3 нче сыйныфта әдәби уку буенча "Ышанычлы дуслар" исемле дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка (чтение, 3 класс) по теме

Валиева Милеуша Равиловна

Дәрестә укучыларга кошлар турында мәгълүмат бирелә. Ш.Бикколның "Урман читендә" исемле хикәясе өстендә эшләнә. Дәрес ахырында канатлы дусларыбызны саклауга карата кагыйдәләр җыелмасы туплана һәм алып килгән җимлеккә җимнәр салу белән тәмамлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku_2.doc29.81 КБ
Office presentation icon pticy_eimoy.pps2.76 МБ

Предварительный просмотр:

Максат

1. Ш. Бикколның “Урман читендә” хикәясе белән танышу;

2. Укучыларда аңлап уку һәм укылган текстның кыскача эчтәлеген сөйләү күнекмәләрен формалаштыру;

2. Балаларның кошлар турында күзаллавын конкретлаштыру һәм алар турында кайгыртырга өйрәтү;

3. Мөстәкыйль эшләү күнекмәсе бирү;

Дәрес тибы

Яңа материалны аңлату.

Материал:

   Уку – 3 нче сыйныф ( М. Х. Хәсәнова, Р. М. Миңнуллин ), “III класста уку һәм сөйләм үстерү дәресләре”. “ Әйләнә – тирәбездәге дөнья “3 нче сыйныф ,1 кисәк А. А. Плешаков, “ Онытылмас мәктәп еллары” Казан 81-88 бит “, “Әдәбият” 3 нче класс А. Х. Яхин

Җиһазлау:

  Кош рәсемнәре, картиналар, үрнәк җимлек,  аудиокассета “ Табигать тавышы”, Диск “ Нәни йөрәккә зур бүләк “, музыкаль үзәк, кошлар турында китаплар күргәзмәсе, кош чучелолары, миләш, микрофон, компьютер

                     Дәрес барышы

-Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек?

- Әйбәт, рәхмәт апа! Апа, сезнең хәлегез ничек?

- Әйбәт, рәхмәт балалар.

- Кызлар, хәлләрегез ничек?

- Әйбәт, рәхмәт, малайлар. Сезнең хәлегез ничек?

-Әйбәт. Рәхмәт, кызлар

- Балалар, әйдәгез кунакларның хәлен сорыйк әле.Кунаклар, хәллә-регез ничек?

-Әйбәт, рәхмәт балалар!

Мыжык уку ( кошлар турында шигырьләр)

Сөйләм үстерү ( Кыш турында)

  1. Укучылар , табигатьтә нинди ел фасылы инде?
  2. Кыш....
  3. Нинди үзгәрешләр бар?
  4. Кар ява, салкын.
  5. Кешеләр , хайваннар тормышында нинди үзгәрешләр бар?
  6. Җылы киенәләр, хайваннар төсләрен үзгәртә
  7. Укучылар , ә кышкы урман ошыймы сезгә? Анда нинди үзгәрешләр бар?
  8. .........

           Әйе, балалар (Плакатта):

Кышкы урман үзенчә матур. Ул могҗизалы: Кыш бабай кар аюлар ясаган, агачларга ак мәрмәр баскычлар сөягән, үзенең патшалыгында кар солдатларын сакка бастырган, агачларга йомшак ак шәл бөркәгән.

  Без узган дәрестә Гарәфи Хәсәновның  “ Кышкы урман”  хикәясен укыдык.  Өй эшен тикшереп алабыз.

 ( тестлар өләшенә )

                                                 Тест

  1. Елгада боз астында …  көн килде

а) Алабугаларга                    б) Чуртаннар                в) Шамбыларга

2. Кар астындагы өннәрендә ...  рәхәт

а) төлкеләргә                 б) аюларга                    в) көртлекләргә

3. Урман тавыклары кар астында ... ясыйлар

а) коридорлар                       б) тишекләр            в) чокырлар

4. Мин урман тавыкларын ... аулыйм

а) көндез                          б) иртән                        в) төнлә

5. Чукырларның  томшыклары ---- охшаган

а) Кадакка                        б) Ыргакка                    в) Энәгә

6. Тукран бер көн эчендә ----- күркә кабырчыгын чокып өлгерә

а) Иллеләп                         б) Йөзләп                 в) Туксанлап

7. Песнәкләр чоланда ----- , келәттә ----- чукыйлар

а) Ипи, миләшне         б)Туңмай, итне              в)Ярманы, баланны

Сез өй эшенә үзегезгә билге куярсыз ( җаваплар өләшенә )

                  Җаваплар.

