Ата-аналар өчен чыгыш: "Бәхет-башы тәүфыйк"
статья на тему

Шайхразиева Фардуна Гиниятулловна

Әти- әнисе дөрес тәрбия бирмәгән,узындырган бала-бәхетсез бала. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Чыгыш:” Бәхет башы-тәүфыйк”

(Ата-аналар өчен)Укытучы Шайхразиева Ф.Г.

     Кош -очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Шулаен шулай да, ләкин бәхетле булу өчен бик күп нәрсә: тамак тук, өс- баш бөтен, көнкүреш уңайлыклары, син һәм сине ярата торган кеше, гаилә, дуслар, җаның теләгән эш, туасы көнгә ышаныч  булуы, үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе, вөҗдан сафлыгы кирәк. Мәһабәт буй- сын, матур төс- бит, нык сәламәтлек, зирәк акыл да артык түгел. Әмма аларның кадерен белмәсәң, бәхетле булу өчен болар гына җитми. Чөнки мул тормышта яшәгән һәм бәхетле гомер итү өчен бөтен алшартлары булган, ләкин әти- әнисе дөрес тәрбия бирмәгән, иркәләп- назлап узындырылган баланың үсеп җиткәч тә күңел күзе сукыр булып калуы ихтимал. Соңыннан азып- тузып йөреп, алар чын мәгънәсендә бик бәхетсез бәндәләргә әвереләләр.

    Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: бәхет- тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе, диелгән.

    “Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә”, ”Бөтен илнең тормышы яхшырганда гына без бәхетле була алабыз икән”, “Бәхетсезләргә ярдәм итү, аларга кул бирү- бәхетле булуның бер шарты ул” дигән сүзләрне әйткән олуг язучыларыбыз Г.Тукай һәм  Ф.Бурнашлар.

    Бәлки, бәхет- азрак михнәт күреп, күбрәк рәхәт кичерүдер. Ләкин:”Бәхетсезлек күрмичә, бәхетле булып булмый” дигән сүзләрне дә ишеткәнебез бар. Күрәсең, бәхет төшенчәсенә кешеләр үз тормышы тәҗрибәсеннән чыгып билгеләмә бирә.

    Әмма ничек кенә булмасын, бәхет, Һичшиксез, тарихи шартларга бәйле, аны төрле чорда төрле сыйныф вәкилләре төрлечә аңлый. Әйтик, элек- патшаларның һәм самодержавиегә каршы көрәшүче революционерларның, хәзерге заманда, түрәләр алдында тәлинкә тотып, җылырак һәм төшемлерәк урынга омтылучылар һәм яшьтән үк намуслы тырыш хезмәте белән генә тормышта үзләренә юл салучыларның бәхет турындагы төшенчәләре тәңгәл килүе мөмкин түгел. Чөнки берәүләр кеше исәбенә, синең белән минем исәпкә яшәргә омтыла, ягъни шәхси мәнфәгатьләрен халыкныкыннан өстен куя. Мондый кешеләр, тиешле җәзасын алмыйча, төрмәгә- мазар кермичә, туплаган малын рәхәт чигү өчен файдаланып картая алсалар, аларның да үзләрен бәхетле хис итүләре ихтимал. Тик мондый рухи имгәклекне бәхет дип атарга мөмкинме соң? Принципаль һәм вөҗданлы кешеләр, киресенчә, җәмгыятьне менә шушы пычрактан арырдыру өчен күбрәк көч куеп, зуррак нәтиҗәләргә ирешсәләр, шул вакытта гына үзләрен бәхетле дип санарлар.

     Бәхет- җылыда яшәү, тәмле ашау, матур киенү, кәеф- сафа кору гына түгел ул. Кайгы- хәсрәт беркемне дә читләтеп үтми. Якыннарыбыз, әти- әниләребез дөнья куя, үзебез фаҗигагә эләгергә, имгәнергә мөмкин, яки сиңа явызлык эшлиләр. Син бик начар хәлдә каласың... Менә шуңа күрә чын бәхет начарлыкка каршы көрәштә бик зур кыенлыкларны җиңеп яулана.

