Баганалап кушу, алу.
план-конспект урока по математике (2 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Эшлекле уен: “Өй төзибез”.
МАКСАТ: баганалап кушу, алуны, зурлыкларны чагыштыруны кабатлау, 2 гә бүлүне ныгыту;
мәсьәләләр чишүне һәм телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү;
балта осталары эшенә соклану, аларга хөрмәт хисләре уяту.
ҖИҺАЗ: карточкалар (кирпеч), таяклар, өй рәсеме.
МАТЕРИАЛ: дәреслек Моро- 1996-153 бит
дәреслек Моро- 2002-134 бит
мет. ярдәмлек-96 бит
1. Оештыру өлеше.
- Безнең бүген гади дәрес түгел. Безгә бүген кунаклар килде. Әйдәгез, аларны сәламлик әле!
2. Дәрес максатын җиткерү.
- Без бу дәрестә зур эшкә алынырбыз - өй төзербез. Нишләп курыктыгыз?! Математиканы белү безгә өй төзергә ярдәм итәр.
Бердәм булсак, күлне дә күчерербез.
3. Үткәннәрне кабатлау.
а) Мәйданнан ташларны җыю – телдән исәпләү.
- Өй төзергә тотынганчы, мәйданны ташлардан арындырырга кирәк. Телдән исәпләүләрне дөрес башкарсак – мәйдан әзер дигән сүз.
- Беренче кушылучы 9, икенче кушылучы 7, сумма ничәгә тигез?
- Кимүче 14, киметүче 6, аермасын табыгыз.
- 75 не 8 гә арттырыгыз.
- 64 не 9 га киметегез.
- 8 дистә ничә берәмлек?
- 5 дистә 4 берәмлектән торган санны әйт.
- 2х8 9х2 6х3 3х9 12:6 8:2
Тактада: 40+(9+3)
48-(12-9)
б) Зурлыкларны чагыштыру:
1м * 99см 2дм3см * 24см
91см * 9дм 1дм 8см * 2дм
10см * 1дм 51см * 5дм1см
- Мәйдан әзер, ташлардан чистарттык.(ташларны алам)
в) Фундамент салу.
- Хәзер өйнең нигезен салырга кирәк.
Дәреслектән №6 ны-язмача
№2 не-телдән исәпләү (фундаментын куям)
г) Измә әзерләү. Кызыклы мәсьәләләр чишү. “Уйла, сана, бел” уены.
- Измә изәргә әзерләнәбез. (кирпеч өяр өчен)
1) 5 таякның ничә очы бар? Ә 5 ярым таякның?
2) Машина Балтачтан Арчага 1 сәгать бара, ә кайтканда 60 минут кайта. Аермасы нәрсәдә? Ни өчен шулай?
3) Ташбака филдән акыллырак. Маймыл ташбакадан акыллырак. Кайсысы барыннан да акыллырак?
4) 3 укучы бакчага алма җыярга киттеләр. Юлда 2 иптәшен очраттылар. Бакчага ничә бала килде?
Дәреслектәге рәсем буенча мәсьәләләр төзү.( №1)
- 6 рәттә 2 шәр кеше биергә чыга. Барысы ничә кеше бии?(6х2)
- 12 бала 2 шәрләп тезелсә, ничә пар булыр?(12:2)
- 12 бала 6 шарлап тезелсә, ничә рәт булыр?(12:6)
- Тирләтә измә изү.
Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың.
- Измә әзер.
д) Кирпечләрне әзерләү.
- Кирпечләр нинди формада була әле? (турыпочмаклык)
- Яклары 7 һәм 5 см лы булган турыпочмаклык сызыгыз һәм якларының суммасын табыгыз.
е) Физминутка.
- Бераз көч җыеп алыйк әле. Киләчәктә өй тирәсен матурлар өчен агачлар, куаклар, чәчәкләр утыртасы булыр.
ж) Мисаллар чишү.
- Кирпечләрне сала башларбыз. Алар һәркайсыгызда бар. (баганалап мисаллар чишү)
Җавапларын чагыштыру, үз-үзеңне тикшерү.
Үзеңне үзең мактама,
Сине кеше мактасын. (кирпечләрне кую)
з) Мәсьәлә чишү. Түбә кую.
- Өйне төзеп, кирпечне өйдек. Иң авыр эш – түбәсе кирәк. Түбәдән су китмәсен өчен мәсьәләне дөрес чишәргә кирәк.
№3 – кыскача язу
- анализлау
- чишү
№4 – мөстәкыйль
Киңәшле эш таркалмас.
- Молодцы! Түбәле дә булдык. (түбә кую)
“Чылбыр”чишү – ишек кую.
- Ниһаять, төзеп бетердек!
4. Йомгаклау.
- Күп көч куйдык. Өй төзү авырмы?
- Нинди матур өйләрне күргәнегез бар?
- Балта осталарыннан авылда кемнәрне беләсез?
- Һәр кеше яңартып, матурлап тора. Сез дә киләчәктә һөнәр училищеләрендә укып агач эшенә өйрәнерсез.
- Уку дәресендә нинди шигырь балта остасы эше белән якынрак таныштырды? (Шәүкәт Галиев “Эш тәме”)
5. Билгеләр кую.
- Молодцы! Мондый тырыш булсагыз, барысына да өйрәнерсез, барысын да булдырырсыз! “Кирпеч”тәге эшләрегезгә билгене журналга, көндәлекләргә куярбыз.
6. Өй эше: 1.- №7-баганалап, мәсьәлә
2.- №7 (1,2 багана)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2 санын берурынлы саннарга кушу(1 класс)
В начальных классах дети очень любят игры. Поэтому на уроках я часто употребляю занимательные игры. Для этого нам созданы все условия: в классах имеются проектор, смарт-доска, ноутбук, в интернете мож...
Күбурынлы саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау.
2 нче сыйныфта уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе....
20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.
1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....
20 эчендә кушу
УтверждаюДиректор школы ________( Калайбашева С.С.)1 сыйныфта математика дәресе. Тема: Сәях...
Баганалап кушу, алу (2 класс)
Баганалап кушу, алу (2 класс)...
Разработка урока “Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алу”
Дәрес эшкәртмәсе...
Презентация “Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алу”
ldquo;Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алу&rdquo...