Башлангыч мәктәп өчен әдәби укудан йомгаклау-тикшерү эшләре.
методическая разработка по чтению (4 класс) на тему
Әдәби укудан башлангыч мәктәп өчен тикшерү эшләре
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tiksheru_eshe._galieva_f.docx | 40.56 КБ |
Предварительный просмотр:
I – IV сыйныфларда әдәби укудан йомгаклау-тикшерү эшләре
Фирая ГАЛИЕВА,
Әлмәт районы Елховой урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Әдәби укудан йомгаклау-тикшерү эшләре төзүнең максаты – укучыларның белем-күнекмәләрен, танып белү һәм үсеш дәрәҗәсен генә түгел, универсаль уку гамәлләрен дә башкара белүне исәпкә алу.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФДББС) нигезләнгән укыту барышында эшне әлеге формада оештыру аеруча актуаль. Рус һәм татар телләре, математика, әйләнә-тирә дөнья, рус телендә әдәби уку фәннәре буенча йомгаклау контроль эшләре төрле формаларда һәм вариантларда күпләп чыгарыла, ә татар әдәбияты буенча бу төрдәге тестлар әлегә яңалык булып тора. Мәгарифне үстерү институтының башлангыч белем бирү кафедрасы тырышлыгы белән, соңгы елларда гына, әдәби укудан контроль эш үрнәкләре күренә башлады. Безнең тарафтан һәр сыйныф өчен йомгаклау-тикшерү эшләре системасын булдырылды һәм ФДББС буенча укыту барышында I-IV сыйныфларда кулланылды.
Әлеге эшләрне укыту процессында кулланып караганнан соң, түбәндәге нәтиҗәләр ачыкланды:
– әдәби укудан контроль-тикшерү эшен системалы үткәрү укучыларның белем һәм күнекмәләрендә булган кимчелекләрне үз вакытында ачыклап, аларны төзәтү өстендә эшләргә мөмкинлекләрне киңәйтте;
– белем бирү татар телендә алып барыла торган мәктәпләрдә укучылар әлеге төрдәге тестларны иң беренче туган телдә башкарырга өйрәнсәләр, рус әдәбияты буенча охшаш эшне башкару җиңелрәк булуы күренде;
– мондый төрдәге контроль эшләр, танып белү дәрәҗәсен генә үстереп калмыйча, шәхескә юнәлтелгән, регулятив һәм коммуникатив универсаль уку гамәлләрен башкара белүне дә таләп итте;
– укучылар әдәби әсәрне аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп укырга омтылдылар;
– III-IV сыйныфта уку елы азагында мәгариф идарәсеннән килгән комплекслы йомгаклау эшен башкарганда, авырсынып ярдәм сораучылар бик аз булды;
– китап сөючеләр, сыйныфтан тыш чараларда аеруча уңышлы чыгыш ясаучылар, һәр дәрестә әсәр эчтәлеген сөйләргә атлыгып торучылар сизелерлек артты.
- метапредмет нәтиҗәләрне тикшерү буенча республика мониторингы
укучыларның уку грамоталылыгы югары (уртача 79 балл) булуын күрсәтте.
Йомгаклау-тикшерү эшләренең әлеге варианты укытучы өчен: дөрес җавапларның астына сызылган. Укучыларга тәкъдим иткәндә сызыкларны бетерергә кирәк.
Биредәге материалны шулай ук “МАГАРИФ.РФ” электрон журналының 2015нче елгы №32 саныннан таба аласыз.
Файдаланылган әдәбият һәм чыганаклар:
1. Т.А.Круглова. Литературное чтение. Итоговая аттестация. Типовые тестовые задания. - М. «Экзамен». 2011.
2. И.Т.Сәгъдиева һәм И.Х.Мияссароваларның “Мәгариф” журналы битләрендә соңгы елларда басылып чыккан хезмәтләре.
3. Мәгарифне үстерү институтында квалификацияне күтәрү курсларында үзебез төзегән йомгаклау-тикшерү эше үрнәкләре.
4. Башлангыч мәктәп программаларына туры китереп төзелгән иске һәм яңа әдәби уку дәреслекләре.
