Чыгышлар
материал на тему

Әүхәдиева Әлфирә Миннерәфыйк кызы

Әти-әниләр җыелышы өчен

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ата-аналарга  киңәшләр

1. Балагызның  үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.

3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз -  талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның  белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.

6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен  һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны  дөрес бүлү - сезнең эшегез.

8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.

9.Баланы  мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

10. Баланы  мәктәптән тыныч каршы алыгыз. Әгәр  ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.

11. Баланың  борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашыр-га теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.

12. Мәктәптән кайткач та баланы  дәрес әзерләргә утыртмагыз, 2-3 сәгать  ял итеп алсын (1сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак). Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр , ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.

13. Дәрес  әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап  алыгыз.

14.Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә  әче икмәк  әзерләмәгез.Чөнки  ни чәчсәң, шуны урырсың.

Ата-аналарга киңәшләр

 1нче киңәш.  Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.

* Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

* Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Иң кирәге – белем!

* Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.

* Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

 2нче киңәш. Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?

* Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы ши-гырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.

* Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

* Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшлә-рен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыеш-тыра башлар.

* Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.

 Балалар белән сөйләшкәндә ата-аналар түбәндәгеләргә игътибар итергә тиешләр:

1. Балагыз сүзне дөрес әйтмәгән очракта, мисал өчен, груша урынына алма дисә, "Бу груша түгел, алма” дип кискән итеп әйткәнче, аны ”Груша ашыйсы киләме әллә?”- дигән сораулар ярдәмендә төзәтеп куегыз.

2. Сөйләмегез төзек һәм кыска җөмләләрдән булсын. Әкрен сөйләшегез, ашык-магыз. Кайбер гаиләләрдә сөйләм темпы кызу булганлыктан балалар сүзләрен аңламый кала.

3. Балага шунда ук сүзне кабатларга кушмагыз. Истә тотарга кирәк: башта аңлау һәм соңыннан гына сөйләм процессы  барлыкка килә.

4. Балагыз белән фантазияне үстерүче уеннар уйнагыз. Телевизор карау сәгатләрен чикләгез.

5. Бу чаралардан соң да балагыз сөйләшмәсә, паникага бирелмәгез. Бала сезнең әйткәнегезне ишетә һәм аңлый икән, димәк, аның усешендә җитешсезлекләр юк. 



Предварительный просмотр:

БЕЛЕМ АЛУДА БАЛАЛАРГА НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘРГӘ

     Кеше үз тормышында берничә четерекле мизгел кичерә. Алар вакыйгаларның гадәти оешын үзгәртәләр. Шуларның берсе – кешенең мәктәптә укый башлавы. Мәктәп, класс- болар бала көнкүреше һәм яшәешенә дә кискен яңалык кертәләр. Балагыз мәктәпкә аяк басу белән, тормышка ашыра башларга тиешле мөнәсәбәтләр  системасыннан –укытучысына һәм классташларына , билгеләргә һәм белемнәргә карата мөнәсәбәтләрне дөрес формалаштыру эшеннән сез һич тә читтә кала алмыйсыз.

     Бала өчен сез үзегез укый алмыйсыз, билгеле. Шулай да сез аны укырга өйрәтә аласыз Һәм моны эшлэргә тиешсез.Ә бит баланы өйдә укырга өйрәтү кайчак, мәктәптә хәреф танытуга караганда, күп җиңелрәк була.Әгәр бу эшне мавыктыргыч итеп оештыра алмасыгыз, үзегезгә ярдәмче итеп матур бизәкләр төшерелгән шакмаклар, китаплардан файдаланмасагыз, укуны башта ук мәҗбүри бер күңелсез шөгылҗгә әйләндерсәгез, балагыз мондый укудан баш тартачак. Ә сез исә, балабыз сәләтсез икән, берни дә аңламый ул, дип уйлый башлаячаксыз.

     Көн саен сез балагызны мәктәптән бер үк сораулар белән каршылыйсыз: “Мәктәптә ниләр бар?Нинди яңалыклар ишеттең?Бер н6инди билге дә алмадынмы?”Сез дәфтәр битләренә төшерелгән беренче таякчыкны, бәләкәй саннарны бик җентекләп карыйсыз. Ачуыгыз чыкмасын: бала чагыгызны искә төшерегез, сез дә бит кайчандыр шушы кәкре-бөкре нәрсәләрне яза алмыйча интегә идегез. Балагыз менә беренче тапкыр билге алыпк айта. Көтмәгән “2”ле билгесе дә алырга мөмкин. Моның өчен балагызны һич тә битәрләмәгез.Сез, кимчелекләре өчен баланы башта ук әрләмәсәң, соңыннан ул аларга күнегәчәк һәм җитешсезлекләрне нормалҗ хэл итеп саный башлаячак дип уйлыйсыз.Начар билге аркасында кәефегез нык кырылганлыгы әллә кайдан күренеп тырырлык булсын: кеше нинди генә эшкә алынса да күпер төзиме ул, дәфтәргә таякчыклар төшерергә өйрәнәме, аны яхшы итеп башкарырга, җанын-тәнен оялмыйча эшләргә тиеш.Моны балага ,хикмәт билгедә түгел, ә шул билге нигезендә яткан хезмәттә икәнен аңлап калырлык итеп төшендерергә кирәк.

