Флексагон ясау.Түгәрәк эше.
материал по математике (1 класс) по теме

Гарифуллина Замиля Валеевна

Түгәрәк эше.

Тема: Флексагон ясау.

Максат:

•      Флексагон турында мәгълүмат бирү.

•      Шәхси:математиканың  әйләнә -тирә  белән бәйләнешен аңлау.

•      Регулятив:  оригами  ысулларын , предметларның  үзара бәйләнешен үзләштерү

•      Танып-белү: геометрик фигураларны  аңлау.

•      Коммуникатив:куелган  сорауларга дөрес җавап   бирә белү,   төркемнәрдә эшләү күнекмәләре булдыру

1.     Бурычлар: Теоретик :  флексагоннарны бөкләү схемасын өйрәнү,  флексагоннарны кеше тормышында куллану;

2.     практик: флексагон модельләрен төзү

Материал:   кәгазь  полоскалар, презентация

  Дәрес барышы:

1.Оештыру:

            Укытучы:  Кереш

                       Без барыбыз да мавыктыргыч математиканы яратабыз. 

                -Ни өчен икән, укучылар?

 Математика күзәтүчәнлекне үстерә,уйлау фикерләү сәләтен арттыра. Математиканы мавыктыргыч ясаучы уен элементлары башваткыч, парадокс, фокус формасында булырга мөмкин.  Күпләр математиканы  кызык фән түгел,бик авыр фән,   мәсьәләләр, тигезләмәләр чишүдән генә тора дип уйлый. Без үзебезнең дәресебез белән математиканы күпкырлы фән  икәнен күрсәтербез. Иң зур максат – математика ул искиткеч, кабатланмас, үзенчәлекле фән икәненә инанырбыз.

-         Сез нинди геометрик фигураларны беләсез?

-         Сезгә иң ошаганы нинди фигура булыр?  (өчпочмак)

Без өчпочмак турында бүген күбрәк белербез.

 

Слайд №.    Тарих.   Атлантик океанда бар шундый бер урын, формасы буенча геометрик фигураны хәтерләткән урын.   Флорида ярымутравында,  Бермуд   утрауында “Бермуд өчпочмагы”. “ Бермуд өчпочмагы” ның  күп кенә исемнәре бар.    Аны “үлем диңгезе” ,  “Кайгы йөртүче диңгез”   “Серле диңгез “ дип тә атыйлар. Аның серлелеге шунда, эзсез генә кораблҗләр, самолетлар юкка чыга.  1953 елда 39 кешелек экипаң белән хәрби самолет эреп югала,  ә бер елдан соң 42 кеше туплаган Америка самолеты “Бермуд өчпочмагы “ тирәсендә юкка чыга.

-         Нәрсә соң ул өчпочмак? (3 ягы,түбәсе, почмагы бар) нәрсәне соң ул үзендә сер итеп саклый?

Өчпочмак ул каты фигура. Әгәр аның 3 ягы бирелгән булса, аны берничек тә үзгәртеп булмый., бозсаң гына.

 Бу үзлек практикада киң кулланыла.

Слайд №    . Өчпочмакның пространствода туганнары бар. 

-         ни өчен алар туганнар икән?

-         Туганнар бер-берсе белән ничек булалар?

1)    Тетраэдр

2)    2) октаэдр

3)    3) икосаэдр    болар туганнар , чөнки аларның кырлары өчпочмаклар.

 

 

 

   тетраэдр     октаэдр      икосаэдр

 

 

 

Өчпочмакның туганы булып  тагын бер кәгаз уенчык  аның өслекләре өчпочмактан тора – флексагон дип атала.

 

 

Флексагон тарихы.

Ул безгә Англиядән килгән. 1939 ел ахырында Артур Х.Строун  23 яшьлек аспирант  Принстонда математиканы кәгазьдән кисеп өйрәнү белән кызыксына һәм төрле типтагы флексагоннар ясау серләренә төшенә. Математик күренеш буларак өйрәнәләр. Россиягә ул журналлар аша килеп керә. “ Наука и техника” “Яшь  механик”

Хәзер инде флексагон мәктәпләрдә түгәрәкләрдә, балалар бакчаларында уенчык буларак кулланыла. Төрле яшьтәге балаларда төрлечә булырга мөмкин.

Әйдәгез без дә сезнең белән флексагон ясап карыйбыз. Безгә кирәк полоскалар.

 

-         Игътибар белән карагыз бу полоскалар нинди фигурадан гына тора?

 

 

Иҗади эш.    ПРИТЧА КУЮ.

Йомгаклау.

  Юлда бер акыл иясе бара, ә аңа каршы 3 кеше килә, һәм алар кызу кояш астында төзелеш өчен таш төялгән арбалар тартып киләләр. Бу акыл иясе туктаган һәм һәрберсенә сорау биргән.  Беренчесеннән: “Син бүген көн буе нишләдең?” –дип сораган. 1 нче кеше : “Мин көне буе таш ташыдым”-дигән.

Икенчесеннән сораган: “Ә син көнозын нәрсә эшләдең?” Икенче кеше : “Мин үземнең эшемне   төгәл итеп үтәдем.” –дигән. Ә өченче кеше елмайган, аның йөзе яктырып киткән һәм ул: “Ә мин  “Белем” объектлары төзүдә катнаштым! “-дигән.

Балалар, әйдәгез, без дә бүген дәрес буе эшләгән эшебезгә бәя бирик әле:

1.Кемнәр таш ташыды? (Сары жетоннарны күтәрәбез)

2. Кемнәр үз эшләрен тиешенчә эшләделәр? (Зәңгәр жетоннарны күтәрәбез)

3. Ә кемнәр “Белем”объектлары төзеде? (Кызыл жетоннарны күтәрәбез).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_1_klass.docx18.68 КБ

Предварительный просмотр:

М а те м а т и к а .

                      1    сыйныф

 

Т  Е М А : 10 эчендә кушу алу.Ү т е л г ә н н е    н ы г ы т у.

М А К С А Т : Саннар төзелешен һәм 10 эчендә исәпләү күнекмәләрен әстерү,

---сумманы , аерманы табуга мисаллар чишүне ныгыту.

---укучыларның логик уйлау , фикерләү сәләтен үстерү.

---туган авылга,  туган ягыбызның табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.

Т И Б Ы : Белемнәрне ныгыту, конкретлаштыру.

М Е Т О Д Ы :Уен элементлары кертелгән сәяхәт дәрес.

М А Т Е Р И А Л : Математика дәреслеге, математик биремнәр дәфтәре.

Җ И Һ А З Л А У : магнитофон , биремле карточкалар, рәсемнәр.

                                       Д Ә Р Е С   Б А Р Ы Ш Ы .

I ОЕШТЫРУ.

Уңай психологик халәт тудыру.

---Балалар без бүген дәрестә 10 эчендә кушу , алуны, саннар составын ныгытырбыз.

Барыгыз да бер-берегезнең кулын тотыгыз.Сез иптәшегездән килгән җылыны тоясызмы? Кулларыгызны ныклап тотыгыз.Сезне кояш җылыта дип хис итегез, ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз. Нинди рәхәт булып китте.Шулаймы? Менә бу җылылык, елмаюлар безгә дәрестә бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләргә ярдәм итәр дип уйлыйм.

II Телдән исәпләү  ( Веерлар белән эш )

----   5 не 2 гә арттырырга.

---5 не 2 гә киметергә.

--- санаганда 5 тән соң килә торган санны күрсәтергә

--- 6 санының күршеләрен әйтегез.

--- 6һәм 2 саннарының суммасын күрсәтергә.

--- Бүлмәдә10 бала бар иде, 2 се чыгып китте. Ничә бала калды?

--- 10 һәм 3 саннарының аермасы ?

--- беренче кушылучы 4, икенче кушылучы 4 сумманы табарга?

   Сез сәяхәткә барырга яратасызмы? Без сезнең белән сәяхәт итәрбез.

Т актада  нокталар, нокталар янында цифрлар. Шушы нокталарны тоташтырырга кирәк.              Л       2 .

                                                         

                                            О  1 .

                                                         

                                                   Ы      3 .

                              Ы       10 .         Б     4 .          А     5 .

                                                                                       6 . К

                                       

                              Ч           9 .          Р        8 .          7 .     Ы

 

Нәрсә килеп чыкты?

Көймәгә утырып җырларда макталып җырланган ямьле Чирмешән елгасы      буенча, Туган   авыл буйлап сәяхәт итәрбез.

