татар теленнән терәк схемалар
материал (4 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Төзеде: Әлмәт районы Мәмәт төп гомуми белем бирү
мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы
Гыйниятуллина Венера Ягъфәр кызы
Башлангыч сыйныфларда татар теленнән терәк схемалар куллану.
Укучыларның танып белү активлыгын үстерүнең бер ысулы-дәресләрдә терәк схемалар, таблицалар, сигнал карточкаларыннан файдалану. Аларның төрле төстә, төрле шрифтлар, рамкалар кулланып ясалуы материалны кабул итү өчен бик мөһим һәм яхшы нәтиҗә бирә.
Түбәндәге терәк схемаларны мин татар теле дәресләрендә кулланам. Аларны яңа
Тема өйрәнү, кабатлау, алган белемнәрне гомумиләштерү дәресләрендә кулланам. Таблицалар классның билгеле бер урынына эленә һәм алыштырылып торыла.
Сузык һәм тартык авазларны өйрәнгәндә мондый таблицадан файдалану отышлы:
Сузыклар | Тартыклар | Ъ | |||
парлы | парсыз | ||||
Калын | [а] [у] [о] [ы] | Яңгырау | [б] [в] [г] [гъ] [д] [ж] [җ] [з] | [й] [л] [м] [н] [ң] [р] [w] | Ь |
нечкә | [ә] [ ү] [ ө] [ э] [ и] | саңгырау | [п] [ф] [к] [къ] [т] [ш] [ч] [с] | [х] [һ] [ц] [щ] |
Сүз төркеме | Нәрсә беледерә | соравы | мисаллар |
Исем | Предметны атаучы | кем? нәрсә? | Укучы,әни Дәфтәр,хезмәт |
Фигыль | Предметның эш-гамәлен, хәл-торышын | Нишли? Нишләде? Нишләр? Нишләячәк? | Килә Килде Килер Киләчәк |
Сыйфат | Предметның билгесен | Нинди?кайсы? | Матур, ак,әче |
Алмашлык | Исемнәрне алмаштыра | Кем? Нәрсә? | Мин,син,ул, без,сез,алар |
Рәвеш | Эш яки хәлнең билгесен белдерә | Ничек?кайда? кайчан?күпме? | Әкрен, озак, күп, ерак, |
Кисәкчә | Көчәйтү,чикләү,тизлек,раслау, сорау төсмере бирә | Иң,ич,ук,генә,гына,үк,да,дә,та,тә, бит һ.б. | |
Бәйлек | Җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен килә | Өчен, аша,белән,янына, хәтле, өстенә шикелле һ.б. |
ИСЕМ СҮЗ ТӨРКЕМЕ | ||
СОРАВЫ | КЕМ? НӘРСӘ? | |
САНЫ | БЕРЛЕК | КҮПЛЕК (-ЛАР,ЛӘР,-НАР,-НӘР) |
ТӨРКЕМЕ | ЯЛГЫЗЛЫК | УРТАКЛЫК |
КИЛЕШЛӘР | Баш килеш Иялек килеше Юнәлеш килеше Төшем килеше Чыгыш килеше Урын-вакыт килеше | - -ның/-нең -га/-гә, -ка/-кә -ны/-не -дан/-дән,тан/-тән, -нан/-нән -да/дә,-та/-тә |
ФИГЫЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМЕ | |||||
НӘРСӘ БЕЛДЕРӘ | ЭШ | ХӘРӘКӘТ | ХӘЛ | ТОЙГЫ | АВАЗ ЧЫГАРУ |
ЗАМАН | ҮТКӘН ЗАМАН | ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН | КИЛӘЧӘК ЗАМАН | ||
НИШЛӘДЕ? НИШЛӘГӘН? | НИШЛИ? | НИШЛӘР? НИШЛӘЯЧӘК? | |||
САНЫ | БЕРЛЕК |
КҮПЛЕК | |||
ФОРМА | БАРЛЫК |
ЮКЛЫК |
СЫЙФАТ СҮЗ ТӨРКЕМЕ | ||||||||
НӘРСӘ БЕЛДЕРӘ | ТӨС | ТӘМ | ИС | ОЗЫНЛЫК | КҮЛӘМ | ВАКЫТ | ХОЛЫК | |
СОРАУЛАРЫ | НИНДИ? | КАЙСЫ? | ||||||
ДӘРӘҖӘЛӘРЕ | ГАДИ | ЧАГЫШТЫРУ | АРТЫКЛЫК | КИМЛЕК | ||||
- | -РАК,-РӘК | ДӨМ, ШЫР, ИҢ, ҮТӘ, КЫП-, АП-, ЧЕМ | -ГЫЛТ/-ГЕЛТ, -КЫЛТ/-КЕЛТ, -ЕЛҢЕМ,-СУ
|
ТАМЫРДАШ СҮЗЛӘР
УРМАН+СЫЗ
УРМАН+ЧЫ+ЛЫК
УРМАН+ЛЫ УРМАН+ЧЫК
УТМАН+ЧЫ УРМАН+ЛЫК
УРМАН
Сүз ясалышы
Ясалма сүзләр | 1.Ясагыч кушымча ялгану юлы 2.Кушма сүзләр 3.Парлы сүзләр 4.Тезмә сүзләр | бал+лы, күз+лек, у+гыч билбау, аккош, төнбоек әти-әни, уен-көлке, бала-чага үги ана яфрагы, кура җиләге |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)
Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...
Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)
Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....
Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.
Тема: Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...
4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)
Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...
Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"
Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару отышлы. Хәзерге вакытта, минем фикерем...
Татар теленнән терәк схемалар. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".
Татар теленнән терәк схемалар укучыларга белем бирүдә, яңа материалны аңлатканда укытучының төп ярдәмчесе булып тора. Терәк схемалар ярдәмендә укучылар программаны тизрәк үзләштерәләр, яхшырак истә ка...
3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары
3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....