4 санына берурынлы саннарны кушу
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме
"Перспектив башлангыч мәктәп" өчен 1класста математикадан ачык дәрес. Тема: " 4 санына берурынлы саннарны кушу"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
otkrytyy_urok.docx | 32.73 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районы МБББУ
“Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе”
“Ел укытучысы” конкурсына ачык дәрес
1нче сыйныф
Тема:
4 санына берурынлы саннарны кушу.
Әзерләде: Гәрәева Гөлфинә Әбүзәр кызы
2013 ел
Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районы МБББУ
“Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе”
1нче сыйныфта математикадан “Ел укытучысы” конкурсына ачык дәрес
“Перспектив башлангыч мәктәп”.
Әзерләде: Гәрәева Гөлфинә Әбүзәр кызы
Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше- җансыз, тәнсез кеше. (Татар халык мәкале)
Тема: 4 санына берурынлы саннарны кушу.
Максат:
- Кушуның беренче кушылучысы 4 булган очракларын карау;
- Кушуның урын алыштыру үзлеген куллана белү күнекмәләрен камилләштерү;
- 4+ төрендәге кушуны эшләргә өйрәтү;
- Саннар нумерациясе турындагы белемнәрне ныгыту;
- Игътибарлылыкны, логик фикерләүне, математик сөйләмне, танып-белү активлыгын үстерү;
- Үзара дуслык һәм бергәләп эшләү эшләү дәверендә бер-береңне аңлый белүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет күнекмәләре:
Берурынлы саннарны кушу һәм алу.
Математик төшенчәләрне дөрес куллану. Мөстәкыйль мәсьәләләр чишү.
Мисалларны һәм аларның нәтиҗәләрен чагыштыру. Сумманы тапканда кушылучыларның урын алыштыру үзлеген куллану.
Универсаль уку эшчәнлеген формалаштыру:
Шәхси: үз алдыңа максат кую, эшчәнлегеңне планлаштыру: креатив фикерләү сәләтен үстерү;
Көйләгеч: уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау, укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, үз-үзеңне ихтыяр көче буенча көйләү һәм исәпләү алымнарын үзләштерү.
Танып-белү: аңлап уку һәм сорауга җавап бирә белү, чагыштыру, проблеманы кую һәм шул проблеманы мөстәкыйль чишү.
Коммуникатив: төрле уку һәм тормыш ситуацияләрендә яшҗтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашуга әзерлек формалаштыру.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне формалаштыру һәм ныгыту.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә юнәлтелгән УУЭ:
- Уку эшчәнлегенә үзбәя куя белү
- Математиканы әйләнә-тирә дөнҗя белән бәйли белү
- Уку эшчәнлегендә үз урыныңны таба белү
- Уку эшчәнлегендә үз урыныңны таба белү
- Уку эшчәнлегенең максатын һәм нәтиҗәсен бәйли белү
Регулятив УУЭ
- Әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү
- Конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү
Танып-белү УУЭ
- Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү
- Предметара бәйләнешләрне кулланып, кирәкле информаөия туплау
- Эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйлҗ таба белү
Коммуникатив УУЭ
- Информаөия табу
- Иптәшләре белән бергә эшли белү
- Тикшерү
- Үз фикереңне тулы әйтә белү
Укыту ысуллары: ИКТ куллану, сурәтләүле-аңлатмалы.
Дәреснең бурычлары:
- Теория һәм практиканы бәйләп теманы аңлату,
- Алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү
Җиһазлу: интерактив такта, проектор, ноутбук, өләшү өчен материал, күрсәтмә материал, дәреслек, эш дәфтәре.
Материал: дәреслек-математика, 1 класс, А.Л.Чекин, 2нче кисәк, эш дәфтәре, 47нче бит, №2
Дәрес барышы:
- Оештыру
Хәерле көн, укучылар! Бүген сезнең белән математика дәресен мин (Ф.И.О) үткәрәчәкмен. Мин (....) мәктәбеннән килдем. 1нче сыйныфларны укытам. Ярты ел гына укысак та без инде дуслашып, бер-беребезне аңлап укырга өйрәнеп беттек. Сез дә мине аңлап, бүгенге дәресне алып барырга булышырсыз дип, ышанып калам. Әйдәгез, хәзер бер-беребезгә карап елмайыйк.