      Һәр дәрес укучыдан зур ихтыяр көче,тырышлык һәм киеренкелек таләп итә.Шуңа күрә улыгыз яки кызыгыз , мәктәпкә кергәнче үк инде,укуның авыр һәм катлаулы, әмма кеше өчен бик кирәкле хезмәт икәнен яхшы белергә,очраячак авырлыкларны җиңәргә психологик яктан әзер булырга тиеш.Әнә шундый әзерлеге булмаган укучы беренче авырлыклар каршында уккаушап калачак һәм алардан ничек тә качарга тырышачак. Ә сезгә андый улыгыз яки кызыгыз белән икеләтә күбрәк эшләргә туры киләчәк.Артта калучы, булдыксыз укучылар рәтенә эләгү балага да кыен.Ул көйсезләнә, күңелсезләнә елый, аз гына мөмкинлек булса да, дәрескә бармау ягын карый. Мондый чакта ул мораль ярдәмгә мохтаҗ. Хәтта олы кеше дә, ниндидер уңышсызлыклар кичергәннән соң, үзен тиз генә кулга алып, яңа уңышларга тиз генә ирешә алмый. Бала бигрәк тә. Шуңа күрә аның аз гына уңышын да вакытында күрә һәм күңелен күтәрә белергә кирәк.

      Укучының даими эш урыны булсын.Дәресен һәрвакыт шунда әзерләсен.Әгәр ата-аналар, укучыга өйдә уңай шартлар булдырмасалар,аның дәрескә ничек әзерләнүе белән даими кызыксынып тормасалар,балага өй эшен ашык-пошык эшләп ташлый да тизрәк урамга сызу ягын карый. Нәтиҗәдә көндәлектә “2”леләр күренә башлый. Кайбер ата-аналар баланың укуын даими контрольдә тоталар, әмма еш кына ялгышлар җибәрәләр. Мәсәлән, 1 нче сыйныф укучысы Сания хәрефләрне дөрес итеп яза белми. Ялгышын төзәтәсе, киңәш бирәсе урында, әти-әнисе аны бер үк хәрефне һәм сүзләрне кат-кат күчереп язарга мәҗбүр итә. Әмма, аңа карап, баланың язуы бердә яхшырмый. Кайбер ата-аналар хәтта өй эшләрен үзләре эшләүгә кадәр барып җитәләр. Мондый “ярдәм” баланы икейөзлелеккә, ялкаулыкка өйрәтә, аны укуында тагын да артта калдыра.

     Тәрбия эшендә мондый ялгышлар җибәрмәс өчен,һәр ата-ана укытучылар белән даими элемтәдә торырга тиеш. Нәни укучыгыз баштарак сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ. Бу ярдәм дәрес әзерләргә кирәклекне искә төшерү кайчак өйгә бирелгән эшне эшләгәндә, бала янында утырып торудан гыйбәрәт. Баланың укудагы беренче адымнары нинди булуы бик зур әһәмияткә ия. Эшне ул тиз, пөхтә итеп, игътибар белән башкарырга өйрәнсен. Бала дәресләрен ничә яшьтән үзе генә хәзерли ала соң? Мөстәкыйль рәвештә дәрес хәзерләргә бала мөмкин кадәр иртә күнегергә тиеш.Укучының ярдәмгә мохтаҗ түгеллеген күрү белән, аңа ярдәм итүдән туктарга кирәк. Ләкин моны кинәт кенә эшләргә ярамый һәм баланың дәрес әзерләве белән бөтенләй кызыксынмаска дигән сүз түгел.          

     Сез эштән кайтканда улыгыз дәресләрен хәзерләп бетергән ди.Балаларыгыздан көндәлеген күрсәтүен сорагыз. Өйгә эш итеп күнегү язарга бирелгән  булган икән, вкытыгызны кызганмагыз:балагыз сумкасыннан дәфтәр белән дәреслеген алсын, күнегүне аңлаткан сүзләрне кычкырып укып чыксын. Әмма иө мөһиме шунда-балагыз текстны китаптан күчереп язганда хата җибәрмәсен. Моңа игътибар итегез.Чөнки бала сүзенең ялгыш образын хәтеренә нык сеңдереп калдыра.Бу хәл исә бик озак вакытлар әлеге сүзне дөрес итеп язарга комачаулаячак. Күнегү үтәлешен шулай гади генә тикшереп чыгу да файда китерми калмый. Инде бала телне гомумән йомшак үзләштерсә , ә укытучы “Балагызга көн саен кечкенә генә диктантлар яздырыгыз”-дип киңәш бирсә, ярдәмне моның белән генә чикләргә ярамый билгеле.Өйгә күнегү бирелгән,ди. Аны үтәми калырга ярамый.Шул күнегүне диктант тексты итеп тә файдаланып була ич.Төрле алымнар белән әйтеп яздырырга мөмкин.

