"Сак йөрегез юлларда!"
классный час по окружающему миру (3 класс) по теме

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү максатыннан класс сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yul_kagyydse_konkurs.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Сак йөрегез юлларда.  ( класс сәгате)

Максат: балалар катнашындагы юл – транспорт һәлакәтен профилактикалау; юл хәрәкәте билгеләрен , велосипедчылар өчен кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту; урамда һәм юлларда

 үз –үзеңне дөрес тоту культурасын формалаштыру.

Төре:  класс сәгате

Формасы: сәяхәт

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, карточкалар, музыка, DVD- диск

Катнаша: укучылар, ЮХИДИ хезмәткәрләре  

“Һәйкәлләр” җыры  ягырый . Видеокадрлар  күрсәтелә.

           Укытучы:            Юллар, юллар.... ерак илтә алар,

                                           Кай якларга алып бармыйлар?!

                                           Ни өчен соң шушы озын юллар

                                           Һәлакәттән саклап калмыйлар?

                                           Адаштыргыч, кавыштыргыч юллар...

                                           Зур юлларда бик сак булыгыз!

                                           Япь – яшь килеш чикләнмәсен гомер,

                                           Имин булсын йөрер юлыгыз.

                                                                         Гүзәл Мирзаянова

      Хәерле көн хөрмәтле балалар, килгән кунаклар. Бүгенге класс сәгатенең темасы: Сак йөрегез юлларда. Тема бүгенгесе көндә  бик актуаль.Юлларда булган хәвеф –хәтәрләрдән күпме кеше зыян күрә.

Күпме кан, яшь түгелә. Инвалид утыргычына утыручылар саны арта, күпме кешенең гомере өзелә. Ә бит болар арасында балалар да күп. Гаепне кемнән эзләргә?   Мондый хәвеф – хәтәрләрне булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә соң? Шушы сорауларга җавап табар өчен, без бүген сезнең белән җыелдык. Класс сәгатенең  максаты: балалар катнашындагы юл – транспорт һәлакәтен профилактикалау; юл хәрәкәте билгеләрен , велосипедчылар өчен кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту; урамда һәм юлларда үз –үзеңне дөрес тоту культурасын формалаштыру.

        Бүгенге класс сәгатебез ярыш формасында барыр.  4 укучы катнаша. Һәр турда җиңеп барган укучыга юл билгеләре рәсеме бирелеп барыла. Ярыш ахырында кемдә билгеләр күбрәк, шул кеше җиңүче була. Катнашучыларыбызның юл йөрү кагыйдәләренә ничек карауларын белү өчен алар анкета сорауларына җавап бирергә тиеш булалар.(Анкеталар таратыла)            

                  Ә без алар эшләгәнче, “Светофор” дигән җыр тыңлыйк.

                           (Җыр башкарыла)

    Татар халкында борынгыдан килгән бер гадәт яши: юлчыларга юлга чыкканда “Хәерле юл!”  дип озатып калу һәм “Исән – сау кайттыңмы” дип каршы алу. Әйе,  көннәребез имин үтсен, юлларыбыз уң булсын иде. Һәр яңа көн тугач кемдер мәктәпкә, кемдер эшкә ашыга. Без җәяүләп тә, машиналарга утырып та, велосипедлар белән дә хәрәкәт итәбез. Димәк, безнең һәркайсыбыз юлга  чыга, юллар белән очраша. Бүгенге көндә юлларга чыгу, аны хәвеф – хәтәрсез, исән – имин үтәр  өчен  тиз фикер йөртә белү, тирән белемнәр, аларны дөрес куллану күнекмәләре кирәк.  Юллар, юллар... Елның төрле вакытында,  һава торышы нинди генә булуына да карамастан  юлларда көчле хәрәкәт:  машиналар чаба, велосипедларда йөриләр, җәяүлеләр каядыр ашыга. Без бүген юллар буйлап сәяхәт итәбез.

  Катнашучыларга сораулар бирик. Кем тизрәк дөрес җавап бирер.

- Юл хәрәкәтендә катнашучылар  нинди  өч төркемгә бүленә?

     -Дөрес, юлларда йөртүче, җәяүле, пассажирлар катнаша. Аларга билгеләмә биреп китик. (слайд)

   Йөртүче – нинди дә булса транспорт чарасы белән идарә итүче кеше.

   Пассажир-  йөртүчедән башка транспорт эчендәге кеше, шулай ук транспорт чарасына керүче (утыручы) яисә чыгучы (төшүче) кеше.

   Җәяүле –юлда транспортка катнашы булмаган һәм анда эш башкармый торган кеше.

   -Без, сәяхәт итүчеләр, кайсы төркемгә керәбез? Әйе, без әлегә җәяүлеләр.