Файдаланылган техник чаралар: электрон вариантта эшләнсә - сыйныф бүлмәсендәге компьютер, ноутбук һәм проектор, ә кәгазь битләрендә эшләгәндә, ксерокс кулланылды.
I сыйныф
Дәреслек: С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова, Р.И.Раскулова. “Уку китабы”. 2 нче сыйныф. 1 нче кисәк.
Укучының бурычы:
“Әдәп башы матур гадәт” бүлегеннән Р. Ишморатованың “Яңа чана” хикәясен мөстәкыйль рәвештә укып чыгу һәм тест биремнәрен язмача үтәү.
Тест 3 кисәккә бүленгән 9 биремнән тора:
I. 1 – 5 нче биремнәр – җавап вариантын сайлап алу.
II. 6 – 8 нче биремнәр – үзең уйлап җавап язу.
III. 9 нчы бирем – иҗади характердагы эш башкару.
Укучыларга киңәшләр (I сыйныфта укытучы телдән әйтә):
- Текстны игътибар белән тулысынча укып чык.
- Тест биремнәрен карап укы.
- Эшне бирелгән тәртиптә үтәргә тырыш.
- Биремнәрдә бер генә дөрес җавап булырга мөмкин.
- Эш барышында текстка карандаш белән тамгалар куярга ярый.
- Дөрес җавапны “V” тамгасы белән билгелә.
- II һәм III кисәк җавапларын бирелгән юлларга яз.
I кисәк
1. Яңа чана кемнеке?
а) Илдарныкы б) Гүзәлнеке
ә) Фираяныкы в) Раиләнеке
2. Кайсы җөмлә “Яңа чана” әсәреннән алынган?
а) Раилә, кил, тимераякта шу!
ә) Илдарга да яңа чана алганнар!
б) Кит, кит, бирмим, йә ватарсың!
в) Раилә чанасын Илдарга бирде.
3. Фирая белән Гүзәлгә туры килә торган сүзне тап.
а) уңган б) юмарт
ә) шаян в) матур
4. “Саран” сүзенә охшаш мәгънәле сүзне билгелә.
а) куркак б) әләкче
ә) ялкау в) комсыз
5. Әсәрдәге җөмләләрне дөрес тәртиптә урнаштыр.
а) Аны хәзер яңа чана да шатландырмый иде инде.
ә) Раилә горурланып шуды яңа чанада.
б) Тик Раиләнең генә чанасы юк.
в) Илдарга чанасын бирергә теләде. (б, ә, в, а)
II кисәк
6. Раилә әтисенең сүзләрен дөрес аңлаганмы?
_________________________________________________________
7. Нинди кешене юмарт дип атыйлар?
_________________________________________________________
8. Бу хикәя безне нинди булырга өйрәтә?
__________________________________________________________
III кисәк
9. Син Раилә урынында булсаң, нишләр идең? 1-2 җөмлә белән язып куй.
________________________________________________________________________________________________________________________________
Бәяләү
I сыйныфта билгеләр куелмаса да, аларның танып белү һәм универсаль уку гамәлләрен башкара белү дәрәҗәсенең үсеше һәрвакыт күз уңында тотыла һәм бәяләнә:
– 1 – 8 нче биремнәр барысы да дөрес булса – югары дәрәҗәдә;
– 6 – 7 биремгә җавап дөрес булса – материалны үзләштерү дәрәҗәсе нормада;
– 3 – 4 җавап дөрес булса – материалның авыррак үзләштерелүен аңлата;
– 9 нчы бирем аерым бәяләнә: эшли алса, укучы мактала.
II сыйныф
Дәреслек: Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова. “Әдәби уку”. 2 нче сыйныф. 2 нче кисәк.
Укучының бурычы:“Кызык һәм көлкеле хәлләр” бүлегеннән Р.Вәлиеваның “Яңа көрәк” хикәясен мөстәкыйль рәвештә укып чыгу һәм тест биремнәрен язмача үтәү.
Тест 3 кисәккә бүленгән 11 биремнән тора:
I. 1-– 6 нчы биремнәр – җавап вариантын сайлап алу.
II. 7 – 10 нчы биремнәр – үзең уйлап җавап язу.
III. 11 нче бирем – иҗади характердагы эш башкару.
Укучыларга киңәшләр:
- Текстны игътибар белән тулысынча укып чык.
