Ачык дәрес "Бәйләнешле сөйләм үстерү.Кунакка чакыру"
план-конспект урока (2 класс) на тему

Сингапур методикасы алымнарын кулланып үткәрелгән бу дәресне укучылар бик яраттылар,бик актив катнаштылар.Бу методиканы куллану һәр укучыны эшкә тарта,бер генә укучы да читтә калмый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл план урока18.93 КБ
Файл презентация1.4 МБ

Предварительный просмотр:

Тема:Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Кунакка чакыру.

Максат:1.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

               2.Үзләштергән белем-күнекмәләрне ныгыту.

               3.Сөйләм культурасын камилләштерү.

Материал:карточкалар,рәсемнәр.

Җиһазлау:компьютер презентациясе,табын әзерләү өчен приборлар.

План.

I .Оештыру өлеше.Исәнләшү.Каршыда утырган һәм янәшәдә утырган укучыларны сәламләү.

II.Актуальләштерү.

1.”Төлке белән Торна “әкиятен кабатлау.

2.Сорауларга җавап бирү.   Raund Robin.

Һәрберегез сорауларга җавапны уйлыйсыз.30 секунд вакыт бирелә.Сорауларны укыйбыз,җавап бирәбез.Башлый №2.

-Төлке белән Торна ничек яшиләр?

-Төлке кемне кунакка чакыра?

-Ул нәрсә пешерә?

-Ботканы кем ашый?

-Торна кемне кунакка чакыра?

-Ул нәрсә пешерә?

-Торна нәрсә ди?

-Ни өчен Төлке белән Торнаның дуслыгы бетә?

-Бу әкиятне укыгач,сездә нинди уйлар туды?

-Төлке белән Торна тәрбияле булганнармы?

-Алар кунак каршылау тәртипләрен белгәннәрме?

-Ни өчен үзләрен шулай тотканнар?

-Тәрбияле кешеләр үзләрен шулай тотамы?

-Әйдәгез бүген Торна белән Төлкегә кунакка чакыру кагыйдәләрен өйрәтәбез.

III.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

  1.  -Иң элек туган көнгә чакыру кәгазе язып җибәрергә кирәк.Raund Teible.

                       Чакыру кәгазе.

             Кадерле     дустым  ...  .        Мин  сине ...                 көнне      сәгать ...         булачак  туган көнемә   чакырам.  Син килсәң,мин бик шат булыр идем  .  Туган көнемә рәхим ит.

                  Дустың   ...      . Минем   адрес  ...   .                                        №1 кызыл фломастер ала.№2 яшел,№3 зәңгәр,№4 сары төс белән яза.Карточкага өстәл номерын куегыз.Эшләрне тапшырабыз.

      2.-Хәзер кунакта үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп китик.Raund Robin.

-Уйларга 30 секунд вакыт бирелә.Һәрберебез әйтә.Башлый №4.

1)Үзеңне тыныч тотарга кирәк.Кычкырып сөйләшергә ярамый.

2)Матур итеп,чиста-пөхтә киенеп килергә кирәк.Ямьсез киенеп кунакка бармыйлар.

3)Хуҗалар белән әдәпле итеп исәнләшәләр,матур итеп күчтәнәчләрне ,бүләкләрне тапшыралар.

4)Өстәл артында алдыңа куелган тәлинкәдән генә ашыйлар.Кеше алдына үрелеп утырмыйлар.

5)Берәр әйбер кирәк булса , зинһар өчен  алып бирегез дип сорарга кирәк.

6)Өстәл артыннан кузгалганда рәхмәт әйтә белергә кирәк.

7)Өйгә кайтканда хуҗаларга рәхмәт әйтеп,саубуллашып кайтып китәргә кирәк.

-Чиз.Бик әйбәт.

3.Тылсымлы сүзләрне дә искә төшереп үтик инде.Tik-Tak-Toe.

-Сезгә тылсымлы сүзләр язылган кәгазьләр бирелгән.Шуларны өчәр итеп өч рәт ясыйбыз.Горизонталь, вертикаль, диогональ буенча җөмләләр язабыз .

Исәнмесез.

Хәерле көн.

Рәхим итегез.

Зинһар өчен.

Рәхмәт.

Таныш булыгыз.

Гафу итегез.

Кичерегез.

Керергә мөмкинме?

Туган көнең белән.

Ашыгыз тәмле булсын.

Безгә кунакка килегез.

Сау булыгыз.

Хәерле юл.

-Чиз.Бик әйбәт.

4.-Туган көнгә барганда котлау открыткасы да язарга кирәк ,шулай бит.Raund Teible.

               

                      Кадерле дустым   ...                              !

   Мин сине  чын күңелемнән туган көнең белән тәбрик итәм.

Сиңа ...   ,...   , ...    ,    ...  телим.Бәхетле бул.

                      Дустың    ...   .

№1 кызыл фломастер ала.№2 яшел,№3 зәңгәр,№4 сары төс белән яза.Карточкага өстәл номерын куегыз.Эшләрне тапшырабыз.

5.Татар халкы бит ул бик кунакчыл халык.Әйдәгез бу турыдагы Relli Robin мәкальләрне искә төшерик.Мәкальләрнең ахырын табарга кирәк.

   Кунак ашы                                                               кара  каршы

   Кунак булсаң                                                          тыйнак бул

   Кунакка барсаң                                                      кунак көт

   Яхшы ашка                                                               кыстау кирәкми

 -Һәр кеше аерым эшли.1минут вакыт бирелә.Беренче мәкальне  №1 укый  .

Икенче мәкальне №2 укый.

Өченче мәкальне №3 укый.

Дүртенче мәкальне №4 укый.

