Брошюра1класс Математика Дидактик материал (Умк "Перспектив башлангыч мәктәп")
учебно-методический материал по математике (1 класс) на тему
"Перспектив башлангыч мәктәп" УМК сың1классында математика дәресләрендә куллану өчен дидактик материал
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
1_klass_didaktik.docx | 456.26 КБ |
Предварительный просмотр:
1дән 10 га кадәр санау.
1)Бал кортына ничә чәчәкне йөреп чыгарга кирәк? ◻
2)Алмагачта ничә алма? ◻
Ничә алма коелган? ◻
3)Предметларны сана, астына ничә икәнен яз.
4))Кәрзиндә ничә куян? ◻
Нигә шулай уйладың?
5)Балалар ничә алма ашаганнар? ◻
Ничә алма ашыйсылары калган? ◻
6)Предметларны сана,астына ничә икәнен яз.
Кайсы иң зур сан? ◻ Кайсы иң кечкенә? ◻
Саннарны үсә бару тәртибендә яз.
7)Ана үрдәк белән ничә үрдәк бәбкәсе йөзә? ◻
8)Ничә балык уңга,ничә балык сулга йөзә? ◻
Балыклар кайсы якка күбрәк йөзә? ◻
9) Предметларны сана,астына ничә икәнен яз.
Кайсы иң зур сан? ◻ Кайсы иң кечкенә? ◻
Саннарны кимү тәртибендә яз.
10)Ничә чыршы булган? ◻
Ничәсен кискәннәр? ◻
11)Ничә каен агачы? ◻
Барысы ничә агач? ◻
12) Саннарның күршеләрен тап.
□ 5 □ □ 3 □ □ 1 □
□ 7 □ □ 6 □ □ 4 □
13) Куянкай ничә кишер ашаган? ◻
Ничә кишер булган? ◻
14)Ничә алма булган? ◻
Ничә алма калган? ◻
15)Йолдызлар өчпочмаклардан ничәгә күбрәк? ◻
Геометрик фигуралар
1)Рәтне дәвам ит:
○◻Δ○◻Δ○◻Δ...
2) Нинди фигура төшеп калган?
...
3)Күппочмакның ничә ягы бар? ◻
4)Кайсы фигура артык? ◻ Ни өчен?
1 2 3 4 5
5) Кайсы фигура артык? ◻ Ни өчен?
1 2 3 4 5
6)Кисемтәнең озынлыгын үлчә . ◻ см
Аннан 2 см га озынрак кисемтә сыз.
7)Озынлыгы 6 см булган АК кисемтәсе һәм аннан 2 см га кыскарак
МТ кисемтәсе сыз.
8) 5нокта билгелә һәм алар аша кәкре сызык үткәр.
9) 4 буыннан торган сынык сызык сыз.
10) Рәтне дәвам ит:
○◻Δ○◻Δ...
11) Бу фигурада ничә турыпочмаклык бар?
12) Сызымда ничә өчпочмак?
13) Ничә квадрат?
10 эчендә кушу,алу
- Аңлатмаларның кыйммәтен тап.
1 + 4 = 6 - 2 = 3 + 3 =
4 + 2 = 5 + 4 = 3 + 6 =
3 + 4 = 7 - 2 = 4 + 4 =
2 + 5 = 3 + 5 = 8 - 3 =
- Кушуның урын алыштыру үзлеген кулланып,кыйммәтләре бертөрле булган аңлатмаларны тап.
3 + 4 5 +1 8 - 6 4 +3 6 +2
9 - 4 6 +4 2 + 6 1 + 5 4 + 6
- Аңлатмаларның кыйммәтен тап.
5 + 2 | 8 – 2 8+2 9 – 5 +3 2 + 6 + 1 санны үзгәрт. |
4) Аңлатмаларның кыйммәтен тап.
4+ 2 7 – 2 6 – 4 3 + 4
5+ 3 8 – 5 9 – 7 2 + 5
5)Һәр санны 3 кә кимет,килеп чыккан тигезлекләрне яз.
5, 7, 4, 9
6) Исәплә.
6 + 2 – 7 8 – 3 + 4
3 + 4 – 5 5 – 4 + 2
7)Исәплә.
8 – 4 + 2 – 5 8 + 1 – 7 + 3
3 + 6 – 7 + 4 9 – 8 + 5 – 4
8) Исәплә.
10+5+1 9-5+6 10+3+1 8-6+7
17-7-2 3+5-3 18-8-3 2+7-2
- не кушу,алу.
6+2 3+2 5+2 8+2 2+2 1+2 4+2 7+2 0+2
6-2 3-2 5-2 8-2 2-2 10-2 4-2 7-2 9-2
3не кушу, алу
Мисалларны төрлечә укы һәм чиш.
2+3 4+3 3+3 6+3 5+3 0+3 1+3 7+3
10-3 4-3 3-3 6-3 5-3 9-3 8-3 7-3
4 не кушу,алу
- 5 + 4 = 10 – 4 = 8 – 4 =
3 + 4 = 4 – 4 = 2 + 4 =
0 + 4 = 6 – 4 = 5 – 4 =
- 3 + 4 = 7 – 4 = 1 + 4 =
4 + 4 = 6 + 4 = 9 – 4 =
8 – 4 = 4 – 4 = 0 + 4 =
- 2 + 4 – 3 = 6 – 4 + 3 = 8 – 4 + 3 =
9 – 4 + 1 = 1 + 4 – 2 = 10 – 4 + 2 =
7 + 1 – 4 = 3 + 4 – 1 = 6 + 4 – 3 =
4) 5 + 4 = 10 – 4 = 8 – 4 =
- + 4 = 4 – 4 = 2 + 4 =
- + 4 = 6 – 4 = 5 – 4 =
5) 5 – 4 + 3 = 4 – 4 + 3 = 7 – 4 + 2 =
5 + 4 – 3 = 9 – 4 – 4 = 8 – 4 – 4 =
6) 5 + 4 = 6 – 4 = 5 – 4 =
10 – 4 = 2 + 4 = 5 + 4 =
9 – 4 = 6 + 4 = 4 + 4 =
Тигезлекләр,тигезсезлекләр,аңлатмалар.
1)2+1=3
1+2=3
3-1=2
3-2=1
3,2,5 саннарын кулланып үрнәк буенча 4 тигезлек төзе.
2) 9,4,5,1 саннарын кулланып 8 тигезлек төзе.
3) 4,2,5 саннарын кулланып 4 аңлатма төзе һәм аларның кыйммәтләрен исәплә.
4)1,5,9 саннарын кулланып 6 тигезсезлек төзе.
5) Дөрес тигезлекләр килеп чыксын өчен төшеп калган саннарны куй.
6 – 2 = 2 + … 5 + 2 = 4 + …
7 – 6 = 5 - … 9 – 4 = 7 - …
6) Аңлатмаларның кыйммәтен исәплә.
8 – 4 + 2 – 5 8 + 1 – 7 + 3
3 + 6 – 7 + 4 9 – 8 + 5 – 4
7)3,5,8 саннарын кулланып 4 тигезлек төзе.
8) Дөрес тигезлекләр килеп чыксын өчен төшеп калган гамәл тамгаларын куй.
7 … 2 … 4 = 9 6 … 4 … 3 = 5
8 … 1 … 6 = 3 2 … 2 … 2 = 2
9) Аңлатмаларның кыйммәтен тап.
6 + 2 – 7 8 – 3 + 4
3 + 4 – 5 5 – 4 + 2
10) Дөрес тигезлекләр килеп чыксын өчен төшеп калган саннарны куй.
6 - … = 2 … - 5 = 4
4 + ... = 7 … + 6 = 8
11) Дөрес тигезлекләр килеп чыксын өчен төшеп калган саннарны куй.
