Әдәби уку дәресе өчен эш программасы (4кл)
рабочая программа по чтению (4 класс) по теме

эш программасы.Аңлатма язуы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 4_kl_uku.doc219 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

4 сыйныф өчен әдәби уку фәненнән эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан,2008.

2. Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбе өчен 1-4. Казан «Мәгариф», 2010.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.

3. Законы РФ и РТ «Об образовании» ;

4. Приказ МО и Н РТ от 9 июля 2012 года №4154 /12/ «Об утверждении базисного учебного плана на 2012-2013 учебный год для образовательных учреждений РТ, реализующих программы начального и основного общего образования»  

5. Учебного плана МОУ – Кунгерская средняя общеобразовательная школа Атнинского муниципального района Республики Татарстан на 2012 – 2013 учебный год. (Протокол №1, от 24августа 2012 года)

Әдәби уку  фәненең гомуми характеристикасы.

 Уку – сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын авазлаштыру. Уку – шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысүлы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп максаты– укучыларда аңлап – төшенеп, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү.

 Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү баскычының максатлары:

•        татар әдәбияты хакында беренчел күзаллау булдыру;

•        әдәби әсәрләрне дөрес,сәнгатьле,тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

•        әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;

•        мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт, китапка кызыксыну булдыру;

•        белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыген үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.

  Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сыйныфларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.

Моңа бәйле рәвештә II- IV сыйныфларда уку дәресләренә мондый бурычлар өстәлә:

  • баланы матур әдәбият дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;
  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;
  • яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, тәм табарга өйрәтү;
  • әсәрне уку – аның “серенә төшенү” икәнлеген аңлату, авторның позициясен,  язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;

Уку күнекмәләре. Аңлап, дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм орфоэпия нормаларын үтәп, тулы сүзләр белән уку.

Уку күнекмәләренең ике төрен дә (эчтән һәм кычкырып уку) интенсив үстерү. Төрле күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне аңлап һәм йөгерек уку.Сәнгатьле уку һәм сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

Текст өстендә эш. Укыганның темасын, төп фикерен мөстәкыйль әйтеп бирү, текстның мәгънәле кисәкләрен билгеләү, укытучы ярдәмендә төзегән план яки сүзле рәсем буенча текст эчтәлеген тулысынча, сайлап һәм кыскача сөйләү. Билгеле темага хикәя төзү өчен тексттан материал сайлый белү.Диалогларны хикәяләү формасына күчерү алу. Укучыларның  сүзлеген баету һәм активлаштыру.

Дәреслек белән эшләү.  Эчтәлек һәм сүзлекчә өлешләрен оста файдалану. Текстларга куелган сорау һәм биремнәрне мөстәкыйль үтәү, дәреслекнең методик һәм белешмә аппараты белән эш итү. “Абзац”, “кызыл юл”, “бүлек исеме” төшенчәләрен аңлау һәм куллану.

Балалар китабы белән эшләү. Даими рәвештә китапка мөрәҗәгать итү, әдәби әсәрләрне укып бару ихтыяҗы тәрбияләү, укыган һәм ишеткән турында фикер алышуга теләк уяту, китапны кабат укудан шатлык хисе кичерү өчен шартлар тудыру.

  •         әсәрдәге сүзне  укучының игътибар үзәгенә кую; анны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могжиза  буларак кабул итәргә өйрәтү;
  • укучыларның  әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;
  • әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Әдәбияттан  гомуми башлангыч белем бирү баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

           -татар әдәбияты хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булырга;

           -өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә, аңа карата үз мөнәсәбәте формалашырга;

           -әсәрнең геройларын, аларның эш-гамәлләрен, холык-фигылен, хис-кичерешләр дөньясын бәяли;

           -текстның сюжетын ачыклый, темасын, идеясын, автор фикерен билгели алырга;

          -әдәби әсәргә һәм иҗат эшенә хас сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне аңларга;

-әдәби тел һәм сурәтлелек тудыру чаралары хакында башлангыч күзаллау бирелергә тиеш.