     Тулы бәхетне сәламәтлектән башка күз алдына китерүе кыен. Саулык- үзеңне яхшы хис итү, кешеләргә файдалы булу, якыннарың, җәмгыять алдында үзеңне артык итеп сизмәү ул. Әлбәттә, сәламәт булыйм, озак яшим дисәң, физик эш, физкультура белән шөгыльләнү кирәк.   Каскадер, кайбер цирк артисты гомере буе үлем белән уйнаудан тәм таба. Димәк, алар, шушындый эштә эшләп, үзләрен бәхетле итеп сизәләр.   Рекорд куйган яисә чемпионатларда җиңгән спортчы зур шатлык хисләре кичерә. Ә моңа ирешү өчен аңа күпме тир түгәргә, күпме теләкләрен чикләргә кирәк булган!? Чыннан да- бәхет көрәш ул.

    Безнең татар халкы исә, бәхет башы- тәүфыйк, ди. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, калага китеп барганда, мине генә түгел, һәркайсыбызны да әткәй- әнкәйләребез: “Тәүфыйклы йөр, балам” ,- дип озатып калгандыр. Бу аларның : әдәпле, тәрбияле, тыйнак, яхшы, әхлаклы бул, дигән сүзләре иде. Бу сүзләрне ишеткәннән соң инде күп сулар акты,күп еллар үтте. улай да алар әйткәннәр онытылмый, кайчак, ахыргача тәүфыйклы булдыкмы икән дип, җан сызланып ала. Ә хәзер шул сүзләрне әйтеп, үзебез балаларыбызны озатабыз. Алар бәхетле, тәүфыйкле булсыннар иде дип, теләкләр телибез.

       Бәхетне дуслык, иптәшлек, мәхәббәт, гаиләдән башка күз алдына китереп булмый. “ Бәхетнең 90 проценты гаилә тормышында”, дип мәшһүр язучы Достоевскийның үткән гасырда ук әйтеп калдырган сүзләре бүген дә искермәгән. Тик бәхетле гаилә төзү өчен дә мәхәббәт кенә җитми, икеңдә- ирдә һәм хатын да- бик күп кешелеклелек сыйфатлары- намуслы булу, бер- береңнең ышанычын аклау, уртак тел табу, эш ярату, ир- атка авыр йөкне үз җилкәсенә алуы кирәк. Гүзәл затларга да зур җаваплылык йөкләнә. Тикмәгә генә: яхшы хатын- ярты бәхет, димиләр. Менә шуннан соң гына гаиләгә иң зур нәрсә- ТАТУЛЫК килә. Бу- үзе бәхет.

    Гаилә- бәхет ачкычы , ди халык, ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет үз чиратында фәкать гаилә аша гына килә. Бәхетле гаиләләрнең генә үз балаларын бәхетле итү мөмкинлеге зур. Ләкин хәзерге вакытта андыйлар әллә ни күп түгел. Өстәвенә, ата- аналарның байтагы төп вазифасын онытып бара, бүгенге көн белән генә яши. Шуңа да карамастан, алар үз баласын башкалар арасында яхшы итеп күрәсе килә, сәләтле булуын тели.

    Әйе, гаилә - һәр бала өчен иң изге урын. Баланы дөрес һәм нормаль тәрбияләү, аны яңадан тәрбияләүгә караганда, күп мәртәбә җиңелрәк. Баланы иң кечкенә вакытыннан ук башлап дөрес тәрбияләү, кайбер кешеләр уйлаганча, әллә ни кыен эш түгел. Үзенең кыенлыгы ягыннан бу эш һәрбер кешенең, һәр ата һәм һәр ананың кулыннан килерлек эш. Әгәр дә ул аны чын күңеленнән теләсә, үз баласын һәркем бик яхшы итеп җиңел тәрбияли ала, өстәвенә бу- бик күңелле, шатлыклы һәм бик бәхетле эш.

