1812 елгы Ватан сугышы
план-конспект урока по окружающему миру (4 класс) на тему

Дәрес  укучыларны 1812 елгы Ватан сугышы башлану сәбәпләре, кайсы илләр арасында булуы, гаскәр җитәкчеләре,  сугышның кайда һәм кайчан булуы, кайсы гаскәрнең җиңеп чыгуы белән таныштыра. Россия халкының туган җирен яклап бердәм Ватан сугышына күтәрелүе турында , укучыларда патриотизм хисе, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү бурычы куела

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_d_1812_el.docx38.52 КБ

Предварительный просмотр:

Фазылҗанова Рузилә Илдус кызы

1 кваликацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

4 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру дәресе.

Әтнә районы Дусым башлангыч

мәктәбе

Тема:1812 елгы Ватан сугышы

Дәрес тибы:Тарихи вакыйгалар турында яңа белем бирү.

Максат:

 1. Укучыларны 1812 елгы Ватан сугышының тарихи чоры, төп этаплары, геройлары белән таныштыру;

2. Россия халкының батырлык үрнәге нигезендә  укучыларда патриотизм хисе, Ватанга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Бурыч:

1.Укучыларда сугышның килеп чыгу сәбәтләре, якларның көчләре һәм планнары, сугышның характеры, төп этаплары, Россия гаскәрләренең җиңүе турында күзаллау булдыру.

2. Укучыларның сөйләм телен , кызыксынучанлыкларын үстерү, чагыштыра , анализлый, нәтиҗә ясый белергә өйрәтү.

Җиһазлау

  1. Дата һәм төп терминнар язылган карточкалар.
  2. Компьютер.
  3. презентация.
  4. Тест. 4 кл. А.А.Плешаков и др. ,из-во «Просвещение»

             1812 елгы Ватан сугышы картасы

Дәрес барышы.

1.Эшчәнлеккә мотивлаштыру

    Исәнмесез, укучылар. Әйләнә-тирә дөнья  дәресен башлыйбыз. Без бүгенге дәресебезгә кунаклар  чакырдык. Әйдәгез, алар белән исәнләшик. Дәрестә  үзебезнең булганлыгы-бызны, тырышлыгыбызны, белемле булуыбызны күрсәтик .

-Укучылар, бер-берегезгә карап елмаегыз һәм тыныч кына утырыгыз.

- Кәефләрегез ничек ? Кунаклар барында , беркемнең дә кәефе начар булырга тиеш түгел .

-Кем бүген дежурный?

 Дежур укучы сөйли

2.Белемнәрне актуальләштерү

1) дәресне парларда эшләү белән башлап җибәрербез.

Конвертта сүзләр бирелгән , шуларны тәртипләп тезегез. Нәрсә килеп чыкты?

Укучылар сүзләрдән мәкальләр төзиләр. Һәр парга икешәр мәкаль.

          Илсез кеше - җырсыз сандугач.

          Туган илем - туган анам.

          Иленнән аерылган - канаты каерылган.

         Үзем өчен туганмын -илем өчен үләрмен.

-Бу мәкальләрдә нинди уртаклык бар?

-Барысы да Туган ил турында.

-Ничек уйлыйсыз, ни өчен без дәресне нәкъ менә Туган ил турындагы мәкальләрдән башладык?

-Без Туган илебезнең, Ватаныбызның тарихын өйрәнәбез.

Бүген без кабат үткәннәргә сәяхәт кылырбыз.

2).Туган илебез тарихы турында без нәрсәләр беләбез икән , шул турыда искә төшереп үтик.

Укытучы даталарны күрсәткән карточкалар тарата.Укучылар шул карточка артына бу датада  нинди вакыйга, кайда , кем җитәкчелегендә булган шуны язалар.

1240, 1242, 1380, 1480,1612

Укучылар парларда эшлиләр.

1240 Нева елгасында Александр Невский җитәкчелегендә, шведларга каршы.