- Тест биремнәрен карап чык, укы.
- Эшне бирелгән тәртиптә үтәргә тырыш.
- Күпчелек биремнәрдә 1, ә кайберләрендә 2 дөрес җавап булырга мөмкин.
- Эш барышында текстка карандаш белән тамгалар куярга ярый.
- Дөрес җавапны “V” тамгасы белән билгелә.
- II һәм III кисәк җавапларын бирелгән юлларга яз.
I кисәк
1. Бу әсәр кайсы төргә керә?
а) хикәя б) мәсәл
ә) шигырь в) әкият
2. Кәрзиннәрдә нәрсәләр булган?
а) алма, торт, көрәк, чиләк
ә) көрәк, җиләк, алма, торт
б) торт, алма, җиләк, конфет
в) алма, туңдырма, җиләк, көрәк
3. Әнвәр нинди малай дип уйлыйсың?
а) акылсыз б) хәйләкәр
ә) ялкау в) тәртипсез
4. “Ялкау” сүзенең киресе ничек була?
а) сабыр б) җитез
ә) тәртипле в) тырыш
5. Текст эчтәлегенә туры килгән җөмләне билгелә.
а) Әнвәр көрәк тотып кар көрәргә чыгып китте.
ә) Әнвәргә әтисе бик матур көрәк алып кайтты.
б) Әнвәр әнисе каршына йөгерде.
6. Әсәрдән алынган җөмләләрне дөрес эзлеклелектә урнаштыр.
а) Бусы инде әти белән сиңа булсын.
ә) Әнисенең йөзеннән елмаю югалды.
б) Тукта әле, тукта! Бетмәде бит әле.
в) Яле, улым, әйтеп җибәр әле, бу кемгә? (в, б, а, ә)
II кисәк.
7. Әсәр ни өчен “Яңа көрәк” дип атала?
_________________________________________________________
8. Ни өчен Әнвәр көрәкне алмаган?
_________________________________________________________
9. Ни өчен әнисе күңелсезләнеп авыр сулаган?
_________________________________________________________
10. Кәрзиннән чыккан әйберләрне син ничек бүләр идең?
_________________________________________________________
III кисәк
11. Синең көрәк белән җир казыганың бармы? Бакча эшләрендә ничек катнашуың турында яз.
______________________________________________________________
______________________________________________________________
______________________________________________________________
Бәяләү:
– 1 – 10 нчы биремнәр барысы дөрес булса, “5”ле куела;
– 7 – 9 бирем җаваплары дөрес булса, “4”ле куела;
– 5 – 6 биремгә дөрес җавап өчен, “3”ле куела;
– 11 нче бирем аерым бәяләнә: дөрес эшләнсә, “5”ле куела.
III сыйныф
Дәреслек: М.Х.Хәсәнова, Р.М.Миңнуллин, И.Х.Мияссарова. “Уку китабы”. 3 нче сыйныф. 2 нче кисәк.
Укучының бурычы: “Татар халык әкиятләре” бүлегеннән “Зөһрә” әкиятен мөстәкыйль рәвештә укып чыгу һәм тест биремнәрен язмача үтәү.
Тест 3 кисәккә бүленгән 13 биремнән тора:
I. 1 – 8 нче биремнәр – җавап вариантын сайлап алу.
II. 9 – 12 нче биремнәр – үзең уйлап җавап язу.
III. 13 нче бирем – иҗади характердагы катлаулы эш башкару.
Укучыларга киңәшләр:
- Текстны игътибар белән тулысынча укып чык.
- Тест биремнәрен карап чык, укы.
- Эшне бирелгән тәртиптә үтәргә тырыш.
- Биремнәрнең күбесендә 1генә дөрес җавап булырга мөмкин.
- Эш барышында текстка карандаш белән тамгалар куярга ярый.
- Дөрес җавапны “V” тамгасы белән билгелә.
- II һәм III кисәк җавапларын бирелгән юлларга яз.
I кисәк
1. Кайсы җөмлә әсәр эчтәлегенә туры килә?