   Һәрбер кеше өеннән урамга чыккач та  җәяүлегә әйләнә. Ә җәяүле булуы җиңелме соң ул?  Сукмактан, тротуардан йөрүе җиңел булса, ә машина юлы аркылы  ничек узарга?

    Без һәрвакытта да машина йөртүче юл йөрү кагыйдәсен боза дип уйлыйбыз. Чынлыкта, җәяүлеләр дә гаепле икән. Әгәр дә җәяүле юл аша билгеләнгән урыннан үтмәсә, машина йөртүчегә һәр җәяүлене үткәрергә туры килсә, ул барасы җиренә барып җитә алмаячак.

   Бигрәк тә, күпчелек шәһәрләрдә балалар кагыйдәләрне үтәмичә, төрле хәвеф – хәтәрләргә очрый.

   Ни өчен мондый хәлләр килеп чыга, нигә балалар җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне бозалар? Бу сорауга җавап бер генә – балалар юл “әлифбасын” белми.

Безнең беренче тукталышыбыз “Юл әлифбасы” дип атала. Бу тукталышта без балаларның белемнәрен тикшереп карарбыз.(Билгеләр күрсәтелә, балалар нинди билге икәнен аңлаталар.) (слайд)

    Укытучы.  Балалар биремне төгәл үтәделәр. Катнашучыларның дөрес җаваплары исәпкә алынып барыла.

 Алдагы тукталыш  “Тапкырларга, табышмак”дип аталыр. Кайсы уенчы күбрәк табышмакларга җавапны таба.

 Билгеләр тану буенча уенны дәвам итәбез. Мин сезгә билгеләр таратам, сез аларны  төркемнәргә бүләргә тиеш буласыз. Билгеләргә кыскача аңлатма да биреп китәсе.  (Слайд)

(Юл юилгеләре таратыла, аннан соң слайдка карап нәтиҗә ясала.)

   Без сәяхәтебезне дәвам итәбез. Безгә юл аркылы чыгарга кирәк.   Әлбәттә, светофор безгә ярдәмгә килер. Безнең алдагы тукталыш “Юл чатында светофор” дип атала. Ә светофор ничек барлыкка килгән? Тарихка күз салыйк. Һәр уенчы алдан әзерләгән җавапны язып бирә. (слайд)

    Беренче светофорларны газ фонаре белән көйләгәннәр. Төсләр караңгыда да яхшы күренә башлаган. Соңрак светофорлар инде электр белән эшли, тик төсләре әле – ике генә, сары төсе булмый. Мәскәүдә беренче светофорлар 1924 елда куела. Андагы төсләр кул белән алыштырылган. Аннары беренче “яшел дулкын” эшләнә – ул 5 светофордан тора: автомобиль беренче светофорда “яшел”гә туры килсә, калганнарында да аны шул ук төс каршылый.

Укытучы. Алга таба китәбез. Без уенчыларның шигырь сөйләү осталыкларын карарбыз. Алар безгә светофор турында шигырь сөйләрләр.  

(  Шәүкәт Галиев  “Светофорның өч күзе” шигыре )                

Укытучы.    Бергәләп имин генә юлны аркылы чыктык. Безгә сәяхәтебезне транспортта дәвам итәргә кирәк.Димәк, без кемнәр? Дөрес, пассажирлар. Бала – тулы хокуклы пассажир һәм аның салонда үз урыны булырга тиеш.

(слайд)  ЮЙКнең 22.8 пункты автомобиль салонында тиешледән артык сандагы пассажирлар утыртып йөрү тыела. Алда – йөртүче урыны, аның янына – бер пассажир, артка өчәү утыра ала.

  -Ничә яшьтән алгы утыргычка  баланы утыртырга   ярый?

-Дөрес, 12 яшькә кадәр балаларны машинаның алгы утыргычына утырту тыела. Баланы өлкәннәрнең алдына утыртып бару да дөрес түгел. Юлда бәла – каза була калса, өлкән кешенең авырлыгы 50 кг булган очракта да, фаҗигагә очраган машина эчендә ул авырлык 100 мәртәбә арта, димәк, баланы саклап баручы өлкән кеше үз гәүдәсе белән баланы сытып үтерү куркынычы бар. Мондый фаҗигале мисаллар аз түгел.

 Укытучы.   Пассажирлар белергә тиешле кагыйдәләр буенча әңгәмәбезне  дәвам итәбез. Уенчылар читратлап кагыйдәләрне әйтерләр.  (слайд)

 * Куркынычсызлык каешлары булган транспорт чараларында барганда аларны эләктерергә.

  * Утыру һәм төшүне тротуар ягыннан яисә юл кырыеннан һәм фәкать транспорт чарасы туктап беткәннән соң гына башкарырга.

    *Әгәр утыру һәм төшү тротуар яки юл кырые ягыннан мөмкин булмаса, аларны куркынычсызлыкны тәэмин итеп һәм юл хәрәкәтендә башка катнашучыларга комачаулык ясамыйча, йөрү өлеше ягыннан башкарырга мөмкин.