1242 Чуд күле бозында Александр Невский тәре йөртүче рыцарьларны юк итә

1380 Куликово сугышы Дмитрий Иванович Донской Мамай гаскәренә каршы

1480 Угра елгасы буенда Иван Өченче Әхмәт хан гаскәрен җиңә

 (һәр группадан 1 укучы такта алдына чыга карточкасын тактага беркетә, җавабы тыңлана)

Түбәндәге вакыйгаларның кайсы

“Үзем өчен туганмын -илем өчен үләрмен.”- мәкаленә туры килә?

1240, 1242, 1380, 1480.

Ни өчен?

-Бу даталар  рус халкының үз җирләрен саклау вакыйгалары белән бәйләнгән

Без бүген бу саннар рәтен тагын да дәвам итәрбез. 1812 ел

3.Тема өстендә эш.

    Укучылар, сезне  бөек рус язучысы Михаил Юрьевич Лермонтовның “Бородино” шигыреннән бер өзек белән таныштырасым  килә:

Скажи-ка, дядя, ведь недаром,
Москва, спалённая пожаром
Французу отдана?
Ведь были ж схватки боевые
Да, говорят, ещё какие!
Недаром помнит вся Россия
Про день Бородина

-Укучылар автор бу өзектә нинди вакыйганы чагылдырган?

-Өзектә сез нинди төп фикерләр ишеттегез?

-Хәрби көрәш нинди илләр арасында булган?

-Әсәрдән күренгәнчә Наполеон нинди илне юк итәргә теләгән?(җаваплар тыңланыла)

Укытучы тактада алдан беркетелгән карточкаларны ача:

           Мәскәү, Россия, французлар, Бородино, көрәш, пожар.

Сез ничек уйлыйсыз,  бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?( Слайд 1)

Тема “1812 елгы Ватан сугышы”.Без сезнең белән Россиягә  булган янаулар, алар турындагы мөһим тарихи вакыйгалар, бөек полководецлар һәм батыр сугышчылар турында сөйләшербез.

Бүгенге дәреснең максатын  сез үзегез билгеләрсез.Таблицага карыйк

1 нче  багана –Мин  нәрсә беләм

Укылган өзектән чыгып нәрсәләр белдек?

1.-Мәскәү французларга бирелә.

2.-Бородино сугышы Россия һәм Франция арасында бара.

2 нче баганага нәрсә язылган? -Мин нәрсә белергә телим.

-Дәреснең темасыннан чыгып сез нәрсә белергә теләр идегез?

1.-Сугыш башлану сәбәпләрен.

2.-Гаскәрләр белән кемнәр җитәкчелек иткән?

3.-Кем җиңү яулаган?

Ә менә 3 нче багана “Хәзер нәрсә белдем”. Без эш дәвамында  тутырырбыз.

       Һәрбер сугыш-ул трагедия, якыннарыңны югалту.Һәр сугыштада үз иле өчен янып , башлап йөрүче кешеләр була. Без бүген 1812 елгы сугышта катнашкан шундый кешеләр белән танышырбыз.

1812 ел 19 нчы гасыр башы.Франция  империясе белән Наполеон Бонапарт итә.Ә хәзер безне Наполеон Бонапарт турында Зәлия таныштырып китәр.(Алдан бирелгән материал буенча)

Наполеон Бонапарт гадәти булмаган язмышлы кеше. Балачактан ук хәрби җиңүләр турында хыялланган. Ярлы дворянин улы Наполеон 16 яшендә Парижда хәрби академияне тәмамлый. 24 яшендә ул генерал дәрәҗәсенә күтәрелә, 1804 елда аны императорлыкка тәкъдим итәләр.Бер яктан ул искиткеч полк җитәкчесе, танылган шәхес, Франциянең горурлыгы булса, икенче яктан шәһәрләр җимерүче, кан коючы, үлем, борчу-хәсрәт, авырлыклар һәм күз яше китерүче. 15 елдан артык ул гаскәре белән төрле илләргә һөҗүм иткән һәм җиңү яулаган. Россияне яулап алып бөтен илгә хуҗа булырга планлаш-тырган. «Өч елдан мин дөнья хуҗасы булачакмын..Россия калачак, мин аны таптап изәчәкмен”- дип белдерә Наполеон көрәшкә кергәнче. Слайд 2

-Сөйләгәннәрдән нәрсә исегездә калды?

