Яхин технологиясе буенча 2 сыйныфта уку дәресе
план-конспект урока по чтению (2 класс) на тему
"Сак-Сок" хикәясе буенча дәрес эшкәртмәсе (Яхин технологиясе буенча)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yahin_tehnologiyase_buencha_2_klassta_uku_drese.doc | 252.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “Сак - Сок ” хыялый хикәятен анализлау
Максат: 1. “Сак - Сок ” хыялый хикәятен укып, эчтәлеген ачу; вакыйгалар бәйләнешеннән авторның әйтмичә калдырган фикерен табарга өйрәтү.
2. Йөгерек уку, бәйләнешле сөйләм үстерү өстендә эшләү, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.
3. Әниләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү
Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне бирү
Җиһазлау: презентация, “Әдәбият белеме сүзлеге” китабы, “Сак-сок бәетенең” җыры, әниләр турында җыр.
Дәрес барышы
- Уңай-психилогик халәт тудыру
.
- Балалар,карагыз әле тактага, нәрсә күрәсез? (елмаеп торган йөз)
- Елмаеп карагыз дөньяга,
Рәхәт бит яшәве, шулаймы?
Елмаеп яшәсәң көн саен,
Укырга, уйларга бик җайлы.
Елмаерга өйрәнергә кирәк,
Ачулыга бездә урын юк.
Матур сүзләр әйтеп елмаегыз,
Андый сүзләр бездә бик тә күп
- Матур сүзләр әйтә беләбезме икән?
- Хәерле көн, хәерле иртә, рәхмәт, исәнмесез, рәхим итегез, һ.б.
- Бер-беребезгә уңышлар телик тә, ( балалар кул чабалар) ,шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлыйк.
- Минем сезгә тели торган 2 теләгем бар: “Күзләрегез карап кына тормасын – күрсеннәр, колакларыгыз тыңлап кына тормасын - ишетсеннәр”. Икенче төрле әйткәндә игътибарлы булыгыз.
- Белемнәрне актуальләштерү.
- Өй эшен тикшерү.
- Узган дәрестә без Р. Миңнуллинның “Менә шундый кеше ул!” шигыре белән таныштык. Кем турында иде ул?
- Кадерле кешеләребез - әтиләребез турында.
- Ул шигырьне теләк буенча ятларга була иде. Кемнәр ятлады? Әтиләргә бәйле булгач, сыйныфтагы малайлардан сөйләттерик әле. (3 укучы малай шигырьне яттан сөйли, үзләренә билге куя, ни өчен куйганнарын әйтәләр)
- Һәм иҗади эш – әтиең турында язып, рәсемен ясап килергә бирелгән иде. Малайлар шигырь сөйләгәч, кызлардан әтиләре турында укытыйк. ( 3 укучы укый, иптәшләре билге куя, ни өчен куйганын аңлаталар)
- Балалар, музыка дәресендә без бик матур җыр өйрәнгән идек, шуның беренче куплетын җырлап китик әле.
“Әни кирәк” җыры
-Балалар, инде менә хәзер уйлап әйтеп карагыз, нишләп нәкъ менә шушы җыр белән башладык икән бүгенге дәресне? Кемнәр турында сөйләшәчәкбез?
- Әниләр турында.
- Әниләр турында булгач, алар янәшәсендә тагын кемнәр булыр?
- Балалар һәм әти.
- Кереш әңгәмә.
- Укучылар бүгенге уку дәресендә без “Сак-Сок” дип аталган хыялый хикәят белән танышырбыз.
- Ни өчен хикәят “Сак-Сок” дип атала? Нигә автор мондый әсәр язарга уйлаган? Шушы сорауларга җавап табу өчен, хикәятнең эчтәлеген сәнгатьле итеп укып чыгыйк.
- Текстны уку. Әсәргә анализ ясау.
- Сүзлек өстендә эш.
- Укучылар, бирелгән сүзләрнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?
Чыгырыннан чыккан –
Каргаган-
Үгетләү -
- Хикәятнең персонажларын атагыз әле, кемнәр катнаша?
- Малайлар, әни,әти.
- Ә төп геройлар кемнәр?
- Малайлар һәм әни
- Балалар,әйдәгез әле малайларга һәм аларның әниләренә характеристика биреп карыйк. Язучы хикәяттә аларны нинди итеп күрсәтә?
- Алар дус булмаганнар, талашканнар, сугышканнар, әниләрен тыңламаганнар, үз хаталарын таныйлар, үкенәләр
- Аларның кайсы сыйфатлары күбрәк: уңаймы, тискәреме? Алар сезгә ошыймы? Ни өчен?
- Аларның тискәре сыйфатлары уңайларына караганда күбрәк. Алар әниләрен тыңламаган, шуңа күрә безгә алар ошамады.
- Укучылар, малайлар бит бертуганнар , шулай бит. Ә бертуганнар, бер өйдә яшәүче балалар ничек яшәргә тиеш, ничек уйлыйсыз?
- Бертуганнар һәрвакыт дус-тату яшәргә, бер-берсенә булышырга, ярдәм итәргә, матур итеп уйнарга тиешләр.
- Әлеге малайлар кебек талашып, ачуланышып яшәгән кешеләрне эт белән мәче кебек яши дип әйтергә яраталар. Ләкин игътибар итсәгез, әйләнә-тирәбездәге эт - мәчеләр дә, башка хайваннар да, кайбер кешеләрдән аермалы буларак, үзара дус-тату яши икән бит.
(слайдтан хайваннар дуслыгын карау)
- Әниләре нинди булган?
- Балалары өчен борчыла, ярата, гафу итүчән.