Тау ягым, туган ягым,

И минем Олы Бакырчым,

Ата-бабам нигезе –

Сиңа багышлыйм.

Әйдәгез әйбәтләп утырыйк.

I тукталышка кадәр сөйләшеп барыйк.

--Без кайсы республикада яшибез?

-- Туган авылыбызның исеме ничек?

   

 Туган авыл турында сөйләү.

Һәр авылның үзенчәлекле тарихы онытылмаслык вакыйгалары бар.Безнең авылның да тарихы бай һәм истәлекле урыннары бик күп. Безнең авылга нигез бик күптән салынган.Авыл урынында куе урман булган. 1552 елда Иван Грозный үзенең гаскәрләре белән Казанны камап ала. Шунда бик күп кешеләр тирә- якларга качалар. Норлат районы Бакырчы авылы кешеләре дәкачып китәргә мәҗбүр булалар.Куе урманнарны кисеп өйләр төзиләр. Бешта бер урам гына була, аннары инде авыл зурая. Беренче Бакырчы авылы кешеләре килеп урнашканга күрә авылга Бакырчы исеме шуннан калган , диләр.

Менә без беренче тукталышка килеп җиттек.

Баскыч рәсеме . Өй күренә.

Баскычлы “ уены

--- Менә без баскычтан менеп җиттек.

--- Нәрсә рәсемен күрәсез?

---- Аскы катта ничә тәрәзә?

----- Барлыгы ничә тәрәзә?

--- Сез нинди санның төзелешен әйттегез?

--- Бу тәрәзәләрне тагын ничек урнаштырыр идегез?

---Өйнең сул ягында ничә агач? Уң ягында?

---Кайсы якта агачлар күбрәк? Барлыгы ничә агач?

СӘЯХӘТЕБЕЗ ДӘВАМ ИТӘ.

Туган авыл турында сөйләү.

Авылыбызның истәлекле урыннарыннан берсе “Тәкәрлек” санала. Элек бу урыннарда сазлыклар гына булган . Сазлык үләнннәре агачларны күмеп киткәннәр, черетеп аударганнар. Күлләр хасил булган. Бу тирәгә тәкәрлек дигән кошлар килгәннәр һәм озак елларга кадәр яшәгәннәр.Шуңа бу урынны “Тәкәрлек” дип атаганнар.

-“Тәкәрлек” буенда челтерәп нинди чишмә ага?

-Әйе, “Дымбылат” чишмәсе.Кыйбла тарафына карап акканга күрә ул чишмәне “Изге” чишмә диеп йөрткәннәр.

---Хәзер елның кайсы вакыты?

---Кыштан соң нинди ел фасылы килә ?

--- Ә яздан соң ?

--- Нинди җәй айларын беләсез?

Магнитофонда кошлар тавышы, чишмә челтерәгән  тавыш ишетелә.

Әйе чишмә тавышы.

Туган авылыбызның чишмәләре турында сөйләү.

Авылыбыз чишмәләргә бик бай.

-Сез тагын нинди чишмәләрне беләсез?

Барлыгы безнең авылда 14 чишмә барлыгы билгеле.”Әминә” чишмәсе, “Салкын”чишммә, “Кара кизләү”

Кара кизләү “ чишмәсе янына барып килик әле.

Тактада рәсем.

---Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

Бирем .---Менә бу үрдәк бәбкәләренә һәм чебешләргә икенче яктагы ярга йөзеп чыгарга кирәк.

-----Сез ничек уйлыйсыз,кайсысы беренче булып теге ярга йөзеп чыгар икән?

( үрдәк бәбкәләре,  чөнки чебиләр йөзә белмиләр.)

 

Тагын бер мәсьәлә чишәбезме? (тактада рәсем)

Сез үрдәк бәбкәләрен һәм чебиләрен куган җиргә,өйдә бер тамаша булган.Тәрәзә ачык калган. Тәрәзәдән ничәдер песи кергән .

----Пәрдә артыннан ничә аяк күренә?

----Тәрәзәдән ничә песи кергән?

Физкультминутка

     Һәр кешегә үзе туган яклар матур да, кадерле дә, якын да. Һәркемнең туган авылы турында мактап сөйлисе дә , җырлыйсы да килә һәм һәр кеше үзенеңтуган авылын тагын да үстерү, баету максатыннан  үзенең өлешен  кертә.