  Бала тәрбияләү – үзе зур һөнәр ул.Бу һөнәргә кеше үзенең бөтен гомерен багышлый,гомере буена шул һөнәргә өйрәнә.Тәрбия эше ата-анадан зур фидакарлек,ихтыяр көче сорый.Әйе,әгәр балабыз киләчәктә чын кеше булсын дисәк,безнең үзебезгә дә күпне белергә кирәк.Моның өчен әлбәттә,хәзерге вакытта педогогик әдәбият та, кино да,театр да,радио да,телевизор да- барысы да бар.Менә шушыларга таянып та инде ата-аналар бала тәрбияләүдә үзләренең ялгыз түгеллеген әйтәләр.

 Кайсыбер ата-аналар,бала психикасы серләренә төшенүгә аңа булган олы һәм акыллы сөю дә нык ярдәм итә диләр.Сүз дә юк,монысы да бик кирәк.Ләкин кирәгеннән артык сөю дә, балага игътибар бирмәү  дә соңыннан начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.Күңелсез нәтиҗәләр булмасын өчен чама белән эш итәргә кирәк.

  “Тәрбия дигән нәрсә, әгәр дә ул кешегә чынлап та бәхет тели икән, кешене бәхет өчен генә тәрбияләргә тиеш түгел, ә гомерлек хезмәт өчен әзерләргә тиеш,”-  дигән бөек фикер иясе К. Д. Ушинский. Ә безнең тәрбияләнүчеләр балалар икән,  хезмәткә дә аларны өйрәтергә кирәк. Балалар үзләренең уйнап кына эшләгән эшләре белән дә файдалы хезмәткә, әти-әниләргә ярдәм итешергә өйрәнеп үссеннәр. Әйтик, балалар әниләренә өй янындагы бакчада чәчәкләр үстерешергә ярдәм итә ди. Ә әниләре аларга табигатьнең матурлыгын кешенең эш сөюе белән аңлатырга тырыша: чәчкәләрне сез караганга, аларга сез су сипкәнгә күрә шулай назлы, матур ди. Балалар, әлбәттә, бу матурлыкта үзләренең дә катнашы барлыгын тоеп ихлас күңел биреп эшләячәкләр. Аларның күңеле бу матурлыкка гамьсез булып калмаячак. Тик аларның шушы матурлык тойгысы үсә һәм байый барсын гына.  Кешедәге бөтен яхшы сыйфатлар бик кечкенәдән тәрбияләнә: бала әйберне яңа аера башлаганда ук уенчыкларның матуррагына, ялтыравыклырагына омтылучан. Ә менә үсә төшкәч инде, әгәр ул дөрес тәрбия ала икән, матурлык белән яманлык, нечкәлек белән тупаслык кебек катлаулы төшенчәләрне дә яхшы аера башлый.

    Күп ата- аналар өй эчендәге тәртип, пөхтәлек, җыйнаклык, чисталыкның үз-үзеңне карап йөртүнең балаларга да күчүен, аларда эстетик зәвык, матурлык тойгысы тәрбияләвен яхшы аңлыйлар,  алар баланы уратып алган әйберләрнең үзара ярашлы, гармонияле булуын аның рухи дөньясына ни чаклы зур йогынты ясаганын белеп эш итәләр...  Ләкин моңа кул селтәп караган гаиләләр дә юк түгел. Ә бит “ атадан күргән – ук юынган, анадан күргән – тун кискән” дигән мәкаль шул хакта сөйли түгелме соң? Балалар бит бөтен нәрсәдә дә иң элек зурларга ошарга тырышалар.  Балалар – олыларның гомер җимеше.

              Борынгы заманнардан ук тыйнаклык, олыны-олы, кечене кече итә белү, хезмәттә ихласлык, булсын дип эшләү, чисталык-пөхтәлек, кунакчылык, намуслылык, ата-ананы тәрбия итү, балаларга гыйлем-тәрбия бирү, каргыштан курку, тәүбә итә белү кебек сыйфатлар халкыбызның хыял-идеаллары булып торганнар. Болардан тыш ул  хаклауга олы һәм мәгънәле эш дип караган. Аның өчен Алла хакын, ата-ана, бала, күрше, ятим-ярлылар хакын хаклау мәртәбәле эш дип саналган. Яшь буында шундый сыйфатлар тәрбияләү халкыбызның изге бурычы  булып тора.