1. В

2. Б

3. А

                               4.В      

5. Б

6. А

7. Б

 7 җавап дөрес- “5” ле

6 җавап дөрес –“4” ле

5 җавап дөрес- “3” ле

( Аудиоязма яңгырый – кошлар тавышы )

   Укучылар сезнең интервью алучы хәбәрчеләрне күргәнегез бармы? Ә хәзер мин сездән интервью алам ( Укытучы микрофон белән укучы янына килә )

  1. Әйтегез әле, Сез кошлар турында ниләр беләсез? Нинди хайваннарны кошлар дип атыйлар!
  2. Тәннәре каурый белән капланган хайваннар

 - Кошларның ничә төре билгеле?

- 8600 төре

- Кошлар нинди төркемнәргә  бүленә?

  -  Күчмә, кышлаучы.

- Берничә кышлаучы кош исемен атагыз:

- Песнәк, чыпчык, саескан.

- Ә хәзер күчмә кошларны санап китик.

- Тургай, сыерчык, кара карга.

- Кошларның файдасы турында сорау бирергә мөмкинме сезгә?

- 1 ябалак  1 җәйдә 1т икмәкне коткара

-тургай 1 елда 8-10 млн бөҗәкне юк итә.

Кошлар турында  тагын нинди мәгълүматлар беләсез?

-үрдәк һәм каз 110 градус салкынга түзәләр;

-Иң озын гомерле кош- козгын. Ул 140 ел яши.

-Кошлар 8 км биеклеккә күтәрелә ала.

-Кышкы салкында азык җитмәүдән һәр 10 песнәкнең 9 ы һәлак була

-үрмәләч баласын көнгә 390 тапкыр ашата

  Хөрмәтле укучылар , интервью өчен бик зур рәхмәт сезгә. Үзегезне 20 нче декабрь көнне ТНВ каналыннан “ Яңалыклар”  тапшыруында күрә аласыз.

Физкульминутка ( “ Нәни дусларым көенә “ )

Укучылар, интервьюдан, сыйныфтагы әйберләрдән  берәр нәрсә сиздегезме?. Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшәбез?.

  1. Кошлар турында.

(Аудиоязма астында)

  1. _ Әйе укучылар.  Кошлар, нәкъ чәчәкләр кебек үк, - табигать могҗизасы. Әйтерсең лә, алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган.

Кошлар кешедә күкләрне айкарга, очарга омтылыш уяткан. Алар, әйтерсең лә җиһандагы бар моң – аһәңне үзенә сеңдергән.

Без кошларны-  канатлы дусларыбызны яратабыз. Алар – табигать бизәге. Кошларның самими яңгыравык җыры, ачык төстәге каурыйлары табигатьне бизи,  күңелгә сихәтлек, дәрт – дәрман өсти. Кошлардан башка табигать бөтенләй җансыз кебек тоелыр иде. Фәндә кошлар турында орнитология өйрәнә

Кышкы чор – кошлар өчен иң авыр вакыт.

Кышлаучы кошлар утрак һәм күченеп йөрүчеләргә бүленә                  

(Рәсемнәр күрсәтәм)- презентация ( компьютер)

(Тактада сүзлек)

Кышлаучы кошлар

   Утрак                                                         Күченеп йөрүче

Күгәрчен

                                               Карабүрек

Купшыл

                                                Чукыр

Кәрлә тургай

                                    Сызгырак чыпчык

Тукран

Поползень- үрмәләч

Лазоревка- күк песнәк

Снегирь- карабүрек

Клест- чукыр

Воробей- чыпчык

Галка- чәүкә

Пищуха-чыелдык чыпчык

Сойка- урман саесканы

Королёк- кәрлә тургай

Голубь- күгәрчен

                Чиж- сары чыпчык

Кышларга калучы кошлар, азык табу җиңелрәк булмасмы дип, кеше яши торган урыннарга күченеп килә.

