Мин -укытучы.Эссе.
статья по теме

Муллаярова Сумая Талгатовна

.

Мәктәптә   бик күп эшчән, кызыксынучан,тырыш укытучылар эшли. Ә иң мөһиме үз хезмәтеңне ярату, үз эшеңә җаваплы караудыр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_min_-_ukytuchy.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

 Актаныш муниципаль районы

Актаныш башлангыч мәктәп- балалар бакчасы

   

(Эссе)

Башкарды: Муллаярова Сөмәя Тәлгать кызы

                                           

 Төшенмәслек тирән серләр кирәк –

                                                                         Зиһен кылычларын чарлар өчен.

                                                                     Кирәк безгә бар да, үзебезнең

                                                                          Укытучы икәнлекне аңлар өчен!

     Көз. Бар тирә-юнь алтынга төренгән. Җәй буе ял иткән балалар, үз иткән мәктәпләрен, яраткан, хөрмәт иткән укытучыларын сагынып, үзләре үстергән матур чәчәк бәйләмнәре тотып, күтәренке кәеф, шат елмаюлы йөз белән мәктәпкә киләләр. Бик озак күрешмичә торган, сагынышып очрашу көткән иң якын кешеләре кебек укытучы апа-абыйларын кочаклап, матур теләкләрен әйтәләр, хөрмәт һәм ярату билгесе буларак чәчәк бәйләмнәрен тапшыралар.

     Әйе, әле кайчан гына, мин дә, үзем кадәр сумка, иң матур чәчәкләрдән ясалган букет тотып; чәчемә ап-ак бантлар тагып, инде күптән әзерләп куйган, әллә ничә тапкыр киеп каралган күлмәк-алъяпкычларымны, өр-яңа туфлиләремне киеп, түземсезлек белән көтеп алган 1 нче сентябрь көнендә ашыга-ашыга мәктәпкә юнәлгәнемне; үз итеп, яратып каршы алган беренче укытучымны, аның елмаюлы көләч йөзен, ягымлы тавышын  бүгенгедәй хәтерлим. Шул вакыттан ук күңел түренә кереп урын алган, яраттырган укытучым һәм мәктәбем. Әле 1 нче сыйныфта укыганда ук “Үскәч кем буласың?” дигән сорауга да, уйлап та тормыйча укытучы дигәнмен. Тәүге тапкыр язган иншаларым да барысы да укытучы һөнәре турында булган.

     Мәктәптәге уку елларым уза торды, беренче укытучымны икенчесе, өченчесе; соңрак фән укытучылары, класс җитәкчеләре  алыштырды.  Ләкин укытучы булу теләге, хыялы елдан ел арта гына барды. Һәр укытучы үзенчәлекле, белемле, зәвыклы, үзенә бер төсле шәхес иде шул. Үрнәк алырлык, чын мәгънәсендә бу һөнәргә хөрмәт тәрбияләрдәй укытучылар күп очрады тормыш юлымда. Беренче хәреф танырга, хәрефләрне тезеп ниндидер серле, тылсымлы сүзләр язарга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә, матур итеп җырларга, кыскасы барысына да өйрәткән, шул ук вакытта  укытучы һөнәренә зур кызыксыну һәм хөрмәт уята алган, беркайчан да онытылмаячак беренче укытучым Гоманова Флүрә ... кызы; һәрдаим үзенең акыллы киңәшләрен биреп торучы, укытучы хезмәтенең бөеклеген үз эш-гамәлләре белән безгә төшендерә алган сыйныф җитәкчебез Гарипова Нәҗибә Асат  кызы шушы олуг та, мәртәбәле дә, мөһим дә, шул ук вакытта мактаулы да булган укытучы һөнәрен сайлавыма зур этәргеч бирделәр. Үземдә булган укытучы һөнәренә хас һәм кирәкле булган уңай сыйфатларым   шушы олуг шәхесләр тәэсирендә формалашты. Еллар узды, хыялым тормышка ашты: мин башлангыч класс укытучысы һөнәрен үзләштердем.