а) Елан шул сүзләрне әйтә дә кайтып китә.
ә) Елан шул сүзләрне әйтә дә күлгә чума.
б) Аждаһа шул сүзләрне әйтә дә өйгә керә.
2. Елан-патша турында нәрсәләр белдең? (2 дөрес җавап сайлап ал.)
а) Елан адәм баласы булмаган.
ә) Аны бала чагында җеннәр урлаган.
б) Елан Зөһрәне алырга машина җибәргән.
в) Елан – матур егет, диюләр-җеннәр патшасы.
3. Автор еланнар килүен сурәтләү өчен нинди сүзләр кулланган?
а) бөтен күк йөзе караңгыланып килә, дөньяның асты өскә әйләнә
ә) тирә-якта дию пәриләре бииләр, җырлыйлар
б) җен-пәриләр өйне күтәреп аударалар.
4. “Сөйләп бирә” мәгънәсенә туры килә торган сүзтезмәне әсәрдән тап.
а) әйтеп сала б) сөйләшеп тора
ә) серне ача в) әйтеп куя
5. Текстның төп мәгънәсен аңларга ярдәм иткән 2 җөмләне билгелә.
а) Унсигез яшь тулу белән сине килеп алырмын, әзерләнеп тор.
ә) Шуннан өй почмагы күтәрелә башлый.
б) Эшне, әнисенең хыянәтен аңлап ала бу.
6. Зөһрә нигә өенә кайта?
а) елан белән торырга теләми
ә) әти-әнисен сагына
б) эшкә керергә тели
в) кайтмыйча калырга уйлый
7. Бу әкият кайсы төргә керә?
а) көнкүреш
ә) тылсымлы
б) хайваннар турында
8. Әсәр планының пунктларын дөрес эзлеклелектә урнаштыр.
а) Елан искиткеч матур егеткә әйләнә.
ә) Әнисе килеп еланны үтерә.
б) Зөһрә һәм балалар кошлар булып очып китәләр.
в) Зөһрә кызлар белән су коенырга бара. (в, а, ә, б)
II кисәк
9. Әкиятнең төп геройлары кемнәр?
_________________________________________________________
10. Бу әсәр синдә нинди хисләр уятты?
_________________________________________________________
11. Ни өчен Зөһрәнең әнисе диюләр патшасын үтерә?
_________________________________________________________
12. Әнисе теләгенә ирешә, кызын үз янында яшәтә алдымы?
__________________________________________________________
III кисәк.
13. Барысы да бәхетле булсын өчен син әкиятне ничек тәмамлар идең? Йомгаклау өлешен үзең теләгәнчә үзгәртеп яз.
_________________________________________________________
_________________________________________________________
_________________________________________________________
_________________________________________________________
Бәяләү:
– 1 – 12 нче биремнәр барысы дөрес булса, “5”ле куела;
– 9 – 11 бирем җаваплары дөрес булса, “4”ле куела:
– 6 – 8 биремгә дөрес җавапка “3”ле куела:
– 13 нче бирем аерым бәяләнә: дөрес эшләнсә, “5”ле куела.
Тест эшләрен укучылар мөстәкыйль башкара.
IV сыйныф
Дәреслек: Р.Х.Ягъфәрова. “Уку китабы”. 4 нче сыйныф. 1 нче кисәк.
Укучының бурычы: “Татар халык авыз иҗаты” бүлегеннән “Өч сорау” әкиятен мөстәкыйль рәвештә укып чыгу һәм тест биремнәрен язмача үтәү.
Тест 3 кисәккә бүленгән 15 биремнән тора:
I. 1 – 8 нче биремнәр – җавап вариантын сайлап алу.
II. 9 – 14 нче биремнәр – үзең уйлап җавап язу.
III. 15 нче бирем – иҗади характердагы катлаулы эш башкару.
Укучыларга киңәшләр:
- Текстны игътибар белән тулысынча укып чык.
- Тест биремнәрен карап чык, укы.
- Эшне бирелгән тәртиптә үтәргә тырыш.
- Күпчелек биремнәрдә 1, ә кайберләрендә 2 дөрес җавап булырга мөмкин.
- Эш барышында текстка карандаш белән тамгалар куярга ярый.