Звонок булды,
Дәрес башланды. Елмаеп алдык,
Дөрес утырдык.
-кәефләр ничек?
- кәефләр бик шәп!
-Дәресне башлыйбыз. Әйдәгез, башта дәрестә без үтәргә тиешле кагыйдәләрне кабатлап чыгыйк.
(дәрескә әзерлекне тикшерү)
Хәреф танучы укучылар слайдтагы кагыйдәләрне укый.
2 слайд
- Урыннан кычкырмаска
- Бер-береңне бүлдермәскә
- Бер-береңне тыңларга
- Киңәшләшеп эшләргә
- Кереш әңгәмә
- Укучылар! Без бүген сезнең белән сәяхәткә барырбыз. Ә кайда барасын беләсегез киләме? Аның өчен табышмакның җавабын белергә кирәк.
3 слайд
Кызарып җиләк пешә,
Чикләвекләр өлгерә,
Санап та бетереп булмый,
Нәрсә соң ул, кем белә?
4 слайд (Урман рсеме)
-дөрес. Димәк без бүгн сезнең белән урманга сәяхәткә барабыз.
=Ә сез урман турында нәрсәләр беләсез?
-Урманда саф һава, анда гөмбәләр, җиләкләр, чикләвекләр һәм чәчәкләп үсә, кошлар, җәнлекләр яши.
5 слайд
-Урманда үз-үзеңне ничек тотарга?
-Кычкырып сөйләшмәскә, агачларны сындырмаска, кошларны, җәнлекләрне куркытмаска.
-Урманда безгә үзебезнең белемнәребезне дә күрсәтергә кирәк булачак.
3) Юлга чыгар алдыннан алган белем запасын искә төшерик.
А)1. Өч укучы тактада эшли
..+1=1 ..+1=9 ......-2=6
..+2=8 5+....=7 7-1-.....=5
6-..=4 6+....=6 .....+1+1=2
..-2=7 .....-2=5 6+......=8
Б) 2.ә сезнең белән урында гына эшлибез.
Санлы карточкалар белән эшләү “Күңелле санау” тукталышы.(6нчы слайд)(саннар язылган карточкалар белән күрсәтәләр)
- 8 саныннан соң нинди сан килә?
- 7 санының алдыннан килгән санны күрсәт.
- 9дан зур санны күрсәт
- 5 һәм 7 арасындагы санны күрсәт
- 5не табар өчен кайсы 1не кушарга кирәк?
В) 3.Тактадагы укучыларның эшен тикшерү
Г)4. чылбыр буйлап исәпләү (слайд7)
5. исәпләү машинасы (8-13 слайдлар)
- Юлыбызга матур итеп кар яуды. Әйдәгез, урманга рәхим итегез!
Безне урманда тиен каршы ала. Ул чыршы агачы турында нәрсә белүегез белән кызыксына. (Чыршының яфраклары урынына ылыслар, алар Һәрвакыт яшел булалар)
- Тагын нинди ылыслы агачлар беләсез? (нарат,)
- Беләсезме, укучылар, чыршы 40-50 метрга кадәр биеклеккә үсә һәм 500ел яши. Нарат 35 метрга кадәр үсә, 350 ел яши.
- Ылыслы агачлар һаваны сафландыра, сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый.
- (15слайд) “тапкырлар тукталышы”( Тактада саннар рәте бирелгән)
1,2,3,5,6,7,8,9
- Нинди сан төшеп калган? (4)
- 4саны турында информация бирегез.( 0 дән соң 4нче урында тора, 2 һәм 2 саннарыннан тора, 3 саныннан соң килгән, 5 тән 1гә кимрәк, 4тән соң 5 саны килә, 3 тән 1гә күбрәк)
16 нчы слайд
-4 санын шушы рәттәге һәр санга кушып чыгыгыз. Килеп чыккан җавапны санлы карточкалар белән күрсәтәбез.
17нче слайд
5,6,7,8,9,10,11,12,13 (җаваплар ачыла)
18нче слайд.