          Мин мөгаллим! Мин бәхетле, чөнки яратып эшли торган эш урыным, бала-ларның шат авазлары белән тулган мәктәбем бар.Җитез адымнар белән, җиргә нык басып эш урыныма килеп керәм. Миннән ниндидер эчке дәрт, олы максатка омтылу, рухи көч ургылганын тоям.

        ... Иртә. Салкын гыйнвар иртәсе. Тирә-юнь ап-акка төренгән. Табигатьтә кыш хакимлек итә. Минем яраткан ел фасылым.Әллә үзем дә кыш аенда туганга микән? Талгын гына яуган мамык кебек йомшак карны, ап-ак тун кигән агач-куакларны, ап-ак калын юрган ябынып йоклап ятучы болын-кырларны күзәтә-күзәтә, кышкы матурлыкка соклана-соклана мин мәктәбемә барам. Юл кырыендагы ике яклап тезелеп басып торучы купшы агачлар, нәни куаклар миңа хәерле юл, эшемдә уңышлар теләп һәркөн ак шәлләрен болгап озатып калалар да; эшләрең уңышлы  булсын,  эш көнең яхшы гына узсын дигән кебек каршы  алалар.

     Әйе, инде менә ничә ел шул юл буйлап сөенә-сөенә яраткан хезмәтемә ашыгам. Мәктәптә мине эчкерсез, кышкы аклыкны хәтерләтүче саф садә күңелле укучыларым каршы ала. Аларның кочаклап алып “Исәнмесез, апа”, “Хәлләрегез ничек?” дип күңел түрләреннән чыккан самими сүзләрен ишетүгә үзеңнең бар борчу-мәшәкатьләреңне онытып, икенче бер дөньяга чумасың, укучыларның икенче әти-әниләре булып, алар белән бер гаилә булып яши башлыйсың. Башкача була да алмый. Чөнки мин – укытучы. Минем өчен мәктәп – тормыш ул.Укучыларым миңа көч бирә, мин үземне аларга кирәкле саныйм.Һәр дәрестә үземә рухи азык алам. Яңа тема аңлату- минем өчен бәйрәм, контроль эшләргә “бишле” куйсам, күңелем сөенә.

     Мин бәхетле укытучы, чөнки тормышта үземнең урынымны дөрес билгеләп, үземнең яраткан хезмәтемә - яшь буынны тәрбияләүгә багышлыйм. Минем  өчен  укытучы - һөнәр  генә,  җәмгыятьтәге  урын, мавыккан  эш  кенә  түгел, минем  өчен  укытучы -  бөтен  тормышымның  мәгънәсе. Мин  укытучы  булып  эшләмим, укытучы  булып  яшим. Укытучы  булу  миңа  бик  ошый. Минемчә, балалар  белән  эшләү – зур  бәхет  ул. Алар  гына  риясыз  ярата, шул  яратулары  белән  укытучыга  канат  куя, илһамландыра, ышаныч  тудыра  ала. Мин  укучыларым  белән  очрашуны  көтәм, әзерләнәм, аралашу  өчен  тиешле  сүзләр  сайлыйм. Минем  бар  эшчәнлегем  алар  өчен  генә. Укучылар  белән аралашу  миңа  чиксез  шатлык, рәхәтлек  китерә, чөнки  мин  аларга, алар  миңа  кирәк.

     Әмма һәр укучының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Минемчә, иң беренче, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын, бергә кайгырсын, аны аңлый белсен.

Яңа гына эшли башлаган елларымда укучыларыма бар нәрсәне белдерәсем килә иде. Нәрсә генә эшләсәм дә  нәтиҗәсе белән  канәгатьләнеп бетә алмый идем. Ни өчен?  Нишләргә кирәк?...

    Әйе, бу сорауларга җавап эзләгәндә кыенлыклар туа! Уйланулар вакыт, рухи көч таләп итә, үзеңне үзгәртергә мәҗбүр итә.

Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда гаиләңне, балаларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып яту дөрес булмас иде. Хәзер замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала.

     Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучыларны кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да артканнан-арта бара, бергә-бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм.