-Чиз.Бик әйбәт.Мәкальләрнең мәгънәләрен кем аңлата ала.

-Бастык үзебезгә пар табабыз.Кемнең чәче озынрак,шул мәкаль мәгънәсен аңлата башлый.

-Парларны алышабыз.Сөйлибез.Парларыбызга рәхмәт әйтеп утырабыз.

6.Татар халкы кунакка күчтәнәчсез бармый инде ул.Әйдәгез татар халык ашларын искә төшереп үтик.

  Чәк-  чәк.

  Өчпочмак.

  Бәлеш.

  Гөбәдия.

  Кош теле.

-Ә  сез нинди татар халык ашын яратасыз ? Шуны стикерларга язабыз.

 -Мин өчпочмак яратам,чөнки ...

- Хәзер яраткан ризыгыгыз язылган почмакка барып басабыз. Ни өчен сез аны яратасыз? Шуның турында  парлар белән фикер алышабыз. Хәзер икенче укучы сөйли. Парларыбызга рәхмәт әйтәбез.Урыннарыбызга утырабыз.Углы.

7.-Укучылар,менә кагыйдәләрне искә төшереп чыктык.Сез барысын да бик яхшы беләсез икән.Молодцы!Чиз!

    - Ә хәзер табын әзерләү серләренә төшенербез.Raund Teible.

  -Менә сезгә тәлинкәләр,кашыклар,чәнечкеләр,чокырлар.Шуларны әниләрегез шикелле дөрес итеп урнаштырыгыз.

  -Укучылар , хәзер барысы да кунаклар каршыларга әзерме инде.Сез бигрәк яхшы әзерләндегез.Әйдәгез,кунакларны өстәл янына чакырыйк .

 -Рәхим итегез,кадерле кунаклар.

IV .Йомгаклау.

1.-Укучылар,без бүген нәрсәләргә өйрәндек?Сезгә нәрсәләр ошады?Ә нәрсәләр ошамады?Шуларны менә шушы карточкаларга язып  тактага ябыштырырсыз.3-2-1.

3 Ошады:

2 Ошамады:

1 Аңламадым:

2. -Укучылар,без хәзер Төлке белән Торна хәлендә калмыйбызмы инде?

3.-Хәзер өй эше язабыз:”Кунакта” дигән темага диалог язып килергә.

4.- Барысы  өчен дә бик зур рәхмәт . Хәзер саубуллашыйк инде.

    -Сау булыгыз.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кунакка чакыру

Слайд 4

“А” - Төлке белән Торна ничек яшиләр? - Төлке кемне кунакка чакыра? - Ул нәрсә пешерә? - Ботканы кем ашый ? “Б” - Торна кемне кунакка чакыра? - Ул нәрсә пешерә? - Торна нәрсә ди? - Ни өчен Төлке белән Торнаның дуслыгы бетә? Сорауларны укыйбыз,җавап бирәбез.

Слайд 5

кунакта үзеңне тоту кагыйдәләре Үзеңне тыныч тотарга кирәк . Кычкырып сөйләшергә ярамый. Матур итеп,чиста-пөхтә киенеп килергә кирәк . Ямьсез киенеп кунакка бармыйлар. Хуҗалар белән әдәпле итеп исәнләшәләр,матур итеп күчтәнәчләрне, бүләкләрне тапшыралар. Өстәл артында алдыңа куелган тәлинкәдән генә ашыйлар . Кеше алдына үрелеп утырмыйлар. Берәр әйбер кирәк булса, зинһар өчен алып бирегез дип сорарга кирәк. Өстәл артыннан кузгалганда рәхмәт әйтә белергә кирәк. Өйгә кайтканда хуҗаларга рәхмәт әйтеп , саубуллашып кайтып китәргә кирәк.

Слайд 6

Тылсымлы сүзләр Исәнмесез. Хәерле көн. Рәхим итегез. Зинһар өчен. Рәхмәт. Таныш булыгыз. Гафу итегез. Кичерегез. Керергә мөмкинме? Туган көнең белән. Ашыгыз тәмле булсын. Безгә кунакка килегез. Сау булыгыз. Хәерле юл.

Слайд 7

мәкальләр Кунак ашы - кара каршы. Кунак булсаң - тыйнак бул. Кунакка барсаң, кунак көт. Яхшы ашка - кыстау кирәкми.

Слайд 8

Татар халык ашлары

Слайд 10

3 Ошады : 2 Ошамады : 1 Аңламадым: 3-2-1.

Слайд 11

өй эше ”Кунакта” дигән темага диалог язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН".

ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА  НА ТЕМУ:"ПУСТЬ ОДЕЖДА  БУДЕТ  К МЕСТУ" С ЦЕЛЬЮ ЗАКРЕПЛЕНИЯ СЛОВАРЯ  ПО ТЕМЕ., НРАВСТВЕННОГО ВОСПИТАНИЯ....

Чакыру кәгазе

Әлифба бәйрәме өчен чакыру кәгазе...

Көз кунака чакыра. проект.

Максат: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.Бурычлар: ·        туган як табигатен өйрәнү;·        табигатьне сакларга өйрәнү;·...

1 нче сыйныф уку дәресе. Дустыңны урамга уйнарга чакыру.

1 нче сыйныф уку дәресе. Дустыңны урамга уйнарга чакыру....

Предмет: әдәби уку Тема: Сыйныфтан тыш уку. Кыш кунакка чакыра. К. Ушинский “Кыш ачуланды”

БиС технологиясе буенча үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе....

Кар кызы бәйрәмгә чакыра

Чыршы бәйрәме үткәрү өчен кызыклы тамаша....