Чүлләр зонасы
презентация к уроку по окружающему миру (4 класс) по теме
Әйләнә-тирәбездәге дөнья дәресендә "Чүлләр"зонасын өйрәнгәдә куллану өчен материал.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
prezentaciya_y-tir_4_klass_2007.pptx | 2.24 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Ч үлләр зонасы. Россиядә чүлләр зур мәйдан биләми – Кас- пий диңгезе буенда, Иделнең түбәнге агы- мыннан көнбатышта һәм көнчыгышта. Да- ла белән чын чүлләр арасында торучы ярымчүлләр шактый зур мәйданны алып тора.
Комлы ч үл Кызыл балчыклы чүл
Чүлдәге үсемлекләр Дөя чәнечкесе – чүл үсемлекләренең иң билгелесе. Тамырлары 20 метрга кадәр үтеп керә һәм суны аскы катламнардан суыра. Шуңа күрә җәй буе ачык-яшел төстә утыра. Дөяләр аны бик рәхәтләнеп ашый.
Комлык солысы – чүлнең иң файдалы үсемлеге. Аның тамырлары комны ныгыта. Д ж узгун – ул да шундый ук “эшне” башкара. Яшел ботаклары яфрак ролен үти. Д ж узгунның җимешләре бик җиңел һәм аларның үзенә бертөрле үсентеләре дә була. Шуңа күрә җил аларны комлык буйлап тәгәрәтеп бик еракларга алып китә.
Чүл коңгызы Скарабей – ул тирес коңгызы, озынлыгы 3 см. якын. Тирестән ул шарчыклар әвәли, аны үзенә уңайлы урынга тәгәрәтеп алып бара һәм күмә. Бу шарчыклар – коңгыз личинкалары өчен азык запасы.
Чүлнең хайваннар дөн ь ясы 1) Дөя. 2) Күгәрчен (сад ж а). 4) Ком әрләне. 5) Колаклы керпе. 8) Йомры башлы кәлтә. 11) Изге скарабей. 12) Кара тәнле коңгыз.
3) Сайгаклар. 6) Кушаяк. 7) Корсак. 9) Вак саранча. 10) Комлык буар еланы. 13) Җитез кәлтә.
Сайгак – чүлнең эре хайваны. Алар, азык һәм су эзләп, көтү-кө-тү булып күчеп йөриләр. Сәгате- нә 80 км га кадәр тизлек белән ча- ба алалар. Сайгак.
Кушаяк. Бу кимерүченең арткы аяклары озын һәм көчле. Алар ярдәмендә кушаяклар сикерә. Ничек сикерә әле: 3м га кадәр! Бу үз озынлыкларыннан 20 тапкыр артыг- рак! Озын койрык- лары аларга тигез- ләнешне сакларга ярдәм итә, бигрәк тә кинәт борыл- ганда.
Йомры башлы кәлтә. Йомры башлы кәлтә бик кы- зыклы. Куркы- ныч туганда ул күз ачып йом- ганчы комга кү- мелергә мөмкин.
Чүллләр һәм кеше. Ярымчүлләрне һәм чүлләрне кеше бик күптәннән бирле үзләштерә. Каналлар казып, күп районнарга су үткәрә. Сугарулы җирләрдә кырлар, бакчалар, виноградлыклар барлыкка килә. Бу зонада йорт хайваннарыннан төп төрлек булып сарык һәм дөя исәпләнелә. Чүлләрдә очрый торган кайбер хайваннар бетү куркынычы астында тора. Бигрәк тә сайгакларны бракон ьерлар исәпсез кыра . Чүлләрнең табигатен саклау өчен «Кара җирләр » тыюлыгы төзелде .