Әдәбияттан  гомуми башлангыч белем бирү баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

 -аңлы, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырып, бер минут эчендә кычкырып 75-80 сүзле, күңелдән-95 сүзле текстны йөгерек укый белергә;

-бирелгән текстка сораулар куярга;

-1,5 биттән артык булмаган текстның эчтәлеген сөйләргә һәм кабатлап язарга;

-текстны бүлекләргә бүлә һәм гади план, аннотация төзи алырга;

-имла  яза алырга;

-автор текстына нигезләненгән уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын, вакыйгаларын бәяли белергә;

-программада ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең кимендә сигезен хәтердә калдырырга;

-бирелгән темага телдән яки язмача текст әзерли алырга;

-халык авыз иҗаты әсәрләреннән мисаллар китерә белергә;

-әдәби жанрларны аера алырга;

-текста махсус тел-сурәтләү чараларын: эпитет, чагыштыру, сынландыруны,рифманы табарга, аңлатырга.

Эш программасының эчтәлеге.

Тематик план атнага 2 сәг. исәбеннән, барлыгы 68 сәг.кә исәп итеп төзелде.

Атнага – 2 сәг.

I  чирек  - 18 сәг.

II  чирек – 15 сәг.

III чирек – 21 сәг.

IV чирек -  14 сәг.

 Барлыгы  - 68 сәг

Туган якта җәй һәм көз. 5сәг.

М. Гафури “Ана теле”. И. Гази ”Кояш артыннан киткән тургай”. Г. Исхакый хикәяләре. Р.Миңнуллин. Җәйнең яшел аты.  Ә Бикчәнтәева  Көз. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Көз турында хикәя төзү.

Татар халык авыз иҗаты. 8 сәг.

 Җырлар. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Табышмаклар. “Өч сорау” әкияте. Гакыллы хәйлә хикәяте“ . “Унөч “ әкияте. “Каракош” әкияте.

Мәшһүр татар язучылары һәм шагыйрьләре.- 28 сәг.  

Г. Тукай “Исемдә калганнар”, “Китап”, “Туган авыл”. Мәсәлләр.”Сөткә төшкән тычкан”, “Бәхет”,  “Арыслан илә тычкан”. Ф. Әмирхан. “Ай өстендәге Зөһрә кыз”. К.Тинчурин “Очрашу”. Ш.Камал. “Курай тавышы”. Г.Ибраһимов “Яз башы”. Якташ язучыларыбыз”. Һ. Такташ. “Кыш җыры”, “Тәүфиклы песи”, “Пи-би-бип”, “Урман”. Х.Туфан шигырьләре,  “Туган тел”,. Ш. Маннур  шигырьләре,  М.Җәлил “Кечкенә дуслар”, “Бакчачы”, “Бер үгет”, “Урман”.

Ф. Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя” И. Гази “Сиртмәкойрык”. С.Хәким шигырьләре. Г. Бәширов. “Язгы Сабан туйлары”. . Ә.Еники “Матурлык”. Н.Исәнбәт. Драма. Комедия. “Мыраубай батыр”,  А.Гыйләҗев “Дүртәү”.

 Туган якта кыш һәм яз. 4 сәг.

 Н.Думави “Беренче кар”.  Г.Хәсәнов “Декабрь”. Г. Камал “Масра авылында яз башы”. Г. Ибраһимов” Яз башы”

Тәрҗемә әсәрләр. 7 сәг.

Я. Гримм, В. Гримм “Кызыл калфак”. Х. К. Андерсен “Патшаның яңа киеме”. А.С.Пушкин “Балыкчы һәм балык турында әкият”. Л.Н.Толстой “Балачак”. М. Горький “Мин ничек укыдым”. М. Твен “ Том Сойер маҗаралары”. Антуан де Сент-Экзю Пери “Нәни принц”.

Шигърият дәфтәре. -6 сәг.

Утыз Имәни.” Заманга иярү турында”. Якташ язучылар. Дәрдемәнд. Шигырь, рифма, строфа. Хикәяләре. Н.Думави “Җәйге айлы төн”. Ф. Кәрим. Гармун турында. Р.Әхмәтҗанов “Тургай җыры”.

Язучылар – балаларга. 10 сәг.  

К. Насыйри. “Әбүгалисина”. А.Алиш “Сертотмас үрдәк”. Р.Хафизова “Киек каз юлы”. Ш.Галиев шигырьләре.          

Л. Ихсанова. “ Җир астында җиде көн”. Н.Дәүли “Каракай-йорт эте”.  М.Юныс “Җиде могҗиза”, “Мисыр пирамидалары”.  Г.Сабитов “Тәүге соклану”, “Тәүге шатлык”, “Тәүге матурлык”. Н.Фәттах “Энҗеле үрдәк”. Н. Әхмәдиев “Ана”, “Тәрбияле бала”.