     Күп һәм нәрсә укыганлыкларын белеп укыган балалар, кагыйдә буларак, яхшы сөйлиләр,яхшы язалар.Һәм, киресенчә, ни сәбәптәндер китап укырга яратмаган  балаларга мәктәптә укырга бик авыр бирелә.Баланы китап укырга ничек өйрәтергә соң?Сез баланың иҗекләрне авырлык белән генә бергә кушып укыганлыгын,шуңа күрә дә  аның җөмләне тулаем ишетмәгәнлеген,тоймаганлыгын беләсез.Бу хәлдән текстны күбрәк кычкырып уку юлы белән генә котылырга була.Әмма,моны ясалма рәвештә эшләү читен дә,баланы да туйдыра.Шуңа күрә,әлеге уку бушка гына булмасын өчен,нәрсә дә булса уйлап чыгарырга туры килә.Мәсәлән,”Балам, кил әле монда, бик рәхәтләнеп китап укыр идем,-вакытым юк.Савытлар юган арада миңа берәр китап укый тор әле син”,-дияргә мөмкин.Шулай ук балага карт әбигә яки нәни сеңлесенә кычкырып китап укуны бурыч итеп куегыз.

     Тәрбия эшләрендә бернәрсә дә очраклы рәвештә,үзеннән-үзе генә эшләнми.Балагызның нәрсәгәдер ирешүен телисез икән,аңарда бу сыйфатны булдырырга,аны үзен яраткан эш белән мавыктыргыч,үзеңә ияртергә кирәк.  

     Холыктагы күп кенә җитди үзгәрешләр башлангычс классларда башлана һәм,әлбәттә, аларның барысы да тискәре үзгәрешләр булмый.Күп кенә уңай сыйфатлар да барлыккак килә.Үз-үзеңне тәртипкә өйрәтү,оешканлык,үз интересларыңны коллектив интереслары белән бәйли белү,дуслык һәм үзара ярдәмләшү хисләре.Укучы белемнәрне әзләштерү билгеле бер көч таләп итүен,күп кенә уңышлар ата-аналардан  һәм укытучыдан түгел, ә үзеңнән торганлыгын аңлый башлый.

     Баланы ярата белергә өйрәтегез.Мэхэббэт кеше эшчәнлегенең күп якларын эченә алса гына тулы кыйммәткә ия була.Яратырга өйрәтү-армый-талмый гүзәлеккә соклана белергә өйрәтү дигән сүз.

     

     

         

       



Предварительный просмотр:

Булдыра аласызмы?

Булдырам һәм шулай эшлим

Булдырам, тик

гел шулай

эшли алмыйм

Булдыра

алмыйм

Кирәк вакытта бар эшегезне ташлап, вакытыгызны балага

 гына багышларга

А

Б

В

Яшенә карамастан бала белән киңәшләшергә

А

Б

В

Балага карата кылган ялгы-шыгызны танырга

А

Б

В

Хаклы булмаганда баладан гафу сорарга

А

Б

В

Бала бик ачуны чыгарса да, тыныч калырга

А

Б

В

Үзегезне бала урынына куеп карарга

А

Б

В

Бер генә минутка булса да мәрхәмәтле фея яисә мәрхә-мәтле принц булырга

А

Б

В

Балачакта булган бик гыйбрәт-ле, әмма сезне начар яктан күрсәткән вакыйганы бала-гызга сөйләргә

А

Б

В

Бала күңеленә җәрәхәт салган сүзләрне әйтмәскә

А

Б

В

Бала үзен әйбәт тоткан очрак-та, аның теләген үтәргә сүз би-рергә

А

Б

В

Балага үз ирегендә теләсә ни-чек яшәргә бер көн бирергә

А

Б

В

Балагыз икенче берәүне тупас рәвештә төртеп җибәргәндә, сукканда яисә рәнҗеткәндә тыныч кына калырга

А

Б

В

Каприз, кыска вакытлы “кәҗә-ләнү” дип исәпләгәндә бала-ның күз яшьләренә, ялвару-ларына битараф калырга

А

Б

В

тест

НӘТИҖӘ

“А” җавабы – 3очко,          “Б” җавабы –  2очко,        “В” җавабы – 1очко  

   30 дан 36 га кадәр – бала сезнең тормышта иң кадерлесе. Аны аңларга гына түгел, белергә дә тырышасыз. Сез алдынгы карашлы тәрбияче һәм яхшы нәтиҗәләргә өметләнә аласыз.

   16 дан 30 га кадәр – бала турында кай-гырту сезнең өчен беренче урындагы мәсь-әлә. Сез сәләтле тәрбияче, ләкин бу сәләтне тормышта даими кулланмыйсыз. Кайвакыт йомшак, кайвакыт каты буласыз. Балагызга тәрбия бирү турында җитди уйларга кирәк.

   16 дан кимрәк – балагызны тәрбияләүдәге җитди проблемалар турында сөйлиләр. Сезгә баланы шәхес итүдә я белем, я тәҗрибә җитми. Әле соң түгел – ярдәм сорап психологларга мөрәҗәгать итегез, яисә тәрбия темасына китаплар, язмалар укыгыз.