     Иҗат эшчәнлегенә зур игътибар бирәм, укучыларны да бу эшчәнлеккә тартырга тырышам. Бүгенге көндә шәхсән үземнең бик күп иҗади хезмәтләрем бар. Үземне төрле жанрда сынап карыйм. Бер генә вакыйга-күренешне, чараны, яңалыкларны, кешеләр язмышын игътибарсыз калдырмаска тырышам. Ә бит беренче иҗат орлыкларын күңелемә үземнең тел-әдәбият укытучым Дифинә Муллаян кызы чәчкән иде. Шигырьләр язарга өйрәтеп, ул шигырьләрне мәктәптә чыгарылучы стенд-газеталарга урнаштырта иде. Шуңа күрә үзем дә,  укучыларымны тере һәм тере булмаган табигатьне, андагы үзгәрешләрне күзәтергә, матурлыкны,  кешеләрдәге уңай  якларны күрә, тоя, тасвирлый белергә, һәрнәрсәгә карата үзфикерле булырга өйрәтәм, аларны иҗат эшчәнлегенә юнәлтергә, иҗат серләренә төшендерергә тырышам.

     Укучыларым арасында бик матур шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр язучылар  бар. Аларның язмалары  “Актаныш таңнары”, “Көмеш кыңгырау”, газеталарында, мәктәп, район, республикакүләм конкурсларда чагылыш таба. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерергә, дәрес буена уйланырга, эзләнергә, үзләре тапкан җавапларның дөреслеген исбатларга, язучы иҗатына дөрес итеп анализ ясарга, тәнкыйтьли белергә; образларга төгәл тулы характеристика бирергә; кыскасы тел-әдәбиятыбыз буенча белемле итәргә; иҗади эшчәнлек аша тәрбияләргә тырышам.

     Һәм иң мөһиме – программага кертелгән әдәби әсәрләр аша  гасырлар буе үзгәрмичә килә торган гомумкешелек сыйфатлары-гаделлек, миһербанлылык, игелеклелек кебек сыйфатлар булдырырга телим. Дәрестә  һәр бала актив катнаша, үзен шәхес итеп тоя, аңарда үз көченә ышаныч арта, лидерлык сыйфатлары күренә.

    Адәм баласы аралашмыйча яши алмый. Уку-укыту эшчәнлегендә әһәмиятле урын алган Сингапур методы укучыларны сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә. Укучылар төркемнәрдә бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Алар актив, аралашучан,  үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр.

Укучы укытучы белгәнне генә түгел, ә үзенең белгәннәре аша яңаны үзләштерергә өйрәнергә тиеш.

     Укытучысын, ягъни үзен уздырган укучылары белән горурланырга тиеш педагог. Шул вакытта гына үсеш булачак.

     Тагын үз эшчәнлегемдә бер максатны алга сөрәм. Ул -  укучыларга сәяси  тәрбия бирү. Үзем дә бик күп еллар, инде дистәдән артып китте, авыл тарихы белән кызыксынам,  мәгълүматлар туплыйм; һәр өлкәне аерым-аерым өйрәнәм. Мәсәлән: мәгариф өлкәсе, дин, мәдәният, инкыйлаб, инкыйлабка кадәр булган авыл тормышы; колхозлашу еллары; Бөек Ватан сугышы чоры, тыл һәм сугыш ветераннары, сугыштан соңгы чор; авылның күренекле шәхесләре. Өлешчә генә булса да авыл тарихын яздым; бик күп сугыш һәм тыл ветераннарын барладым һәм  Хәтер китабын кулъязма рәвешендә төзедем.

     Тарих белән бәйле материалларны, район авылларында булган вакыйгаларны, район җирлеге авылларының күренекле шәхесләре турындагы язмаларым белән “Актаныш таңнары” газетасы аша райондашларымны да һәрдаим таныштырып торам. Шушы мәгълүматларымны татар теле һәм әдәбият дәресләрендә дә уңышлы кулланам. Алар аша укучыларымда тарихыбызга, үткәнебезгә кызыксыну, күренекле шәхесләр белән горурлану хисе тәрбиялим. Болар балалар өчен бик тә кызыклы. Балалар мондый мәгълүматларны йотлыгып тыңлыйлар, үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларын да бирәләр.

