"Кисемтә һәм дугалар"
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме
Кисемтәне,дуганы тану, сызу, тамгалау күнекмәләре формалаштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tekhnologicheskaya_karta_uroka.doc | 75 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема | “Кисемтә һәм дугалар.” | |
Максат | Кисемтәне ,дуганы тану,сызу,тамгалау күнекмәләре формалаштыру. Күплекләргә аеру, күплек элементларын чагыштыру, туры,дуга сызу күнекмәләрен камилләштерү . Фронталь һәм индивидуаль эшләү культурасы тәрбияләү. Универсаль уку гамәлләре формалаштыру: Шәхескә кагылышлы УУГ: Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру. Регулятив УУГ: Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтүләр кертү; Коммуникатив УУГ: Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү; Танып-белү УУГ: Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү. | |
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Предметлы: Линейка ярдәмендә кисемтә сызу һәм аны тамгалый белү. Сызымда нокта , туры сызык, кисемтәне таный белү һәм сурәтләү. Дуганы таный һәм сыза белү. Шәхескә кагылышлы: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы Метапредметлы:Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтүләр кертү; үз фикереңне дөрес итеп әйтү;( Регулятив УУ): Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү. (Коммуникатив УУГ) Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү. (Танып-белү УУГ) | |
Төп төшенчәләр | Кисемтә, кисемтәнең тамгаланышы;дуга, дуганың ясалышы. | |
Предметара бәйләнешләр Төп ресурслар | Математика .Әйләнә- тирәбездәге дөнья . ИЗО. А.Л.Чекин “Математика”,1 кисәк,16-17 нче битләр. | |
Өстәмә ресурслар | Уку эшчәнлеге адымнары. Дәфтәр. Үзбәя алгоритмы. Линейка. | |
Киңлекне оештыру | Фронталь эш, индивидуаль эш,парларда эш, төркемнәрдә эш. |
Үткәрү технологиясе | Укучы эшчәнлеге | Укытучы эшчәнлеге | Планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен укучыларга бирелгән биремнәр | Диагностик биремнәр |
1.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Максат: -укучыга уку эшчәнлегенә кереп китү өчен шартлар булдыру; -уку эшчәнлеге адымнарын һәм дәреснең тибын ачыклау; | Шигырьне кабатлыйлар; Бер-берсенә елмаеп сәлам бирәләр,уңышлар телиләр. Дәреснең девизын, тибын, әйтәләр, уку эшчәнлеге адымнарын атыйлар. | Үтәлергә тиешле таләпләргә туры китереп уку эшчәнлеген оештыру . Укучының уку эшчән-легенә эчке ихтыяҗы тусын өчен шартлар тудыру,тематик рамка булдыру. Уку эшчәнлеге адымнарын һәм дәрес тибын атауны оештыра. | 1.Звонок булды, Дәрес башланды. Елмаеп алдык, Дөрес утырдык. -Кәефләр ничек? -Кәефләр бик шәп. 2. Бу нәрсә? ( бу - туры сызык) Ул ничек атала?(туры)Ни өчен шулай атала? ( Ул чиксез. Аның башы һәм ахыры юк. Ул линейка белән сызыла ) 3.Сызымның башына һәм ахырына нокта куела. Ноктага А һәм Б дип исем куела. Нәрсә үзгәрде? Турының башын табыгыз.(А ноктасы) Ахыры (Б ноктасы) Башы һәм ахыры күрсәтелгән яңа туры сызык барлыкка килде.Ул ничек атала?( Кисемтә.) http://school-collection.edu.ru/catalog/rubr/7f0368f0-a976-4956-a20d-19cec99ed55e/92011/?interface=pupil&class=42&subject[]=16&subject[]=29 - Әгәр бауны очларыннан тартмыйча гына тотсаң, ул нәрсәгә охшый?(Дугага). 4 . Дәреснең девизы:”Белсәң -әйт, белмәсәң - тыңла.” -Димәк, дәресебез нәрсәгә багышлана?(Яңа белемнәр үзләштерүгә) -Яңа белемнәр үзләштергәндә нинди адымнар ясыйбыз? ( “Мин нәрсәләр белмим?”, “Үзем ысулларын табам”) -Без дәреснең 1нче этабында булдык. -Нәрсә эшләдек?( Дәрескә үзебезне көйләп җибәрдек) | Ни өчен бу кагыйдәләрне һәркемгә үтәргә кирәк? |
