"Үткәннәрне ныгытуга мисаллар һәм мәсьәләләр чишү". (математикадан 4нче сыйныфта ачык дәрес)
план-конспект урока по математике (4 класс) по теме
Үткәннәрне ныгытуга мисаллар һәм мәсьәләләр чишү темасына 4 сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе. Аналар көненә багышланган ачык дәрес. Дәреслек авторы М.И.Моро, М.А.Бантова.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 17.26 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Үткәннәрне ныгытуга мисаллар һәм мәсьәләләр чишү.
Максат: 1) гамәл эшләү тәртибенә карата, билгесез тапкырлаучыны табуга күпурынлы саннар белән мисалһәм мәсьәләләр чишү;
2) телдән исәпләү күкүнекмәсен ныгыту;
3) логик фикерләү сәләтен үстерү;
4) мөстәкыйльлелек тәрбияләү.
Җиһазлар: дәреслек, экран,” светофорлар”, билге күрсәткечләре, “Пешекче” рәсеме, Кояш һәм нурлар рәсеме, табли ца, төсле карточкалар, “Рәхмәт әни” дип язылган карточкалар.
Дәрес барышы.
I.Оештыру моменты.
1.Матур язу күнегүләре үткәрү:
- “5” санын язуны кабатлау.
2.Өй эшен тикшерү: 410.
Экран ярдәмендә укучылар үзләренең җавапларын чагыштыралар һәм светофорлар ярдәмендә дөрес яки дөрес түгеллеген күрсәтәләр.
II.Төп өлеш.
3.Телдән исәпләү: “Кояш нурлары”уены.
- Балалар! Бүген кояшыбызны болыт каплаган ,ләкин аны коткарып була. Өстәл өстендә “нурлар”артындагы мисалларны телдән чишеп бу нурларны кояш тирәсенә төзеп чыгабыз.
- Тылсымлы сүзләр әйтәбез :
Кояш,чык,чык,чык!
Тәти кашык бирермен,
Майлы ботка бирермен .
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Аннары болыт-карточка алып куела. Елмаеп кояш чыга.
Укытучы, якынлашып килүче “Аналар көне”турында сорый һәм укучылар “Кояш нуры” җырын җырлыйлар .
4.Үткән теманы ныгытуга телдән билгесез тапкырлаучыны табу кагыйдәләрен әйттерү,шул ук вакытта тактадагы таблицаның буш шакмакларына билгесез тапкырлаучыларны яздыру.
5.Дәреслек буенча эш:
409 (мәсьәлә чишү).
- Мәсьәләләр нәрсә турында сүз бара?
(юлдагы каршы килүче машиналар турында)
- Мәсьәләдә нәрсәләр билгеле?(Iмашинаның үткән юлы һәм II машинаның 56км га кимрәк юл узганы билгеле.)
- Нәрсә табарга? (шәһәр арасындагы ераклыкны табарга).
(Мәсьәлә чишү өчен бер укучы такта янына чыга).
1)128 км-56 км =72 (км) –II машинаның үткән юлы.
2) 128+72=200 (км)- ике шәһәр арасындагы ераклык.
Җавап: ике шәһәр арасындагы ераклык 200 км.
6. Физминутка.
7. “Коймак пешерүчеләр” уены: Рәсемдә –аш-су остасы. Ул коймак пешерә. “Әйдәгез балалар,без коймак пешерешик әле”,-ди укытучы һәм берничә баланы такта янына чакыра. Аларның һәрберсе берәр таба коймак пешерә. Табаларга коймакларны тиешле тәртиптә салырга кирәк . Мәсьәлән,бер табага аларны шулай урнаштырыр идек.
250 : 5 – 25 =25.
8.Карточкалар белән эш. (Мөстәкыйль)
9. Логик фикерләүгә мәсьәләләр:
(һәм җавапка карата карточка куела.Карточкаларның бер ягына җаваплар,икенче ягына фикерләр языла. Барлык җаваплар да дөрес булса “Рәхмәт әни!” сүзе килеп чыга.
