Дус-ишләрең -юлдашың .
план-конспект урока по чтению (4 класс) на тему
Тема. Дус-ишләрең-юлдашың.
Максат. 1.Коммуникатив максат: чын дус һәм дуслык турында
фикерләрне төзек итеп әйтергә өйрәтү;
мәкаль һәм әйтемнәрне сөйләмдә дөрес куллану.
2.Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү: укучыларның эзлекле
фикерләү сәләтен үстерү ;
укучыларны татарча актив аралашуга тарту.
3. укучыларда дуслык хисләрен ныгыту;бер-береңә карата
ихтирамлы,игътибарлы булырга өндәү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dus-ishlren-yuldashyn.docx | 16.02 КБ |
nash_klass.pptx | 1 байт |
Предварительный просмотр:
Тема. Дус-ишләрең-юлдашың.
Максат. 1.Коммуникатив максат: чын дус һәм дуслык турында
фикерләрне төзек итеп әйтергә өйрәнү;
мәкаль һәм әйтемнәрне сөйләмдә дөрес куллану.
2.Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү: укучыларның эзлекле
фикерләү сәләтен үстерү ;
укучыларны татарча актив аралашуга тарту.
3. укучыларда дуслык хисләрен ныгыту;бер-береңә карата
ихтирамлы,игътибарлы булырга өндәү.
Җиһазлау. Мәкаль-әйтемнәр, проектор, диалог өчен кирәкле җиһазлар,
дәреслек.
Дәрес барышы
- Оештыру өлеше.
- Исәнләшү.
- Кәефләрен белү.
- Актуальләштерү.
- Ситуатив күнегү.
Как скажешь о том, что:
-у тебя есть друг;
-вы вместе ходите в танцевальный кружок;
-ваш друг хорошо учится;
-он очень внимательный;
-вы помогаете друг другу.
2. –Укучылар, без сезнең белән дәресләрдә дуслар, дуслык турында сөйләштек. Исегезгә төшерегез әле, нинди текстлар белән таныштык? (“Сылтау”, “Алма”, “Шыгырдавыклы башмаклар”)
3. “Сылтау”. ( Катя-Варя)
-Бу кызларны чын дуслар дип әйтеп буламы? Ни өчен?( дуслар юмарт, игътибарлы булырга тиеш). Әгәр алар чын дуслар булсалар, сөйләшү ничек узар иде? ( Глеб-Никита, Матвей-Саша)
Димәк, чын дуслар нинди була? ( Юмарт, ярдәмчел, игътибарлы)
- “Минем дустым”
-Үзегезнең дусларыгыз турында сөйләгез әле.
( Даша, Артем, Максим, Сабина)
- Табышмак.
- Сезгә үзләренең дүртаяклы дуслары турында Лера белән Арслан сөйләр. Ни өчен алар дус икән?
- “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе.
-Юля, нәрсә булды сиңа? Нигә елыйсың?
-Миңа башмаклар алмыйлар. Алар шундый матур, сары күбәләк төсле.
Юля янына Егор килә.
-Елама , Юля. Мин сиңа идәннән түшәмгә кадәр сикерә торган туп бүләк итәм.
-Рәхмә, Егор.
Чәчәк тотып Глеб килә.
-Мә, Юля, бу чәчәкләрне үзем алдым.
-Рәхмәт, Глеб.
-Бу курчакның күзләре ачыла да ябыла. Мин аны сиңа бүләк итәм. Елама , Юля, син бит безнең якын дустыбыз.
- Рәхмәт сезгә! Дусларың булу нинди рәхәт икән!
Укытучы:- Укучылар, ә бу геройларыбызны чын дуслар дип әйтеп буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (чын дус юмарт булырга тиеш. Ул сиңа кадерле әйберен кызганмый,син дә аңа кызганмыйсың)
- Мәкальләр.
- Илгизә Альбертовна, мин дуслык турында мәкальләр беләм. Әйтим әле.
- Әйдә, Максим, без аны болай итик: син башын әйт, азагын дусларың әйтер. Ризамы?
- Әлбәттә .
- Йомгаклау.
- –Чын дус нинди булырга тиеш? (игътибарлы,ярдәмчел,әдәпле,гадел,авыр вакытта ярдәм итәргә тиеш).
-Кайсы геройларыбызны чын дус дип әйтә алабыз? (“Алма”, “Шыгырдавыклы башмаклар”)
2. “Әйлән -бәйлән” җыры яңгырый. Бу вакытта экранда презентация бара.
3. Өй эше- “Минем чын дустым” дигән кечкенә күләмле хикәя язып
килергә.
Предварительный просмотр:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Юлдашыңа ихтирамлы бул, Юл башында игътибарлы бул!»
Мәктәпкә килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Һәр кеше, һәр бала юл йөрү кагыйдәләрен нык белергә тиеш. Без ...