II .Белемнәрне актуальләштерү һәм сынау максатыннан үткәрелгән уку эшчәнлегендәге кыенлыкларга игътибарны юнәлтү. Максат: -геометрик фигура сызу күнекмәләрен актуальләштерүне оештыру; - сынау максатыннан үткәрелгән уку эшчәнлеген оештыру; -индивидуаль кыенлыкларга игътибарны юнәлтү. | Геометрик фигураларны атыйлар һәм күрсәтәләр. Укытучы сорауларына җавап бирәләр, укытучы җитәкчелегендә биремнәр эшлиләр. Картинадан карыйлар һәм дәрес этапларын укытучы белән кабатлыйлар. | Слайдларны күрсәтә, актуальләштерүне оештыра. Актуальләштерелгән белемнәне йомгаклый. Картинаны күрсәтә һәм этапны әйтә | -Ә хәзер икенче этапка күчәбез. -Без нишләячәкбез?( кабатлаячакбыз) 1. -Куян һәм керпе нинди фигураларны танып алырлар ? Әйдәгез булышыйк! (өчпочмак,квадрат, кәкре сызык, туры сызык,) -Җәнлекләр сезгә рәхмәтләрен белдерәләр.Әмма бер фигураны сез үзегез дә әйтмәдегез.Ни өчен? (Без аның белән таныш түгел.) 2.-Фигуралар күплегенең элементлары бер-берсеннән ничек аерылалар?(формалары буенча, зурлыклары буенча) -Без нәрсә кабатладык?(Геометрик фигуралар һәм аларны аеру) 3. Сынау максатыннан бирелгән бирем. Өчпочмак,квадрат, кисемтә ,дуга сызу. Парларда тикшерү. 4. Индивидуаль кыенлыкларны игътибарга алу. -Ни өчен кисемтәне һәм дуганы сызмадыгыз? - Сыза белмим. 5.Алдагы этап нинди? (-Мин нәрсә белмим.) | Өчпочмак,квадрат, кәкре сызык, туры сызыкны аерып алырга. |
III .Килеп чыккан кыен-лыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау. -кыенлык чыккан урынны һәм сәбәпне табып алу. | Укытучы ярдәмендә килеп чыккан кыен-лыкның урынын һәм сәбәбен ачыклыйлар | Килеп чыккан кыен-лыкның урынын һәм сәбәбен ачыклауны оештыра. | -Нинди урында авырлыклар килеп чыкты?( Кисемтә,дуга сызганда) Ни өчен андый авырлык килеп чыкты? (Чөнки ул фигураны белмибез) | |
IV.Кыенлыктан чыгу проектын төзү. -дәрескә максат куюны оештыру; -бергәләп эшләү планын төзүне оештыру; | Алдагы уку эшчәнлеге адымын атыйлар. Алдагы этапны әйтәләр. Дәрескә максат куялар. Алдагы эшчәнлек этабын укытучы ярдәмендә әйтәләр. Бергә план төзиләр. Кыенлыктан чыгу чараларын атыйлар. | Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра. Картина куя,этапны атый. Дәрескә максат куюны оештыра Дәреснең планын төзүне оештыра. Кыенлыктан чыгу чараларын табуны оештыра. | 1.-Алдагы эшчәнлек адымыбыз нинди? (Үзем ысулын табам) 2.--Алдагы этап нинди? (Максат кую) --Нинди максат куябыз? (Нәрсә ул кисемтә? Нәрсә ул дуга?Аны ничек сызарга?) 3.Алдагы эшчәнлегебез нинди? (Эшчәнлек планын төзү) План: 1.Кисемтәне үзем атап һәм сызып карыйм. 2.Дуганы үзем атап һәм сызып карыйм. 3.Үземнең уй-фикеремне дәреслек белән чагыштырам, укытучыдан сорыйм. 4.Кыенлыкларны чишәм. 5.Яңа белемнәр кулланам. -Безгә нәрсә ярдәм итә? (Үз тәҗрибәм, дәреслек, укытучы) Күзләр өчен физкультминутка. | |
V.Төзелгән проектны реальләштерү.
