен түгел, ә балага ияләшеп, аны начарлык эшләргә “котыртып” торучы шайтаннарны куу өчен эшләнгән. Өйгә җен ияләшмәсен, явыз кешеләрнең сихере кайтсын  өчен, ишек төпләренә кычытканнан палас үреп салганнар. Кычыткан себеркеләре белән идәнне себереп, өйдән явыз рухларны куганнар. Һәм шулай ук кычытканнан төрле бөтиләр ясап, аны үзләре белән йөртеп, җен-шайтаннардан, сихердән саклаганнар.

Кычытканнан тукыма ясау.

   

Борынгы Русьта күптөрле үләннәрдән тукыма ясау ысулларын белгәннәр. Иван-чәй, алабута , әрекмән  һәм  башка  үсемлекләрдән җепселләр ясаганнар. Тукыма ясау өчен кычытканны язын җыялар, яхшылап киптерәләр, аннары учмаларга бәйләп суга батыралар. Берәр айдан судан алып киптерәләр, талкыйлар, шуннан соң сабак кырыендагы  җепләр аерыла. Нәзек җепселләрне эрләп күлмәк, ыштан, яулык, эскәтер, урын-җир әйберләре кебек тукымалар ясау өчен җепләр әзерләгәннәр. Аларны көл суында агартканнар, төрле чәчәк төсләренә манганнар. Андый тукыма  бик йомшак  матур, җәй көне  салкынча  , ә  кышын җылы  булган.Тәнгә рәхәтлек  биреп  торган.Киндер  тукымага  караганда  арзанракка  да  төшкән. Чөнки  чәчеп  үстерәсе  булмаган.

Ә  эрерәк  җепләрдән  капчык  җебе, аркан  җебе  ясаганнар. Ә  тагы  да  тупасрак  җепләрдән  сандали, эшләпә  үргәннәр.Ул  кешеләрне  аяк  сызлаудан,  баш  авыртудан  дәвалаган.Билгә  уралган  билбавы  ревматизм, артрит, остеохондроздан  дәвалаган. Җеп  әзерләгәннән  калган  талкышны (пакля) мүк  урынына  бүрәнә  араларына, яки  ярыкка кыстырганнар.  

   Мондый  киемнәрне моннан  6 мең  еллар элек үк  ясый  белгәннәр. Француз  императоры  Наполеон  солдатлары  да  кычыткан  җепләреннән  тукылган  кием  кигәннәр.

Медицинада  кулланышы.

   Россиядә  кычыткан  кан  туктатуның  яхшы  чарасы  буларак  билгеле. Азканлылык  булганда  ул  алыштыргысыз  чара.Нерв системасын  җайга  сала,  матдәләр  алмашын  яхшырта. Буыннар сызлаганда, ашказаны  авыртканда  бавыр  һәм үт куыгы  авырулары  булганда  кычыткан  кулланалар. Геморрой, эч  китүне дәвалый. Кычыткан  кандагы  шикәрне  киметә, диабетларның  хәлен  җиңеләйтә, кан  составын яхшырта. Йөрәк-кан  юллары  системасын  һәм  сулыш  алу  органнары  эшчәнлеген  җайга  сала. Хроник  пневмония, хроник  бронхит  белән  авыручылар  кычытканның  тамырын  файдаланалар.Бөердән  һәм  үт  куыгыннан  аерым  төр  ташларны  чыгару  өчен  кычыткан  суы  эчәләр.Бала  имезүче  хатыннарга  да  аның  файдасы  зур. Ул  сөт  бүленеп  чыгуны  арттыра. Тураган  кычытканны  ярага  бәйләсәң, ул  тизрәк  төзәлә. Ул  шулай  ук  иммунитетны  да  арттыра.

Кулинариядә  кулланышы.

   Ачлык  елларда  кычыткан  күп  халыкны  үлемнән  коткарган.Әниләр  кычытканнан  аш, салатлар, кабартмалар  ясап, балаларга  ашаткан. Хәзер  дә  кычытканнан  төрле-төрле  ашамлыклар  әзерлиләр. Кузгалап  кушып  щи  пешерәләр, иттарткычтан  чыгарып  салатка  кушалар. Алма, кыяр, укроп, кәбестә, чикләвек, бал, үсемлек  мае  кушып  җыелма  салат  ясыйлар. Кышка  кычыткан  яфракларын  кәбестә  кебек  тозлыйлар.

Косметологиядә  кулланышы.

  1. Шампунь, лосьоннар (майлы  тире  өчен  аеруча  яхшы)
  2. Биткә  маскалар  ясарга  мөмкин.
  3. Кулларны  кычыткан  суына  тыгып  торсаң, тире  яшәрә, ярылмый.

Халык  хуҗалыгында  кулланышы:

  1. Сыерларга  ашатсаң, сөтнең  майлылыгы  арта.
  2. Кычытканны тавыкларга турап ашатсаң, алар йомырканы күбрәк сала.
  3. Дуңгызларга, кәҗәләргә, бәрән  һәм  бозауларга  витаминлы  азык.
  4. Кычыткан  яфрагына  төреп  куйсаң, ит  һәм  балык  озак  бозылмый.

Кычыткан- буяучы.

   Кычытканның  тамырларыннан  сары,  яфракларыннан яшел  буяу  алалар. Мин  моны  үзем  тикшереп  карарга  булдым. Кычыткан  яфракларыннан төнәтмә  ясадым  да, аңа  ап-ак  марля  салып  карадым. Берникадәр  вакыттан  соң  марля  куе  яшел  төскә  керде. Кулинариядә  дә  торт  өсләрен  бизәргә  яшел  төсне  кычытканнан  алалар.

Нәтиҗә.

   Шулай  итеп,мин  элек  чүп  үләне  дип  кенә  караучы  кычыткан  турында  шактый  мәгълумат  алдым.Аларның  төрләрен  чагыштырганда  мин  әле  тагын  “икеөйле”  һәм  “агулы  төкледән”  кала, сүсле, шариклы  һәм  киев  кычытканы  бар  икәнен  белдем. Ләкин  безенең  тирәдә  мондый  төрләре  үсми.

   Китаплар, белешмәләр, энциклопедияләр аша  мин  чыннан  да  кычытканның  “җиде  дәвачыны  алыштыручы  үсемлек”  икәнен  аңладым. Ул  кешеләрне  күп  авырулардан  котылырга  булыша  икән.

   Яз  көне  витаминнар  җитмәгәндә  көненә 30  грамм  кычыткан  куллану, кешенең  витаминга  тәүлеклек  ихтыяҗын  тәэмин  итә.

   Микроскоп  аша  кычыткан  сабагын,  яфрагын  күзәтү  дә  миңа  әйтеп  бетергесез  рәхәтлек  бирде.  Әйтерсең  кычытканга  җан  керде.Энәләр  зураеп,  аның  эчендәге  серләре  тышка  чыккан  кебек  булды.

Үзем  үткәргән  тикшеренүләрдән

  1. Чүп  үләне  булуга  карамастан  файдалы  үзлекләре  дә  күп  булырга  мөмкин  икәнлеге  турындагы  фаразларым  дөреслеккә  туры  килде.
  2. Кычыткан- магик  үсемлек.
  3. Кычыткан  файдалы  үзлекләргә  ия.
  4. Медицинада, косметологиядә, кулинариядә, көнкүрештә  кулланыла.
  5. Кычытканнан  тукымаларны  буяу  өчен  буяулар  алына.