Юл йөрү.
план-конспект по окружающему миру по теме
Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәсен өйрәнү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yul_yoru_kagyydlre_kirk_bezg_hr_konne.doc | 51 КБ |
Предварительный просмотр:
Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне.
Максат: Балаларны ял һәм уен урыннары белән таныштыру, урынны сайларга өйрәтү, юл йөрү билгеләре һәм яңа терминнар белән таныштыру. Балаларда фикерләү сәләтен , күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны үстерү. Урамда һәм җәмәгать урыннарында әдәплелек кагыйдәләрен саклау, культура дәрәҗәсен үстерү, үз- үзеңне тоту культурасын формалаштыру.
Җиһазлау: аю, милиционер, Сары, кызыл, Яшел ут маскалары, юл макеты, юл йөрү билгеләре төшерелгән жилетлар. Р.Миңнуллин “Светофор”,
Р. Бәшәр “Светофор”
Бизәлеш: урам чаты итеп машиналар, агачлар, юл йөрү билгеләре, ярым түгәрәк итеп урындыклар куелган.
Катнашалар: милиционер, тәрбияче, аю, балалар.
А.б. Беләсезме , мин ни күрдем,
Юк, күрмәдем, ишеттем.
Сез дә тыңлап калыгыз,
Күңелегезгә салыгыз.
Борын заманда түгел , шул
Нәкъ хәзерге көннәрдә,
Кара урман уртасында
Яшәгән ди, бер Аю.
Җыенып бер көн иртән,
Аю шәһәргә киткән.
Шәһәрдәге матурлыкны
Бер күреп, кайтыйм,- дигән.
А.б. Шәһәргә килеп кергәч тә,
Аю булды җәяүле,
Юл йөрү кагыйдәләрен
Белү кирәк, билгеле.
(аю урам аркылы чыкмакчы була, милиционер сыбызгысын сызгыртып туктата)
Аю. – Ник сыбызгы сызгыртасың,
Нигә мине куркытасың?
М. – Аю, дускай, карап торам:
Син безнең яктан түгел.
Урам аркылы чыкканда
Ник игътибарлы түгел?
Аю. – Нәрсәсен карап торасың,
Чыгасың да, китәсең!
М. – Светофор булса, урам чатында,
Игътибар белән син аңа кара.
(светофор төсләре булып киенгән балалар шигырь сөйлиләр . Шулай ук светофор макетындагы төсләр дә яналар)
Кызыл ут. – Кызыл ут, кызыл ут,
Кызыл утта , юл ябык.
Кызыл утта, син тукта,
Юлны аркылы чыкма.
Янса , кызыл ут, тукта шунда ук,
Алга барырга, димәк, һич юл юк!
Сары ут. - Әгәр сары ут янса,
Сабыр булырга кирәк.
Юлны аркылы чыкма,
Әзерләнергә кирәк.
Сары ут әйтә: “Игътибарлы бул,-
Урамда әле ачык түгел юл!”
Яшел ут: - Яшел ут янса – сиңа юл ачык,
Ашыкмый гына урам аша чык!
(Яшел ут янгач , милиционер белән Аю юл аша чыгып китәләр)
М. –Светофор басып тормаса,
Бар җәяүлеләр юлы.
Башта сул ягыңны күзәт,
Ә аннан инде уңны.
Якында машина юк икән,
Аягыңны куй юлга.
Ашыкмый гына ,юл аша
Чыгып китсәң дә була.
(Милиционер балалар белән урам аркылы чыга)
Җыр “Светофорлы юлларда” В. Казыйханов сүз., В.Әхмәтшин көе.
М. – Күрәсеңме, балалар
Безгә таба киләләр,
Сорыйк әле, алардан,
Юл йөрү билгеләрен
Ничек беләләр алар?
1 бала. – Мин Азалия – җәяүле,
Йөрим гел тротуардан.
Тротуар ул – безнең өчен,
Йөре тик уң ягыннан.
2 бала. Уйныйбыз без бергәләшеп
Тик тиешле урында, ( билгене күрсәтә)
Әйдә, аю, уйнап алыйк,
Ял итик бергә шунда.
