Хәрәкәттә бәрәкәт.
классный час (1 класс) на тему
Бүгенге көннең төп проблемасы булып эчүчелек, наркомания һәм тәмәке тарту тора. Кешелекне бу начар гадәтләрдән арындыру безнең, укытучыларның, тәрбиячеләрнең төп бурычы. Түбәндә әкият геройларын катнаштырып әзерләнгән чара шушы начар гадәтләрне бетерү өстендә эшләүчеләргә аз гына булса да ярдәм итәр дип уйлыйм. Ул Фәнис Яруллинның “Урман әкияте”нә нигезләнеп эшләнде. Сезнең игътибарыгызга шуны тәкъдим итәм.
Закирова Ромия Габделфәрт кызы, Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәбенең I категорияле укытучысы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
hrktt_brkt.doc | 91.37 КБ |
Предварительный просмотр:
Бүгенге көннең төп проблемасы булып эчүчелек, наркомания һәм тәмәке тарту тора. Кешелекне бу начар гадәтләрдән арындыру безнең, укытучыларның, тәрбиячеләрнең төп бурычы. Түбәндә әкият геройларын катнаштырып әзерләнгән чара шушы начар гадәтләрне бетерү өстендә эшләүчеләргә аз гына булса да ярдәм итәр дип уйлыйм. Ул Фәнис Яруллинның “Урман әкияте”нә нигезләнеп эшләнде. Сезнең игътибарыгызга шуны тәкъдим итәм.
Закирова Ромия Габделфәрт кызы, Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәбенең I категорияле укытучысы
Хәрәкәттә бәрәкәт.
Катнашалар: тиен малае Тим-Тим, ана карга Кар-Кар, соры буре Сорыколак, куян Төзкойрык, аю малае Йокыбай, төлке Төлкебикә.
Кара урман уртасында бер биек агач башында яшәгән, ди, тиен малае Тим-Тим. Көне буе ботактан-ботакка сикереп уйнаган ул. Тим-Тим белән янәшә агачта гына Кар-Кар дигән ана карга дөнья көтеп ята икән. Кар-Кар түти көне буе нидер эшләгән: әле оясын төзәткән, әле балалары өчен җимгә чапкан, әле үзенең канатларын чистарткан. Көннәрдән беркөнне Кар-Карның кинәт кенә бик каты теше сызлый башлаган.
Кар-Кар: Әй, Тим-Тим, беразга минем балаларымны карап тора алмассыңмы? Тук-Тук Тукранычка барып тешне суыртып кайтырмын дигән идем.
Тим-Тим: Бар, бар рәхәтләнеп суырт. Балаларыңны карармын, ояңны туздыртмамын.
Кар-Кар: Менә рәхмәт. Юкса, кемгә әйтергә икән дип иртәдән бирле баш вата идем.
Тим-Тим: Мин барында бер дә кайгырма, Кар-Кар түти.
Кар-Кар: Хәзер кайгырмыйм инде, күңелем тынычланды. Син бик әйбәт, сүз тыңлаучан. Минем балаларым да синең кебек әйбәт булып үсәрләр. Мин аларга кичләрен тиен малае Тим-Тим турында әкиятләр сөйләрмен. Тим-Тим шикелле ярдәмчел булыгыз диярмен.
Тим-Тим: Бүтәннәргә ярдәм иту рәхәт кенә ич ул.
( Кар-Кар теш врачы Тук-Тук Тукранычка очкан. Куаклар арасыннан соры бүре Сорыколак килеп чыккан. Яңа гына киселгән агач төбенә басып төрлечә сикерергә, биергә тотынган.)
Тим-Тим (агач башыннан) : Нишлисең анда, эй, Сорыколак?
Сорыколак: Физзарядка ясыйм бит, күрмисеңмени?
Тим-Тим: Нигә ясыйлар соң ул физзарядканы?
Сорыколак: Һи, надан. Шуны да белмисең. Физзарядканы аны көчле булыр очен ясыйлар.
Тим-Тим: Ә көч нәрсәгә кирәк?
Сорыколак: Син тормыштан бөтенләй артта калгансың икән. Көч нигә кирәк, имеш. Синең әле, бәлки, теге Түгәрәк аланда көн саен батырларның көч сынашуын да ишеткәнең юктыр?
Тим-Тим: Ә ничек сынашалар соң ул көчне?
Сорыколак: Кил әйдә, төш монда. Мин сине көч сынашырга өйрәтермен.
Тим-Тим: Ә мин синнән куркам. Син бит явыз.
Сорыколак: Ә син миннән курыкма. Син әнә кара әле. Тегеннән бер явыз килә. Син әнә шуннан курык.
(Куян керә. Авызында тәмәке, бик блатной)
Тим-Тим: Кем ул?