Укыту- тематик планлаштыру

Тема

Сәгать саны

1

Туган якта җәй һәм көз. 5сәг.

5

2

Татар халык авыз иҗаты. 8 сәг.

8

3

Мәшһүр татар язучылары һәм шагыйрьләре.- 28 сәг.  

28

4

Туган якта кыш һәм яз. 4 сәг.

4

5

Тәрҗемә әсәрләр. 7 сәг.

7

6

Шигърият дәфтәре. -6 сәг

6

7

Язучылар – балаларга. 10 сәг.  

10

Барысы -68 сәг.


п/п

Программа

бүлегенең исеме

Дәреснең темасы

Дәреснең саны

Дәрес төре

Эчтәлек элементлары

Укучыларның әзерлек дәрәҗә-сенә таләпләр

Тикшерү төре

Өстәмә эш элементлары

Өй эше

Үткәрү вакыты

план

факт

1

 

Туган якта җәй һәм көз

(5 дәрес)

М. Гафури.” Ана теле”

1

Катнаш

Туган тел ни өчен кирәак?  Укучы-лар ана телендә нәрсәләргә өйрә-нәләр?Чын  кеше дип нинди кешегә

әйтәләр?һ.б. кебек сорауларга җавап бирү

Сорауларга җа-вап бирү, укы-ганның төп фике-рен мөстәкыйль әйтеп бирә белү

Тематик

Әңгәмә

М. Гафури.” Ана те-ле”укырга

 

2

И. Гази ”Кояш артыннан киткән тургай”

1

Катнаш

Таныш булмаган текстны әдәби сөйләм нормала-рын   саклап уку

Ибраһим Газинең иҗатын белү. Со-рауларга җавап бирү, укыган-ның төп фикерен мөстәкыйль әй-теп бирә, вакый-галар барышын бәяли белү

Агымдагы

Әсәрдәге җәй күрене-шенең үз авылың та-бигатенә ту-ры килгән һәм аермалы якларын  билгеләү

Укырга, сорауларга җавап.

3

Г. Исхакый хикәяләре

1

Катнаш

Тексттан уй-фи-керләрне дәлилләү өчен сүзләр табу

Гаяз Исхакый-ның иҗатын бе-лү.Сәнгатьле укый, фикер алы-шуда катнаша бе-лү.

Сәнгатьле уку

Диалог

 “Көз” турында

Сочине-ние язарга.

 4

Р.Миңнуллин. Җәйнең яшел аты. Ә Бикчәнтәева . Көз.

1

Катнаш

Шигырьне анализлауда  катнашу

Үзең күзәткән һава торышын шигырьдәге бе-лән чагыштыра белү

Сәнгатьле уку

Шигырьнең эчтәлегенә карата рәсем ясау,

12 нче бит."Көз" шигырен ятларга

5

Теманы йомгаклау. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Көз турын-да хикәя төзү.

1

Катнаш

Тема буенча кыскача йоигак

Үтелгән бүлекнең исемен һәм кыскача эчтәлеген белү.

Сорауларга җавап  бирү

Фикереңне дәлилләү алымнары

 “Көз”рәсеме ясарга.

6

II.Татар халык авыз иҗаты

(8 дәрес)

Татар халык авыз иҗаты. Җырлар.

1

Катнаш

Халык авыз иҗаты жанрлары

Халык җырлары-ның ни өчен  уй-лап чыгарылга-нын белү.

Тематик

Халык җыр-ларының моңлы булу-ын аңлатучы җырлар табу

Шаян җырлар, такмаклар әзерләп килергә

7

Бишек җырлары

1

Катнаш

Халык авыз иҗаты жанрлары

Ата-ана, ил, Ва-тан, тел-сүз ту-рында мәкаль һәм әйтемнәр белү, һәр мәкаль-нең  мәгънәсен аңлату

Агымдагы

Туган тел

турында мә-кальләрне истә калды-ру

 Бишек җырла-рының берсен ятларга

8

Табышмаклар.

Мәкальләр һәм әйтемнәр

1

Катнаш

Халык авыз иҗаты жанрлары

Халык авыз иҗаты әсәрләренең төп эчтәлеген ачыклый белү

Тематик

Табышмак-

лар, мәкаль һәм әйтем җыентыкла-ры, татар халык иҗаты китаплары

Табышмаклар уйлап килергә

(хайван-нар һәм табигать күренешләренә)

9

“Өч сорау” әкияте.