- Дөрес җавапны “V” тамгасы белән билгелә.
- II һәм III кисәк җавапларын бирелгән юлларга яз.
I кисәк.
1. Кайсы җөмлә әсәр эчтәлегенә туры килә?
а) Ул уч тутырып акча ала да чәчеп җибәрә.
б) Ул капчыгыннан ашлык ала да чәчеп җибәрә.
в) Ул уч тутырып ашлык ала да чәчеп җибәрә.
2. Егетнең өе турында нәрсәләр белдең? (2 дөрес җавап сайлап ал.)
а) берсе кешенеке, икенчесе күршенеке
ә) миче галанский, түбәсе калайдан
б) салам белән мүкләнгән, мүк белән терәткән
в) бар иде ди, бу егетнең агач өе
3. Автор егет образын сурәтләү өчен нинди сүзләр кулланган?
а) ач иде, начар гына киенгән иде
ә) ач иде, тук иде, яланбаш иде, ялангач иде
б) тук иде, өсте-башы ярыйсы гына иде
4. “Тапкыр егет” мәгънәсенә туры килә торган сүзтезмәне тап.
а) уңган егет б) зирәк егет
ә) тәртипле егет в) тырыш егет
5. Текстның төп мәгънәсен аңларга ярдәм иткән 2 мәкальне билгелә.
а) Акыл яшьтә түгел, башта.
ә) Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.
б) Ни чәчсәң, шуны урырсың.
6. Егет нинди максат белән читкә чыгып китә?
а) укырга керергә б) дуслар табарга
ә) эштән туеп в) эш эзләргә
7. Бу әкият кайсы төргә керә?
а) көнкүреш
ә) тылсымлы
б) хайваннар турында
8. Әсәр планының пунктларын дөрес эзлеклелектә урнаштыр.
а) Егетнең дөрес җаваплары.
ә) Егетнең читкә чыгып китүе.
б) Ашлык чәчүченең хикмәтле сораулары.
в) Егетнең ятимлектә үсүе. (в, ә, б, а)
II кисәк
9. Текст күбрәк әкияткә охшаганмы, әллә хикәягәме?
_________________________________________________________
10. Әкият ни өчен “Өч сорау” дип атала?
_________________________________________________________
11. Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?
_________________________________________________________
12. Балалар ата-анага ни өчен бурычлы?
_________________________________________________________
13. Әсәрнең темасын билгелә. Әкияттә нәрсә турында сөйләнә?
_________________________________________________________
14. Әкияттә егет әле максатына ирештеме?
_________________________________________________________
III кисәк
15. Егеткә эшкә урнашырга булыш. Әкиятнең дәвамын, 5 – 6 җөмләдән торган йомгаклау өлешен яз.
______________________________________________________________
______________________________________________________________
______________________________________________________________
______________________________________________________________
______________________________________________________________
______________________________________________________________
Бәяләү:
– 1 – 14 нче биремнәр барысы дөрес булса, “5”ле куела;
– 11 – 13 биремнең җаваплары дөрес булса, “4”ле куела;
– 8 – 10 биремгә дөрес җавап өчен, “3”ле билгесе куела;
– 15 нче бирем аерым бәяләнә: дөрес эшләнсә, “5”ле билгесе куела.
Тест эшләрен укучылар мөстәкыйль башкара.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әдәби укудан ИКТ кулланып 4 нче сыйныфта ачык дәрес "Г.Хәсәнов. Декабрь".
4 нче сыйныфлар өчен үткәрелгән ачык дәрес...
Әдәби укудан тест
Тест по чтению 4 класс...
1 сыйныфта әдәби укудан эш программасы
Татарстан Республикасынын Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба» (а...
1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы
Әдәби укудан эш программасы, 1 сыйныф.( ФГОС "Перспектив башлангыч мәктәп" )...
1 нче сыйныфта әдәби укудан эш программасы
Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стан-дартлары таләп...
Әдәби укудан ачык дәрес
Әдәби укудан шагыйрь Г.Тукай иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәсе....
Әдәби укудан арадаш аттестациянең йомгаклау тикшерү эше
Әдәби укудан арадаш аттестациянең йомгаклау тикшерү эше....