       Тик татар халкына борынгыдан хас булган бу әдәп-әхлак сыйфатлары хәзерге яшьләрдә сизелерлек зәгыйфләнде, тәрбия эше сүлпәнләнде.Моның сәбәпләре күптөрле.Шулар арасында тәрбиядә халыкчанлыкның бетүе яки йомшаруы, дини өйрәтүләрне санга сукмау бик җитди сәбәпләр булып тора. Кыскасы, бозыклылыкларның сәбәбен  яшьләрнең рухи ярлылыгыннан, ата-ана, бала, күрше, ятим-ярлылар хакын хаклау мәртәбәле эш дип күңел бушлыгыннан эзләргә         кирәк. Тәрбиядә халыкчанлыкны көчәйтү, ягъни яшьләрне халык педагогикасы рухында, традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү, икътисади үсшне җайга салу, Ислам тәгълиматындагы әдәп-әхлак өйрәтүләрен төшендерү, гөнаһтан  куркырга күнектерү тискәре сыйфатларны бетерергә ярдәм итәр иде.

      Борынгыдан  әхлак идеалы булып әверелгән мондый сыйфатлар  татар халкына гына хас дип фараз итү ялгыш булыр. Милли сыйфаларның гомумкешелек нормалары белән кушылуы бик табигый.Шулай булгач, алда телгә алынган әдәп-әхлак кагыйдәләре башка халыкларга да хас булырга мөмкин. Төрле халыклар арасында педагогик мирас уртаклыгы менә шунда чагыла да инде.  Бу урында халкының тәрбия идеалларын ачыклап китү урынлы булыр.Халкыбызда:”Сүз өйрәтә, үрнәк үз артыннан ияртә” дигән тәгъбир бар. Ягъни балада тәрбияләнергә тиешле сыйфатларга беренче чиратта, гаиләдә өлкәннәр ия булырга тиеш, чөнки бала шуларны күреп үсә, шулар тәэсирендә тәрбияләнә.

Билгеле, һәркемнең нарасые үзенә газиз, кадерле. Табигать тарафыннан барлык балага да сәләт тигез бирелмәгән, аны күрә һәм үстерә белергә, шәхес итеп тоярга ярдәм итәргә кирәк. Заманалар үзгәрсә дә, мәктәп мәрхәмәтлелек һәм фидакарьлек, кешеләрне ярату һәм намуслылык идеалларын яклауны дәвам итә. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки аның әхлакый программасы, модага ияреп, үзгәрә алмый. Авыл җирендә, бигрәк тә, мәктәп –зур терәк,

таяныч булып тора. Мәгълүм ки, нинди генә чара үткәрелмәсен, мәктәп аннан читтә калмый.  

      Тәрбия эше- ул иң элек оештыручы эше. Шуңа күрә дә бу эштә вак нәрсәләр юк. Баланың башына бәйләнгән ниндидер бантик кисәге, баш киеме, нинди булса да бер уенчык- болар барысы да бала тормышында зур әһәмияткә ия булырга мөмкин. Эшне яхшы оештыру шуннан тора ки, ул вак кына нечкәлекләр һәм очракларны да хәтердән чыгармый. Ата – аналарның барлык янауларын да бала чын дип кабул итә. Чөнки кечкенә кеше турыдан- туры өлкәннәргә бәйле. Бала әти- әнисенең ачуларын чыгарудан, җәза бирүләреннән курка. Олылар күзлегеннән чыгып караганда, әһәмиятсез генә саналган нәрсә дә баланы соңгы адымга этәрергә мөмкин.

     Һәр кеше- үзе бер дөнья. Кайберәүләр бик аздан гына тәм таба, барыннан канәгатьбулып яши, үзен бәхетле хис итә. Аның табигате шундый. Бу бер дә начар түгел, аның бәхете башка кешеләрнекеннән ким дип әйтеп булмый. Әмма үзенең сәләтен үстерә, осталыгын камилләштерә барып, югарырак дәрәҗәгә ирешсә, ул тагын да бәхетлерәк булыр иде.

