Балаларыбызны Әхлаксызлыкка тәгәрәүдән саклыйк
статья по теме
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Тәтеш муниципаль районы
Бидәнге төп гомуми белем мәктәбе
Балаларыбызны
ӘХЛАКСЫЗЛЫК упкынына
тәгәрәүдән саклыйк!
(Әти-әниләр җыелышында
уку өчен доклад)
Сыйныф җитәкчесе
Минкина Ә.М.
31 нче октябрь 2013 ел
А.С. Макаренко үзенең балалар тәрбияләүгә карата ясаган бер лекциясендә: “Балаларга тәрбия бирү – тормышыбызның иң мөһим өлкәсе. Безнең балалар менә дигән гражданнар, яхшы аталар һәм аналар булып үсәргә тиеш. Тагын бер хакыйкатьне онытмыйк: балаларыбыз – алар безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия бирмәү – ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында кылган гаебебез”, - дип язган. Бөек педагог һәм тәрбияче сүзләренең никадәр хаклы булуын барыбыз да аңлыйдыр, мөгаен.
Әйе, кеше тәрбияләү – ифрат катлаулы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе ук тәрбиячеләрдән, укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә. Ләкин беребезгә дә сер түгел, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар бергәләп эшләгәндә генә мәктәптә һәм гаиләдә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Укытучылар белән берлектә гаилә әгъзалары да балада укуга җаваплы караш тәрбияләүгә бурычлы. Һәрбер әти-әни даими рәвештә баласының өйгә бирелгән эшне ничек үтәвен тикшереп торырга, өйдә тиешле режим булдырырга һәм шулай ук аның ничек үтәлешен дә күзәтеп торырга тиеш. Дөрес режим булганда гына тырышлык, төгәллек, оешканлык кебек сыйфатлар җиңел тәрбияләнә. Әгәр бала һәр көнне бер үк вакытта дәрес хәзерләсә, хуҗалык эшләрен башкарса, йокларга ятса – ул акрынлап бу вазифаларга күнегә һәм аларны кушмыйча да үти башлый. Шуңа күрә бу эшне түбән сыйныфлардан ук башлау бик уңышлы санала.
Бүгенге заманның яшьләре азрак тир түгеп, күбрәк байлык туплау турында гына хыяллана. Ләкин хезмәт куймый гына табылган табыш кешегә бәхет китерми. Шуның өчен һәр гаилә баланы яшьтән хезмәткә өйрәтүне максат итеп куярга бурычлы. Олугъ мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин дә бу турыда менә нинди сүзләр язып калдырган: “Бу дөньяда адәмнәрнең кыйммәтләре – фәкать үз тырышлыклары белән булганлыгын, кешегә таянырга, бәхет вә хәер-догаларга гына ышанып торырга өйрәнмәсеннәр, әгәр кыз бала булса, - анасы, ир бала булса, атасы дөнья эшләрен бөртекләп өйрәтергә, мөмкин булса, нинди дә булса бер һөнәргә дә өйрәтеп, үсеп җиткәндә һәркайсы дөнья көтәрлек, йорт эшләре алып бара алырлык дәрәҗәдә булсыннар ,“- ди ул.
Әйе, бүгенге көндә заман үзгәрү белән беррәттән, ягъни бар нәрсә дә техникага корылып килгән чорда эшләргә яратмаучы буын үсеп чыкты. Эшсезлек, эшләргә яратмау нәтиҗәсендә җәмгыятькә алкоголизм чире йокты, наркотиклар куллану, тәмәке тарту аеруча яшьләр, мәктәп балалары арасында киң таралды. Ил, тулысы белән алганда, әхлакый күчәреннән ычкынып, ӘХЛАКСЫЗЛЫК упкынына тәгәрәде. Бу уңайдан кайбер фактларны искә алмый булмый: профессор Р.Шәкүров раславынча, Россия халкының 80% алкоголизм белән авырый. 52 млн. кеше йөрәк, кан басымы күтәрелү авыруыннан җәфа чигә, шул сәбәпле ел саен 1 млн. 200 мең кеше дөньядан китә. Илдә үлүчеләр саны туучылардан күпкә арта. Балаларның 2,5%-ы гына сау-сәламәт булып туа. Үсмерләр арасында үз- үзенә кул салу буенча Россия Европада 1 урында тора. 10 мең егет армия сафларына барудан качып йөри, никахка керүчеләр белән аерылышучылар саны тигез дәрәҗәдә. Бу саннарны укып киткәч, ирексездән күңелдә бер сорау туа: адәм баласы бу җиргә нәрсә өчен туа соң? Р.Фәхреддин әйткәнчә: “Адәм баласының кыска гына гомере һәртөрле мәшәкатьләр белән чолгану сәбәбеннән берәр юаныч яки шөгыль табарга бурычлы. Ә бу юаныч исә фәкать диндер. Кешелек җәмгыятендәге гаделсезлек, кыерсыту, изү, золым, азгынлык, үтерүләр бетсен өчен бердәнбер чара - әдәп-әхлакны ныгыту. Ислам дине - балаларны яхшылыкка өйрәтү дине ул,”- дип раслый ул. Дингә шикләнеп караучыларга бөек галим болай дип язган: “ Дин - әдәп, әхлак, изгелек, кешелеклелек, намус, сафлык, пакьлек, гаделлек, яхшылык һ.б. бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән, гаиләдә тәртип сакчысы, тормышның төзек, гомернең бәрәкәтле узуына сәбәп ул”. Әйе, болар бик хаклы әйтелгән фикерләр. Бүген безнең авылыбызда да бу уңайдан күп кенә алга китеш сизелә. Балаларыбыз да иманлы булырга теләп, дингә тартыла башлады. Ләкин бу балаларча гына иярү булмыйча, чын күңелдән үзеңнең күңелеңне сафландыруга корылса, бу бик яхшы күренеш булыр иде. Шул ук вакытта дингә бик нык бирелеп китеп, бала үзенең төп вазифасы уку булуын да онытмаска тиеш. Дингә ышану аны бу тормыштан аермыйча, киресенчә, ул анда өйрәнгәннәрен көндәлек көнкүрешендә куллана белергә бурычлы. Шулай итеп, без –педагоглар һәм әти-әниләр балаларыбыз милләтебезнең горурлыгы булып үсеп җитсеннәр өчен бөтен тырышлыгыбызны куярга тиешбез. Ә моның өчен мәктәп белән гаиләнең бердәм булып, балалар өчен җан атып яшәве генә аларны бүгенге кешелек афәтеннән коткарып калачак.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Выступление на родительском собрании на тему "Балаларыбызны наркоманиядән саклап калыйк"
Материал родительского собрания на татарском языке для родителей для предотващения страшной беды - наркомании....
"Балаларыбызны начар кешеләрдән саклыйк!"
Башлангыч класс укучыларының әти-әниләре өчен чыгыш....
Табигатьне бергэлэп саклыйк
тэрбия сэгате...
Асыл сыйфатларны саклыйк
родительское собрание...
Табигатьне саклыйк
Классный час...