1

Катнаш

Әкияттән явыз, начар геройларны табу, төп фикерне

ачыклау

Халык авыз иҗаты әсәрләренең төп эчтәлеген ачыклый белү

Эчтәлек

сөйләү

Әкиятнең максатын билгеләү

 

10

Гакыллы хәйлә хикәяте

1

Катнаш

Әкиятләрне төркемнәргә

бүлү, уку күнекмәләрен интенсив үстерү

Укытучы билгеләгән темага әкият төзү өчен тексттан  

кирәкле материалны сайлый белү

Эчтәлек

сөйләү

Әкиятне рольләргә бүлеп уку

Индив. диффер.

эш: әкият-нең яки өзекнең

эчтәлеген сөйләргә

11

“ Унөч “ әкияте.

1

Катнаш

Әкият геройларының хис- тойгыларын билгеләү

Әкиятнең темасын һәм төп фикерен билгели белү

Тематик

Кроссворд

 

12

“Каракош” әкияте.

1

Катнаш

Әкият буенча үзеңнең хис-тойгыларыңны сөйләү

Бирелгән темага зур булмаган әкият иҗат итү

Рольләргә бүлеп уку

Әдәби викторина

Үзең теләгән кисәкнең эчтәлеге

13

Теманы йомгаклау.

1

Катнаш

Тема буенча кыскача йоигак

Үтелгән бүлекнең исемен һәм кыскача эчтәлеген белү.

Фронталь

сорау

Табышмак-лар кичәсе

 

14

III. Мәшһүр   татар                                         шагыйрьләре.

(28 дәрес)

Г. Тукай “Исемдә калганнар”.

1

Катнаш

Г. Тукай иҗаты белән таныштыру

Иллюстрацияләр һәм китаплар белә эшли белү

Агымдагы

Төп геройның характеры, эш-гамәлләре

“Исемдә калганнар” әсәрен тулысын-ча укы

15

Г. Тукай.  Китап

1

Катнаш

Китап турындагы мәкаль-әйтемнәрне искә төшерү

Китап кешене ничек үзгәргәнлекне аңлый белү

Сәнгатьле уку

Күнегүләр эшләү

 

16

Г. Тукай. Туган авылым.

1

Катнаш

Шигырь буенча үзеңнең хис-тойгыларыңны сөйләү

Алынган белем-күнекмәләрне мөстәкыйль

файдалана белү

Сәнгатьле уку

Уен “Язучыны таны”

46 бит – шиг. ятла

17

Мәсәлләр. Сөткә төшкән тычкан.

1

Катнаш

Һәртөрле башкарылган эшнең үтәлешен бәяләү

Мәсәл, аллего-рия , мораль төшенчәләрен аңлый белү

Тест

(10 мин)

Сәнгатьле уку

Төп геройның характеры, эш-гамәлләре

 

18

Мәсәлләр. Бәхет. Арыслан илә тычкан

1

Катнаш

Һәртөрле башкарылган эшнең үтәлешен бәяләү

Укылган жанр төрләрен аера белү

Уку тизлеген тикшерү

Әдәби уеннар

49-50 бит, сораулар-га җавап

19

 

Ф. Әмирхан. “Ай өстендәге Зөһрә кыз”

1

Катнаш

Предметның төсен һәм башка билгеләрен бирү

Фатих Әмирхан-ның иҗатын бе-лү.Сәнгатьле укый, фикер алы-шуда катнаша бе-лү.

Эчтәлек сөйләү

Төп геройның характеры, эш-гамәлләре

 

20

К.Тинчурин

“Очрашу”

1

Катнаш

Сүзлек составын баету

Сүз һәм сүзтезмәләрнең мәгънәләрен ачыклый белү

Эчтәлек сөйләү

Антонимнар парлап әйтү

59 бит,

4 бирем

21

Ш.Камал. Курай тавышы

1

Катнаш

Сөйләмнең гомуми күнекмәләрен камилләштерү

Шәриф Камал-ның иҗатын бе-лү.Сәнгатьле укый, фикер алы-шуда катнаша бе-лү.

Әйтмә сөйләмне үстерү

Нәтиҗә ясау

 

22

Г. Ибраһимов. Яз башы.

