Нәрсә ул адаптация?
статья на тему

Насруллина Гульсия Рашидовна

Нәрсә ул адаптация?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Нәрсә ул адаптация?28.69 КБ

Предварительный просмотр:

Нәрсә ул  адаптация?

Беренче сыйныфта укый башлау – бала тормышында зур вакыйга. Кулына чәчәк тотып, гомеренә беренче тапкыр укырга барганда, аның нечкә күңеле шатлык һәм өмет белән тулы була. Ләкин, озак та үтми, ул әллә никадәр кыенлыклар алдында япа-ялгыз кала. Аның эчпошыргыч дәресләрдә тыныч кына тыңлап утырырга, сөйләшмәскә,үзең теләгәнне түгел, бәлки кушканны гына үтәргә мәҗбүр итәләр.

Өстәвенә башкарган һәр эшең чиста, пөхтә, дөрес тә булсын. Бернинди мәшәкатьсез балачак түгел инде бу. Һәр дәрес укучыдан зур ихтыяр көче, тырышлык һәм киеренкелек таләп итә. Шуңа күрә улыгыз һәм кызыгыз, мәктәпкә кергәнче үк инде, укуның авыр һәм катлаулы, әмма кеше өчен бик кирәкле хезмәт икәнен яхшы белергә, очраячак авырлыкларны җиңәргә, психологик яктан әзер булырга тиеш. Монда баланың акыл һәм физик үсеше генә түгел, бәлки аның үз-үзен тотышы да, ихтыяр көче һәм әхлак сыйфатлары да күздә тотыла.

        Балаларга мәктәптә укый башлау, мәктәптәге режимга, укытучыга күнегү читен. Бу чор адаптация чоры дип атала.

        Бу вакытта балалар бик нык арыйлар, чөнки дәрестә хәрәкәтсез утыру, биргән белемне үзләштерү - алар өчен үзе зур хезмәт ул.

        Адаптация бик тиз генә була алмый. Моның өчен атналар, айлар кирәк. Ул акрын процесс-баланың бөтен организмыннан күп көч, сәламәтлек сорый. Ә мәктәпкә әзер булып килгән сабыйлар моны җиңел үткәрәләр. Алар яңалыкны тиз кабул итәләр. Укытучының әйткәннәрен үтәргә әзерләр. Яңа режимга буйсыналар. Коллективка тиз ияләшәләр. Укытучыны да үз итәләр.

       Ләкин араларында коллективка авыр ияләшкән, характерлары, темпераментлары, психик хәлләре белән башкалардан аерылып торганнары да бар.

       Беренче сыйныф укучысы өчен укытучы чын авторитет була, әти-әнисенең абруе икенче планга кала. Әти-әнисе берәр нәрсә әйтсә,”Юк. син белмисең, укытучы алай әйтмәде, - диләр алар. Моңа игътибар итмәскә, сабыр булырга, баланың ышанычын яуларга кирәк.

      Күпчелек әти-әни бала ишектән килеп керүгә: “Нинди билге алдың?”-дип каршы ала. Бу сорау, әгәр ул начаррак та укыган булса, аның психикасына тия.

Соңгы елларда адаптация вакытында билге куелмый, балага мактау сүзләре генә әйтелә.

     Балаларның адаптация чоры 3 этапка бүленә.

     Беренчесе 2-3 атнага сузыла. Баланың организмы үзгәрешләргә көчле реакция бирә, көчәнеп эшли, арый.

     Икенче этап - акрынлап өйрәнү чоры. Бу вакытта баланың организмы бөтен көчен биреп бетерә. Хәтта алдагы энергиясен бурычка ала. Шуңа күрә укытучылар да, ата-аналар да баланың көчәнеп, сәламәтлек хисабына эшләвен онытмасыннар иде. Бу чор октябрь урталарына кадәр дәвам итә.

      Өченчесе - организм акрынлап йөкләнгән эшкә күнегә башлый.

      Ләкин бер генә баланың да организмының мөмкинлекләре чиксез түгел. Еш ару баланың сәламәтлегенә тәэсир итәргә мөмкин. Аның башы авырта, йокысы начарлана. Кайберсенең колагына тавыш ишетелә, әйберләрне кечерәйтеп күрә, кан басымы күтәрелә, йөрәктә тавыш барлыкка килә, психикасына зыян килә.