- Ни өчен хаталар булды? ( кыенлык килеп чыкты. Әле без куша белмибез. Бу теманы өйрәнмәдек)
- Кем бүгенге теманы әйтә ала, без бүген нәрсә өйрәнербез?
- “4” санын берурынлы саннарга кушу.
19слайд
- Бу безгә кайда кирәк булырга мөмкин?
- Физминутка
20нче слайд
“Ял итү” аланы
Кышкы урманга килдек,
Матур урыннар күрдек.
Тун кигән каен уңда,
Ямь-яшел чыршы сулда.
Кар бөртекләре оча,
Әйләнеп җирне коча.
Әнә куян йөгерә,
Ул бүредән элдертә.
Ә без аннан качабыз,
Тапмас безне ул явыз.
Аю бабай ял итә,
кызылтүшләр очалар.
Тема өстендә эш.
21нче слайд.
Юлыбызны дәвам итәбез. Менә без сезнең белән “Яңа белемнәр алу” аланына килеп чыктык.
“Яңа белемнәр алу аланы”
А) Математик набор белән эш. Таблицадагы мисалларны төрлечә укып күрсәтегез әле.
Дәфтәргә язып бару
22слайд 23слайд 24слайд 25 слайд
4+1 4+3 4+5 4+6 4+8
4+2 4+4 4+7 4+9
26слайд “ Бепемнәрне ныгыту ” аланы
Укучыларның күкрәкләрендә “1”дән “9” га кадәр саннар.
Укытучы сумманың нәтиҗәсен күрсәтә. “12”, “9”, “13”, “8”, “7”, “11”, “10”.
Мәсәлән: “4” цифры язылган укучы такта янында басып тора.
“4”кә тагын ничәне кушкач укытучы күрсәткән сан килеп чыга, шул бала “4” янына чыгып баса.
- 27-29нчы слайдлар “Мәсьәләләр чишү” аланы.
- Слайд буенча мәсьәләләр уйларга.
- Мәсьәләдә нәрсә турында сүз барды?
- Төлке, кырмыска, куян.
- Ничә төлке бар иде?(4)
- Тагын ничәү килде?(3)
- Барысы ничәү булды? (7)
- Ничек таптык? (4кә 3не кушып)
- (30нчы слайд) Үзанализ, үзконтроль
Эш дәфтәрендә эшләү.40нчы бит, №8
VIII.Йомгаклау.
31нче слайд “Сораулар иле” аланы.
- Менә кайтыр вакыт та килеп җитте. Сыйныфка кайтырга кирәк. (32нче слайд. )Сез җәй кәне бик күп тапкырлар урманга барырсыз әле. Урман матур, файдасы күп дидек, ә һәрвакыт шулай булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Чүп калдырмаска, учак якмаска, кош ояларын туздырмаска, агачларны сындырмаска, җиләк-гөмбәләрне таптамаска, җәнлекләрне куркытмаска.
- Урман җәнлекләренә без нәрсәләр эшләп күрсәттек?
- 4 санын берурынлы саннарга кушып, мәсьәләләр чишеп.
33нче слайд – Дәрес бетте. Дәрес сезгә ошадымы?
Дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез.
Кызыл, сары,яшел түгәрәкләр белән бәяләү.
-Чыгарга мөмкин.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2 санын берурынлы саннарга кушу(1 класс)
В начальных классах дети очень любят игры. Поэтому на уроках я часто употребляю занимательные игры. Для этого нам созданы все условия: в классах имеются проектор, смарт-доска, ноутбук, в интернете мож...
Күбурынлы саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау.
2 нче сыйныфта уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе....
1 санына берурынлы саннарны кушу
- Кушуның беренче кушылучысы 1 булган очракларын карау;- 1+ ...
4 не берурынлы саннарга кушу
Математика дәресе 4 не берурынлы саннарга кушу алымы белән таныштыра....
Математика 1 класс разработка урока.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"
План-конспект урока по математике для 1 класса по ФГОС....
Технологическая карта к уроку математики.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"
Технологическая карта к уроку математики для 1 класса по теме "2санын берурынлы санга кушу".Программа "Перспективная начальная школа"...
Презентация для смарт доски по математике 1 класс.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"
Презентация для смарт доски по математике.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"...