Кем ул укытучы?
статья на тему
Коллегалар белән фикер алышу өчен чыгыш. Укытучы кем ул? 50 ел элек ул нинди иде? хәзер нинди? киләчәктә укытучы нинди булыр?
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kem_ul_ukytuchy.doc | 44 КБ |
Предварительный просмотр:
Педсовет өчен докладны әзерләде Актаныш районы Шәбез башлангыч мәктәбенең 1 категорияле укытучысы Гильфанова Рәйханә Рәис кызы
Укытучы- профессионал. Кем ул?
“Ми штурмы”.
-Укытучы-профессионал ул ….(Фикерләр тыңлана).
Базар экономикасы шартларына күчү, эшсезләр саны арту һ.б.ш.
факторлар кешеләр алдына югары таләпләр куйды. Кешенең иҗади потенциалы, адаптация мөмкинлекләре, экономик һәм фәнни- техник мәсьәләләрне чишүгә әзерлекле булуы, яңа техника, технологияләрне кабул итә, куллана алуы, теләсә нинди эшчәнлеккә аңлы якын килә белүе аның иртәгәге көнгә ышануына, уңышларга ирешә алуына китерә.
Укытучының профессионал дәрәҗәгә күтәрелүе кемгә кирәк соң? Иң беренче чиратта үзенә кирәк.Укытучының профессионал булуы укыту процессында бик әһәмиятле. Бу укытучыларны күп укытучыларда була торган шәхес кризисыннан саклый. Чөнки укытучылар үзләрен башкаларның ничек кабул итүләрен күзаллап бетермиләр. Ә бу- үз-үзеңә ышанмауга китерә. Профессионал караш үзеңә һәм профессияңә карата горурлык тудыра, компетентлык дәрәҗәңне күтәрергә ярдәм итә, мәктәптәге эшнең нәтиҗәсе өчен җаваплылыкны арттыра, бурыч һәм максатларны яхшырак үтәргә ярдәм итә.
Укытучының бөтен гомере балалар күз алдында үтә. Алар хәтер көндәлекләренә үзләренең билгеләрен куеп утыралар. Монда инде синең дипломың да, белемең дә ярдәм итми. Педагогның эшен аның профессионал осталыгы, берәүне дә аерып карамыйча яратуы, хөрмәте характерлый.
Кем ул укытучы- профессионал? Ирланд педагогы Эндрю Берк бу турыда менә нәрсә дигән: “Профессионал- ул шундый кеше, кем билгеле бер шартларда эшли ала, кем икеләнүләрен җиңә, тәҗрибәле, кыю рәвештә карарлар кабул итә, аларны нәтиҗәле куллана, әгәр ул карарлар дөрес булмаса я эшләмәсә, аларны үзгәртергә көче җитә. Профессионализм күппланлы булуы белән аерылып тора. Профессионал- мастер- практик ул. Катлаулы ситуацияләрне үзенең интуициясе, алдан күрүчәнлеге, акылы, тормыш һәм пед. тәҗрибәсе белән бәяли, саклану чаралары кулланып проблемаларны булдырмый кала ала. Бу бик мөһим. Чөнки һәр укытучы һәм укучы арасында көн саен 1500 аралашу (Взаимодействие) була. Мондый хәл тагын бары тик стихияле бәла- каза вакытында, я аннан соң ашыгыч ярдәм врачлары һәм казага эләгүчеләр арасында гына була. Карар кабул итә белү бик мөһим.”
Укытучы гомер буе укый, өйрәнә- бу барлык кешеләргә дә билгеле чынбарлык. Укытучы һәрвакыт үсештә һәм барлык эшләү дәверен эзләнеп үткәрә. Бары тик фәнни- методик эшчәнлеге, эзләнүләре укытучыны профессионал дәрәҗәсенә үстерә ала. Бу:
- предметларны укыту өлкәсендәге заманча фәнни ачышлар белән танышып бару;
- коллегаларының төрле дәрес формаларын оештыру проблемалары турындагы алдынгы тәҗрибәләрен өйрәнү;
- укытуның яңа программалары, концепцияләре белән танышып бару;
- укытуда заманча информацион технологияләрне куллану.
Профессионалның ялгышлары, уңышсызлыклары була аламы? Әйе, ләкин гади укытучының һәм профессионалның моңа карашы төрлечә. Беренчесе моны җиңел генә үткәреп җибәрә алса, икенчесе бик борчыла, килеп чыгу сәбәпләрен аңларга тырыша, башка кабатламас өчен бөтен көчен дә куя. Педагогик осталыкның бөтен көче- укытучыга белем һәм күнекмәләр бирүдә, ә нәтиҗәне планлаштырган максатлардан чыгып анализлауда да инде.
Профессионал- киләсе 50 елда белем бирү өлкәсендә буласы искиткеч зур үзгәрешләрне кабул итәргә сәләтле укытучы ул.
Укытучы- профессионал 3-4 гади укытучыны алыштыра алырлык укытучы ул.
Беренче класска кабул итүче укытучының төп сыйфаты- ягымлылык.
Башка классларда белем бирүче укытучы игтибарлы, белемле, сизгер булырга тиеш. Ул шушы сыйфатлары белән балаларның кызыксынуларын үстерә, күнекмәләр барлыкка китерә. Информацияне һәркем аңларлык итеп бирә белүче (доступный) укытучы балаларда үз-үзенә ышаныч тәрбияли.