8 – 5 = … + … 9 – 5 = … + …
6 + 3 = … + … 8 – 2 = … + …
13*) Дөрес тигезлекләр килеп чыксын өчен төшеп калган саннарны куй.
… - … = … - … … + … = … + … … + … = … - …
14) Аңлатмаларны яз,кыйммәтен исәплә.
-4 һәм 5 саннарының суммасы,
-9 һәм 8 саннарының аермасы,
-7 не 2 гә кимет,
- 6 ны 4 кә арттыр.
15) Аңлатмаларны яз,кыйммәтен исәплә.
-3 һәм 6 саннарының суммасы,
-10 һәм 2 саннарының аермасы,
-6 ны 4 кә кимет,
- 7 не 2 гә арттыр.
16) Аңлатмаларны яз,кыйммәтен исәплә.
-8 һәм 1 саннарының суммасы,
-9 һәм 4 саннарының аермасы,
-10 ны 4 кә кимет,
- 5 не 2 гә арттыр.
17) Аңлатмаларны яз,кыйммәтен исәплә.
-4 һәм 6 саннарының суммасы,
-8 һәм 2 саннарының аермасы,
-7 не 3 кә кимет,
- 6 ны 3 кә арттыр.
18) Аңлатмаларны яз,кыйммәтен исәплә.
-3 һәм 3 саннарының суммасы,
-10 һәм 5 саннарының аермасы,
-8 не 4 кә кимет,
- 2 не 2 гә арттыр.
19) Чагыштыр.
6 – 4 … 4 + 2 9 – 7 … 8 – 5
3 + 4 … 2 + 5 2 + 6 … 5 + 1
20) Дөрес булмаган тигезсезлекләрне тап.
6 < 9 14 > 20 8 > 3 15 > 13 8 = 8 7 < 2
21) Чагыштыр.
6 + 2 ... 9 10 + 3 ... 14 9 + 3 ... 8 + 2
2 + 5 ... 7 10 – 3 ... 5 7 – 3 ... 9 – 5
22)Аңлатмаларны чагыштыр.
7 + 2 ... 4 + 3 5 + 3 ... 3 + 5
6 + 3 ... 6 + 2 5 + 3 ... 5 + 2
2 + 5 ... 3 + 4 8 + 1 ... 7 + 1
23) Беренче кушылучысы 5 булган дүрт аңлатма яз,кыйммәтләрен тап.
24) Аңлатмаларны чагыштыр.Тигезсезлекләр астына сыз.
6*3 8*7+1 9*8 4*2+1 8-3+1-2*10-2-1
2*9 10-1*9 3*7 6-1*5 6+2-1+3*7-2+1
25) Чагыштыр.Ни өчен =,<, > икәнен аңлат.
6+4*6 7+1*7 8+2*10 5+2*5
6-4*6 7-1*7 8+2*8 5-2*5
6+1*6+2 7+2*7+3 8-2*8 7*5+2
6-1*6-2 7-4*3 8-2*8-1 5+2*5+1
6+3*9 7-2*7-3 8+2*8+1 5-2*5-3
Саннар рәте.
1)Төшеп калган саннарны куй.
1, 2,..., 4,..., 6, 7,..., 9
2) Саннар рәте нинди кагыйдә буенча төзелгәнен бел һәм рәтне дәвам ит.
1, 6, 2, 7, …, …, … .
3) Саннар рәте нинди кагыйдә буенча төзелгәнен бел һәм рәтне дәвам ит.
8, 5, 7, 4, 6, …, …, …, …, … .
4) Саннар рәте нинди кагыйдә буенча төзелгәнен бел һәм рәтне дәвам ит.
1,4,7, ..., ..., ..., ... .
5) Саннар рәте нинди кагыйдә буенча төзелгәнен бел һәм рәтне дәвам ит.
20,17,14,...,...,...,... .
6)Саннарны кими бару тәртибендә яз.
5,2,15,1,12,13,3,17.
7) Саннарны арта бару тәртибендә яз.
4,16,9,6,1,19,7,17.