Сораулар:
- Алсу белән Роза юлдан бара иде. Алсу 3 тиен акча тапты.
Икесен бергә ничә тиен акча тапканнар ? (3).
- 2 гә караганда 4 тапкыр артыграк ,ә 10 нан 2 гә кечерәк . Ул нинди сан? (8).
- Нинди сан 10 га караганда 9 га кимрәк? (1).
- Бүлмәдә 7 шәм яна иде, икесен сүндерделәр. Ничә шәм калды? (2)
- Әтисенә 36 яшь.Аны 4 кә бүлсәк,улының яше килеп чыга.
Улына ничә яшь?(9)
- 0 дән 4 кә зуррак. Ул нинди сан?(4)
- Нәрсә авыррак: 1 кг мамыкмы,1 кг тимерме? (тигез)
- Илусә белән Ирек бергә рәсем ясадылар.
Илусә 20 минут ясады, ә Ирек ничә минут ясар? (20 мин. Ясады).
- Булат такта кисте: 5 кисәк чыкты. Булат тактаны ничә җирдән кисте? (4 җирдән).
Әниләргә карата матур сүзләр әйттерү:
- Көннәр матур булсын өчен- әни кирәк;
- Дөнья матур булсын өчен –әни кирәк;
- Ашлар тәмле булсын өчен – әни кирәк;
- Җил – давылдан саклар өчен –әни кирәк.
III.Йомгак.
10. Дәрескә йомгак ясау.
Өй эше (төсле карточкалар белән эш).
- Укучылар бер-берсен бәялиләр (билгеләр язылган карточкалар ярдәмендә күрсәтәләр ).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2012/01/17/picture-48863.jpg)
Әдәби укудан ИКТ кулланып 4 нче сыйныфта ачык дәрес "Г.Хәсәнов. Декабрь".
4 нче сыйныфлар өчен үткәрелгән ачык дәрес...
![](/sites/default/files/pictures/2013/02/17/picture-142586-1361129001.jpg)
математикадан 4нче сыйныфта "Зурлыклар белән гамәлләр" темасына дәрес эшкәртмәсе
Укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү өчен дәрес эшлекле уен - корабль төзү формасында үткәрелә. Дәрестә 4 төркемнән җыелган детальләрдән 1 корабль төзелә, ...
![](/sites/default/files/pictures/2013/02/17/picture-142586-1361129001.jpg)
математикадан 4нче сыйныфта "Зурлыклар белән гамәлләр" темасына дәрес эшкәртмәсе
Укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү өчен дәрес эшлекле уен - корабль төзү формасында үткәрелә. Дәрестә 4 төркемнән җыелган детальләрдән 1 корабль төзелә, ...
![](/sites/default/files/pictures/2016/12/03/picture-318745-1480786747.jpg)
4нче сыйныфта исемнәрне кабатлау өчен презентация
4нче сыйныфта исем сүз төркемен өйрәнеп бетергәч кабатлау дәресе өчен презентация...
![](/sites/default/files/pictures/2016/12/03/picture-318745-1480786747.jpg)
4нче сыйныфта исемнәрне кабатлау өчен дәрес планы
4нче сыйныфта исемнәрне өйрәнеп бетергәч кабатлау дәресе өчен ФГОС буенча технологик карта...
![](/sites/default/files/pictures/2016/02/06/picture-749815-1454776928.jpg)
Р.З.Хайдарова УМК сы буенча әдәби укудан 2 нче сыйныфта ачык дәрес "Яз билгеләре"
Р.З.Хайдарова УМК сы буенча әдәби укудан 2 нче сыйныфта ачык дәрес "Яз билгеләре"...
![](/sites/default/files/pictures/2016/02/06/picture-749815-1454776928.jpg)
Р.З.Хайдарова УМК сы буенча әдәби укудан 3 нче сыйныфта ачык дәрес "Өч ул"
Р.З.Хайдарова УМК сы буенча әдәби укудан 3 нче сыйныфта ачык дәрес "Өч ул"...