-Россиягә кергәндә аның максаты нинди була?

Рус армиясе полк командиры М.И.Кутузов була. Бер укучы Кутузов турында таныштыра.

Михаил Илларионович Кутузов 1745 елда туган. Тумышы белән ул дворяннар нәселеннән булган.Балачак тәрбиясен  ул гаиләсендә ала. 12 яшендә имтиханнарын уңышлы тапшырып, Артиллерия мәктәбенә укырга  кабул ителә. 1761 елда 16 яше тулганда ул офицер дәрәҗәсе, ә 17 яшендә капитаннан  рота командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Кутузов Екатерина икенчегә кадәр үк таныла. Ихмаилны алганда ул кыюлыгы һәм осталыгы белән аерылып тора. Аның тормышына күп тапкырлар  куркыныч яный. Бер яралануында Кутузов бер күзен югалтса, икенче яралануында пуля аның муенын яралый. Геройны язмышы саклап кала.

1805 нче елда Россия Наполеонга каршы көрәштә Австриягә ярдәм итә.Руслар белән ул вакытта М.И.Кутузов җитәкчелек итә. Хәйләкәрлеге, оста идарә итүен күреп аны Наполеон “ карт төлке” дип атый.

     Кутузовка 67 яшь. Россия өчен авыр минутта  рус гаскәренә баш командующие итеп Кутузов  билгеләнә.”Ничек инде шундый батырлар белән французларны җиңеп булмасын!?”-солдатларны күрүгә аның беренче сүзләре шундый була. Слайд 3

-Кутузов нинди кеше булган? (Белемле тәҗрибәле, хәрби җитәкче)

Физминут

Утырып инде ардык

Бераз ял итеп алыйк

Кулларны билгә куеп

Башларны чайкап алыйк.

Куллар билгә, өскә, аска

Утырып-торып алыйк

Куш аяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.

  Тема өстендә эш  

      19 нчы гасыр башында Россия империясе һәм аның халыклары зур куркыныч алдында калалар. Франция императоры Наполеон Бонапарт, яхшы коралланган күпсанлы армия туплап, Европада басып алу сугышлары башлап җибәрә. Күп кенә дәүләтләрне үзенә буйсындырып, ул Россия чикләренә якынлаша. «Өч елдан мин бөтен дөньяның хакиме булачакмын,— дип күкрәк кага Наполеон.— Хәзергә Россия генә кала, ләкин мин аны сытып юк итәчәкмен!»слайд 4-5

     1812 елның 12 нче июнендә  француз армиясе сугыш игълан итеп тормыйча, Россиянең көнбатыш   чикләренә   үтеп   керә.   Рус  гаскәрләре французларга караганда өч тапкыр азрак була слайд 6

Французлар белән сугыш башлану  турындагы хәбәр  халыкка таратыла. Россиянең бөтен халкы азатлык сугышына күтәрелә. Рус тарихында аны Ватан сугышы дип атадылар. Дошман басып алган җирләрдә партизан отрядлары оеша. Партизаннар француз гаскәрләренә көтмәгәндә һөҗүмнәр ясыйлар, алар үтә торган юллардагы авылларны яндыралар, дошман кулына эләгердәй бер нәрсәне дә калдырмыйлар. Наполеон армиясе күп югалтулар кичерсә дә һаман алга бара һәм Мәскәүгә якынлаша.

Рус армиясенең башкомандующие тәҗрибәле полководец Михаил Илларионович Кутузов  үзенең армиясен французлар белән хәлиткеч бәрелешкә әзерли башлый. 26 августның таңында Мәскәүдән 110 чакрымдагы Бородино авылы янында   ике   яктан   да   дәһшәтле һөҗүм башлана. Слайд 7-8

...Дошман туплары гөрелтесеннән җирләр селкенә, күк йөзен төтен һәм тузан болыты каплап ала. Атлар кешни, яраланган солдатлар ыңгырыша. Әле тегендә, әле монда офицерларның команда тавышлары яңгырый. Сугыш көне буе дәвам итә.