Кушу һәм алуны саннар нурында күрсәт.
2 + 6 = 4 + 5 = 9 - 2 = 6 - 4 =
Саннарны 2 төркемгә бүлеп яз.Һәр төркемдәге саннарны үсү тәртибендә яз.
5,12, 10,7,2,8,14,16,3,6
6 дан зуррак,15 тән кечерәк булган саннар рәтен яз.
Сан составы.
- 9 санының составын яз.
- Овал ярдәмендә кайсы саннарның составы күрсәтелгән? Суммасы шушы саннарга тигез булган башка парларны тап.
3 4 8 1 4 1 2 2 2 4 1 3 6 3 2 7
5 6 1 2 5 3 1 2 1 5 2 6 1 4 8 0
4 0 7 3 4 0 2 0 5 0 3 3 4 2 0 5
4 1 5 2 1 4 3 2 2 6 0 4 4 7 2 3
- 10 санының составын әйт.
10
10 | |
1 | |
2 | |
3 | |
4 | |
5 | |
6 | |
7 | |
8 | |
9 | |
10 |
4) 8 санының составын әйт.
8 | 0 | 3 | 6 | 2 | 4 | 7 | 5 | 1 |
5)Кәрзиндә 9 яшелчә.Аларның ничәсе кыяр,ничәсе помидор булырга мөмкин?
Мәсьәләләр.
- Бер читлектә 6 чеби,икенчесендә 3 кә күбрәк.Икенче читлектә ничә чеби?
Чебиләрне түгәрәк итеп алып,мәсьәләгә карата рәсем ясап чиш.
- Пакетта 8 яшел алма һәм 1 кызыл алма. Пакетта барлыгы ничә алма?
- Алсуның курчагы 4, ә филе 2 гә кимрәк.Алсуның ничә филе бар?
- Әмиргә 7 шакмаклы,3 юллы дәфтәр сатып алганнар. Барлыгы ничә дәфтәр сатып алганнар?
- Өстәлдә 6 чокыр,стаканнар 3 кә кимрәк.Өстәлдә ничә стакан?
- 2 бала 3әр кәнфит ашаганнар.Балалар барлыгы ничә кәнфит ашаганнар?
Дөрес чишелешне тап.
3+3=6 3+2=5 3-2=1
- Әбинең тавыклары үрдәкләреннән 2 гә кимрәк. Әбинең үрдәге 7 булса,тавыгы ничә булыр?
- 2 тартмадан 4әр карандаш алганнар.Барлыгы ничә карандаш алганнар?
Дөрес чишелешне тап.
2+4=6 4+4=8 4-2=2
- Букетта кызыл розалар акларыннан 3 кә күбрәк. Ак розалар 6. Кызыл розалар ничә?
- Җимлектә 8 чыпчык,6 песнәк. Кайсы кошлар күбрәк һәм ничәгә?
- Дамирның значогы 6, Саматның 2 гә күбрәк.Кайсы аңлатма Саматта ничә значок булуын күрсәтә?
- + 2 5 – 2 6 + 1 5 + 2 8 – 1
12)Тәлинкәдә 7 алма булган. Муса 2 сен ашаган.Ничә алма калган?
13)Уенчык сатып алыр өчен Алсуның 2 сум акчасы җитми. Әгәр Алсуның 5 сум акчасы булса,уенчык ничә сум тора?
14)Читлектә 4 зур һәм 3 кечкенә попугай булган. Читлектә барысы ничә попугай?
15)Зәйнәпнең 8 кәнфите булган. Ул Ләйсәнне 2 кәнфит белән сыйлаган. Аның ничә кәнфите калган?
16)Тартмада 10 төсле карандаш бар.Зәңгәр,кызыл һәм сары карандашларны алдылар.Тартмада ничә карандаш калды?
17)Азат белән Марат китапханәдән бер үк санда китап алдылар.Азат 6 китап алса,Марат ничә китап алыр?
