Анкета "Баланың кызыксынулары"
материал на тему
Опубликовано 26.03.2017 - 23:35 - Насруллина Гульсия Рашидовна
Предварительный просмотр:
Анкета
“Баланың кызыксынулары”
- Балагыз сораулар бирергә яратамы? Нинди эчтәлектәге сораулар бирә?
- Балагыз нәрсә белән ныграк кызыксына?
- Балагыз үзен кызыксындырган темага төрле мәгълүмат чараларыннан (радио, телевизор, газета-журналлар, интернет, һ.б.) җавап табамы? Моңа сез ярдәм итәсезме?
- Дусларына һәм олыларга үзен кызыксындырган нәрсәләр турында сөйлиме?
- Әңгәмәдә катнашамы? Белгәннәре белән теләп уртаклашамы?
- Уенда, иҗади эшләр эшләгәндә (хикәя, шигырь иҗат итү, рәсем ясау, һ.б.) үзенең күзаллауларын иҗади рәвештә чагылдыра аламы?
- Яраткан эше, уены, шөгыле белән озак вакыт кызыксына аламы? Эше, шөгыле барып чыкмаганда нәрсә эшли: барыбер ахырынача эшләргә тырышамы яки ул эшне ташлыймы?
- Балагыз мавыгучанмы, аны әйләнә-тирә күренешләр кызыксындырамы?
- Гаиләдә сораулар белән күбрәк кемгә мөрәҗәгать итә?
- Балагызның кызыксынучанлык дәрәҗәсе нинди дип уйлыйсыз: югары, түбән, даими, үзгәрүчән,һ.б.
- Гаиләдә баланың кызыксынучанлыгын артттыру өчен нәрсәләр эшләнә?