Укытучы- профессионал психолог булырга да тиеш.
Галим кеше укытучы була алмаска мөмкин. Укытучы- профессионал актер да әле ул. Ләкин, хәтта иң халыкчан артист та үзенең тамашачысы өчен җаваплылык тотмый. Укытучы үзенең тамашачысы өчен җаваплы. Укытучы- профессионал режессер- куючы да . Пьеса һәм катнашучыларны үзе сайламаса да рольләргә ул бүлә, уен барышы белән идарә итә. Укытучы- вазифа һәм талант (призвание и талант).
Укытучы- профессионал рәссам да. Ул үзе белән бер сулышта яшәрлек, һәрбер хәрәкәтен сүзсез аңларлык, күрсәтмәләрен тыңларлык, үтәрлек күндәм укучылар тәрбияләргә тиеш. Ул тактлы, кирәктән артык ачуланмый, тиештән артыгын мактамый. Балаларны 1 коллектив булып яшәргә, үз миннәрен югалтмаска, арлашырга, уйларга, фикерләргә, анализ ясарга өйрәтә.
Укытучы- профессионал илнең гражданинын тәрбияли.
Укытучы- профессионал иҗади эшли, үзенең авторлык программасын төзи, үз тәҗрибәсен таратырга тырыша.
Сәләтле укытучы- укытучы- профессионалның дәресләре нәтиҗәле була.
Укытучы- профессионал мәктәпне шатлык йорты итәргә сәләтле. Бала бит укытучыны сайламый. Аңа кайсы да булса бер укытучы туры килә. Укытучы- профессионал үзен балалардан ерагайтырлык, дәрестә иҗади атмосфера тудырырга комачауларлык барлык борчуларын, проблемаларын ишек артында калдырып керә дәрескә.
Иҗади шәхесне бары тик югары квалификацияле, талантлы укытучы- профессионал гына тәрбияли ала.
Укытучы- профессионал булу өчен билгеле бер укыту технологиясен бик яхшы куллана белергә кирәк. Тик шуны да онытмау зарур, бер яки берничә педагогик технологияне белү һәм бик яхшы итеп куллану гына укытучыны профессионал итә алмый.
Укучылар белән үзара мөгамәлә фәнең белән кызыксындырырлык булырга тиеш. (Мәсәлән: ишеткәннең- 10%, күргәннең- 50%, үзең эшәгәннең 90%ы истә кала дигән гыйбарә белән барыбыз да таныш. Дәресләр эшлекле уен шартларында үтсә, аның нәтиҗәсе күпкә яхшырак булачак.)
Бүгенге көндә белем бирү югары интеллект күрсәткече булып тормый, бәлки тормыштан арттарак атлый. Студент укып чыга, тиешенчә эшли алмый, чөнки эш бирүчеләрнең таләбе югары. Хәзерге тормыш искиткеч зур тизлек белән үзгәрә, ә укыту программалары һәм шартлары элекке урында тора. Шуңа күрә укытучы үз белемен күтәрерлек шәхесләр тәрбияләргә тиеш, ә моның өчен аның үзенә дә һәрвакыт үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, заманадан артка калмаска, алдан атларга тырышырга кирәк. Бу да профессионал дәрәҗәсенә күтәрелүнең бер шарты.
Теләсә нинди специалист “кеше- кеше” тибындагы профессия кешесе эшли башлагач професииональ белем һәм күнекмәләрнең генә җитмәвен күрә. Шәхси сыйфатларыңның бай булуы, тәҗрибә, кешене тыңлый белү, үз фикереңне әйтү, партнерыңның эмоциональ халәтен аңлау, уңай атмосфера тудыра белү, үзеңә тартып тору, матур итеп сөйләү кебек бик күп, бик күп әйберләр булмаса, эш һәрвакытта да уңышлы гына бармый. Болар мәктәптә укытучыларга аеруча нык кирәк. Мәктәптә белем бирүнең нәтиҗәлелеген бернинди компьютерное обучение системасы да алыштыра алмый.
Укытучыларның анкета нәтиҗәләре белән таныштыру.
Укучыларның анкета нәтиҗәләре белән таныштыру.
Йомгаклау. Укытучы хезмәте бик катлаулы, чөнки ул кешеләр арасындагы бәйләнешкә нигезләнгән. Укытучы көн саен укчыларның белемнәрен, өй эшләрен үтәүләрен тикшерергә тиеш. Ә укучылар моны яратмыйлар. Безнең яхшы кешеләр үстерергә тырышуыбыз укучылар тарафыннан каршылык китереп чыгара. Укытучы тамчылап үзен балаларга өләшә. Өләшә, ләкин үзенә тиешле рәхмәтне, игүтибарны, ихтирамны, аңлауны алалмый. Хәтта иң яраткан укытучыны да балалар бәйрәмнәрдә генә искә төшерәләр. Юкка гына укытучы профессиясен иң эмоциональ перегрузкалы профессия дип атамаганнар.
Тәрбия процессы мәшәкатьле, ыгы-зыгылы, тынгысыз процесс. Ул сабырлык, түземлелек, ягымлылык сорый. Болардан башка укытучы беркайчан да талантлы да, мастер да, профессионал да була алмый.