18) 6 бала җиләккә китте.Юлда аларга Алия белән Рәмзия кушылды.Ничә бала җиләккә барды?
19) Бакчага 5 алмагач һәм шулкадәр үк чия утырттылар.Барысы күпме агач утырттылар?
20)Айгөл белән Рамил яшьтәшләр. Әгәр Айгөлгә 7 яшь булса, Рамилгә ничә яшь булыр?
21)Вазада 4 алма,7 груша бар.Грушалар алмага караганда ничәгә күбрәк?
22*) Аязның 2 сумлык 2 акчасы бар.Бу аның булган акчасының яртысы.Аязның ничә сум акчасы бар?
23*)Айзат бер конфетны 2 сумга, икенче конфетны 3 сумга сатып алды.Конфетлар өчен булган акчасының яртысын түләде.Айзатның ничә сум акчасы булган?
24*) Гөлназга 10 күбәләк буярга кирәк иде.Аның буяган күбәләкләре буямаганнары кадәр иде.Гөлназ ничә күбәләк буяган?
25*) Әминәнең 4 конфеты,ә Җәмиләнең 8 конфеты бар. Җәмилә ничә конфетын бирсә,аларның конфетлары тигезләшә?
26*) Әгәр ике санны кушсаң,7 була. Шул саннарның берсеннән икенчесен алсаң да,шулай ук 7 була.Болар нинди саннар булыр?
27*)Вазада 5 ирис һәм 8карамель бар иде.Алсу һәр төр конфетны бер үк санда алгач,вазада бертөрле генә конфет калды.Нинди конфет калган?
28)Трамвайдан 3 бала төшкәч,анда 7 кеше калды.Башта трамвайда ничә кеше булган?
29) Аязның 3чикләвеге бар.Апасының да шулкадәр үк.Икесенең бергә ничә чикләвеге бар?
30)Булатның ике кесәсендә 8 чикләвек. 2чикләвеген бер кесәсеннән алып икенчесенә салды.Хәзер аның ике кесәсендә ничә чикләвек?
31)Тәлинкәдә 8кисәк ипи.Балалар 5 кисәген ашадылар.Тәлинкәдә ничә кисәк ипи калды?
32)Әнисе Нәҗипкә кәнфитләр бирде. Нәҗип 2 сен үзенә калдырды,3 сен сеңлесенә бирде.Әнисе аңа ничә кәнфит биргән?
1-20 саннары.
1) “Күңелле санау” уены
14 | 8 | 12 | 4 |
10 | 13 | 1 | 15 |
3 | 17 | 20 | 7 |
19 | 6 | 9 | 11 |
5 | 2 | 18 | 16 |
1)Бирелгән саннарны 4 кә арттырып яз.
5,14,12,16,4,13.
2)Бирелгән саннарны 4 кә киметеп яз.
5,14,12,20,9,13.
3)Бирелгән саннарны 2 гә арттырыгыз.
7,8,11,13,15,17,18.
4)Бирелгән саннарны 2 гә киметегез.
9,11,13,4,6,16,18,19.
5)Чагыштырыгыз.
8*9 13*30 2дм*12см 14 см*1дм 4см
6*7 21*20 3дм*32см 12 дм*1дм2см
6)Алуны үрнәктәгечә башкарыгыз.
12-5 14-6 17-9 13-7
2^3 ^ ^ ^
13-6 15-7 16-8 11-4
^ ^ ^ ^
7) Кушуны үрнәктәгечә башкарыгыз.
9+5 7+6 8+3 6+7
1^4 ^ ^ ^
8+7 9+9 7+7 9+8
^ ^ ^ ^
8)Гамәлләрне эшләгез.
11-2 12-3 13-4 14-5 15-6 16-7 17-8 18-9
11-3 12-4 13-5 14-6 15-7 16-8 17-9 18-10
11-4 12-5 13-6 14-6 15-8 16-9 17-10 11-5
9)Гамәлләрне эшләгез.
