МОУ НОШ село Вахитово Кукморского района РТ
методическая разработка по математике (2 класс) по теме

Кызыклы математика бездә кунакта "II математикадан уен- дәрес "

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx257.79 КБ
Файл prezentaciya1.pptx1.24 МБ

Предварительный просмотр:

 Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Вахит авылы гомуми башлангыч белем бирү мәктәбе

Кызыклы математика бездә кунакта

( II сыйныфта математикадан уен- дәрес)

Укытучы: Габидуллина Рәзилә Миннегалиевна

2011

Тема:  Кызыклы математика бездә кунакта

Максат: үткән дәресләрдә алган белемнәрен ныгыту;

дистә һәм йөз эчендә йөгерек санау, кушу-алуны                                       камилләштерү; геометрик фигураларны кабатлау;  укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү.

 Дәрес төре: Уен- дәрес

Материал: Математика 2 нче сыйныф; И.Г. Сәгъдиев “Хикмәтле математика”

Җиһазлау: презентация, карточкалар, ребуслар

     

 

Дәрес  барышы

I.  Оештыру өлеше

-исәнләшү

- дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

II. Төп өлеш                                                                       1  слайд

Укучылар, без сезнең белән хәзер Кызыклы математика
сараена сәяхәткә китәрбез. Ул сарайда бик күп бүлмәләр анда  төрле башваткычлар,мәсьәләләр, кызыклы мисаллар  бар.
Һәр өйләрдәге кебек анда да юыну, ашау- эчү, кунак бүлмәсе, уен, йокы бүлмәләре бар.Мисалларны дөрес итеп эшләгән укучылар дәрес ахырында
«Иң зирәк, иң уңган, иң җитез» дигән исемгә ия булачак. Дәрес барышында һәр эшләгән бирем өчен берәр түгәрәк (каты кәгазьдән кисел-
гән) бирелә.        
2 слайд

Сарайга керү өчен, аның ишекләрен ачарга кирәк. Ә йозакның «сере» (шифры) менә бу биремдә.        

1 нче бирем. Кимүче 12, аерма 8, киметүчесе ничә икән? Бу була
сарайга ачкыч. (Җавап. 4.)

2 нче бирем. 1 нче кушылучы 14, 2 нче кушылучы 6 . Сумма ничә? (Җавап 20)

Беренче булып эшләгән укучы бер түгәрәк ала.

Беренче бүлмә«Мисаллар бүлмәсе»     Кем тиз һәм дөрес чишәр  икән аларны?   3 слайд,   4 слайд

80-20        23-3            18 + 12        14+7        50-30

2 + 2        30+4        14-3-3        22-2        33+3

5 слайд

Икенче бүлмә «Кызыклы мәсьәлә» бүлмәсе. Игътибар белән мәсьәләләрне тыңлыйсыз, дөрес эшләгәнегез җавабын әйтә. Ә мин сезгә, дөрес җавап биргән өчен, түгәрәкләр бирә барырмын. 3 слайд

1 нче мәсьәлә. Хәкимҗан Халиковның «Һәр агачта ничә алма?» шигъри мәсьәләсе. 6 слайд

Быел инде алма бирде              «Берсеннән биш алма алып

" Безнең ике алмагач.             Элсәк икенчесенә,

"Икесендә кырык алма!               Алмалары тигезләшә»,—

Исем китте, санагач.               Диде шулчак Гөлсинә.

Һәр агачта ничә алма

 Барын шуннан белегез;

 Белмәсәгез, сеңелем өйдә,

 Ул аңлатыр, килегез,

(Җавап. Алмагачларның берсендә — 25, икенчесендә 15 ал ма булган.)

7 слайд

 2 нче мәсьәлә.  Өч йомырка 6 минутта пешеп чыкса, бер йомырка ничә минутта пешәр?(6 минутта)

3 нче мәсьәлә.Иң зур берурынлы санга берне кушкач ничә була?(10)  

 4 нче мәсьәлә. Үрдәк ике аягында басып торганда 3 кг була. Бер аягында гына басың торса, ул ничә килограмм булыр? (Җавап. 3 кг.)        