1

Катнаш

Информация  төрләрен аеру

Г.Ибраһимовның иҗатын  белү.Сәнгатьле укый, фикер алы-шуда катнаша бе-лү.

Сүзлек составын баету

Хикәя төзү

68 бит, сораулар һәм биремнәр

23

Якташ язучыларыбыз.

1

Катнаш

Якташ язучыларыбыз белән таныштыру

Кыскача язучылар турында белү

Фронталь-

сорау

Әдәби викторина

 

24

Һ.Такташ. Кыш җыры. Тәүфиклы песи. Пи-бип-бип. Урман.

1

Катнаш

Һәртөрле башкарылган эшнең үтәлешен бәяләү

Һади Такташ турында кыскача белешмә

Тематик

Метафора

Метафоралар табарга

25

Х. Туфан . Туган тел.

. 1

Катнаш

Шигырьне анализлауда  катнашу

Хәсән Туфан иҗаты турында кыскача белешмә

Сәнгатьле уку

Мәгънәләре бер-берләренә якын булган сүзләрне чагыштыру

 

26

Х. Туфан шигырьләре

1

Катнаш

Хәсән Туфан сүзләренә язылган җырлар белән танышу

Сәнгатьле укый, фикер алышуда катнаша белү.

Сәнгатьле уку

Үзеңә ошаган шиг. гә рәсем ясау

 Үзеңгә ошаган шигырьне ятла

27

Ш. Маннур “ Әткәм- әнкәмнең теле”

1

Катнаш

Сөйләмнең гомуми күнекмәләрен камилләштерү

Әсәр элементларын аера, тулы эчтәлекне сөйли белү

Тематик

Хикәягә план төзү

 

28

М. Җәлил “Кечкенә дуслар”, “Бакчачы”.

1

Катнаш

Һәртөрле башкарылган эшнең үтәлешен бәяләү

Муса Җәлил турында кыскача белешмә

Сәнгатьле уку

Күп мәгънә-ле сүзләрнең гади очрак-ларын табу

Шигырь-ләрдән үзеңә оша-ган өзек-ләрне ят-тан өйрән

29

М.Җәлил “Урман”.

1

Катнаш

Шигырьләрдәге бәхет, хезмәт төшенчәсе турында сөйләшү

Әдәби әсәр авторының теленә, сурәтләү чараларына игътибар итү белү

Сәнгатьле уку

Сүзлек составын баету

 

30

М.Җәлил “Бер үгет”

1

Катнаш

Викторина өчен гади сораулар төзи белү

Әдәби әсәр авторының теленә, сурәтләү чараларына игътибар итү белү

Тест

( 10 мин)

Әдәби викторина

 Шагыйрь-

нең үзең теләгән

бер шиг.ятлар-га

31

Ф. Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”

1

Катнаш

Һәртөрле башкарылган эшнең үтәлешен бәяләү

Өйрәнгән әдәби әсәрләрнең авторларын, төп эчтәлекләрен

белү

Уку тизлеген тикшерү

Кроссворд

 

32

 

Ф. Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”

1

Катнаш

Укыганның төп фикерен мөстәкыйль әйтеп бирү

Үзлегеннән төзелгән план буенча текст эчтәлеген кыскача яки сайлап сөйли белү

Уку күнекмәлә-рен үстерү

Кроссворд

Син хикәяне ничек тәмамлар идең?

33

И. Гази “Сиртмәкойрык”

1

Катнаш

Һәртөрле башкарылган эшнең үтәлешен бәяләү

Әдәби әсәр авторының теленә, сурәтләү чараларына игътибар итү белү

Сәнгатьле уку

Әсәр героеның игелеклекле, рәхимле  булуын мисаллар белән аңлату

Сиртмә-койрык турында ике табышмак уйларга

34

С. Хәким шигырьләре

1

Катнаш

Шигырьләрне анализлауда  катнашу

Сибгат Хәким турында кыскача белешмә

Сәнгатьле уку

күнекмәлә-рен үстерү

Сүзлек өстендә эш

 

35

Якташ язучыларыбыз.

1

Катнаш

Якташ язучыларыбыз белән таныштыру

Кыскача язучылар турында белү

Фронталь

сорау

Әдәби викторина

Ирекле темага шигырь ятла

36

Г. Бәширов. “Язгы

Сабан туйлары”

1

Катнаш

Персонажларга

укытучы тәкъ-

дим иткән сүзләрне кертеп характеристика

бирү

Фатих Әмирхан-ның иҗатын бе-лү.Сәнгатьле укый, фикер алы-шуда катнаша бе-лү.