12-6 13-7 14-8 15-9 16-10 11-6 12-7 13-8 14-9 15-10 11-7 12-8 13-9 14-10 11-8 12-9
13-10 11-9 12-10 11-10 19-0 18+0 20-10 20-20
10) Гамәлләрне эшләгез.
9+2 8+3 7+4 6+5 9+3 8+4 7+5 6+6 5+7
9+4 8+5 7+6 6+7 9+5 8+6 7+7 9+6 8+7
7+8 6+9 9+7 8+8 7+9 9+8 9+9 8+9 7+9
11) Суммалары 13 булган аңлатмаларны тап.
6+7 9+3 9+4 10+3 14-1 13+0 8+5 8+6
12)Суммалары 15 булган аңлатмаларны тап.
8+8 8+7 10+5 9+8 7+8 9+5 9+6 16-1
13)Кыйммәте 14 булган аңлатмаларны тап.
8+7 7+7 6+9 6+8 15-1 13+1 14+1 9+5 12-8 10+4
14)Чагыштыр.Ни өчен =,<, > икәнен аңлат.
6+5*6+6 8+9*6+8 14-7*12-7 13-5*14-6
10+5*9+6 8+8*8+9 19-9*19-8 7+4*4+7
15) Чагыштырыгыз.
15см*1дм1см 1дм*17см
1дм*9см 13см*1дм
18 см*1дм8см 1дм6см*16см
16)Дөрес җавап килеп чыгарлык итеп,йолдызчыклар урынына + яки – тамгасын куй.
4+7*1=10 10-4*2=8
8+10*4=14 20-6*5=19
Шигьри мәсьәләләр.
1)Тугызны алты ит.
Син һәрнәрсәгә оста бит әле?..
Тугызны,әйдә,алты ит әле.
2)Алмагачта 5 алма,
Алар пешкән, алланган.
Берсен алды Әнисә,
Агачта калды ничә?
3)Ак каенда 5 чыпчык,
Түбәдә 5 сыерчык,
Әйтмәс микән берегез,
Барысы ничә кошчык?
4)Челән янына дәрескә
7 саескан килгән.
Шулардан 3 се генә
Дәресен әзерләп килгән.
Ничә ялкау саескан
Дәрескә очып килгән?
5)Бер күлмәктә 3 төймә,
Икенчесендә5 төймә,
3 төймә дә, 5 төймә,
Ничә? Шуны кем белә?
6) 7 малай урамга
Чыкты футбол уйнарга.
3әү килде тагын да,
Исәплә син барын да.
7)Зәйнәпнең тубы икәү,
Айзиләнең тубы икәү.
Әйт әле син, үскәнем,
Ике кызда туп ничәү?
8)Без ничәү?
Әтием бар,әнием бар,ике апам.
Әниемнең әнисен дә бик яратам.
Ә без аның оныклары өчәү инде,
Шулай булгач,без барыбыз ничәү инде?
9)Чиясез калмыйммы?
Егерме чиянең өчесен энемә,
Бишесен ашатсам бәләкәй сеңлемә,
Дусларга өләшсәм әгәр дә сигезен,
Чиясез калмыйммы шуннан соң мин үзем?
10)Ничә чеби чыгарган?
Безнең өйдә ак тавыкка сокланмаган кеше юк:
“Кара”,-диләр һәммәсе дә,-“Нинди генә чебеше юк”.
Өчесе ак,берсе кара,ун чебие чуар аның,
Ягез әле,кемнәр әйтә:Ничә чеби чыгарган ул?
11)Һәркайсы ничә?
Дәү әтинең медальләре бер дистәдән өчкә ким,
Орденнары медаленнән булса әгәр бишкә ким.
Шуны төгәл белү өчен бу саннарны нишләтим?
12) Бер куян басып тора,
Бер куян ята посып,
Йөри дүртесе уйнап,
Я, әйт әле син уйлап.
13) Керпе гөмбәгә барды,
9 ак гөмбә тапты.