5 нче мәсьәлә. Син дә мин һәм без икәү. Без ничә кеше? (Җавап  2)

6 нчы мәсьәлә. Бер каенда 4 зур ботак бар. Һәр зур ботакта 2 кечкенә ботак , ә һәр  кечкенә ботакта бер алма үсә. Барысы ничә алма? (Каенда алма үсми)

7 нче мәсьәлә. Булатка сатучы өч төрле тимер акча белән 8 сум кайтарып бирде. Сатучы нинди акчалар  кайтарып биргән?(5, 2, 1 сум)

8 слайд

             Хәзер, укучылар, Хәзер Кызыклы математика сараеның өченче бүлмәсенә «Ребуслар» бүлмәсенә керәбез. (Ребус ул рәсемнәр, саннар, хәрефләр һәм башка төрле билгеләр төзелмәсеннән торган сүз, сүзтезмә, әйтем, мәкалә, табышмак һ. б. икәнлеген укучыларга кыскача гына аңлатып китәргә кирәк.)

  1. нче ребус. 6 Н        (Җавап. Алтын.)        9 слайд
  2. нче ребус. Б 50  т 10        (Җавап. Билле тун.)
  3. нче ребус. 7 гән         (Җавап. Җидегән йолдыз.)

10 слайд, 11 слайд

  1.  нче ребус.3 ,,, 

                      П=Р

5 нче ребус   Ы                           ,,

6 нчы ребус  Т 10

7 нче  ребус  ,е”

                               

                                  Т=М

8 нче  ребус         К

дүртенче бүлмә “Ял итү”   12 слайд

 13 слайд

Безнең алдыбызда  -бишенче бүлмә “Геометрик фигуралар” бүлмәсе. Бик игьтибарлы булырга кирәк. Такта янына чыгып, эшләп күрсәтергә мөмкин.

14 слайд,15 слайд

1 нче бирем. Биш таякчыктан ничек итеп өч турыпочмаклык ясап
була  ? (Таякчыклар булмаса, тактада акбур белән сызып күрсә-
тәләр.)

Җавап:

                               

2 нче бирем. Игътибар белән күзәтеп, дүртенче  квадратның буш шакмакларын тутырырга.

                                   

O

 >

 

 >

O

 >

 

 O

        


                                                   

Җавап:    

O

>

(Түгәрәк, өчпочмак, зурлык тамгасы, квадрат сәгать теленә каршы юнәлештә баралар.)

16 слайд

  1. Укучылар, менә    алтынчы бүлмә- “Онытылган  “+”, “-“ билгеләре. Кемдер, ашыгып эшләп, саннарын, тигезлек билгесен һәм җавапларын язган, ә “+”, “-“ билгеләрен куярга оныткан.Эшләп күрсәтергә.

17 слайд

  1. 20* 30*5=45

  1. 17*5*10=22
  1. 50*40*8=18

  1. 30*30*30=30
  1. 18*8*8=18

  1. 55*5*5=55

18 слайд, 19 слайд

— Менә соңгы,  җиденче бүлмәгә килеп кердек. Бу бүлмә дә сезнең Ьәрберегез берәр сан уйлый. Ул сан 10 нан зур һәм 50 дән кечерәк булсын. Шул сан белән гамәлләрне уйда гына эшлисез. Чыккан нәтиҗәне әйтәсез. Мин сез уйлаган санны тактага язып куям. Менә шундый «Серле» бүлмә бу. Уйлаган саныгызны 7 берәмлеккә киметегез. Җавапка 6 ны кушыгыз. Хәзер миңа нәтиҗәне  әйтегез. (Җавап. Укучы әйткән нәтиҗәне бергә арттырсак, ул уйлаган сан чыга.)

III. Йомгаклау Кемдә ничә түгәрәк бар икәненсанап, сыйныфның “Бөек математиклары”  билгеләнә . Билгеләр куела.

  1. Сезгә дәрес ошадымы?
  2. Өй эше: үзегез уйлап бер математик ребус төзергә.