Тематик

Әсәр геройлары-ның сөйләм үзенчәлеклә-ре

 

37

Әмирхан Еники “Матурлык”.

1

Катнаш

Әсәрдәге кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә игътибар итү

Укылганга тулы

план төзи белү

Уку күнекмәлә-рен үстерү

Сүзлек составын баету

Терәк сүзләр файдала-нып, Бәдретдиннең әнисе турында сөйләргә

38

Н. Исәнбәт. Мыраубай батыр.

1

Катнаш

Һәртөрле башкарылган эшнең үтәлешен бәяләү

Н.Исәнбәтнең иҗатын белү.Сәнгатьле укый, фикер алы-шуда катнаша бе-лү.

Фронталь

сорау

Сүзлек составын баету

   

39

Драма. Комедия.

М.Әмир.

1

Катнаш

Рольләргә бүлеп уку

Сәнгатьле укый, фикер алышуда катнаша белү.

Сәнгатьле уку

күнекмәлә-рен үстерү

Драма, комедия,

юмор

Персонажларның тискәре якларын билгеләр-

гә

40

А. Гыйләҗев. “Дүртәү” 1бүлек

1

Катнаш

Персонажларга

укытучы тәкъ-

дим иткән сүзләрне кертеп характеристика

бирү

Үзлегеннән төзелгән план буенча текст эчтәлеген кыскача яки сайлап сөйли белү

Тест

( 10 мин)

Гыйбрәтле вакыйгалар

 .

41

“Дүртәү” 2 бүлек.

1

Катнаш

Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү

Укылганга тулы

план төзи белү

Фронталь

сорау

Хикәя геройлары-ның үрнәк алырлык эшләре

132 нче бит,

сораулар һәм биремнәр

42

2 нче кисәк

IV. Туган якта

кыш һәм яз

(4 дәрес)

Н. Думави. “Беренче кар”

1

Катнаш

Кыш китергән шатлыкларны билгеләү

Сәнгатьле укый, фикер алышуда катнаша белү.

Тематик

Сүзлек составын баету

 

43

Г.Хәсәнов.Декабрь

1

Катнаш

Табигатьне күзәтү өчен язучы кулланган алымнарны билгеләү

Сәнгатьле укый, фикер алышуда катнаша белү.

Сорауларга җавап бирү

Әдәби әсәр авторының теленә, сурәтләү чаралары

9 бит,  4 нче бирем

44

Г. Камал “Масра авылында яз башы”.

1

Катнаш

Персонажларга

укытучы тәкъ-

дим иткән сүзләрне кертеп характеристика

бирү

Үзлегеннән төзелгән план буенча текст эчтәлеген кыскача яки сайлап сөйли белү

Тематик

Хикәя геройлары-ның үрнәк алырлык эшләре

 

45

Г. Ибраһимов” Яз башы”

1

Катнаш

Эчтәлек өлешендә җиңел ориент-лашу

Эчтәлекне логик эзлеклелектә һәм төгәл сөйли белү

Фронталь

сорау

Укылган өзеккә кыскача аннотация язу

19 – 20 нче битләр,

сораулар

46

V. Тәрҗемә

әсәрләр

(7 дәрес)

Я. Гримм, В. Гримм.

“Кызыл калфак”.

1

Катнаш

Сурәтләү чараларын тану һәм аңлау

Гади предметларның гадәти булмаган якларын ача һәм таный белү

Сорауларга җавап бирү

Сүзләргә һәм сүзтезмә-

ләргә синонимнар табу

 

47

Х. К. Андерсен “Патшаның яңа киеме”.

1

Катнаш

Эчтәлек өлешендә җиңел ориент-лашу

Персонажларның

эш-гамәлләрен

билгели, аларга карата үз фикереңне белдерә белү

Агымдагы

Алдакчылар турында сөйләү

Патшаның

яраткан шөгыле турында хикәя төзергә

48

А.С.Пушкин “Балыкчы һәм балык турында әкият”.

1

Катнаш

Сурәтләү чараларын тану һәм аңлау

Әкият жанрының

үзенчәлеген белү

Сорауларга җавап бирү

Рәсем буенча әкиятнең эчтәлеген сөйләү

 

49

Л.Н. Толстой ”Балачак”.