-Курган калкулыгын саклау ничек барган?  Дәреслек 113 б.-сайлап уку

 Кич җитә. Бородино кыры коточкыч күренешкә керә. Французларның моңарчы беркайчан да бу кадәр күп кеше кырылганын күргәне булмый. Бер көн эчендә генә дә русларның 40 мең, французларның 58 меңнән артык солдаты һәлак була. Соңыннан Наполеон: «Мин катнашкан сугышларның иң яманы Бородино кырында булды»,— дип искә ала. Слайд10

Руслар шулай да чигенәләр, әмма французлар да үзләренең максатларына ирешә алмыйлар: рус армиясе исән кала. Кутузов Наполеон белән кабат очрашырга теләмичә, Мөскәүне дошман кулына сугышсыз гына бирергә, дигән карарга килә. «Мәскәүне югалту Россияне югалту дигән сүз түгел. Армияне саклап калырга кирәк!» — ди ул.

Мәскәү өлкәсендә урнашкан Филе авылындагы бер ярлы крестьян йортына җыйналган җитәкчеләр алга таба нишләргә дип киңәшләшәләр. Кутузов чигенергә дигән авыр карарга килә.слайд 11

-Сез ничек уйлыйсыз ни өчен Кутузов чигенергә дигән карарга килә? (Чөнки ул сугышчыларын югалтудан курка.)

Сентябрь башында Кутузов армиясе Мәскәүне калдырып чыга. Шәһәр халкы да солдатлар артыннан иярә. Бушап калган шәһәргә дошман гаскәрләре кереп тула. Мәскәү яндырыла, талана. Рус халкы үзенең иң авыр һәм фаҗигале көннәрен кичерә.слайд12-13

  Наполеон пыскып утырган шәһәргә килеп  кергәч, мәскәүлеләр башка шәһәрдәгеләр  кебек шәһәр ачкычын тапшырырлар дип көтә.

Бер ай яшәү дәверендә азык-төлек запасы бетә. Зур һәм җиңелмәс армия бандитлар һәм разбойниклар  төркеменә әверелә башлый. Наполеон армиянең тарала баруын аңлап,  Мәскәүне калдырып китәргә мәҗбүр була.

-Наполеонның басып керүе Россиягә нинди югалтуларга китерә?дәреслек 116 б. сайлап уку

Россиянең барлык төбәкләрендә дошманга каршы көчле хәрәкәт башлана.Ниһаять, рус армиясе дошманны эзәрлекләргә тотына. Яулап алынган территорияләрдә сугышчы партизаннар   , француз армиясенә  зур зыян китерәләр. Партизаннар сәнәк, күсәк, ташлап калдырылган  сугыш кораллары белән коралланган крестьяннардан, шулай  ук рус армиясенең кечкенә отрядларыннан тора. Тиздән илбасарлар рус җиреннән куып чыгарыла. Ә рус армиясе Парижның үзенә кадәр барып җитә. Кутузов сугышчыларны бөек җиңү белән котлый.Аның исеме  рус халкының җиңүе белән тарихка кереп кала.

      Татар халкының 1812 елгы рус-француз сугышында катнашуы тарихыбызда тирән эз калдырган. Бу вакыйгалар турында җырлар-бәетләр чыгарганнар. Буыннан-буынга күчеп, алар безнең көннәргә хәтле килеп җиткәннәр

...Мендем тауның башына, атым яздым ташына,

Бу француз азган икән үзенең газиз башына.

...Армияне җыйдырып сайлап-сайлап алдылар,

Без сугышка кергәндә, куанышып калдылар.

...Французның илләре, түгәрәк икән күлләре,

Французларны куганда, үттек без күп илләрне.

...Мәскәүгә дә кердек без, Наполеонны күрдек без,

Французларны җиңгәндә, җир җимертеп йөрдек без.

...Наполеонның эшләпәсе канга тапланган иде,

Без сугыштан кайтканда, илләр шатланган иде.

                                                                                    (“Рус-француз сугышы бәете”)

    Кутузовның  батырлыгын күреп , рәхмәт йөзеннән җиңү хөрмәтенә  Мәскәүдә зиннәтле Коткаручы Христос храмы төзелә. Кутузов ордены иң зур бүләкләрнең берсе була.1812 елда Мәскәүдә Триумфаль арка, Смоленскийда Ватан сугышы батырлары истәлегенә һәйкәл, Бородино кырында Багратионга скульптура куела.слайд 14-17

   2012 елда 1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгы билгеләп үтелде.Россия халкы  үз батырларын һәрчак җылылык белән искә ала, алар турында өйрәнә.