Әти-әниләр баланың яткач тиз генә йоклап китә алмавыннан, төнлә уянуыннан, йокы аралаш сөйләшүеннән, кычкыруыннан зарланалар.     Шуңа күрә дә ата-аналарга сабыр булып, бала хәленә кереп, артык көчәнмәслек итеп һәм тыныч шартларда дәрес хәзерләтергә кирәк. Балалар 9-10 сәг. тән дә соңга калмый йокларга ятарга тиешләр. Куркыныч фильмнар карамасыннар.

Ә әниләр йоклар алдыннан әкият сөйләсәләр, бу уңай тәэсир итә, гаиләне бергә туплый, үзара дуслаштыра.

       Беренче сыйныф укучыларын күзәткәннән, өйрәнгәннән соң, социаль-психологик адаптациянең аларда төрлечә үтүен күрергә була. Беренче төркем балалар (56%) 2айда коллективка ияләшеп китәләр, яңа дуслар табалар, кәефләре яхшы була. Укытучының барлык кушканнарын теләп үтиләр, режимга тиз өйрәнә-

ләр. Икенче төркем өчен(30%) бу чор озакка сузыла. Алар укуга тиз генә кереп китә алмыйлар. Кисәтү ясалса, үпкәлиләр, елыйлар, укуны да авыр үзләштерәләр. Өченче төркемдә (14%) бу чор бик авырлык белән бара. Балалар программаны үзләштерә алмыйлар. Андыйларның өй шартлары да начар була. Тәнәфесләрдә, дәресләрдә үзләрен тәртипсез тоталар. Мондый балалар 10-11 сәг. йокларга тиеш. Һәр көнне гимнастик күнегәләр  эшләсеннәр. Көн саен берничә тапкыр лимон иснәтергә киңәш ителә. Шалфей исе дә тынычландыра, стрессны юкка чыгара.

 

Беренче сыйныф укучысы.

   Һәр елны беренче сентябрьдә меңләгән балалар тормышында тамырдан үзгәреш кертүче вакыйга була. Алар беренче сыйныфка укырга керәләр. Психологлар раславынча, бу вакыйга кеше тормышында мөһимлеге буенча башка вакыйгаларны узып китә.

   Һәм дөрестән дә, җиде яшьлек кеше тормышында бар нәрсә дә үзгәрә. Ул моннан соң үзе теләгән вакытта йокыдан тора, уйный алмый. Балалар ярата торган “телим” сүзен санаулы көннәр эчендә “кирәк” һәм “тиеш” сүзләре кысырыклап чыгара.Мәктәптә алар яңа кешеләр белән очрашалар. Алар укытучыларны, сыйныфташларын, югары сыйныф укучыларын күрәләр. Моңа кадәр, бакчага йөргән вакытта, алар үз яшьтәшләре белән генә аралашалар иде бит. Көнчелек хисе барлыкка килә. Бала: “Минем партадашыма кызыл флажок куйдылар, димәк ул – әйбәт, ә минем андый флажогым юк, димәк мин начар”, - дип уйлый.

    Дәресләр башланып берничә атна үтүгә, беренче сыйныф укучысының бөтенләй югалып калган очраклары да була. Аңа бертуктаусыз таләпләргә һәм үзе өстеннән контрольлек итүгә күнегүе авыр, бала арый башлый һәм мәктәпкә бармас өчен төрле сәбәпләр уйлап таба. Күбесенчә ата – аналар уку башланып берәр ай үткәч балаларының укырга теләмәвеннән, укытучыны тыңламавыннан, ямьсез язуыннан, бер сүз белән әйткәндә, яхшы уку өчен бер дә тырышмавыннан зарлана башлыйлар. Ата- ана баласына укуның беренче айларында ничек булыша ала соң?

    Ата-ананың иң киң таралган ялгышы булып  баланы яхшы билгеләргә укырга мәҗбүр итү тора. Үз балаңны бишлегә укучы итеп күрергә теләү аңлашыла әлбәттә. Тик күп очракта бала, нинди дә булса яңалык алу өчен түгел, ә бишлеләрне күбрәк алып әти-әнине куандыру өчен тырышырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килә. Баланы өйгә бирелгән ике юл урынына дүрт юл язарга мәҗбүр итәргә ярамый. Бу аның язуын яхшыртмаячак. Балалар болай да нәрсәне дә булса эшли алмауларына бик борчылалар. Ата-ананың нервлануы аларны тагын да борчуга сала. Ахырда бу баланың үз-үзенә ышанмавына һәм куркакка әйләнүенә китерергә мөмкин. Иртәме соңмы андый балалар укуга булган кызыксынуларын бөтенләй югалталар. Иң яхшысы балага укыган кешенең белемсез кешедән нәрсә белән аерылганын аңлатыгыз. Үзегезнең ничек укуыгыз һәм белемле булуның сезгә нәрсә бирүе турында сөйләгез. Баланы мәктәп тормышы белән кызыксындыру өчен үзегез укыган вакыттагы берәр күңелле вакыйганы исегезгә төшерегез. Болар балага белем алуның җиңел булмаса да кирәкле һәм кызыклы процесс икәнлеген аңларга ярдәм итәр.