1

Катнаш

Аңлап һәм сәнгатле уку

Укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең эчтәлеген аңлап, тулы үзләштерә белү

Тематик

Игътибарлылыкны үстерүгә уеннар

52 бит, 4 – 7 нче сораулар

50

М. Горький “Мин ничек укыдым”.

1

Катнаш

Тема, төп фикер, вакыйгалар бәйләнеше

М. Горькийның кыскача иҗатын белү.

Фронталь

сорау

Әдәби уеннар

 

51

М. Твен “ Том Сойер маҗаралары”

1

Катнаш

Сурәтләү чараларын тану һәм аңлау

Алынган белем-күнекмәләрне мөстәкыйль куллана белү

Сорауларга җавап бирү

Романнан алынган өзеккә исем сайлау

Әсәрне тулысын-ча укып чыгарга

52

Антуан де Сент-Экзю

Пери “Нәни принц”

1

Катнаш

Аңлап һәм сәнгатле уку

Әдәби  һәм халык әкиятләрен таный белү

Тематик сөйләү

Фантасти-

ка

53

VI . Шигъри-ят дәфтәре

(6 дәрес)

Утыз Имәни.” За-манга иярү турын-да”

1

Катнаш

Шигърият дөньясына керү

Алынган белем-күнекмәләрне мөстәкыйль куллана белү

Уку тизлеген тикшерү

Шигырь, шигырь язу

75 бит, биремнәр

54

Якташ язучыларыбыз

1

Катнаш

Тема, төп фикер, вакыйгалар бәйләнеше

Укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең эчтәлеген аңлап, тулы үзләштерә белү

Тематик сөйләү

Әдәби викторина

 

55

Дәрдемәнд. Шигырь,

рифма, строфа.

1

Катнаш

Дәрдемәнд шигырләре белән

танышу

Рифма , строфаны билгели белү

Тематик сөйләү

Метафора,

чагыштыру

78 бит

8 нче бирем

56

Н. Думави. Җәйге айлы төн.        

1

Катнаш

Укуның төрле төрләре. Интонацияне саклап сәнгатьле уку

Өйрәнелә торган әсәрнең темасын һәм төп фикерен белү

Тематик

Шигырь,

Строфа, эпитет

 

57

Ф. Кәрим. Гармун турында.

1

Катнаш

Сурәтләү чараларын, чагыштыруларны тану һәм аңлау

Авторның геройга, вакыйгаларга мөнәсәбәтләрен билгели белү

Сорауларга җавап бирү

Чагыштыру

82 нче бит,

4-5 нче сорау

58

Р.Әхмәтҗанов.

”Тургай җыры”        

1

Катнаш

Җансыз предметларны җанландыру

Метафора, җанландырулар

ны билгели һәм

таный белү

Тематик

Метафора,

җанландыру

59

VI. Язучылар балалар

га

(10 дәрес)

К. Насыйри. “Әбүгалисина”

1

Катнаш

Укуның төрле төрләре. Интонацияне саклап ,сәнгатьле уку

Анализ ясау үрнәгендә геройга  тулы характеристика бирә белү

Фронталь

сорау

Фантастика

Әсәрне ту-лы сынча

китапханәдән алып укырга

60

А. Алиш “Сертотмас үрдәк”.

1

Катнаш

Сурәтләү чараларын, чагыштыруларны тану һәм аңлау

А.Алиш иҗатын, өйрәнелә торган әсәрнең темасын һәм төп фикерен белү

Сорауларга җавап бирү

Охшаш яңгырашлы сүзләр табу

99 бит, сораулар

61

Р.Хафизова “Киек каз юлы”

1

Катнаш

Җансыз предметларны җанландыру

Авторның геройга, вакыйгаларга мөнәсәбәтләрен билгели белү

Агымдагы

Лира исемле кыз турында сөйләү

Әсәрне ту-лысынча укырга

62

Ш. Галиев шигырьләре.

1

Катнаш

Сүзләрнең мәгънәләрен

ачыклау

 Ш.Галиев иҗаты турында,метафо-ра, җанландыру-ларны билгели һәм таный белү

Сорауларга җавап бирү

Ш.Галиев китапларын-

нан күргәзмә

63

Л. Ихсанова. “ Җир астында җиде көн”.