          Мәктәп – элек-электән авылыбызның көзгесе. Укытучы сәнгать кешесе- артист та булырга тиеш, ә укучылар тамашачылар. Мин мәктәптә генә түгел, ә авыл мәдәният йортында да чаралар оештырам, аларда катнашам. Бәйрәм -чараларда катнашу кешене рухи яктан баета, сәхнә культурасына өйрәтә дип уйлыйм. Чараларга балаларны да тартам. Бу алар өчен зур бер тәрбия булып тора.

     Сәләтле балалар әз түгел. Һәр укучы – мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без – укытучы исемен йөртүчеләр аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар сүнәчәк. Класс җитәкчесе буларак та укучыларның сәләтләрен ачырдай, аларга тәрбия бирердәй чаралар, бәйгеләр, бәйрәмнәр оештырырга тырышам.

     Югарыда әйтеп узган эш алымнарым, билгеле бер дәрәҗәдә, миңа ярдәм иттеләр: башка фәннәрдән югары билге  ала алмаган укучылар да татар теле һәм татар әдәбиятыннан кызыксынып, фәнгә керешеп китеп, тырышып укыйлар. “Апа, өстәмә дәрес алыгыз әле, шул әсәрне тиз генә укып бетерик әле” дигән сүзләрне еш ишетәм. Педагогик киңәшмәләрдә, берләшмә утырышларында, җыелышларда  укучыңны мактап телгә алалар, ул ниндидер уңышка ирешкән  икән, читенсенеп кенә булса да кош тоткандай сөенәсең. Әле ярый иренмичә эшләгәнмен, дип уйлыйсың. Димәк, минем хезмәтем юкка чыкмады, ә тырышлыгым,  уңышларым укучыларымда чагылыш тапты. Ә бу - укытучы өчен зур бәхет.

     Әйе, бүген мин  бәхетле! Укучыларыма карыйм да сөенәм!.. Үзем өйрәткән әдәп, әхлак, намус, шәфкать, изгелек, кешелеклелек, сафлык, гаделлек, яхшылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез, чын Кеше булырлар – мин моңа ышанам! Минем  укучым – бу  гади  генә  укучы  түгел, ул кызыксынучан, омтылучан  таләпчән, татар халкының горурлыгы булырлык күпкырлы шәхес, туган телен дәверләргә алып баручы кеше.  

      ...“Тормышта бердәнбер бәхет - һәрвакыт алга омтылыш” ди Э.Золя. Бу гыйбарә белән дә килешми мөмкин түгел.

       Эшли башлагач, алган белемнәре белән генә чикләнеп яшәргә тиеш түгел чын мөгаллим. Ул көн дә үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнарга тиеш. Югыйсә, борынгылар юкка гына: «Кем алга бармый, шул артка тарта», — димәгән. Белеме аз, укырга яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый, дип саныйм. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучы гына тәрбияләп чыгара алачак. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.

      Әлбәттә, укытучы хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Ул чиктән тыш күп иҗат мөмкинлекләре бирә. Укытучы булу кыен, әмма мөмкин. Иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш, югыйсә, үзе бәхетсез булган укытучы беркайчан да бәхетле укучылар тәрбияли алмаячак. Бәхетле педагогның укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши. Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Шуңа күрә, укытучы, кояш кебек, күбрәк елмаерга тиеш. Укытучы мөгаллимлек юлында ниндидер биеклекләргә ирешим дисә, «үз эшеңә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек» формуласын кыйбла итеп тотарга тиеш. Ә уңышка ирешүнең төп формуласы — танылу, ягъни куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен укучыларыңның, ата-аналарның, әйләнә-тирәдәгеләрнең күзләрендә очкыннар итеп күрү шатлыгы ул. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Чөнки, син – Укытучы!

Мин бәхетле шуның белән:

Яраткан хезмәтем бар!

Мин бәхетле шуның белән:

Җәмгыятьтә үз урыным бар!

Мин бәхетле шуның белән:

Үз иткән укучыларым бар!

Мин бәхетле шуның белән:

Укытучы дигән бөек исемем бар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мин-укытучы. (Эссе)

Укытучы!Синең бурыч-күңелләргә сүзләр язу,Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу....