Башлангыч сыйныфларда дәрестә уен элементларын куллану
опыты и эксперименты (1 класс)

Сибгатуллина Гульфания Габдулхаевна

       Җәмгыятебезнең  иң  зур  байлыгы -  кеше. Барлык  халыкларның  да  иң  зур, якты  хыялы- һәрьяклап  үскән, белемле, укымышлы , иҗади  фикер  йөртә  белә  торган  камил  шәхес  тәрбияләү.Шушы  максатка  ирешүдә  мәктәптә  уку  елларының, бигрәк  тә  башлангыч  сыйныфларда  уку  чорының  мөһим  булуы  бәхәссез.Бу  һәр  башлангыч  сыйныф  укытучысыннан  балаларның  индивидуаль  үзенчәлекләрен  искә  алып, һәр  бала  ихтыяҗына  хезмәт  итә  торган  алымнар  кулланып  эшләүне  таләп  итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon выступление37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныфларда дәрестә уен элементларын куллану

Җәмгыятебезнең иң зур байлыгы - кеше. Барлык халыкларның да иң зур, якты хыялы- һәрьяклап үскән, белемле, укымышлы , иҗади фикер йөртә белә торган камил шәхес тәрбияләү.Шушы максатка ирешүдә мәктәптә уку елларының, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда уку чорының мөһим булуы бәхәссез.Бу һәр башлангыч сыйныф укытучысыннан балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алып, һәр бала ихтыяҗына хезмәт итә торган алымнар кулланып эшләүне таләп итә.

Иҗади эшләүче укытучылар балаларның уку эшчәнлеген активлаштыру, алрда шәхси сыйфатларны формалаштыру өчөн төрле эш алымнарыннан файдаланалар. Башлангыч сыйныфларда кулланылган технологияләрнең иң отышлысы һәм нәтиҗәлесе булып дәресләрдә уен элементларын куллану тора.Уен кече яшьтәге мәктәп балаларының укуга, белем алуга омтылышын ныгыта. Шуны һәрдаим истә тотарга кирәк: кече яшьтәге мәктәп балалсы, бигрәк тә беренче сыйныф укучысы - төп эшчәнлеге уен булган кичәге сабый ул.Иҗади эзләнү мохите булдыра торган уен- башлангыч сыйныф укучысының ихтыяҗы. Уенны, аның элементларын, алымнарын укучылар бик ярата һәм теләп кабул итә.Уен бала шәхесенә һәрьяклап йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, балада хисләр эшчәнлеген көчәйтә,ихтыяр күче тәрбияли.Дидактик уеннар балалалрның иң яхшы сыйфатлары ачылуга ярдәм итә.Үзләштерергә авыр булган материал да уен рәвешендә аңлатканда балаларда кызыксыну уята. Укытучы һәр укучыны эшкә тарта, өзлексез иҗат итүгә этәрә.

Дәресләрдә үткәрелә тоган күмәк һәм төркемнәргә бүленеп уйнала торган уеннар бер яктан белем алуда ярдәм итсәләр, икенче яктан үзара дуслык һәм дисциплинаны ныгыту чарасы булып та торалар.Кайбер үз көчләренә ышанып бетмәүче, такта янында җавап биргәндә, иптәшләре белән аралашканда кыенлык кичерүче балалар да бу уеннарда бик теләп катнашалар. Аларны уен үзе дә, аның нәтиҗәләре дә кызыксындыра.Бу шуның белән дә бәйле: уен эшчәнлеге балага беркадәр күләмдә ялгышу мөмкинлеге бирә.Шул ук вакытта, бигрәк тә төркемнәр арасында ярыш формасында үткәрелгән уеннар вакытында балалар иптәшләре алдында зур җаваплылык хисе тоялар.Билгеле инде, моны аңлаган бер бала да дәрескә әзерлексез килмәс,үзенең мөмкинлегеннән түбән укымас.

Мисал өчен, “чылбыр” уенын гына алыйк.Чылбыр берничә буыннан тора.Һәр буында бер мисал. Балалар бер-бер артлы мисалларны чишәләр.Бер генә буын мисалы дөрес чишелмәсә дә ахыргы җавап дөрес булмый, чылбыр килеп чыкмый.Билгеле инде, балалар бик нык тырышалар.

Барыбызга да мәгълүм - беренче сыйныф укучысын укырга,язарга өйрәтү ,ягъни “Әлифба чоры”-үтә дә җаваплы чор.Ул укытучыдан искиткеч зур тырышлык,хәзерлек таләп итә. Бу чорда балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен,иҗади фикерләүләрен үстерү өстендә дә эшләү мөһим . Шуңа күрә “Әлифба” чоры дәресләрен дидактик уеннардан башка күз алдына да китереп булмый. Бу чорда уку өчен материал аз, ә дәреслектә материал җитәрлек дәрәҗәдә күп.Мин үзем “Әлифба” чорында Резеда Шәехованың “Иҗади уеннан укуга” дигән методик ярдәмлегеннән файдаланам.Бу ярдәмлектә С.Г.Вәгыйзовның ,Эльконин-Давыдовның теоретик карашларына нигезләнгән теоретик материаллар, шулай ук ТРИЗ системасының практик күрсәтмәләре бирелгән.Ярдәмлекнең исеменнән үк күренгәнчә һәр дәрес иҗади дидактик уеннар белән үрелеп бара.Ул уеннарның кайберләрен әйтеп үтәм.