    Бәхетле кеше генә башкаларны бәхетле итә ала. Аның йөзе якты, күңеле ачык, яшерен сүзе, кырын эше юк. Алардан якты нур бөркеп тора. Әгәр дә без менә шуларга охшарга тырышсак, үзебез дә бәхетлерәк булыр, үз тирәбездәге кешеләрне дә бәхетлерәк итәр идек. Ләкин нигә шундый түгелбез соң? Ни өчен кайберәүләр бәхетне ләззәт алудан, күңел ачудан, эшләмичә ашау җаен табудан, җинаять юлыннан гына эзли? Бу күп очракта яхшы тәрбия алмауга, бәхетнең нәрсә икәнлеген дөрес аңламауга бәйле. Әмма хәрәм ризык ашаучы, кемгәдер зыян- кайгы китерүче кеше бәхетле була алмый? Бу дөньяда яшәү мәгънәсе нидән гыйбарәт?

    Яшәү мәгънәсе... Уйлана калсаң, моның очына чыгу кыен. Ләкин шулай да үзең өчен ниндидер нәтиҗә ясарга мөмкиндер. Яшәү мәгънәсе кешенең үз алдында нинди максатлар куюыннан гыйбарәт. Шул максатларга ирешү- бәхет. Димәк, бәхет- омтылышларның тормышка ашуы ул. Кеше бөтен нәрсәне дә ахыр чиктә бәхеткә ирешү өчен эшли.

      Дога белмим дисең нигә?            Изгелек ул-беркайчан да

            Яхшылык - үзе дога!                    Тузмый торган хәзинә.

            Бар кеше изгелек кылса.             Яхшылык эшлик һәрвакыт,

            Яктырыр иде дөнья.                     Ул үзе изге дога!             - дип яза  

           кечкенә шагыйрә Энҗе Авзалова. “Изгелек догасы “ шигырендә

Күп гасырлар элек яшәгән Мөхәммәдьяр “ Егетләр бүләге” поэмасында болай кисәтә:

 Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,

Кем ялганлык кылса, ул таба бәла.

Шундый ук фикер Утыз-Имәнинең “Татулык бәяны” шигырендә әйтелә:

Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,

Үзеңә дә, килер шундый ук өлеш.

Әмма кылсаң яманлык бер балага,

Салмас димә сине бер көн баләгә.

Бу шигырь юлларында да  халыкның иң изге хыялы һәрьяклап камил кеше тәрбияләү икәнлеге  ачык чагыла. Кешегә яхшылык кылу,изгелек эшләү,кешелеклелек-яшьтән үк тәрбияләнә торган иң күркәм сыйфатларының берсе.  Әгәр дә без моны һәрвакыт истә тотып, мәктәп белән тыгыз элемтәдә, кулга- кул тотынышып эшләсәк, без балаларыбызны әхлаклы, зыялы татар кешеләре итеп тәрбияли алырбыз, балаларыбызны да бәхетле итәрбез. Әгәр балаларыбызны бәхетле итә алабыз икән, димәк бу- безнең дә бәхетебез  дигән сүз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аналар көне уңаеннан " Гаилә бәйрәме"

Максат:аналарга хөрмәт, үзара конкурентлылык, дуслык хисләре тәрбияләү;балалар һәм гаиләләр арасындагы сәләтләрне ачыклау;милли йолалар, гореф – гадәтләрне саклау, яшь буынга өйрәтү....

Доклад "Ата-аналар балалары өчен җаваплы"

Балаларыгызны мәрхәмәтле итеп тәрбияләгез - бары тик мәрхәмәтлек кенә аларны бәхетле итә ала...

Ата-аналар балалары өчен җаваплы

Балалар гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.      Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. ...

Ата - аналар җыелышы . Тема: ”Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

  Бүгенге көндә һәр гаилә замана агымынннан артта калмас өчен тырыша. Без дә үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыз һәр вак...

Ата-аналар белән эшләү өчен еллык эш планы

Ата-аналар белән эшләү өчен еллык эш план...

3 класс “Наркотиктан ничек сакланырга?” (ата-аналар җыелышы)

3 нче сыйныфта “Наркотиктан ничек сакланырга?”  темасына ата-аналар җыелышы....

Ата-аналар җыелышы тематикасы

Ата-аналар җыелышы өчен якынча план...