1

Катнаш

Әсәрнең герое исеменнән аның язмышы турында хикәяләү

Анализ ясау үрнәгендә геройга  тулы характеристика бирә белү

Тематик

Әдәби уеннар

114 нче бит, 1нче бирем

64

Н. Дәүли “ Каракай – йорт эте”.

1

Катнаш

Әсәр буенча үзеңнең хис-тойгыларың турында сөйләү

Алган белем-күнекмәләрне мөстәкыйль

куллана белү

Фронталь

сорау

Кроссворд

65

М. Юныс. Җиде могҗиза. Мисыр пирамидалары.

1

Катнаш

Пирамидалар аша кеше сыйфатларын бәяләү

Бабаларыбыз яшәгән җир тарихы турында кыскача мәгълүматларны истә калдыру

Сорауларга җавап бирү

Бәйләнешле сөйләмне үстерү һәм баету

“Борынгы заман та-рихы” ки-табыннан пирамида-лар һәм Сфинкс рәсемен табып кара

66

Н.Фәттах. Энҗе үрдәк.

1

Катнаш

Әсәр буенча үзеңнең хис-тойгыларың турында сөйләү

Н.Фәттах иҗаты турында , гади предметларның гадәти булмаган якларын ача белү

Тематик сөйләү

Бәйләнешле сөйләмне үстерү һәм баету

67

Г.Сабитов. Чүкеч. Тәүге соклану. Тәүге шатлык. Тәүге батырлык.

1

Катнаш

Һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяләү

Өйрәнелә торган әсәрнең темасын һәм төп фикерен белү

Укучылар-ның белем, эш осталыгы, күнекмәлә-рен тикшерү

Сораулар һәм биремнәр

Китаплар күргәзмә-се өчен әдәби китаплар алып килергә

68

Н.Әхмәдиев. Ана. Тәрбияле бала.

Кем күбрәк белә?

-

дәрес - КВН

 

1

Катнаш

Даими рәвештә китапка мөрәҗәгать итү

Укыган һәм ишеткән турында фикер алышуга теләк уята, китаплар укудан шатлык хисе кичерә белү

Уку тизлеген тикшерү

Китаплар күргәзмәсе

 

4 сыйныф укучыларының белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр

   Укучылар эшли алырга тиеш:

-        укылган текстның эчтәлеген аңлау һәм аның темасын билгеләү;

-        әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерен билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

-        укылганга тулы, кыска һәм рәсемле план төзү;

-        укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйләү; сөйләгәндә тасвирлама, фикер өйртү элементларын файдалану, цитаталар китерү;

-        хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һм ахырын уйлап чыгару;

-        текстта автор һәм катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтү;

-        мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирү;

-         укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең, сабакташ җавабының эчтәлеген аңлап һәм тулы үзләштерү;

-         һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяләү.

    Укучылар белергә тиеш:

-        яттан 15 тән дә ким булмаган шигырь;

-        2-3 зур күләмле әсәрнең исемен, темасын һәм сюжетларын;

-         6-7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10 нан артык мәкаль һәм әйтем, 2-3 тапкыр тәгъбир (аларның мәгънәсен аңлау һәм нинди ситуацияләрдә урынлы кулланылганын әйтү)

Белем һәм күнекмәләрне практик эшчәнлектә, көндәлек тормышта куллану:

 -мөстәкыйль рәвештә китап укуда;

-сүзлек запасын баетуда, аңлатмалы сүзлектән сүзләрнең мәгънәсен эзләгәндә.

Дәреслек:

 Р.Х. Ягъфәрова. Уку китабы. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек: 2 кисәктә. Казан: Мәгариф, 2010. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рѳхсәт ителгән.

Әдәбият:

М.Х.Хәсәнова “Риторика: 4 сыйныф өчен дәреслек.

 “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” 1-3 томнар.

Н.Исәнбәт “Балалар фольклоры”.

Х.Ярми, Х.Гатина “Татар халык әкиятләре”.

Татар халык иҗаты. Табышмаклар. Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова. Татр балалар әдәбияты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Табигатьтә кунакта.Әйләнә-тирә дәресе.

2 класста "Табигатьтә кунакта" темасына әйләнә-тирә дәресе...

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация.

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация....

Уку дәресе 1 класс

План-конспект урока по чтению на тему "Тартык [ш] авазы. Ш, ш хәрефләре". ...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...