  1. Ә авазы кергән гаилә әгъзаларын әйтеп чык, алар турында дөньяда булмаган вакыйгалар уйлап чыгар һәм сөйлә.
  2. О хәрефләреннән куян рәсеме яса.
  3. “Төлке һәм торна” әкиятенең ахырын үзеңчә уйлап чыгар.
  4. Урман аланында хайваннар өчен үлән яса.Аны тамырыннан “эх,эх!” дип карандаш белән чабып бетер.Аланда исемендә э хәрефе булган нинди хайваннарны очратырга мөмкин?
  5. К авазыннан башланган әкият геройларын ата(Карлсон, Кирлемән, Камыр батыр,Кызыл калфак)

Әгәр:

-Карлсон оча алмаса

-Кызыл калфак әбисе янына кыска юлдан китсә

-Камыр батыр үзенә дуслар тапмаса

-Кирлемән кирегә өйрәтмәсә, әкиятләрнең эчтәлеге ничек үзгәрер иде?

Р.Шәехованың “Иҗади уеннан укуга” методик ярдәмлегенең башлангыч сыйныф укытучылары өчен әһәмиятле булуы бәхәссез.

Һәрбер математика дәресендә үткәрелә торган телдән исәпләү күнегүләре өчен дә дидактик уен формасы иң нәтиҗәлесе . Уеннар барышында укучыларның телдән исәпләү күнекмәләре үстерелә, автоматлаштырыла.Мин үзем математика дәресләрендә “Математик эстафета”, Математик телефон”, “Чылбыр”, “Таблицаны беләм”, “Поезд” кебек уеннарны еш үткәрәм.Уеннар барышында авырдан үзләштерүче балалаларга аеруча игътибар итәм, аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләргә тырышам.

Балаларны дәрестә сөендерергә, дәртләндерергә кирәк. Моның өчен түбәндәге алымнан файдаланам: Мисаллар әйтеп тупны укучыларга бирәм. Балалар мисалларны чишеп тупны кире кайтаралар.”Монда тупның ни катнашы бар? Ул мисалларны балалар туптан башка да чишәрләр иде “ дип уйлаучылар табылыр.Бөтен хикмәт тә шунда, алар бу мисалларны туптан башка да чишәрләр иде, ләкин бу эш теләмичә, яратмыйча гына үтәлер иде.

Дәресләрдә дидактик уеннар куллану укытучыдан бик күп күрсәтмәлелек әзерләүне сорый. Бу эштә миңа балалар үзләре һәм әти-әниләр бик теләп ярдәм итәләр.

Дәрес җитди дә, кыен да, шатлыклы да булырга тиеш дип уйлыйм. Моңа ирешү дәресләрне халык педагогикасына нигезләнеп мәкальләр белән башлыйм, халык уйлап чыгарган табышмак, мәсьәләләр белән баетам.

Дидактик уен балага танып белү шатлыгы бүләк итәргә тиеш. Шулай булмаса, бала аны мәҗбүр итү- уйнарга мәҗбүр итү итеп кабул итәчәк.Мондый шартларда уен күңелсез, кызыксыз уза; укытучының шауламагыз, бер-берегезгә комачауламагыз, сөйләшмәгез, тыныч кына утырыгыз һ.б. катгый боерыклары белән чикләп куела. Укытучы һәм балалар арасындагы яхшы мөгаләмә дидактик уенның нәтиҗәлелеген тәэмин итә.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: сабыйлар мәктәпкә гаять зур шатлык , омтылыш, олы теләкләр белән килә. Алар укуы белән горурланалар. Менә шушы олы шатлыкны югалтмау- укытучының зур бурычы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч мәктәптә белем бирүне бердәм стандарт таләпләренә туры китереп куллану тәҗрибәсе.

Перспектив башлангыч мәктәп” проекты дәреслекләре баланың тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, аның иҗади мөмкинлекләрен һәрьяклы ачу максатын куеп төзелгән....

"Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләр куллану" темасына чыгыш

quot;Башлангыч  сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын,кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләрнең берсе булган проект методын куллану...

Башлангыч сыйныфларда "Фишбоун" алымын куллану.

Мастер-класс укытучылар алдында чыгыш ясау өчен кулланыла....

Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)

Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)...

Мастер-класс “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.» Башлангыч сыйныфларны укытуда «Сүзләр болыты»дип аталган белем бирү ресурсын куллану”

Осталык дәресе. “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.» Башлангыч сыйныфларны укытуда  «Сүзләр болыты»дип аталган  белем бирү ресурсын куллану&rdquo...

Башлангыч сыйныфларда дәрестә уен элементларын куллану

Җәмгыятебезнең иң зур байлыгы - кеше. Барлык халыкларның да иң зур, якты хыялы- һәрьяклап үскән, белемле, укымышлы , иҗади фикер йөртә белә торган камил шәхес тәрбияләү.Шушы максатка ирешүдә мәк...