3не куйды әнкәсенә,
Калганын – кәрзиненә.
Керпе ничә гөмбәне
Салды икән кәрзиненә?
14) Безнең гаилә.
Без мактана алабыз: барысы биш малай без,
Барыбыз да бертуган, барыбыз да иртуган.
Безнең һәркайсыбызның сеңлесе дә бар әле.
Дәү әнине онытып торам икән,карале.
Әти белән әнине кушсак,ничә булабыз?
Ник аптырап торасыз?Ягез,тизрәк уйлагыз.
15)Ничә каз?
Бер-бер артлы казлар бара,
Уртада атлый берсе.
Алдагысына ияреп,
Титаклыйлар дүртесе.
Соңгы казның алдыннан
Дүрт каз киләдер атлап.
Ничә каз чишмә буена
Төшеп бара,хисапла?!
16)Кем кайда торыр?
Өч дус алар класста:
Гали,Вәли,Нургали.
Бер булса да уйлары,
Төрле-төрле буйлары.
Гали озын Вәлидән,
Нургалидән кыскарак.
Әмма җырга-биюгә
Дусларыннан остарак.
Сафта кайсы иң алда,
Кайсы торыр иң артта?
Яле,тизрәк уйлап тап.
Кызыклы биремнәр.
1)Бирелгән таблицаларда саннар аерым кагыйдә буенча язылган.Ул кагыйдәне бел һәм җитешмәгән саннарны тап.
4 | 2 | 6 |
1 | 8 | 9 |
7 | 3 | ? |
2 | 7 | 4 |
3 | 2 | 0 |
5 | 9 | ? |
8 | 1 | 7 |
3 | 2 | 1 |
6 | 2 | ? |
2)Вертикаль,горизонталь,диагональ буенча уңайлы юл белән исәплә.
8 | 2 | 6 |
3 | 5 | 7 |
4 | 8 | 2 |
3)Тылсымлы квадратларны тутыр.
6 | ||
| 5 | 1 |
4 | ||
| 2 | |
5 | 9 | |
8 |
4)Бирелгән саннарның икесен сыз.Калган саннарның суммасы 10 булсын.
1,2,3,4,5.
5)Квадратның 1 почмагын кисеп алганнар.Ничә почмагы калган?
6)Наилә 7 ромашка һәм мәк чәчәге ясаган.Наилә ничә ромашка һәм мәк чәчәге ясарга мөмкин? Барлык очракларны тап.
7)Ничек итеп 8 кг, 5 кг һәм 3 кг лы герләр ярдәмендә 6 кг ярма үлчәргә була? Бер генә тапкыр үлчәргә рөхсәт ителә.
8)Алсу кәгазьдән өчпочмак кисеп алган. Ул аны туры сызык буенча 2 фигурага кискән.Нинди фигуралар барлыкка килер? Ясап кара.
9)Бирелгән саннарның икесен сыз.Калган саннарның суммасы 20гә тигез булсын.
1,5,7,9,10.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Занимательные примеры по математике" (дидактический материал для 1 класса)
"Занимательные примеры по математике" (дидактический материал для 1 класса)...
Математика Демонстрационный материал «Весёлый счёт» (1 класс)
Материал к урокам математики или внеклассным занятиям, 1 класс, УМК любой...
Математика Демонстрационный материал «Весёлый счёт» (овощи)
Материал к урокам математики и внеклассным занятиям, 1 класс, УМК любой...
Математика 2 класс "Перспективалы башлангыч мәктәп"
2 сыйныф өчен эш программасы." Перспективалы башлангыч мәктәп"...
Презентация по математике (вспомогательный материал)
Данную презентацию можно использовать как целиком, так и частично на любом этапе урока математики....
Учебно-методический комплект по математике+ раздаточный материал за 4 класс на тему" Век" (Школа России)
Познакомится с новой единицей времени- веком и уметь применять их при решении задач....
Дидактик материал. Телмәр үҫтереү.
Телмәр күнегеүҙәре....