Сорыколак: Бу Куян-Төзкойрык. Элек һәрбер әкияттә мин аның артыннан чаба идем, аны тәмләп тотып ашый идем. Ә хәзер мин ул килгән якка карамыйм да.
Тим-Тим: Ни өчен?
Сорыколак: Ә син аңа кара. Аның кай җирен ашыйсын. Бөтен организмына тәмәке төтене, никотин сеңгән. Аны ашасаң шунда ук аягыңны сузарсың. Мондый агуны ашаганчы мин ачлыктан үләм.
Тим-Тим: Мескен Куян! Мөгаен аның тәмәкечеләр турындагы әйтемнәрне беркайчан да ишеткәне юктыр.
Сорыколак: Ә нинди әйтемнэр ул?
Тим-Тим: Бер акыл иясе әйткән бит: тәмәкече өенә беркайчан да карак керми, аны беркайчан да эт тешләми, ул беркайчан да картаймый, дигән.
Срыколак: Ә бит бу һәркемнең хыялы.
Тим-Тим: Син тыңлап тор әле , менә ник карак керми, чөнки ул төн буе йөткереп чыга; эт тешләми, чөнки тиз картая да таякка таянып йөри башлый.
Сорыколак: Аның каравы ул беркайчан да картаймый.
Тим-Тим: Әйе. Чөнки ул яшьләй үлеп китә.
Төзкойрык: Ә мин сезгә ышанмыйм. Сез мине ялганлыйсыз. Тәмәке тарта башлаганнан бирле бүре дә мине читләтеп үтә башлады.
Тим-Тим: Юк, Төзкойрык, алай түгел ул. Тәмәке ул бик зарарлы. Ташла син аны. Менә Сорыколак сине физзарядка ясарга өйрәтер. Син тагын да яшәреп, матураеп китәрсен. Шулаймы, Бүре абзый?
Сорыколак: Әлбәттә, өйрәтәчәкмен.
Төзкойрык: Мин риза, риза! Хәзер үк ташлыйм тәмәкене. Мин бүгеннән һәр көн иртән зарядка ясый башлыйм.
Бер, ике, өч...
Бер, ике, өч,
Минем кулда көч.
Тим-Тим: Бүре абзый, кара әле кем килә аннан лап-лап атлап, көчкә сөйри аягын, үзе бер якка янтайган.
Сорыколак: Кем булсын инде Аю абзыйның икенче улы Йокыбай. Тукраннар барабан какса да, каргалар каркылдашып бөтен урманны яңгыратса да, чебен-кигәвеннәр борынын тешләсә дә уянмый ул.
Тим-Тим: Әй, Йокыбай, болай аягүрә йоклап йөрсәң син нишләрсең? Ничек тамагынны туйдырырсың?
Йокыбай: Тамак туйса, йокы туяр иде әле.
Төзкойрык: Әй, Йокыбай, Йокыбай,
Йокы бал ул, йокы май.
Бер туйганчы йокласаң,
Карын ачмый нәкъ бер ай
Сорыколак: Алай димә син, Төзкойрык. Үчекләмә син аны. Озак йоклау ул бик начар нәрсә. Озак йокласаң бер эшкә дә өлгермисең, берсен башлыйсың, икенчесен ташлыйсың. Аннан кәеф бозыла, тиз арыйсың.
Йокыбай: Әй Бүре абзый, мин бер дә йокламас идем, йокым килә бит. Булсын иде шундый берәр дару – чиләкләп эчәр идем дә, чебен куган кебек итеп , йокыны куар идем. Юк бит андый дару.
Сорыколак: Андый дару бар ул, әмма ләкин аны...
Йокыбай: Өйрәтегез генә, еракта булмагае, Каф тавы артында булса да, мин аны табармын.
Тим-Тим: Әй Йокыбай, ул дару бер дә әллә кайда түгел ул. Ә менә монда гына. Аны сина Бүре абзый хәзер үк өйрәтер. Шулай бит, Бүре абзый.
Сорыколак: Әлбәттә. Ул аэробика дип атала. Дәртле көй барышында 20 минут дәвамында физик күнегүләр ясау сулыш юлларына, йөрәк-кан тамырлары системасына, нервларга уңай тәэсир итә.
Тим-Тим: Әле тагын Йокыбай дус, аэробика белән шөгыльләнүчеләрнең кәефе һәм сәламәтлеге яхшыра, гәүдәсе дөрес формалаша, үзеңне психик яктан да уңай хис итәсең.
Йокыбай: Ай-й-й! Шәп фикер бу! Мин риза. Туйдым инде мин болай йоклап йөрүдән. Шушы йоклавым аркасында үсә дә алмый калдым. Бүтән аю балалары да: “Йокы чүлмәгенең төбенә төшеп җитеп буламы әле?” – дип көләләр. Мин риза, риза!
