Эссе
учебно-методический материал на тему
Эссе
Мин гап-гади авыл укытучысы,
Әнидән үк күчкән каныма.
Балаларга белем өләшәм мин,
Рәхәт табам шуннан җаныма.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
esse.docx | 18.41 КБ |
Предварительный просмотр:
Эссе
Мин гап-гади авыл укытучысы,
Әнидән үк күчкән каныма.
Балаларга белем өләшәм мин,
Рәхәт табам шуннан җаныма.
Укытучы – кечкенә кешене зур шәхес иткән олуг зат. Укытучы – дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше; балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче. Укытучы – ул зур хәзинә. Хәзинәне үзендә туплап, оста итеп башкаларга да бирә белүче. Минемчә, укытучы – ул һөнәр түгел, ул – яшәү мәгънәсе.
Федераль белем бирү стандартлары буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. Яңа стандартлар традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымын куллануга, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Бала үзе эзлекле рәвештә белем туплый белергә тиеш. Аны яңалыкка омтылучы, заман сулышын тоючы, белемен эзлексез камилләштерүче, укыту-тәрбия эшенә иҗади якын килүче укытучы гына тормышка ашыра ала. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә, укытучыларга карата да зур таләпләр куела. Бүгенге көндә бик еш кулланыла торган компетентлылык термины мәктәпкә үтеп керде. Компетентлылык – заман таләбе. Компетенция – ул белем һәм күнекмәләр җыелмасы белән эшчәнлек алымнары кушылмасы. Компетентлы кеше – кайсы да булса өлкәдә уңышлы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес. Нинди генә укучы булмасын, укытучы һәрвакыт өмет тудырырга тиеш. Чөнки һәртөрле затның ихтыяҗы һава булган кебек, рухның да ихтыяҗы өметтер. Кешегә иң якын дус – өмет, ә иң куркыныч дошман – өметсезлек. Әлеге өмет чаткылары, нинди генә дәрәҗәдә белем алучы укучы булуга карамастан, укытучының үзенә дә сүнмәскә, үзенең хезмәт орлыгы тук булуына өметләнеп хезмәт итәргә, балаларны тәрбияләргә тиеш.
Хәзерге заман мәктәбенең иң зур бурычы – уйларга һәм фикер йөртергә сәләтле, заман сулышын тоеп, алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче иҗади шәхес тәрбияләү.
Мин – 27 ел стажы булган башлангыч сыйныф укытучысы һәм яраткан авылым укытучысы. Хезмәтем тынгысыз. Шулай да эшемне яратам. Балалар белән эшләү – үзе бер могҗизалы дөнья!
Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...
Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора.
Мин тәкъдим иткән биремнәр укучының проблемасына әйләнергә, аның яшәеше белән тыгыз бәйләнгән булырга тиеш. Минем максатым: укучыда иҗади мөмкинлекләрне ачу, үзенең сәләтле булуына баланы ышандыру. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли- эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.
Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни? - дисәләр,
Сөенечем таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
- Шатлыгың ни? - дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.
Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Балалар – безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга нык сәламәтлек,күңел тынычлыгы,рухи матурлык телим.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эссе
Рассвет. Здравствуй новый день! Спешу в Родную МОУ "первомайская СОШ" к своим незнайкам и почемучкам. Ждут меня там двадцать пять упрямых пытливых ребят. Они непокорны, как горные реки, капризны, бесс...
Мое педагогическое эссе.
Размышление о том, почему я много лет работаю учителем самых маленьких жителей "школьной страны"....
Эссе
Моё педагогическое кредо...
Эссе «Новые информационные технологии в обучении»
Эссе «Новые информационные технологии в обучении». В работе отражается взгляд педагога на данную проблему....
Эссе "Счастливый дар-учить детей"
Эссе "Счастливый дар-учить детей". ...Есть на земле немало достойных профессий, но педагогами становятся по особому призванию и велению сердца те, кто изо дня в день дарит тепло своей души и отдает се...
Эссе "Дар души" Моя педагогическая философия
Эссе "Дар души"...