Алган белемнәрне ныгыту.

1.Дәфтәрләрдә эшләп алыйк. Бирем №1,2 укучылар мөстәкыйль эшли, җаваплар тикшерелә.

2. Тест

      1.18 гасыр ахырынан  Франциядә власть кайсы  полководец кулына күчә?

            а)Багратион

            к) Наполеон

            в)Барклай-де-Толли

      2.Француз армиясе кайчан Россиягә басып керә?

              е) 1 сентябрь  1812 ел

              з) 14 ноябрь    1812 ел

              у) 12 июнь       1812 ел

       3. Рус гаскәрләренең баш командующие итеп билгеләнелгән полководец:

              т) М.И.Кутузов

              с)А.В.Суворов

              д)Ф.Ф.Ушаков

       4.Бородино сугышы кайчан була?

              ә) 26 декабрь  1812 ел

              и) 26 ноябрь    1812 ел        

              у) 26 август    1812 ел

       5.Зур югалтулар аркасында Кутузов нинди карарга килә?  

              з) Мәскәүне калдырырга

              ң)  Сугышны Мәскәү янында дәвам итәргә

              в) Наполеонны җиңүче итеп танырга.

       6. 1812 елгы сугыш ни өчен Ватан сугышы дип атала?

               ө) төп көрәш Мәскәү  янында булганга

               о) бөтен халык Ватанны сакларга күтәрелә

               ф) Наполеонның басып керүе Россиягә исәпсез күп кайгы-хәсрәтләр китерә.  

       7  Наполеонны җиңү хөрмәтенә төзелә:

                а)Спасо-преображенский чиркәве,

                б) Петропавловский чиркәве,                                  

                в) Коткаручы Христос храмы

Җавап: Кутузов

3.Таблицада 1812 елгы сугышның барышын күрсәткән план бирелгән, ләкин ул тиешле эзлеклелектә түгел. Тәртипкә салырга.

           

Бородино сугышы

Наполеон гаскәрләре Россия чикләрен үтеп керәләр

Рус армиясе Мәскәүне калдыра.

Рус армиясе илнең үзәгеннән чигенә

Рус армиясе Парижга  барып җитә.

   

Билгеләр кую.

Өй эше.

1812 елгы Ватан сугышы турында сөйләргә, дәфтәрдә эшләргә 41-42 б.

                                                 

Йомгаклау.

Укучылар, дәрес сезгә ошадымы? Үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Туган илен саклау өчен халык нинди сугышка күтәрелгән? Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кирәкми безгә сугыш !

класстан тыш чара эшкәртмәсе....

Сугыш урлаган балачак

Авыр булды безнең балачак таЯшьлекләр дә җиңел булмады.Без бит сугыш чоры балалары- Бәхетебезне сугыш урлады....

Дүрт елга бер Җир шарында була бәйге-тамаша

VIII республика "Игры,которые мы заслужили  вместе с тобой" исеме астында узган Сәламәтлек театры эшкәртмәсе...

Сибгат ага Хәким сугыш елларында

                     Бөек Ватан сугышы батыры Сибгат ага Хәкимнең сугыш елларындагы тормышы. Туган илен саклау аның иҗат юлындагы чагылышы...

Сугыш чоры балалары

Сугыш чоры балалары өчен кичә...

эзләнү-тикшеренү эше"Сугыш чоры балалары"

Башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандартына күчү һәм дәрестән тыш эшчәнлек башлану башлангыч класс укытучыларына эшләрен үзгәртеп,яңа форма һәм методлар куллануга этәргеч булып ...

Бөек Ватан сугышы тарихында минем гаиләм эзләре.

Менделеев районы Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе, югары категорияле укытучы Зиннәтуллина Рәмзия Хаккый кызы.Сыйныф сәгате. «Бөек Ватан сугышы тарихында минем гаиләм эзләре”.Тема ...