Ә хәзер укучылар сүзлек өстендә эшләп алабыз ( сүзләр тактада язылган)

Җимлек чите – кырые ( шәл чите )

Җәһәт кенә – бик тиз

тәлгәш –күп җимешле сабакчык

Инде дәреслекләрегезнең 112 битен ачып, Ш. Бикколның “Урман читендә” дигән хикәясен табабыз.

Мин хикәяне укый башлыйм. Мин туктагач, укуны сез дәвам итәсез. Калган җирдән укып китәсе була. Бик игътибарлы булыгыз. ( текст тулысынча укыла.)

  1. Укучылар ,сезгә хикәянең эчтәлеге аңлашылдымы?
  2.  Әйе.
  3. Хикәядә сүз кемнәр турында бара?
  4. Таңсылу, Вәли...
  5. Укытучы нәрсә эшләргә кушты?
  6. Җимлек..
  7. Балаларның өйләре кайда?
  8. Урман читендә
  9. Балалар җимлеккә нәрсәләр салалар?
  10. Ярма, икмәк валчыгы, коры миләш...
  11. Җимлеккә нинди кошлар килә?
  12. Купшыкай, кызылтүш,миләш чыпчыгы...
  13. Җимлеккә тагын нәрсә дә килде?
  14. Тиен..
  15. Ул балалар өчен кем булды?
  16. Кадерле кунак..
  17. Бик дөрес ,балалар. Әйдәгез хәзер дәреслекнең 114 нче битендә бирелгән 2 һәм 3 нче сорауларга җавапны тексттан табып укыйк.(сайлап уку)
  18. .......
  19. Укучылар хәзер текстны эчтән укыйбыз Мин билгеләгән урынга җиткәч туктап алабыз. Бу өлешне 1җөмлә белән нәрсә дип биреп була?

1. Балалар җимлек ясады.

2. Ял көнендә

3. Җимлектә- тиен.( план тактада)

    Арымадыгызмы,укучылар? Әйдәгез кошлар турында мәкальләр, сынамышлар әйтешәбез - физкултьминутка

   -Ә хәзер уку дәфтәрләрегезне алыгыз.  Укучылар, без кошларны ничек итеп саклый алабыз?.Шул турыда дәфтәрләргә  язып куегыз  әле ( тыныч кына кошлар тавышы яңгырый)

    Берничә укучы язган җөмләләрен укып күрсәтә.

     Укучылар, ә сез кошларга ярдәм итәсезме? Кемнәр алар өчен җимлекләр ясап куйды. Кем әле өлгермәгән , менә бу китапта һәм компьютерда төрле җимлек рәсемнәре бар, карап әтиләрегез, абыйларыгыз белән ясап куегыз.  Ә хәзер укучылар без сезнең белән үзебезнең сыйныф җимлегенә алып килгән сыйларыбызны салып куйыйк. Дәрес беткәч аны тәрәз каршына элеп куярбыз һәм язга чаклы кошларны сыйларбыз. 1 апрель көнне кошларны саклау көне була. Безнең районыбызда да Ашыт заказнигында  кошларны саклау буенча зур эш бара.  Сыйныф сәгатендә без сезнең белән бу турыда сөйләшүне дәвам итәрбез.

     Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Ошап кына калмасын, файдасы да булсын иде . Мин сезгә Дәрес истәлекләре бирәм. Аларны исегездә тотыгыз һәм үтәгез, укучылар.

                                         Исеңдә тот!

1. Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар эл!

2.Кошларны куркытма ,үтермә!

3. Кошлар бала чыгарганда, ашатканда шаулама!

4. Кош ояларын туздырма. Йомыркаларга , кошчыкларга тимә!

    Укучылар, өй эше текстны сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә, рәсем ясап карарга кирәк була.

   Дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз. Рәхмәт. Түбәндәге билгеләрне куябыз.

                                   

   

                                       


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы.

"Мәгърифәт " газетасы һәм ЮХИДИ үткәргән конкурска җибәрелгән дәрес план конспекты....

3 нче сыйныфта татар теле дәресләре

Мин “Кисәкчәләр” темасы буенча дәрес планнары тәкъдим итәм. Программа буенча укучылар III сыйныфта да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит кисәкчәләренең сөйләмдәге роле, аерым сүз б...

Башлангыч сыйныфта проект методы.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.   Проект эшчәнле...

1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе

1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе Г. В. Дорофеев дәреслеге буенча "Сантиметр" темасына төзелде. (УМК "Перспектива" )...

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация.

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация....