Дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка по математике (1 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Тема: 7 саны. 7цифры.
Максат: 7 санын һәм цифрасын танырга, укырга, язарга өйрәтү;
телдән мәсьәләләр чишү күнекмәсен, исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү; үзбәя куярга һәм парларда эшләүне тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, презентация, 1 сыйныф дәреслеге ( Г.В. Дорофеев, Т.Н.Миракова, 1 кисәк, 78-79 бит), эш дәфтәре (1 кисәк, 66-67 бит).
Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар! Бүген, безнең дәрескә кунаклар килгән, аларга хәерле көн дип әйтик.Дөрес утырыйк һәм дәресне башлап җибәрик.
- Укучылар, яраткан геройларыбыз Маша һәм Мишаны беләсез. Аларның сезнең белән математика дәресен укыйсылары килә. Бергә укыйбызмы?
2.Телдән исәпләү.
Маша санарга оныткан аңа искә төшерик әле.
- 1 дән 20 гә кадәр сана. 20 дән 1гә кадәр сана.
3 алдыннан, 5 алдыннан нинди сан килә?
3 һәм 5 саннары арасында нинди сан тора?
2 һәм 4 санннары арасында, 4 һәм 6 саннары арасында нинди сан килә?
4 саны артында, 5 саны артында нинди сан килә?
Маша алмалар турында мәсьәлә чишә алмый икән. Мәсьәлә төзү һәм чишү (тактага чыгып язу)
3+1=4
4-1=3
(Сумма һәм аерма сүзләрен кулланып уку)
Ул безгә “Күңелле мәсьәләр” дә алып килгән.
Сезнең алда санлы карточкалар ята. Җавапларны, шул карточкаларны алып күрсәтергә кирәк. (җаваплрны аерып куегыз)
1. - 6 аю баласы җиләк җыярга ашыга икән. Берсе арып артта калган. Ничә аю баласы алга чапкан?(5)
2. - Кыр буйлап каз, әтәч, песи чабып үткән. Кырда ничә тәпи чапты икән? (8)
3. - Төлке оныкларына бияләйләр бәйләгән. Оныклары өчәү икән. Дәү әнисенә ничә бияләй бәйләргә туры килгән?(6)
Ә, хәзер шул карточкаларны алдыгызга үсә бару тәртибендә куегыз.
(5,6,8)
Нәрсә күрәсез? Нинди сан җитми?
7 санының күршеләрен әйтегез.
7 алдында, 7 артында кайсы сан килә?
3.Проблема кую.
Сезнең 7 саны турында беләсегез киләме?
- Бүген безнең дәреснең темасы - 7 саны. 7 цифрасы. Тормышта 7 саны кайда очрый соң?
Бу, укучылар, бик тылсымлы сан. 7 саны әкиятләрдә бик күп очрый. “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие”, Пушкин әкияте “Сказка о мёртовой царевне и семи богатырях”, “Белоснежка һәм җиде гном” дигән әкиятләрне сезнең ишеткәнегез бардыр инде.
Кеше әйләнә-тирәне башында урнашкан 7 өлеш аша кабул итә икән. ( 2 күз, 2 колак, 2 борын тишеге һәм 1 авыз).
Кояшлы, җылы яңгыр яугач күктә нәрсә барлыкка килә? (Салават күпере)
Укучылар, салават күпере 7 төрле төстә икән.
(Кызыл, кызгылт сары, сары, яшел, зәңгәрсу, зәңгәр, шәмәхә)
Мәкаль дә бар: Җиде кат үлчә, бер кат кис. (кычкырып әйтү)
Гүзәл: Әти әйтә:”Нишләсәң дә
Башта үлчә җиде кат”.
Бу балакай пешмәгән, дип
Көлешмәсен җиде ят.
Укучылар һәр эшне башлаганда, уйлап эш итәргә кирәк.
5. 7 саны составын тикшерү (таякчыклар белән эш)
Парлап эшләү.
1 таяк куегыз сул якка. 7 булсын өчен тагын ничә таяк куярга кирәк?.
Тактага элү. Укучылар сезгә 7 саны составын истә калдырырга кирәк.
6.Физкультминутка.
Безнең ял итү вакыты да килеп җиткән.
7. Ныгыту. Китап белән эш(78-79 бит)
7 саны. Рәсем буенча әңгәмә.
№ 1
Тәлинкәгә орлыкларны төрле ысуллар белән таратып сал.
Мисаллар төзе:
6+1=7
5+2=7
4+3=7
3+4=7
2+5=7
1+6=7
№ 2
7 сум акча җыю (телдән)
Уен:”Кайсы артык”
КЫШ
ЯЗ
ҖӘЙ
КӨЗ
ЯКШӘМБЕ
-Ни өчен бу сүз артык?
-Якшәмбе нәрсә соң ул?
-Атнадагы көннәрне тәртип буенча санагыз.
-Якшәмбе тәртип буенча ничәнче тора?
-Атнада ничә көн бар?
-Нинди көннәрдә син укыйсың?
-Нинди көннәрдә ял итәсең?
Адилә: Бер атнада җиде көн бар,
Җиде иртә һәм җиде кич.
Нигә иртә йоклаталар –
Төнне күреп булмый һич.
8.Физкультминутка.
9.Дәфтәр белән эш.
7 цифрасын уклар буенча йөртеп чык.
№ 2, 5, 6 үзлектән эшләү.
7 цифрасын язарга өйрәтү.
7 цифрасын язганда шакмакның өстән уртасыннан чак кына төшеп, дулкынлы сызыкны шакмакның өске уң чатына китерәбез. Авыш таякны аска шакмак уртасына төшерәбез һәм уртадан туры сызык сызып куябыз.
10. Йомгаклау.
-7 саны турында нәрсәләр белдегез?
Димәк 7 - ул:
6 да 1
5 дә 2
4 тә 3
3 тә 4
2 дә 5
1 дә 6
- Кунагыбыз да, сезнең белән сабуллаша һәм укуыгызда уңышлар тели.