( аю һәм балалар “Балалар мәйданчыгы” билгесе торган урынга баралар. Анда велосипедлы ике малай белән очрашалар)
Аю. – Мин дә утырып карыйм әле,
Бер йөреп карыйм әле?
1 малай. Велосипедка утырсаң,
Игътибар ит билгегә!
Зәңгәр түгәрәктә булса,
Рөхсәт бирә йөрергә.
Кызыл түгәрәктә икән,
- Рөхсәт юк!- ди йөрергә.
2 малай. Өч тәгәрмәчле ул минем,
Аннан булыр икеле.
Үсә- үсә өйрәнермен,
Теләк булсын, билгеле.
(Әйлән- бәйлән уены оештырыла. Уртага бер бала керә,күзен йома, калганнары түгәрәктә. Сүзләрне әйтеп бетергәч бер баланы качырабыз. Уртадагы бала кем юк икәнен әйтергә тиеш.)
- Без шәһәргә барган идек,
Югалттык бер- беребезне.
Әйт, әле, Ралинә,
Югалтканбыз без кемне?(2 тапкыр уйнала)
М. – Шәһәр урамында югалып калмас өчен, сез ничек йөрергә тиеш?
Җаваплар:
- урамда игътибарлы булырга.
- әти - әнидән аерылып китмәскә.
- Автобустан, трамвайдан төшкәч , аның киткәнен көтеп торырга.
- Автобустан төшеп, юл аркылы чыкканда, машинаның ал ягыннан түгел, артыннан чыгарга.
- җәяүлеләр юлыннан гына йөрергә.
- Юлда уйнарга ярамый.
- Юл кырыенда уйнарга ярамый.
М. - Әйтик, сез, урамда югалып калдыгыз , ди, нишләргә тиеш буласыз? Беренче чиратта кемгә ярдәм сорап барырсыз?
Җаваплар тыңлана:
- Милиционерга үзебезнең югалып калганыбызны әйтәбез. Без инде хәзер зурлар, һәркем үзенең адресын белергә тиеш.(2-3 баладан өй адреслары сорала)
М. – Нинди зирәк балалар сез,
Утырып алыйк. әле
Табышмак – зиһен ачкычы,
Тикшереп карыйк әле.
Табышмаклар:
- Юл чатында тора басып ,
Күзләре төрле- төрле.
Берсен ача, берсен йома
Аны белә һәр кеше.(светофор)
Ике мөгезле , теле юк,
Йөргән юлда , эзе юк.
Нәрсә ул?(троллейбус)
Барам, барам очы юк.(юл)
Ике көпчәкле арба,
Утсыз да алга бара.(велосипед)
Алда да бар, артта да бар,
Борылган да, сырылган,
Озын булып сузылган.(юл)
Тәрәзәле һәр ягы, җиргә тими аягы,
Сыртында бар дугасы, йә, бу нинди юрга соң?
(трамвай)
(Юл йөрү билгеләре булып киенгән балалар керә. Билгеләр җәяүлеләр өчен)
Бергә: - Без билгеләр, билгеләр,
Ишеттек без, сез зирәк.
Әйтегез: без ник кирәк?
1 бала. – Бу –“ җәяүлеләр чыгу урыны” билгесе. Юлны аркылы шул билге торган урыннан гына чыгарга ярый.
2 бала. – Бу – “игътибарлы бул, балалар” билгесе.Ул балалар күп йөргән урынга куела.
3 бала. – Бу- “җир астыннан чыгу юлы” билгесе. Ул машина күп йөри торган урыннарда очрый.
4 бала. – Бу- “автобус тукталышы” билгесе. Ул булган урынга автобуслар туктый.
Билгеләр: - Рәхмәт , сезгә , балалар.
Без бик кирәк икән бит.
Аю. – Аңладым сезне, дуслар,
Рәхмәт сезгә, зур итеп.
Монда күргән- белгәннәрне
Сөйлим урманга кайтып.
Балалар. – 6 яшьтә генә булсак та,
Беләбез без бик күпне.
Юл йөрү кагыйдәләре
Кирәк безгә һәр көнне.
Йомгаклау.