    Үзегезнең бала чагыгызны исегезгә төшерергә тырышыгыз.Барыннан да элек хәтерегезгә үзегезне бик рәнҗеткән күренеш- башка балалар белән чагыштыру төшәр. “Кара әле, Даниярга (Ләйләгә, Тимурга) ул ничек пөхтә, матур яза, ничек тиз исәпли. Син алай булдыра алмыйсың!” Бу сүзләр сездә нинди хисләр тудыра иде? Күрәлмау? Рәнҗү? Шулай булгач әлеге юлны үз балагыз өчен куллану кирәкме икән? Баланы бертуктаусыз башкалар белән чагыштырып тору аның күңеленә тия, агрессия барлыкка китерә. Баланы бары тик үз-үзе белән генә чагыштырырга мөмкин: элек булдыра алмый идең, ә хәзер булдырасың, кичә белми идең, бүген беләсең.

    Кайсы ата-ана гына баласының беренче адымнарын хуплап куанып елмаймый да, беренче әйткән сүзләре өчен мактамый икән? Мактау турында балагыз беренче сыйныфка укырга кергәч тә онытырга ярамый. Ул язган сызыклар бик туры килеп чыкмаган очракта да, хәрефләр укырга теләмәгән очракта да нинди дә булса кечкенә уңышын табып мактау сүзе әйтергә кирәк.

Танылган психолог Владимир Леви үзенең китабында болай дип яза: “Әгәр сез балагызны туры итеп утырырга, мәсьәләләр чишәргә, эшләргә, курыкмаска өйрәтергә телисез икән- иң элек мактаудан башлагыз. Хәтта берни барып чыкмаган очракта да, иң элек мактагыз, максатка ирешү өчен кечкенә генә тырышлык куйса да, аз гына уңышка ирешсә дә!”. Ул “Син моны булдыра аласың!”, “Син көчлерәк, кыюырак, акыллырак була башладың...”,- кебек сүзләр кулланырга киңәш ителә.

   Вакытны дөрес итеп бүлү укуның беренче айларында бала тормышын сизелерлек җиңеләйтә.

   Мәсәлән, белгечләр баланы бер үк вакытта йокларга яткырырга һәм уятырга киңәш итәләр. Шул ук вакытта җиде яшьлек балаларга 11 сәгатьтән дә ким йокламаска кирәклеген онытмагыз. Иртән уянгач бала сезнең ягымлы елмайган йөзегезне күрсен. Бергәләп иртәнге ашны ашагыз, бүген нинди дәресләр булачагын исегезгә төшерегез. Дәресләрдән соң нәрсә белән шөгыльләнәчәге турында сөйләшегез. Дәресләр беткәч бала ашарга һәм яраткан эше белән шөгыльләнергә тиеш. Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт булып 15-16 сәгатьләр санала. Бу вакытта һәр 30 минут саен кечкенә тәнәфесләр ясап алырга кирәк. Шулай ук баланың көненә 2,5-3 сәгать чамасы саф һавада булуына ирешергә кирәк. Телевизор һәм компьютер өчен вакытны бик аз калдыру яхшы.

    Укытучы янына килеп балагыз турында сорашырга читенсенмәгез. Педагоглар баланың белеменә объективрак бәя бирә алалар. Алар сезгә балагыз белән яхшырак аралашырга, аның турында күбрәк белергә ярдәм итүче киңәшләрен бирәчәкләр. Укытучы да нәкъ сезнең кебек балагыз барлык фәннәрне үзләштерсен һәм башка балалар белән аралашуында кыенлыклар булмасын өчен барлык көчен куя.

   Һәм иң мөһиме. Өегездә балагыз начар билге алганнан соң да курыкмыйча кайта ала торган атмосфера тудырыгыз. Бала сезнең яратуыгызны һәм ышанычыгызны тоярлык булсын. Шул чагында күз яшьләре азрак, куаныч һәм уңышлар күбрәк булыр.

Әдәбият: “Ачык дәрес” газетасы, май,2004ел.