Кушу һәм алуны язып исәпләү алымнарын ныгыту
план-конспект урока по математике (2 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Актаныш районы Чат башлангыч мәктәбе
Төзеде: Бәдертдинова З.Б.
9.02.2011.
МАТЕМАТИКА. II класс.
Тема: “Кушу һәм алуны язып исәпләү алымнарын ныгыту”.
Максат: кушу һәм алуны язып исәпләү алымнарын ныгыту; исәпләү күнекмәләрен, фикерләү тизлеген, балаларның игътибарын, танып-белү активлыгын, логик фикерләвен, хәтердә калдыру сәләтен үстерү; төрле уен формалары кулланып белемгә омтылыш, мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Җиһаз: дәреслек, компьютер, индивидуаль биремнәр белән карточкалар, тест.
Тип: ныгыту дәресе
Дәрес барышы:
1.Оештыру.
-Исәнмесез укучылар. Безгә бүген кунак апаларыбыз килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшәбез.
-Исәнмесез апалар!
- Кәефләрегез ничек укучылар?
-Яхшы.
-Хәзер бер-беребезгә карап елмаешып алыйк та, һәркайсыбызга уңышлар теләп, дәресебезне башлап җибәрик.
2.Өй эшләрен тикшерү.
3.Матур язу.
4.(2слайд) Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.
-Укучылар, дәресебезне алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне камилләштерү максатыннан тактада баганалап язылган мисалларны эшләүдән башларбыз. Һәрбер укучы телдән аңлатып эшли. Кушу һәм алуны язып исәпләүнең барлык алымнарын да эшли алдыгызмы?
-Әйе.
-Сез эшли алмаган алым бармы?
-Юк.
5. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
-Димәк без бүгенге нәрсә эшләячәкбе? Дәресебезнең темасы нинди?
-Баганалап язып исәпләүне ныгытачакбыз.
-Без дәресебезне уеннар белән аралаштырып алып барырбыз.
6. (3 слайд)Телдән исәпләгәндә “Алма җыю” уенын уйнарбыз.
69 + 14 = 73 – 52 =
72 – 40 = 61 – 49 =
23 – 19 = 28 + 12 =
15 + 28 = 18 + 15 =
65 – 51 = 17 + 72 =
19 + 9 = 63 – 56 =
81 – 72 = 91 – 88 =
84 – 64 = 13 + 52 =
- Укучылар, компьютерда чыккан мисалны телдән исәплисез дә җавабы язылган алмага тычкан белән чиртәсез. Җавабыгыз дөрес булса алма кәрзингә, ә дөрес булмаса читкә төшә.
-Уеныбызны башлыйбыз. Кем күбрәк алма җыяр икән?
7. (4 слайд) Алдагы уен “Дөрес мисаллар” уены. Мин сезгә сумманы әйтәм, ә сез кушуга мисаллар төзисез. Мәсәлән 100 (Ләйләгә), 80 (Алфредка), 60 (Илдарга). Мисалларны уйлап дәфтәрләргә языгыз.
Үрнәк: 100=50+50 80=40+40 60=30+30
8. (5 слайд) “Тәрәзәне яп” уенында җавап дөрес чыгарлык итеп “тәрәзә”ләргә саннар куярга. Мисал дәреслекнең 22 битендә №23. Мисалларны дәфтәрләрегезгә мөстәкыйль эшлисез.
57 + + = 69 98 - - = 84
9. (6слайд) Дәреслекнең 23битендәге 32 нче мәсьәләне эшләү. (Башта мәсьәләне кычкырып укыйлар.)
- Мәсьәләдә сүз нәрсә турында бара?
- Кемнәргә һәм күпме биргән?
- Күпме калган?
- Мәсьәләнең соравы нинди? (Мәсьәләнең шарты язып барыла)
- Экранда мәсьәләнең шарты түбәндәгечә языла:
Биргән – 7 һәм 8
Калган – 45
Булган - ?
Укучылар мәсьәләне эш дәфтәрләрендә эшли.
Экрандагы эшкә карап тикшерә:
(7 + 8) + 45 = 60
Җавап: 60 значогы булган.
10. Ял итү. (7слайд) Экрандагы рәсем буенча күзләргә гимнастика.
Бер укучы чыгып физик күнегүләр эшләтә.
11. (8слайд) “Өй төзе” уенында бирелгән аңлатмаларны исәпләргә (баганалап язып исәпләргә мөмкин) һәм X урынына куеп чагыштырырга кирәк. Бу өйдә артык кирпечләр бар. Бу тигезсезлеккә туры килмәгән аңлатмаларны табыгыз һәм тычкан белән чиртегез. Ялгышмагыз! Сезнең ялгыш өйне җимерергә мөмкин.
24 < x < 53
20+5 27-7 27+8 30+25
29+11 15+35 60-8 50-30
40-10 13+17 9+19 44-14
12. (9слайд) “Ребус” уены. Бу уенда, җаваплар дөрес булырлык итеп, кар бөртекләре урынына саннар язарга кирәк. Мисалларны дәфтәрләргә язып эшләгез. Һәрбер укучы мөстәкыйль эшли.
+29 +*6 +7* +54 +64
*8 14 19 2* *9
47 50 92 80 83
_60 _8* _*5 _8* _99
*7 63 42 23 *6
33 17 43 65 1 3
13. (10 слайд)ТЕСТ
1). Дөрес исәпләнмәгән мисалларны сыз:
+45 +47 _80 _90 36
28 33 34 53 +44
63 80 46 47 70
2). 54 не 16 га киметсәң ничә чыга?
а) 50 ә) 38 б) 70 в) 37
3). 49 ны 5 кә арттырсаң ничә була?
а) 99 ә) 64 б) 44 в) 54
4). Турыпочмаклыкның буе 7см, иңе – 2см. Кайсы аңлатма белән турыпочмаклыкның периметрын табып була?
а) 7 + 2 = ә) 7 – 2 = б) 7+7+2+2=
14. Дәресебезне “Яшерелгән сүзне тап” уены белән тәмамлыйбыз. Аңлатмаларның җавапларын исәпләп өченче баганага язып барыгыз. Аңлатмаларның җавабын астагы таблицага кими бару тәртибендә языгыз һәм яшерелгән сүзне табыгыз.
С | 67-64 | |||||
Г | 16-8 | |||||
А | 48-44 | |||||
Ю | 80-71 | |||||
М | 75-70 | |||||
Л | 59-53 | |||||
А | 47-40 | |||||
Е | 35-16 | |||||
Б | 30-10 | |||||
Е | 92-78 | |||||
М | 63-47 | |||||
Л | 48-30 | |||||
Е | 24-7 | |||||
Л | 75-60 | |||||
|
Е | 24-12 | |
Е | 65-55 | |
Ш | 33-22 | |
К | 93-80 |
|
- Нинди сүзләр килеп чыкты?
- Кеше, югалмас, белемле.
- Нинди мәкаль килеп чыга?
- Белемле кеше югалмас.
- Әйе, укучылар, белемле кеше беркайчан да югалмый. Шуңа күрә тырышып укыгыз, белем алыгыз. Белемле булсагыз беркайчан да югалып калмассыз.
15. Рефлексия.
- Сезгә дәрестә кайсы биремнәр ошады?
- Кем бик игътибарлы булды? Хаталар җибәрмәде?
- Үзегезнең дәрестә катнашуыгызны ничек бәялисез? Иптәшегезне?
16.Билге кую.
17. Өй эше: №30, 23 бит.
Бәдертдинова Зөһрә, Актаныш районы Чат башлангыч мәктәбенең II квалификацион категорияле укытучысы.
_49
24
+28
32
+58
19
_40
14
+42
39
_58
44
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе
Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе 2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...
"Исем" темасын ныгыту.
Конспект урока по татарскому языку для 3 класса татарских школ....
Кушу хэм алу алымнарын кулланып телдэн хэм язма исэплэу буенча исэплэуне ныгыту.
Максат: Кушу һәм алу алымнарын кулланып язма һәм телдән исәпләү буенча белемнәрен ныгыту.Өйрәнгән типтагы мәсьәлә чишү,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.Математика ...
Математика 4 класс М.И.Моро ( ачык дәрес) Икеурынлы санга язып тапкырлау
4 класста үткәрелгән дәрес ( Тема: Икеурынлы санга баганалап тапкырлау)...
Ике урынлы санга язып тапкырлауны ныгыту.
-Ике урынлы санга язып тапкырлауны ныгыту. -Мәсьәләләр чишә белү,исәпләү күнекмәләрен формалаштыру. -Логик фикерләүне үстерү. -Укучыларга экологик тәрбия бирү. ...
Санга 2не кушу һәм саннан 2не алуны ныгыту .
Санга 2не кушу һәм алу....
Менталь арифметика "Кушу һәм алуны телдән исәпләү алымнарын ныгыту"
Менталь арифметика.Тема: “Кушу һәм алуны телдән исәпләү алымнарын ныгыту”. Максат: кушу һәм алуны телдән исәпләү алымнарын ныгыту; исәпләү күнекмәләрен, фикерләү тизлеген, балаларның ...