20 слайд

 

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: Кызыклы математика бездә кунакта Уен - д әрес

Слайд 2

Кызыклы математика

Слайд 3

1 “Мисаллар бүлмәсе”

Слайд 4

80-20 -10 23-3 18 + 5 14+7 50-30 20 + 2 30+4 14-3-3 22-2-2 33+3 19+4 17-5

Слайд 5

2 “Кызыклы мәсьәлә” бүлмәсе

Слайд 6

1нче мәсьәлә . Быел инде алма бирде Безнең ике алмагач . Икесендә кырык алма ! Исем китте , санагач . Берсеннән биш алма алып Элсәк икенчесенә, Алмалары тигезләшә», Диде шулчак Гөлсинә. Һәр агачта ничә алма Барын шуннан белегез; Белмәсәгез, сеңелем өйдә, Ул аңлатыр, килегез.

Слайд 7

2 нче мәсьәлә . Өч йомырка 6 минутта пешеп чыкса, бер йомырка ничә минутта пешәр? 3 нче мәсьәлә . Иң зур берурынлы санга берне кушкач ничә була? 4 нче мәсьәлә . Үрдәк ике аягында басып торганда 3 кг була. Бер аягында гына басың торса, ул ничә килограмм булыр ? 5 нче мәсьәлә . Син дә мин һәм без икәү. Без ничә кеше? 6 нчы мәсьәлә. Бер каенда 4 зур ботак бар. Һәр зур ботакта 2 кечкенә ботак, ә һәр кечкенә ботакта бер алма үсә. Барысы ничә алма? 7 нче мәсьәлә . Булатка сатучы өч төрле тимер акча белән 8 сум кайтарып бирде. Сатучы нинди акчалар кайтарып биргән?

Слайд 8

3 “Ребуслар” бүлмәсе

Слайд 9

1 нче ребус. 6 Н 2 нче ребус. Б 50 т 10 3 нче ребус. 7 гән  4 нче ребус. Т 10

Слайд 10

“ 3 ,,, Ы ,, П=Р

Слайд 11

, е” “ К Т=М

Слайд 12

Физкультминутка

Слайд 13

4 “Геометрик фигуралар”

Слайд 14

Биш таякчыктан ничек итеп өч турыпочмаклык ясап була?

Слайд 15

Игътибар белән күзәтеп, дүртенче квадратның буш шакмакларын тутырырга. O □ > > □ O > O □

Слайд 16

6 “Онытылган “+”, ”-”билгеләре

Слайд 17

20* 30*5=45 17*5*10=22 50*40*8=18 30*30*30=30 18*8*8=18 55*5*5=55

Слайд 18

7 “Серле” бүлмә

Слайд 19

Өй эше: Математик ребус төзергә

Слайд 20

Кызыклы математика


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

МОУ НОШ село Вахитово Кукморского района РТ

Кызыклы математика бездә кунакта "II математикадан уен- дәрес "...

Исследовательская работа "Современное состояние говора села Подвалье Шигонского района Самарской области

Настоящая  работа посвящена   изучению основных  отличительных  особенностей  архаической части  говора...

История Благовещенской церкви Пресвятой Богородицы села Тайнинское Мытищинского района

Презентация по теме "История Благовещенской церкви Пресвятой Богородицы села Тайнинское Мытищинского района "...

Выступление на конференции " Топонимические названия села Селищи Ичалковского района Республики Мордовия"

Выступление на конференции посвящено изучению топонимических названий села Селищи Ичалковского муниципального района Республики Мордовия...

История села Бетьки Тукаевского района РТ

Радиопередача об истории села Бетьки Тукаевского района РТ....

Исследовательская работа "Костюмы семейских женщин села Бичура Бичурского района"

Староверы в истории России – феномен поразительный. Старинную женскую одежду сохранили до настоящего времени. Мужская одежда почти не сохранилась.Старообрядцы в Забайкалье выделялись своей яркой...