 Әңгәмә.

---Авылда яшәүче кешеләр нинди эш белән шөгыльләнәләр?

----    Иген үстерәләр, фермада эшлиләр  һ. Б.

Сөйләшә - сөйләшә “ Урманга “ килеп җиткәнбез.

Авылыбызны бик матур куе  урманнар чолгап алган.” Урман”  тукталышында  бер йортка  тукталу.

Әйдәгез, уйлыйк  әле , бу йортның һәр катында урман җәнлекләренең кайсысы яши икән? Аларга дөрес урнашырга ярдәм итик.

“Урман “ рәсеме .Схема күрсәтү. Схема буенча мәсьәлә төзеп чишү.

Әңгәмә.

-Урман җәнлекләре нишлиләр?

-Урманда нәрсә килеп чыккан?

-Пожар кайдан килеп чыккан икән?

Урман патшасы АЮ ның  киңәшләрен уку.

Урман безнең байлыгыбыз . Урманны сакларга кирәк.

“Ут белән уйнамагыз”шигырен уку.

“Урман  җәнлекләренең” биремен үтәү.

Гамәлләрне куярга

 

7 * 2=5

8 * 1=9

5 * 3=8

6 * 6=0

4 * 5=9

6 * 2=4

Сәяхәтебез дәвам итә.

“Елга” тукталышы.

Авыл кырыенда шаулап Чирмешән” елгасы ага. Анда балык күп , диләр.                       Әйдәгез, кем күпме балык тота? Балыкларны чиләккә сала барабыз.

     Балыклар артында мисаллар.

Җавабы 10  --   ак

-- сары

               8    -- кызыл

               3    -- зәңгәр    буйыйбыз.     Музыка астында “Балык тоту “

 уены . Сәяхәтебез дәвам итә.   Ш. Галиевнең   “ И минем  Олы  Бакырчым “ шигырен уку .

 

И Тау ягым, туган ягым,

Әрнегән, туңган ягым,

Гомерлеккә илһам булып

Күңелгә тулган ягым.

Без килербез дә китәрбез,

Туган як мәңге булсын,

Каенсар түбәләрендә

Гел яңа таңнар тусын.

Дымбылатым гөрләп аксын,

Кыйбладан борылмасын,

Чирмешәнем саекмасын,

Тамырым корымасын.

-- Кем соң ул Шәүкәт Галиев?

--Кайсы авылда туган?

Ул үзенең  Туган авылына мәхәббәтен шушы шигырьдә чагылдырган.

V “ Мәктәп “ тукталышы   Компьютер классына тукталу.

Тест №1      Компьютерда  эш.    

  1. 3 һәм 2 саннарының суммасы

                                           

   1) 6                          2) 5                  3) 4

                                             

  2.10 санын 7 гә киметергә.                                      

   

   1) 4                           2) 5                  3) 3

 

  3. 9 һәм  6 саннарының аермасы

   1) 3                            2) 2                  3) 4

5  не 5  кә арттырырга

    1) 10                         2) 3                   3) 8

8 һәм 3 саннарының аермасы

     1) 4                          2)7                     3) 5

   

VI Йомгаклау.

---Бүген  дәрестә  нинди яңалык  алдыгыз?

Нәрсә ошады?

---Миңа сезнең дәрестә актив эшләвегез ошады. Туган авылыбызны яратырсыз,аны үстерүгә, табигатен саклауга өлешегезне кертерсез дип ышанам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кәгазьне бөкләү юлы белән кош ясау

1 сыйныфта технология дәресе эшкәртмәсе...

Камырдан тычкан ясау

хезмәт тәрбиясе бирү...

Җепләр белән рәсем ясау.

Технология дәресенә дәрес эшкәртмәсе...

Оригами юлы белән эт ясау.

Бөкләп юлы белән эт ясау....

Фил баласы этаплап ясау

Этаплап, фил баласы ясарга өйрәнү. Этаплап эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә була. Балаларыгыз һичшиксез фил баласын ясый алачак....

Әкият геройларын этаплап ясау

Өлешләп рәсем ясаганда , бала үзенең уңышларын күрә бара, эшенең нәтиҗәсе аңа яңа көч, яңа дәрт өсти....

Фил баласын этаплап ясау

Балалар өчен, рәсемне, этаплап ясау уңайлырак...