-Әниләребез безне карыннарында йөртеп, дөньяга китерәләр, күкрәк сөтләре белән туендыралар, сулышлары белән җылыталар, назлары белән иркәлиләр, телләребезне ачалар, гомерләре буена безнең өчен сызланалар, безнең өчен чәчләренә көмеш йөгерә. Без шуларны онытырга хаклымы соң? Халык, ананың “Аһ” диюе дә каргыш булып төшә, ди.
4. Хәрәкәтле ял минуты.
2) Әсәрне вакыйгаларга бүлү
- Балалар, хикәятне вакыйгаларга бүлик әле. Беренче вакыйга нинди булыр? Беренче кызыл юлны укыйк әле.( бер укучы кычкырып укый)
- Балалар дус яшәмәгәннәр.
- Икенче кызыл юлны гөжләп укып чыгыгыз. Икенче вакыйга нинди булыр?
- Балаларны әниләре каргый һәм алар кошка әверелә.
- Өченче кызыл юлны кычкырып укыйк. (1 укучы укый)
- Нинди вакыйга сурәтләнә? Ничек дип исем кушабыз.
- Балалар да, әни дә үкенә.
- Соңгы кызыл юлны гөжләп укып чыгабыз. Нинди фикерләр бар, ничек дип исем куярга мөмкин?
- Балалар бер-берсе белән очраша алмый.
- Ә хәзер шушы 4 вакыйганы берләштерик тә, әсәрне ике өлешкә генә калдырыйк. Беренче вакыйга белән икенче вакыйганы ничек берләштерергә була?
- Балалар дус яшәмәгәч, әниләре каргый һәм алар кошка әверелә.
- Икенче вакыйга белән өченче вакыйганы берләштерик.
- Әни дә, балалар да үкенә.
-Балалар, бу ике өлеш арасында нинди бәйләнеш бар икән?
- Шул ук балалар тыңламады, шуңа әни каргады, кошка әверелделәр. Әни башта каргый, аннары үкенә.
5. Ял минуты
- Әсәргә карата ясалган рәсемнәр буенча эчтәлек сөйләү
- Балалар, карагыз әле бу рәсемнәргә. Алар буенча хикәятнең эчтәлеген кайсыгыз сөйләп карый. (теләк буенча укучылар сөйли)
7. Дәфтәрдә эш.
- Бу хикәят хискә бик бай. Нәрсә ул хис? (экраннан уку)
Хис ул-ярату, хәсрәтләнү, шатлану, үпкәләү, үкенү һ.б.( дәфтәргә язып кую)
- Әйе, бу безгә бик таныш булган, һәрберебез дә кичергән кичерешләр.
- Сез кемне булса да яратасызмы? Кемне?
- Әтине, әнине, туган авылны, өйне, бабайны, әбине...
- Хәсрәтләнгәнегез, кайгырганыгыз бармы? Ни өчен кайгырабыз?
- Начар билге алсак, дәрестә җавап бирә алмасак, авырсак, иптәшебез белән талашсак...
- Шатланганыгыз?
- Яңа кием алсалар, яхшы билгегә, кунакка барсак...
- Шулай булгач бу хисләрне барсын да без беләбез, алар безгә таныш.
-Ничек уйлыйсыз безнең геройларыбыз кайчан, нинди хисләр кичерде икән?
- Талашакач - бер-берсенә карата ачулары килү, кошка әверелгәч - үкенү, кайгыру,бер-берсе белән очраша алмагач, әниләрен күрмәгәч - сагыну.
- Малайларның әнисе дә бит башта ачулана, аннан үкенә. Ни өчен дип уйлыйсыз? Ул шулай килеп чыгуын чынлап та теләдеме?
- Юк. Чөнки ул балаларын ярата.
8. Йомгаклау.
Дәрескә куелган проблемалы сорауга җавап бирү
- Автор безгә нәрсә әйтергә теләгән?
- Әниләрне юк-барга ачуландырмаска, рәнҗетмәскә, һәрвакыт яратырга
- Ни өчен шундый балалар турында язарга уйлаган автор?
- Безгә алар шикелле булмаска куша, алардан сабак алырга
- Сез әниләрегезгә булган ярату хисегезне рәсем белән ничек күрсәтер идегез? (Аерым кәгазьләрдә укучылар рәсем ясыйлар. Әниләр турында җыр кушыла. Ясалган рәсемнәргә аңлатмалар бирү )
9. Өй эше бирү.
1. Уку йөгереклеге өстендә эшләү (54-55 битләр)
2. Китапханәдән “Сак- Сок” китабын алып өйдә гаилә белән бергәләп укып карагыз әле.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.
1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....
1нче сыйныфта технология дәресе
1нче сыйныфта технология дәресе...
4 нче сыйныфта уку дәресе.
А.Алишны "Алдакчы Наил" хикәясе аша начар гадәтләрне кисәтү....
1 нче сыйныфта математика дәресе. “Кушылучылар һәм сумма”
“Кушылучылар һәм сумма” темасына 1 нче сыйныфта математика дәресе «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп төзелде....
1 сыйныфта математика дәресе
Математика дәресе...
1 сыйныфта уку дәресе.Тема:”Без яраткан әкият геройлары”А.Алиш “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”.
Татар халык иҗаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү....
Туган авылым Нәдердә яшәүче шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова иҗаты буенча проектлар яклау дәресе
Сыйныфлар: 1, 2 сыйныфларМаксат:1)үткәннәрне кабатлау,туган як шагыйрәсе Клара Булатованың балалар өчен язылган әсәрләрен искә төшерү, укучыларны якташ язучыларның туган як белән бәйләнешле иҗатлары б...