  Алдагы тукталыш   - ”Велосипедта” дип атала. Бу тукталышта без велосипедчылар өчен юл йөрү кагыйдәләрен һәм билгеләрен искә төшерербез. (слайд)

  Урам һәр кешедән  игътибарлылыкны һәм тәртипле булуны таләп итә. Бу бигрәк тә велосипедчыларга кагыла. Чөнки велосипедчы бер үк вакытта җәяүле дә, йөртүче дә.

(слайд) Ә велосипед үзе бик борынгы заманнардан барлыкка килгән. Велосипед сүзе латинчадан “велокс” тиз, һәм “пес” – аяу дигәнне аңлата. Беренче велосипедлар 1791 елда Франциядә барлыкка килгән. Ул күбесенчә уенчыкка охшаган була. Аның руле дә, педальләре дә булмый. Хәзерге заманда юлларда без төрле велосипедларны очратабыз.: балаларныкы, яәүсмерләрнеке, өлкәннәрнеке, хатын – кызларныкы, спортныкы.Машиналарныкы кебек үк алар өчен дә билгеләр бар.

  Уенчылар велосипедчылар өчен билгеләрне аңлаталар. (Слайдлардагы билгеләрне аңлаталар)

     Велосипедчыларга карата юл йөрү кагыйдәләре зур таләпләр куя, искәртеп китик аларны да:

-велосипедчының яше ундүрттән ким булса, аңа ишегалдында гына йөрергә рөхсәт ителә;

-велосипедның тормоз тоту һәм тавыш сигналы җайланмасы төзек булырга тиеш;

-велосипедчының таныклыгы булу мәҗбүри;

-велосипед размеры баланың буй озынлыгына туры килергә тиеш;

  Велосипед йөртүчегә тыела:

-рульгә бер кул белән генә тотынып бару;

-янәшәдә велосипедчы юлы булганда машина юлыннан   бару;

-трамвай хәрәкәте булган юлларда һәм хәрәкәт өчен полоса саны бу юнәлештә бердән артык булган юлларда сулга яки кирегә борылу;

-озынлыгы һәм киңлеге   0,5 метрдан артыгракка чыгып торган яисә идарә итүгә комачаулык ясый торган йөк ташу.

      Тагын бер сорау бирик.

-Велосипедчы үз артыннан килүче транспортка  кая таба хәрәкәт итәсен ничек белдерә? (Җаваплар тыңлана.)

      Укытучы.Чыннан да, велосипедчы кая таба хәрәкәт итәсен кулы белән күрсәтә. Бу кул хәрәкәте сигналлары юл йөрү кагыйдәләре нигезендә эшләнгәнгә күрә, аны юл хәрәкәтендә катнашучы һәрбер кеше аңлый.

           Алдагы сорауларыбыз рәсемнәр буенча булыр.

 Укытучы.   Күрәсезме, велосипедлы булу  шатлык китерсә, ул сездән күпне таләп тә итә.

  Алдагы тукталыш” Тикшерү пункты”дип атала.    ЮХИДИ хезмәткәре  бездә кунакта. Ул уенчыларның ничә билге җыюларыннан чыгып җиңүчене хәбәр итәчәк, анкеталардагы җавапларга  нәтиҗә ясаячак.  Район күләмендәге юл – транспорт һәлакәтләре, аларны китереп чыгаручы сәбәпләр, булдырмый калу юлларын анализлар.    

Укытучы:  Кадерле балалар!  Без бүген иң мөһим мәсьәләр турында сөйләштек. Бүгенге сөйләшүләрне исегездән чыгармасагыз иде. Онытмагыз:  юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп сез үзегезне генә түгел, ә башкаларның да иминлеген кайгыртасыз булып чыга. Бер-беребезне хөрмәт итик, кирәк чакта юл куя белик. Юлларыбыз имин , эшләребез уң,  күңелләребез тыныч булсын

Кулланылган әдәбият:

 Периодические издания  «ДДД», STOPгазета»

Правила дорожного движения РФ. ООО “БРИЗ”, Москва, 2009

Ш.Галиев .Шигырьләр җыентыгы.

DVD «Первая глобальная неделя безопасности дорожного движения». Управление ГИБДД МВД по РТ, 2007.

 WWW.velodrive.ru

WWW.svetofory.ru

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий внеклассного мероприятия "Юлларда бул бик өлгер"

Бу класстан тыш эшкәртмә башлангыч класс укытучыларына юл йөрү кагыйдәләре буенча ярдәмлек...

Юлларда сак булыйк! (сыйныфтан тыш чара )

Пропаганда правил дорожного движенния среди учащихся.Предупреждение детского травматизма.Проверка и закрепление навыков безопасного поведения детей....