Төлкебикә: Исәнмесез!
Тим-Тим: Кем бу?
Сорыколак: Танымыйсыңмыни? Төлкебикә бит бу.
Тим-Тим: Нәрсә булды сиңа, Төлкебикә апакаем? Син һәрвакыт шат күңелле, бик күркәм идең бит.
Төлкебикә: Әйе, мин урманның көзгесе идем. Әйләнә-тирәдә дусларым күп иде. Вакытны бик күңелле үткәрдем. Туганнарыма, дусларыма бик кирәк идем. Ә аннары... аракы турында хикәяләр ишеткәч, аны эчеп карыйсым килде, аны эчкәч бернәрсә дә булмаячагын исбатлыйсым килде. Берничә ел узды. Әйе , башта бик рәхәт иде, тора-бара бары бер максат белән генә яши башлыйсың – эзләргә, табарга, эчәргә, башны төзәтергә... Ә моңа күпме акча кирәк. Хәзер минем бернинди матурлыкка да исем китми. Мин бар нәрсәне аракыга алмаштырдым, балаларымны югалттым. Якын-тирәдә минем шикеллеләр әнә күпме. Элеккеге якын дусларым миннән читләштеләр. Сезгә шуны гына әйтә алам: эчүчелек – ул начар гадәт, ул синнән калмый торган шомлы күләгә, ул синең гомереңне кыскартучы нәрсә.
Тим-Тим: Бүре абзый, бу чыннан да шулаймы?
Сорыколак: Аракыны даими куллану – баш миенең зарарлануына китерә, йөрәк-кан тамырларын зарарлый, хәтта үлемгә кадәр китереп җиткерә. Аракы эчеп үлүчеләр саны көннән-көн арта бара.
Төлкебикә: Зинһар өчен бүтән аракы турында сөйләшмәгез. Миңа бик куркыныч.
Тим-Тим: Төлке дус, әле бит соң түгел, ташла син ул эчүеңне. Без сиңа ярдәм итәрбез
Төлкебикә: Рәхмәт, дусларым. Зинһар ярдәм итегез. Мин ышанам сезгә. Әйдәгез, күңел ачабыз.
Куян (йөгереп керә) : Тыңлагыз әле. Мин нинди күнегүләр өйрәндем. (шигырь)
Хәрәкәттә - бәрәкәт
Тәнгә кертә көч һәм дәрт
Тәнгә - сихәт, җанга – рәхәт, хәрәкәткә мең рәхмәт
Сорыколак: Син безгә ошый башладың, Куянкай.
Аю (керә) : куегыз музыканы. Мин сезгә аэробика күнегүләре күрсәтәм ( Бии, башкалар да кушыла)
Кар- Кар түти кайтып керә
Кар-Кар: Менә мин дә кайтып җиттем. Рәхмәт сина Тим-Тим дускай, минем балаларымны карап торган өчен, минем ышанычымны акладың, шуның өчен мин сиңа чикләвек алып кайттым. Ә менә бу күчтәнәчләр синең дусларыңа: Куянга - кишер, Төлкегә - балык, Аюга – бер тәпән бал, Бүрегә - “Педигри”. Ә хәзер, әйдәгез, балаларга үзегезнең киңәшләрегезне бирегез.
Тим-Тим: Хәрәкәттә - бәрәкәт
Икәнен онытмагыз.
Бер урында тик торудан
Күгәреп тутыкмагыз.
Йокыбай:Аппетит белән ашагыз,
Булырсыз һәрчак таза.
Ә чамадан тыш йоклау
Үзе була бер каза.
Сорыколак: Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә зур ярдәм итә. Шуңа күрә иртәнге зарядка ясау, чаңгы шуу, саф һавада булу, йөгерү – һәркемнең тормыш кагыйдәсенә әверелсен.
Төлкебикә: Саф һава- тәнгә дәва,
Сәламәтлек – күркәмлек.
Сәламәтлектән дә матур кием юк.
Куян: Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез?
Безнең белән ярышырга
Кемнәр тели, әйтегез?
Безнең белән ярышырга
Җитез балалар кирәк.
Кемнәр ярышларга әзер,
Чыгып басыйк тизрәк!
“Чебиләр зарядкасы” ( Л. Хәйретдинова көе, М. Фәйзуллина сүзләре) дигән җыр яңгырый. Җәнлекләр һәм балалар кыршаулар, тасмалар, туплар, флагчыклар белән төрле күнегүләр ясыйлар.
Комментарии
Хәрәкәттә бәрәкәт
Бүгенге көннең төп проблемасы булып эчүчелек, наркомания һәм тәмәке тарту тора. Кешелекне бу начар гадәтләрдән арындыру безнең, укытучыларның, тәрбиячеләрнең төп бурычы.