| Алдагы эшчәнлек этабын укытучы ярдәмендә әйтәләр. Укытучы ярдәмендә төзелгән план нигезендә биремнәрне үтиләр. Яңа белемнәргә игътибарны юнәлтәләр. Укытучы ярдәмендә дәреснең темасын формалаштыралар.. | Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра. Төзелгән план нигезендә биремнәрне үтәүне оештыра. Кыенлык чыккан урынны һәм сәбәпне юкка чыгаруны оештыра; Яңа белемнәр үзләштерүгә игътибарны юнәлтә. Картина куя,этапны атый | 1.Алдагы этап нинди? ( План буенча эшләү.) 2.Диалог: -Нинди фигура сызабыз? (Туры) -Нинди инструмент ярдәмендә сызабыз?(Линейка) -Туры өстендә ике нокта билгелибез. Хәрефләр белән тамгалыйбыз. Ике хәреф арасын кызыл карандаш белән йөртәбез. -Бу араны ничек атарга була? Кисемтә төшенчәсен бирү: Башы һәм ахыры булган туры сызык кисемтә дип атала. Дәреслек. 16 нчы бит. Сезнең тирә-юнегездә нинди кисемтәләр табарга була? -Нинди фигура сызылган?(Дуга). -Дуга ничек итеп сызыла?(Балаларның фикерләре). 3.Алдагы этап нинди? (Яңа белемнәргә игътибарны юнәлтәбез. Кыенлыкларны бетерү. Бүгенге дәреснең темасы нинди ? ( Кисемтә һәм дугалар. Аларның исемнәре.) | |
Vl.Беренчел ныгыту. Максат: укучыларның аңлап эшләү эшчәнлекләрен оештыру. | Алдагы эшчәнлек этабын укытучы ярдәмендә әйтәләр. Күмәк һәм шәхси якын килеп бирелгән биремнәр башкаралар | Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра. Кагыйдәне укый. Биремнәрне аңларга ярдәм итә. | Алдагы этапка күчәбез.Ныгыту.
| Китап 16 бит. №3. Дәфтәреңдә ике нокта билгелә.Алар аша линейка ярдәмендә туры сызык үткәр.Туры сызыкны ике якка да дәвам ит.Ни өчен бу фигура кисемтә дип атала? |
VIl.Эталон буенча үзтикшереп мөстәкыйль эшләү.
| Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эшлиләр Яңа белемнәрне кулланып мөстәкыйль эшлиләр. Төркемнәрдә эшлиләр. Үзбәя куялар. Үзара тикшерәләр (парларда эш) | Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра. Яңа белемнәрне кулланып мөстәкыйль эшләүне оештыра. Үзтикшерү һәм үзбәяләүне оештыра. |
(эталон буенча тикшереп мөстәкыйль эш.) 2.Эш дәфтәре 14 нче бит. Кисемтәләрне аерып алу. 1нче мисал. Парлап тикшерү. 3.Эш дәфтәре 14 нче бит. №2. Кисемтәләр сыз һәм исемлә. http://school-collection.edu.ru/catalog/search/?text=%EE%F2%F0%E5%E7%EE%EA&tg=&context=current&interface=pupil&class%5B%5D=42&subject%5B%5D=16&rub_guid%5B%5D=000001a7-a000-4ddd-221a-2e0046b1dc68 (кисемтә үлчәү) Үзтикшерү. 4.Эш дәфтәре. 15 нче бит. №4. Төркемнәрдә эшләү. 5. Эш дәфтәре.16 нчы бит.№5.(Зәңгәр төстәге нокталарны дугалар белән толташтыр). | Үзеңнең кисемтәне сыз. |
VIIl. Кабатлау һәм ныгыту. Максат: үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту; | Укытучы ярдәмендә төзелгән план нигезендә биремнәрне үтиләр. | Биремнәрне үтәүне оештыра. Логик фикерләүгә нигезләнгән у ен оештыра. | 1.-Алдагы этап нинди? (кабатлау һәм ныгыту) 2. Күплекләрне парлап кара. Күплекләр тигезләшсен өчен уң яктагы күплеккә элементлар өстә. Фронталь тикшерү
5.Уен.”Сайлап ал.” | Эш дәфтәре 16 нче бит. №6. Рәтне дәвам ит. |
lХ. Дәрестә уку эшчәнлеген рефлексияләү Максат: -дәрес эчтәлеген исәпкә алу; -укучыларның үз уку эшчәнлекләрен бәяләүне оештыру, дәресне йомгаклау; | Укытучы сорауларына җавап бирәләр. Схема буенча дәрестә нәрсәләр өйрәнүләре , нәрсәләр белүләре, булдыра алулары турында сөйлиләр. Үзләренә билге куялар. | Рефлексияне оештыра. Үзләренә билге куюны оештыра. | Дәреснең соңгы этабына күчәбез . Дәрескә йомгак ясыйбыз. Нинди максат куйдык? Максатка ирештекме? Дәреснең темасы нинди булды? Дәрестә нәрсәләргә өйрәндек? Схема буенча сөйләгез. Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез. Бәяләү өчен кулланыла торган түгәрәкләрегезне алыгыз. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Кисемтәнең озынлыгын үлчәү. Сантиметр ”. 1 класс
“Кисемтәнең озынлыгын үлчәү. Сантиметр”. Дәрес календарь тематик планга туры килә....